Шагыйрь Әнәс Кариның тормыш юлы турында истәлекләр
творческая работа учащихся

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы
  • Шагыйрь Әнәс Кариның  тормыш юлы белән бәйле материалларны  эзләү, алар белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эзләнү эше31.68 КБ

Предварительный просмотр:

Всероссийская научная конференция-конкурс учащихся

имени Льва Толстого

           Направление «Татарская литература и журналистика»

Исследовательская работа

Шагыйрь Әнәс Кариның тормыш юлы турында

истәлекләр

Зайнуллина Рания, 9 класс

Направляющая организация:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ

                                 Научные руководители:

                                учитель татарского языка и литературы

                   I категории   Рахматуллина Н.В.

Казань 2017

Эчтәлек

  1. Кереш...............................................................................................3

             1. Аңлатма язуы

    - эзләнү эшенең максаты

    - максатка ирешү өчен башкарылган эшләр

  1. Төп  өлеш........................................................................................4

  1. Эзләнү. Әнәс Кариның әдәби мирасын һәм тормыш юлы турындагы материалларны барлау............................................................................4
  2. Шагыйрь Әнәс Каринең тормышы турында........................................5  
  3. Әнәс Кари шигырьләрендә тәрбия ........................................................6

  1. Йомгаклау.......................................................................................7

   

     1.Нәтиҗә.

IV.Файдаланылган әдәбият....................................................................8

Кереш

     Минем исемем Рания, фамилиям Зәйнуллина.  Теләче районы Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укыйм.

    Укытучым миңа “Лев Толстой исемендәге Бөтенроссия укучылар фәнни конкурс-конференция”сендә  катнашырга тәкъдим иткәч,  мин шатланып риза булдым.  Эзләнү эшенә тема сайлау авырлык тудырмады. Алдагы сыйныфларда укыганда ук кызыксындырган сорауга җавап эзләү максатыннан, шагыйрь Әнәс Кариның ни өчен безнең авыл зиратында җирләнгән булуын ачыкларга, аның тормыш юлы  белән бәйле истәлекләрне барларга, аның турындагы матбугат битләрендә басылган язмалар белән танышырга булдым. Сайлаган темабыз  бүгенге көндә бик актуаль.  Без,  яшьләр,  авылыбыз тарихын белергә, шагыйрьләребез тормышына, иҗатына битараф булмаска тиеш дип саныйм.  Әнәс Кари шигырьләрен кечкенәдән яратып укыганга күрә,  бу  тема  миндә  кызыксыну уятты. Тема: “Шагыйрь Әнәс Кариның тормыш юлы турында истәлекләр”. Сайланган теманы ачар өчен эзләнү эшемдә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тоттым:

  • Шагыйрь Әнәс Кариның  тормыш юлы белән бәйле материалларны  эзләү, алар белән танышу.
  • Балалар өчен язган шигырьләрдә тәрбия мәсьәләләрен табу.
  • Өйрәнелгән материаллар белән яшьтәшләремне таныштыру.
  • Әнәс Кари  иҗатын тирәнтен өйрәнүгә кызыксындыру.

  Максатка ирешү өчен без түбәндәгеләрне башкардык:

  • Әнәс Кариның китапханәләрдә булган китапларын барлап чыктык.
  • Балалар өчен язган шигырьләрен укыдык.
  • газета, журнал, өстәмә әдәбият һәм интернет чыганаклар аша табылган материалларны тикшердек.

Темабызның өйрәнү объекты - шагыйрь Әнәс Кариның тормыш юлы турында истәлекләр. Өйрәнү предметы – Ә.Кариның “Тамчы тамганда” китабында тупланган шигырьләр.

Эзләнү эшебезнең теоретик нигезен «Татар балалар поэзиясе антологиясе»,  “Балачак энциклопедиясе” китаплары алып тора.

 Эзләнү эше кереш өлештән, төп өлеш - тематик өч бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш

1. Эзләнү. Әнәс Кариның әдәби мирасын һәм тормыш юлы турындагы материалларны барлау

 Бүгенгесе көндә шагыйрь Әнәс Каринең әдәби мирасын барлау максатыннан Теләче район китапханәсенә бардык.  “Әнәс Кариның кайсы китаплары сездә бар?” – дигәч, китапханәче аның кем булуын сорады. Мин Ә.Кариның балалар шагыйре булуын әйттем. Кызганычка каршы, күпме генә эзләсәләр дә, бу китапханәдә шагыйрьнең бер генә китабы да табылмады. Безгә балалар китапханәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Алга таба шунда юл алдык. Монда да безгә кирәкле китап табылмады.

Үзебезнең Сауш авылы китапханәсе – безнең горурлыгыбыз, чөнки әлегә кадәр безгә кирәкле китаплар табылып торды. Бүген дә буш кул белән кайтмадык, китапханәче Резеда апа безгә шагыйрьнең “Тамчы тамганда”, “Гөлбакча” дигән шигырьләр китабын бирде. Шулай ук “Балачак энциклопедиясе”, “Татар балалар поэзиясе анталогиясе” китапларында да Ә.Кари турында мәгълүмат һәм аның шигырьләрен таптык.

