« Татар өе» эзләнү – проект эше
проект на тему

 

 

 

 

 

« Татар өе»   эзләнү – проект  эше милләтнең, халыкның гасырлар буе сакланып килгән, гореф- гадәтләре, яшәү рәвеше, татар өенең тышкы һәм эчке күренеше, көнкүреш әйберләре, милли киемнәре  белән танышып, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру максаты белән башкарылды

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx21.06 КБ

Предварительный просмотр:

                           

                       « Татар өе»

                    эзләнү – проект  эше

                                                 

                                                 

Эзләнү эшенең  объекты:  Татар авылы өе

Гипотеза: Үткәнебезгә ихтирам – киләчәккә күпер.

Максатлары:

Милләтнең, халыкның гасырлар буе сакланып килгән, гореф- гадәтләре, яшәү рәвеше, татар өенең тышкы һәм эчке күренеше, көнкүреш әйберләре, милли киемнәре  белән танышып, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру;

Халыкның рухи хәзинәләренә, байлыкларына таянып, милли үзаң үстерү, милләткә карата ихтирам,  горурлык  хисләре тәрбияләү;

Халкыбызның тарихы, үткәне белән кызыксыну.    

Бурычлары: Куелган максатларга ирешү өчен мәгълүмат эзләү, җыю, туплау, күзәтү, гамәли һәм әдәби чыганаклар, интернет ресурслар белән эшләү.

Төрле каршылыклар, проблемаларны фаразларга, күзалларга, чишәргә өйрәнү, эзләнү эшенә тартылу. 

 Музей эшчәнлеге аша үз халкың, туган ягың  өчен горурлык хисе тәрбияләү

Алымнар: Күзәтү, эзләнү, интервью алу, фотосурәтләр, видеоязмалар төшерү, интернет ресурслар, ИКТ  куллану,

Актуальлеге: Һәр халык үзенең үткәнен, гореф- гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклап калырга тиеш.  Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белсә, хөрмәт итсә,  милләт яши дигән сүз.

Практик әһәмияте:  Эшнең нәтиҗәләре сыйныфтан тыш чараларда, әдәбият, тарих дәресләрендә кулланылырга мөмкин.

                     Эзләнү  эшенең  этаплары

  1. Әзерлек этабы – эшне  планнаштыру,  сайланган теманың  проблемаларын, актуальлеген ачыклау, максат һәм бурычларын кую.
  2. Практик  этап – мәгълүмат табу, җыю, фотога төшерү, планга үзгәртүләр кертү.
  3. Йомгаклау  этабы – тупланган материалны тәртипкә салу, нәтиҗәләр ясау.  Җыелган материалдан презентация, әби – бабаларыбыз яшәгән татар авылы өе күренешенең  понорамасын ясау.  Эшнең нәтиҗәләрен   рус, инглиз,  немец телләренә тәрҗемә итеп,  летописи.ру сайтына  кую.

                                   

    Кереш өлеше

 

Эшебез халкыбызның  үткәненә,  әби – бабаларыбызның яшәү рәвеше, алар кулланган көнкүреш әйберләренә, бәйрәм - йолаларына  кызыксыну  мәктәбебезнең музеенда булганнан соң  башланып киткән иде. Мәктәп музеендагы эскпонатлар укучылар, укытучылар, ата-аналар  тарафыннан тупланган. Монда татар өе күренешен, көнкүреш кирәк – яракларын, җиһазларын, эш коралларын,  халкыбызның милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен, туган якка, туган як тарихына карата материаллар күрергә мөмкин.

     Музейның эшчәнлеге халкыбызның милли мирасы, сәнгате, эшчәнлеге, тормыш-көнкүреше хакында күзаллау булдырырга ярдәм итә. 

    Без, эшебез барышында, берничә төркемгә бүленеп, татар авылында булып, авыл кешеләре белән аралышып, шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда күп кенә кызыклы мәгълүмат туплап, фотосурәтләргә  төшереп кайттык. Үзебезнең мәктәп музее җитәкчесеннән интервью  алдык. Проекта катнашучыларыбызның берсе, халкыбызның  элек-электән сакланып килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә әбисе белән ел саен  үзе дә катнаша.Ул да безгә шулар турында сөйләде, фотосурәтләрен бирде. Барлык материалны, шул исәптән китаплардан, интернеттан алынган мәгълүматны тәртипкә салып, презентация, татар авылы өе күренешенең понорамасын  ясадык  һәм  аларны летописи. ру сайтына куйдык.

Төп өлеш

Авылларда татар гаиләсе бер бүлмәдән һәм өй алдыннан торган “дүртпочмаклы өй”ләрдә яшәгән. Алар өйләрен бизәргә яратканнар. Өй кыекларын, тәрәзә кашагаларын, койма-капкаларны агачтан кисеп, сырлап эшләнгән бизәкләр белән матурлаганнар. Ачык яшел, зәңгәр, сары, ак төсләргә буяганнар. Бу традиция  болгарлар заманыннан ук килә.

