Г.Тукайның “Пар ат” шигырен өйрәнү.
методическая разработка (5 класс)

Садриева Алия Габдулловна

Г.Тукайның  “Пар ат” шигырен өйрәнү(беренче дәрес).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_par_at_shigyre_buencha_dres_eshkrtmse.doc145.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Садриева Алия Габдулла кызы, Әтнә районы Күәм урта гомуми белем мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбият дәресе, 5 сыйныф

Тема: Г.Тукайның  “Пар ат” шигырен өйрәнү(беренче дәрес).

Максат:

1.Дидактик.Г.Тукайның “Пар ат” шигырен уку, анализлау, лирик герой, лирик шигырь турында төшенчә бирү.

  2.  Үстерелешле.Укучыларның сәнгатьле һәм бәйләнешле  сөйләм телен үстерү.

  3.Тәрбияви. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

  1. Дәрескә материал: дәреслек Ганиева Ф.Ә., Сабирова Л.Г. Әдәбият (татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы). –Казан: Татар. кит. нәшр, 2014. – 175 б., укытучыга ярдәмлек Ф.Ә.ганиева “Әдәбият дәресләре” 40-41 нче битләр, интернет материаллар.

Җиһазлау: Экран, ноутбук, презентация, Г.Тукайның портреты,  таратма материаллар.Ф.Х.Якуповның “Пар ат” шигыренә иллюстрациясе, укучылар рәсемнәре,  Б.Әлменевнең рәсемнәре, “Пар ат” көе, Татарстан фольклор ансамбль башкаруында “Пар ат” җырының аудиоязмасы,  китап күргәзмәсе.

Ысул һәм алымнар: иҗади һәм сәнгатьле уку, интеллект карта яклау, төркемнәрдә эшләү,  әңгәмә.

Дәрес планы.

  1. Оештыру. Өй эшен тикшерү.

Укытучы. - Узган дәресләрдә кем иҗаты белән таныштык?

 Г.Тукайга багышлап ясаган интеллект карталар тәкъдим итү.1-2 укучыга сүз бирелә, тактага элеп куела.

  1. Актуальләштерү.Г.Тукай биографиясе буенча  белемнәрне тикшерү. Һәр укучы мөстәкыйль башкара.

№1

Габдулла Тукайның тормыш юлы турындагы таблицаны тутырып бетерегез.

Еллар

Вакыйгалар

Г.Тукай Казан губернасының Мәңгәр волосте ________________ авылында мулла гаиләсендә туа.

_______________ авылына Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә.

________________шәһәренә Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына  күчеп килә.

Җаектан _______________кайта.

Казанның _____________________шифаханәсендә бөек шагыйрьнең  йөрәге тибүдән туктый.

Төркемнәрдә белемнәрне тикшереп алыйк.Эшне үзара алыштырып тикшерелә.

№2

Бирелгән әсәрләр арасыннан Г.Тукай иҗат иткәннәрен сайлап ал.

Әсәрләр: “Су анасы”, “Нәҗип” ,  “Шүрәле”, “Ак бүре”, “Туган тел”, Сак-Сок”, “Кәҗә белән Сарык”, “Янмый торган кыз”, “Исемдә калганнар”, “Ике сабан”.

1.

4

2

5

6

3.

Укытучы.Узган дәрестә кайсы әсәрләрен укыдык? “Шүрәле”поэмасыннан өзек тыңлау.(Сәнгатьле уку күнекмәсен тикшерү).

Уку мәсьәләсен кую.

Г.Тукай балалар өчен әкиятләр, тәрбияви мәсәлләр язган.Бүген нәрсә турында өйрәнербез икән.Әлеге картинага карап фикер йөртик. (Х.Якупов “Пар ат”.)

Физминут.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Уку мәсәләсен чишү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.Укучылар, димәк без бүген Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен өйрәнәбез. Әдәби әсәрне өйрәнгәндә без нинди эшләр башкарабыз. Бергәләп эш планын төзибез:

 1.Шигырь язылган чорны ачыкларбыз.

2.Шигырьне сәнгатьле итеп укырбыз.

3. Яңа сүзләр өстендә эшләрбез.

4. Лирик геройны табарбыз, характеристика бирербез.

5. Сурәтләү чараларын табарбыз.(Слайдта күрсәтелә).

2.Шигырьөстендә эш.

    а)Шигырь турында белешмә бирү.

Укытучы: Казанга кайту өметләре белән дәртләнеп, Габдулла Тукай Җаекта чакта ук “Пар ат” шигырен иҗат итә. 1907 елның көзендә Габдулла Тукай, унике ел яшәгән Җаек каласын калдырып, поезд белән Казанга кайтып төшә. Килереннән биш ай элек киләчәккә якты өметләр белән сугарылган «Пар ат» шигырен яза. Шигырь беренче мәртәбә «Фикер» газетасының 1907 елгы 6 май һәм «Әлгасрелҗәдид» журналының шул ук елгы 5 май санында басыла. “Творил добро и в мыслях, и в стихах.