Әнәс Каринең туган авылы  - Азнакай районы Уразай урта мәктәбе җитәкчесе Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй кызы белән элемтәгә кергәннән соң, ул Әнәс Кариның алар авылыннан чыккан шагыйрь булуын, ләкин, кызганычка каршы, аның турында материаллар бик аз булуын, әле һаман төрле чыганаклардан җыю һәм барлауларын әйтте. Бар булган материалны безгә туплап җибәрәчәген хәбәр итте. Һәм озак та үтмәде биргән вәгъдәсен үтәде: шагыйрь тормышына бәйле булган материалларны безгә юллады. Без аларның барысын да зур игътибар белән карап чыктык.

“Ватаным Татарстан” газетасы (№ 57, 19 нчы апрель, 2014 нче ел) язмалары белән танышып утырганда, кызыклы гына бер мәкаләгә юлыктым, анда Әнәс Кари исеме дә телгә алынгач, аны яхшылап укыдым. Мәкаләдән өзекне сезгә дә тәкъдим итәм.

“...Минем яшьтәшләремне алга өндәүче, өйрәтүче пионер, комсомол, партия оешмалары бар иде. Белем һәм тәрбия буенча партия райкомында җаваплы, шул эшкә лаеклы кешеләр була иде. Шулардан барча тәрбиячеләргә, укытучыларга үрнәк булган Мәдинә апа Вәлиева һәм Рәшидә апа Кариеваны сагынам...

...Мәдинә апаның эшен Арча педагогия училищесында психология укыткан Рәшидә Әгълиулла кызына тапшырдылар. Шушы елларда язмыш аны шактый сынады: ире шагыйь Әнәс Кариев якты дөньядан ките. Армия хезмәтендәге улы авырып вафат булды. Ә үзе көн-төн эшләде. Кешенең гозерен тыңлады, хәленнән килгәнчә ярдәм итте, тәкәббер булмады...

...Рәшидә апа безгә – укытучыларга: “Кызлар, әби галушы киеп көтү кумагыз, һәрвакыт чиста, пөхтә кием киеп, урамга иске булса да туфли киеп чыгыгыз”, - дип киңәш бирде.” Бу мәкаләнең авторы – Балтач районы Карадуган авылыннан Мәдинә апа Зыятдинова.

Әлеге мәкаләдән Әнәс Каринең хатыны Арча педагогия училищесында психология укытучысы Рәшидә Әгълиулла кызы икәнен һәм армия хезмәтендәге улларының авырып үлгәнлеге турында белдек.

2. Шагыйрь Әнәс Каринең тормышы турында

Шагыйрьнең тормыш юлына игътибар итсәк, Әнәс Кари (Әнәс Кари улы Кариев) 1920 елда Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1937 елда урта мәктәпне һәм 1939 елда Үзбәкстандагы Үргәнеч укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, шул ук институтның әзерлек курсларында ике ел укытучы булып эшли, аннары, туган якларына кайтып, 1942 елның җәенә кадәр урта мәктәптә укыта. Шул елның көзендә Ә.Кари фронтка китә, Орлов тирәсендә барган канлы сугышларда катнаша һәм, каты яраланып, ахырда армия хезмәтеннән бөтенләй азат ителә.   

Армиядән кайткач, Ә.Кари берникадәр вакыт яңадан Үргәнеч укытучылар институтында укыта, ә 1945 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Татарстанның Арча педагогия училищесында һәм Питрәч районындагы Янсуар урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Ә.Кари 1954 елның 4 апрелендә вафат була. Аның гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Ул, Янсуар керәшеннәр авылы булганлыктан, Теләче районы Сауш авылы зиратына җирләнә.

Әнәс Кари – үзенең кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның «Балаларга бүләк» исемле беренче җыентыгы 1947 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында ул тагын өч-дүрт китабын чыгарырга өлгерә. Вафатыннан соң да аның китаплары әледән-әле басылып тора. Шагыйрь иҗатының иң уңышлы үрнәкләре шагыйрьнең «Сыналган мәхәббәт», «Тамчы һәм чишмә», «Гөлбакча» исемле сайланма шигырьләр, поэмалар җыентыкларында һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясе» китабында (1980) урын ала. 

  Балалар яратып укый торган шигырьләре: “Кечкенә агроном”, “Минем кунагым”, “Чебиләр”, “Ләйсән ява”, “Без үстергән гөлләр”, “Кошлар туйдырам”, “Боекма песием”, “Мактанчык Ильяс”, “Акбай”, “Сандугач”, “Гөл янында”, “Курчак”, “Башак”, “Исле сабын”, “Минем әнием тегүче”.