    Татар гаиләләре күп кешеле булган: әби-бабай, әти-әни, кимендә 4-5 бала. Шуңа күрә, мөмкин булганда, өйне зуррак итәргә тырышканнар. “Алтыпочмаклы”, ике катлы өйләр дә булган. .  Өйнең түрендә – сәке. Аның өстендә самавыр тора алган, шулай булгач, ул өстәл хезмәтен дә үти алган. Сәке почмагында мендәр-түшәкләр өелеп тора: анда йокларга да була. Сәке өстендә – бишек. Ә үскәч, балалар сәкегә утырып уйнаганнар.

     Бөтен эш салкын вакытта өйдә эшләнгән. Хәтта сарык, бәрән, бозауларны да кышка өйгә керткәннәр. Шулай булса да, татар өендә чисталыкны бик саклаганнар.

 “Мичсез өй – башсыз кеше”, ди татар халык мәкале. Мич кешене җылыткан, бүлмәне яктырткан, мичтә ипи, пәрәмәч , коймак һәм башка камыр ризыклары, мичкә терәтеп куелган казанда токмачлы аш, бәрәңге, ботка пешергәннәр...

  Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чыбылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр, сөлгеләр булган...

Татар өйләрендә мамык йоннан эшләнгән мендәр-түшәкләр, ястыклар, юрганнар да күп. Чөнки һәр өйдә, күп итеп,  үрдәк, каз үрчетеп үстергәннәр. Кечкенә бала йомшак мендәрдә йоклаган. Әби-бабайлар мендәр өстендә утырганнар. Яңа гына килен булып төшкән кызларның аяк астына мендәр салганнар. Бу гадәтләр хәзер дә саклана.  

  Авыл өйләрендә серле язулар белән чуарланган картиналар эленеп тора. Бу – шәмаил, ул картина, рәсем, портрет дигәнне аңлата. Аны тагын “матур язу”, “яхшы сүз” дип тә атыйлар. Шәмаил Коръәннән алынган аятләрдән, Алланы мактау сүзләреннән тора.   Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән: алар җеп эрләгән, шәл бәйләгән, ашъяулык, сөлге чиккән, келәм-палас тукыган.    Өйнең түрендә сандык торган. Анда гомер буе җыйган чиккән-суккан әйберләр, кирәк-яраклар, кием-салымнар сакланган. Кызлар кияүгә чыкканда үзләренең бирнәләрен шушы сандыкка салып алып киткәннәр.

  Чигелгән сөлгеләр, япмалар, эленгеләр, ашъяулыклар, тастымаллар, түбәтәй-калфаклар, яулыклар, күкрәкчәләр, янчыклар, алъяпкычлар – татар йортының  аерылгысыз җиһазы, бәйрәм-йолаларыбызның  символы.

  Татарларның милли киемнәре - үзе бер матур дөнья.  Хатын-кызлар ситсыдан яки сатиннан тегелгән бала итәкле күлмәк, аның өстеннән чигүле алъяпкыч яки камзул кигән. Башларына ак яулык бәйләгән яки калфак кигән.      Ә ир-атлар озын күлмәк өстеннән камзул яки бишмәт, чапан, башларына түбәтәй кигәннәр.   Аякларында - читек-кәвешләр.    Күннән төрле орнаментлар төшереп, чигеп, чүәк-читекләр теккәннәр. Алар үзләренең матурлыгы һәм уңайлылыгы белән аерылып торган. Татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре дә күп булган – атлаган саен чылтырап торганнар алар.

 Халкыбыз гомергә шаулап-җырлап торган самоварлардан чәй эчәргә яраткан. Шуннан сихәт тапкан. Сары җиз, көмеш йөгертелгән самоварлар табыннарның күрке саналган. Хәтта сәфәр йөрүчеләр дә   кечкенә юл самоварларын кулай күргәннәр.    Татар халкы - бик  кунакчыл халык. Ипи-тоз, чәкчәк, ачык йөз белән каршы алу - күркәм гадәт.   Бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, гөбәдия, коймак – өстәлебезнең бизәге.

Татар өе нинди генә булмасын - ярлымы яки баймы, зурмы ул яки кечкенәме, анда яшәүчеләр барысы да аны яратканнар, чөнки ул - туган өй, ул күңелгә җылылык һәм мәхәббәт бүләк итә.

          Йомгаклау өлеше

      Иҗади эшне башкару дәверендә без түбәндәге нәтиҗәгә килдек.

 Милләтебезнең горурлыгы булган, югарыда күзәтеп үтелгән татар өе, аның түбәтәй-калфаклары, шәмаилләре, сөлгеләре һәм башка тормыш-көнкүреш әйберләре – халкыбызның күңел бизәкләре, рухи җәүһәрләре. Аларда халыкның рухы, тормышы, гореф-гадәтләре, тарихы чагыла. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, ди халык. Шуңа күрә без үзебезнең бу байлыгыбызны сакларга тиеш. Чөнки әлеге ядкарьләр рухыбызны пакьләндерә, баета; әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә; милләтебезгә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре уята.

Проектыбыз  моның белән тәмамланмый, чөнки без киләчәктә  әби – бабаларыбыз уйнаган халык  уеннары,  җырлаган  җырлары, әйткән такмак – такмазалары белән танышуны   дәвам итәргә уйлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...