Тукай – он вечен, как и само небо”,  – дип яза  Малыгин А.С. “ Пар ат “ шигырен  русчага тәрҗемә итәләр.Танылган шагыйрә  Анна Ахматованың тәрҗемәсен слайдтан укып китик.Ә  1914 елда инглиз теленә тәрҗемә ителә.

   ә)Шигырьне сәнгатьле  уку .                                                          

Укытучы:  Укучылар, шигырьне тыңладыгыз. “Пар ат” шигырендә сезгә  кайсы  сүзләр аңлашылмый?

Укучылар: Пар ат, кучер, ихтыярсыз, шәкерт, оҗмах, мәгърифәт, гыйрфан сүзләре ).

  б) Сүзлек өстендә эш.(Татар теленең аңлатмалы  сүзлегеннән карап уку)

Пар ат–ике ат, парлы ат.

Кучер–экипажда дилбегә тотучы, махсус дилбегәче.

Ихтыярсыз – 1).ихтыяр көче булмаган кеше;

2).Теләгән нәрсәне, теләгән эшне эшләргә ирексез, хокуксыз зат булып калу.

Шәкерт – 1).мәдрәсә укучысы;

2).Гомумән укучы, өйрәнчек;

3).Берәр тәгълиматны, кемнең дә булса эшен дәвам иттерүче.

Оҗмах – 1). дини тәгълимат буенча: теге дөньяда рәхәт тормыш, җәннәт.

Мәгърифәт – 1). белем, аң-белем, культура.

Гыйрфан –аң-белем дигән мәгънәдә.

Укытучы: Шушы сүзләр белән телдән генә сүзтезмә һәм җөмләләр төзеп карыйк әле.

Укучылар:

1. Пар ат бара.

2. Ихтыярсыз кеше.

3. Гыйрфанлы кеше килде.

4. Мәгърифәт өлкәсендә эшләү.

5. Һәр кеше оҗмах турында хыяллана.

в) Лирик геройны табу, хисләрен ачыклау.

Укытучы: Шигырь сезгә ошадымы?  “Шүрәле” поэмасыннда табигатьнең матурлыгына, әйләнә-тирәдә барган хәлләргә зур игътибар бирелде.“Пар ат” шигырендә табигать күренешләре бармы? (таптыру)

  • Шигырь нәрсә турында икән? Әсәрдә чагылган хис-кичерешләрне эзләргә тиешбез. Әйдәгез, шигырьнең һәр сторфасын укып, хисләрне яза барабыз, соңынна модель төзербез.

(һәр строфа укучылар тарафыннан укытыла)

1 строфа укыла.

  Шигырьдә төп герой, образ  кем ? (Мин- шагыйрь. Кемнең хис-кичерешләре турында сөйләшәбез икән?

Шигырьдә, укучылар, шагыйрьнең үз кичерешләренә һәм хисләренә өстенлек бирелә икән, аны лирик герой дип атыйбыз, ә шигырьен лирик шигырь дибез.

  • Лирик герой 1 строфада нинди? (шат)
  • Ни өчен шат ул? ( чөнки пар атта бара)

2 нче строфа укыла. Нәрсә турында сөйләнелә? Табигать нинди? (матур) Матурлык күңелгә нәрсә өсти? (рәхәтлек) Шулай итеп, шатлык хисенә рәхәтлек төсмере бирелде.

3 нче строфа. Шагыйрьгә һаман да рәхәтме? Рәхәтлеккә ул ничек карый? (Ул моңа риза, шат) Риза булу – ул канәгатьләнү дип атала. Шатлыкка рәхәтлек һәм канәгать булу хисләре өстәлде. Аңа тыныч, рәхәт.

4 нче строфа:

       Шатлык хисе дәвам итәме? (Юк, үзгәргән)Ул нишли? (Сискәнә, чөнки яп-ят кыр күрә. Борчыла, чөнки аерылу кичерә) Шагыйрь аерылуны үз гомерендә бик күп кичерде, әмма монысы ул гомеремдә бер тапкыр күрәм дип әйтә. Нигә?

5 нче строфа. Шагыйрь нишли? Саубуллашу  борчылуга нинди төсмер өсти? (кайгыру)

6 нчы строфа. Хисне табыйк. Борчыла, кайгыра иде, хәзер үкенү бирелде.

7 нче строфа . Лирик герой кемне эзли? Иптәш булса, аңа ничек булыр иде? Ләкин иптәше – уе. Уенда үзе өчен нәрсә табарга тырыша? (Юану)

8 нче строфа. Алдагы юлларда юану эзләде, бу строфада да шул ук хисләр дәвам иттерелде. Моны кайсы сүзләр раслый?

9 нчы строфа. Шагыйрь үзе турында нәрсә әйтә? Үзен ятим дип кызгана, шулай итеп кызгану хисе барлыкка килә.

10 – строфа. Тукай нишли? (зарлана) Зарлану төсмере борчылу хисен тагын да тулыландыра.

  11-строфа. Бу юллар борчылу хисенә  нинди төсмерләр бирә? (юксыну, сагыну). Әйе, шагыйрь туганнарын сагына, хәтта чагыштыру да бирә. Шул сүзләрне табыгыз.