Шагыйрьнең төп басма китапалары:
Балаларга бүләк: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1947.– 34 б.– 5000 д.
Гөлбакча: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 23 б. – 5000 д.
Күңелле ел: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 59 б. – 5065 д.
Дуслык: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 36 б. – 7000 д.
Беренче адымнар: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 16 б. – 10000 д.
Сыналган мәхәббәт: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 99 б. – 5000 д.
Тамчы тамганда: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 24 б. – 8000 д.
Хуш килдегез, кошлар!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 13 б. – 2300 д.
Тамчы һәм чишмә: шигырьләр / төз. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 128 б. – 2100 д.
Тамчы тамганда: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 32 б. – 30000 д.
Гөлбакча: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 79 б. – 5000д.

  1. Әнәс Кари шигырьләрендә тәрбия

Шагыйрь балалар, укучылар тормышыннан алынган сюжетларга бай образлы әсәрләр иҗат итә, чын балалар язучысы булып таныла. Әнәс Кариның шигырьләрендә тематик һәм жанр диапазоны торган саен үсә, байый бара. Аның әсәрләре татар әдәбиятының матур өлгеләре булып, хәзер дә балаларның зәвыкларын тәрбияли.

Кари үзенең кыска гына иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның “Балаларга бүләк” исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1947 елда басылып чыга. Шуннан соң 1954-1957 еллар арасында тагын 6 китабы дөнья күрә.

Шагыйрь үз әсәрләрендә балаларның тормышын, аларның уй-теләкләрен, холык-фигыльләрен яхшы белүен күрсәтә һәм шуларны шигырь теле белән оста итеп әйтеп бирә белә. Шуңа күрә аның шигырьләрен сабыйлар сөеп укыйлар, күңелдән ятлыйлар.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин болай дип яза: “Балалар язучысы ул – малай һәм кызларның сыйныфташы да, авылдашы да, сердәше дә, яшьтәше дә, замандашы да.

      Балар язучысы ул – укытучы да, тәрбияче дә, психолог та , табиб та. Әйе, әйе, табиб та шул. Ул баланың күңелен дәвалый, рухын ныгыта, әле ныгып та җитмәгән хыялларына канат куя ...”

   Әнәс Кариның балалар язучысы булуын язган шигырьләре, басылып чыккан китаплары дәлилли.

 

           

 

Йомгаклау

      “Кешене аңсыз,зиһенсез итәсең килсә  - аны балачактан мәхрүм ит”, - ди Факил Сафин. Әнәс Кари иҗаты безне киресенчә балачаклы итте.  Без, укучылар, бу шигырьләрне укып әхлак тәрбиясе һәм тормыш тәҗрибәсе алабыз. Тезмә әсәрләр кыска күләмле, фикергә бай булуы белән  аерылып тора.  Язучы үз халкының киләчәген зирәк, акыллы, уңган, көчле, кыю, тапкыр итеп күрергә тели. Әнәс Кариның исеме, иҗаты һәм мирасы  беркайчан да онытылырга тиеш түгел дип саныйм.

  Йомгаклауны  Ш.Галиев  сүзләре белән ясыйсы килә. Алар хәзерге буынга васыять булып яңгырасын: “Хәзерге этапта иң мөһиме – мәктәпләр, андагы әдәбият сөючеләр белән эшләү, дияр идем. Чыганакларын югалтмыйк, гамьсезлек юшкыны  күмә күрмәсен. Әйе, әдәбиятыбызның киләчәге - яшьләр, һәм алар мәктәптән киләчәк. Безнең резерв шунда: мәктәпнең бүгенге хәле безнең киләчәк булыр”. (“Мәйдан”.Чаллы-2003-12 декабрь .)

 Бу сүзләр безгә крата әйтелгәндер...

 

Мин үземә шундый нәтиҗәләр ясадым:

  1. Әнәс Кариның иҗатын  әле тулысынча өйрәнәсе бар.
  2. Авылыбыз тарихын белергә, шагыйрьләребез тормышына, иҗатына битараф булмаска кирәк.
  3. Яшь буын аның каберенә эзне суытмаска тиеш.

Бу материалны дәрестән тыш чараларда, класс сәгатьләрендә, әхлак дәресләрендә кулланырга була.

                       Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!

        

 

                                                                   

Файдаланылган әдәбият

  1. “Ватаным Татарстан” газетасы, 2014 нче ел, 19 нчы апрель № 5
  2. “Балачак энциклопедиясе”.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  3. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.
  4. Кариев А. Тамчы тамганда: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 32 б.
  5. Кариев А. Гөлбакча: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 79 б.
  6. Татар балалар поэзиясе анталогиясе. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

портфолио учителя английского языка Слеповой Карины Искандаревны

Результаты работы учителя английского языка Слеповой Карины Искандаревны в период с 2007 по 2012 гг. Грамоты, благодарственные письма, сертификаты, свидетельства. Разработки внеклассных мероприятий; в...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Карина Аркадьевна Филиппова. Профильные предметы в гимназии.

Карина Аркадьевна Филиппова,Заместитель директора по учебно-воспитательной работе, учитель иностранных языков высшей квалификационной категории ГБОУ Гимназия № 61, Санкт-ПетербургПрофильные предметы в...