"Тамчы-шоу" тел бәйгесе
план-конспект

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

Максат:

  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
  •  укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  • тел культурасын үстерү;
  • укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
  • туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy-shou_beyge.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Тамчы – шоу” интеллектуаль уены

        Алып баручы:

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башланса,

 Күңелләрдә ныграк саклана.

Максат:

  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;ь
  •  укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  • тел культурасын үстерү;
  • укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
  • туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңа басылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә.

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер – беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, үзебезнең төбәгебезгә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 2 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән танышыйк)

(2 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра, укучыларның шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә)

1 тур “ Батыр берне,белемле – меңне егар” дип атала

 15 сорауга җавап табарга.

Алып баручы. Уенга кереп китү, җылынып алу өчен җиңел сораулар. 

(командаларга чиратлап сораулар бирелә)

  1. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре (“Туган тел”)
  2. Алыплар турында,тарихи, мәхәббәт турында була ( Дастаннар)
  3.  Г.Тукайның авыл турындагы шигыре (“Туган авыл”)
  4. Дөньяда берәү генә, авылда өй саен (“ө” хәрефе)
  5. Казан ханбикәсе (Сөембикә)
  6. Капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)
  7. Зат алмашлыклары (мин, син, ул,без, сез, алар)
  8. Татар телендэ ничә килеш бар?(6)

               

  1.  Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз? (фольклор)
  2.  Үз тормыш юлың турында язу (автобиография)
  3.  Әкиятләр ничә төргә бүленә?Ниндиләр?
  4.   Г.Тукай романының авторы (Ә.Фәйзи)
  5.  М.Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырләр җыентыгы (“Моабит дәфтәрләре”)

       

  1.  2018  ел нинди ел буларак билгеләп үтелде?
  2.  2019 нчы ел нинди ел дип игълан ителде?

  Музыкаль пауза.

2 тур.

“Әдипләрне таны” бәйгесе

1 нче командага

1.Фатих Хосни  2.Абдулла Алиш  3. Гаяз Исхакый

2 командага

1.Муса Җәлил  2. Каюм Насыйри  3. Габдулла Тукай

3 тур. Әсәрне беләсеңме?1.Биби , Хайбрахман, Хәмзә бай ,Гафифә  кайсы әсәрдәге образлар?

2. ” Мокамай”ны кем язган?

3.  Мокамайның тулы исеме?

4  ” Аучы Мәргән белән болан кыз” әсәрен  кем язган?

5.” Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- “ Кырлай “ диләр;

     Җырлаганда көй өчен” тавыклары җырлай” диләр.- Бу юллар кайсы әсәрдән?Авторы кем?

6.  Биктимер кайсы әсәр образы?Авторын әйтегез?

7.” Буранда” әсәренең авторы.

8.Закир исемле малай кайсы әсәр герое?

9.” Сак- Сок “ халык аваз иҗатының кайсы төре?

10.” Милли моңнар” шигыренең авторы.

4 тур        “ Сүздән сүз  төзе” уены

“ Балачак “ сүзеннән кайсы команда күбрәк сүз төзи?”

5 тур  “ Әйе, Юк” уены ( Капитаннар ярышы)

1 нче капитанга.

1.Сингармонизмнның 2 төре бар.         (Әйе)
2.Елда 12 ай (әйе)
3.Антонимнар капма-каршы мәгънәле сүзләр (әйе)
4.Без зат алмашлыгы (әйе)

5.Фонетика авазларны өйрәнә (әйе)
6. [б] саңгырау тартык(юк)

7.Ә –калын сузык( юк)

8 Синонимнар якын яки бер үк мәгънәле сүзләр.( әйе)

9. Сыйфат предметның эшен белдерә.( Юк)

10.Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык булалар ( Әйе)

2 нче капитанга

1.Уртаклык исемнәр баш хәрефтән языла (юк)
2.”Кәҗә белән Сарык”әкиятен А.Алиш язган (юк)

3 .Легендалар халык авыз иҗатының бер төре.( эйе)

4.” Алмачуар” Г. Ибраһимов әсәре.( Әйе)

5.Санның 5 төркемчәсе бар.( Әйе)

6.Фигыль предметның билгесен белдерә( Юк)

7.Гөлбакча – парлы сүз. ( Әйе)

8.Юнәлеш сүзендә 2 иҗек.( юк)

9.” Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел...”дигән юллар “ Эшкә өндәү” шигыреннән?.( Әйе)

10.“Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам”.   , “Эш беткәч уйнарга ярый”)( Әйе)

 6 тур

   Мәкальләр беләсеңме?

Музыкаль пауза.

Алып баручы. Безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Жюри нәтиҗә ясый.

Зиннатуллина Флера Авхадиевна, Бакалы районы Мостафа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел бәйгесе

Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге....

"Озын толым"бәйгесе.

Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....

Каләм сынау бәйгесе.

Авторское чтение "Проба пера"....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.

( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....