12-строфа. Лирик герой нишләде? (елады) Елауның сәбәбе? Борчылу хисе югары ноктага җитте, ул чарасыз.

13 – строфа Шигырьдә нәрсә булса да үзгәрдеме? Бочылу хисе сакландымы?

 Шагыйрь шатлана. Ни өчен? (Казанга килеп җитте)

14 строфа. Тукай Казанны күрә. Нинди теләк туа? (тизрәк барып җитү) , аны нәрсә дип атап булыр икән? (ашкыну). Шатлыкка ашкыну төсмере бирелде.

15 – строфа. Сүз азан һәм Казан турында бара. Шагыйрь нишли? (соклана, Казанның матурлыгыгы, моңы, нуры аны дәртләндерә)

16 строфа. Шатлык  үзгәреш кичерә, нинди хис белән аралаша? (горурлану)

Лирик герой нигә горурлана?

17-строфа. Сүзләре аңлашыламы? Шагыйрь монда нигә килә? (Белем алырга, мәдәниятле кеше булып җитлегергә теләп). Казан ягы тагын аның туган җире дә бит әле. Туган җиренә кайту аны үзгәртеп җибәрә. Ягъни нишли? (өметләнә). Соңгы строфа шигырьдә чагылган хисләрнең иң өстенен бирә. Казанга лирик герой яңа өметләр белән килә.   Шулай итеп, шигырьдә нинди хисләр бирелде? (Шатлык хисе белән башланды, аны борчылу алыштырды, яңадан шатлык күмеп китте, соңыннан өмет хисе шигырьне тулыландырды.)

Әсәр нәрсә турында? (Шагыйрьнең Казанга баруы турында)

Шагыйрь нәрсә әйтергә теләде? Тикшереп чыккан хисләр ярдәмендә җавап бирегез.

“Пар ат” шигыре ярдәмендә автор үзен һәрьяклап сурәтләүгә иреште. Безнең алдыбызга ул тышкы кыяфәте белән түгел, ә холык-фигыле, кичерешләре белән килеп басты.

г)Дәфтәрдә эш: Модель төзү:

 “ Шатлык – борчылу – сагыну – үкенү – шатлык – горурлык”.

Нәтиҗә.Димәк, шигырьдә шагыйрьнең үз кичерешләренә һәм хисләренә өстенлек бирелә икән, аны лирик герой дип , ә шигырьне лирик шигырь дип атыйбыз.Слайдтан уку.

Түбәндә шигърияткә бәйле булган сезгә таныш 5 сүз яшеренгән. Шуларны табып языгыз.

Й

Ф

Я

С

Ө

Ы

Ч

У

В

С

Т

К

А

М

Т

Е

Н

Р

И

Т

М

Е

П

Р

О

Г

З

Ш

З

Р

И

Ф

М

А

Л

М

 И

Р

А

О

Җ

Б

Ә

Т

Ү

Л

Ч

Ә

М

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Укытучы: Биредәге нинди сүзләр яшеренгән?

Укучылар:Үлчәм, ритм, рифма.

Укытучы: Нәрсә ул....?

Ныгыту күнегүләре.

Шигырьдән сурәтләү чараларын табу.(Өлгерелсә!Икенче дәрестә карала ала.)

Укытучы: Хәзер, шигырьдән барыбыз да сурәтләү чаралары эзлибез. Һәм мөстәкыйль рәвештә дәфтәрләрегезгә язып барасыз.

Укучылар:

Синонимнар: сау бул, хуш, бәхил бул; җайсыз, уңайсыз; суккалап, тарткалап; күз эленгән, баскан йокы; юк туганнар, ятим.

Искергән сүзләр – гыйрфан; кеби.

Метафора: уй укый; шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Эпитет: әкрен җил; тараф тын.

Кабатлау: мин ятим, монда ятим; и Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Риторик эндәш: и Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!; тот шәкерт!

  1. Рефлекция
  • Нәрсә эшләргә тиеш идек?
  • Ничек эшләдек? Нәрсә белдек?

Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

Өйгә эш бирү.

1.“Пар ат” шигырен сәнгатьле итеп укырга, үлчәмен, рифмаларын күрсәтергә.

2.“Пар ат” шигыреннән үзеңә ошаган өзекне ятларга (4-5 куплеттан ким булмасын).

3. Иҗади.”Минем туган ягым” дигән темага инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигыренә анализ

Лирик геройның үз халкына,башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтләү һәм аларга карата шагыйрьнең ягымлы мөнәсәбәте...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

Ф.Яруллинның "Ялкау ялы" шигыренә нигезләнеп "Яшәү яме" дигән темага үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.гән

6 нчы сыйныфта Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү һәм анаың шигырьләрен укып анализлау. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....

: Г.Тукайның “Эш” шигырен өйрәнү

: Г.Тукайның “Эш” шигырен өйрәнү...

Г.Тукайның “Ана догасы” шигырен өйрәнү.

Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында “Татар мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан программа” да (Казан, Мәгариф, 2003 ел)  Бу программага Г. Ту...