Разработка уроков
учебно-методический материал

Закирьянова Зинира Фирдависовна

Разработка уроков

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Тема: Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

 Максат:

 1) Сыйфат сүз төркемен кабатлау;

 2) Укучыларның белемнәрен ныгыту, тексттан сыйфатларны таный, исемнән чыгып сорау куя белү һәм төркемнәргә бүлү күнекмәләрен булдыру;

 3) Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен  урынлы  куллана белүләренә ирешү.

 Дәреснең тибы: грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

 Җиһазлау: компьютер, иҗади биремле карточкалар.

 I. Оештыру өлеше.

 - Исәнмесез, укучылар,

 Хәерле көннәр сезгә!

 Зиһен һәм тел ачкычлары

 Телимен һәммәгезгә!

Дәресебезне башлап җибәргәнче телләребезне йомшартып алыйк. Тизәйткеч

Бүген без сезнең белән утәсе теманын исемен тактадан ребусны чишеп белик .  РЕБУС 

- Без бүгенге дәрестә үткән темаларны кабатларбыз, күнегүләр эшләп, белемнәребезне ныгытырбыз, тексттан сыйфатларны табып, төркемнәргә  бүлү  күнекмәләрен   булдырырбыз.

II. Сүзлек диктанты.

 - Укучылар, дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язып куябыз. Ә хәзер сүзлек диктанты язабыз. Уртага сүзлек диктанты дип язып куябыз.

 Авыр, матуррак, йомшак, аксыл, биегрәк, иң усал, әчкелт, тозлы.

 Парларда эшләү.

 - Укучылар, дәфтәрләрне күршеләребез белән алмашабыз һәм сүзләрнең дөреслеген экранга карап тикшерәбез. (Тикшерү.)

 - Белемнәребезне баллар белән бәялибез: һәр дөрес сүзгә 1 балл куябыз.

-Укучылар,сез ничек уйлыйсыз? Сез әле нинди сүзләр яздыгыз? ( сыйфатлар)

-Каян белеп була ( Чөнки алар билге белдерә)

-Ә нәрсә ул сыйфат?   Аның ничә дәрәҗәсе бар? (Тактада эшләү)

III. Алган белемнәрне күнегүләр эшләп ныгыту.

- Сүзлек диктантындагы сыйфатларның дәрәҗәләрен күрсәтегез.

 (Тикшерү.)

 - Мин сезгә текст укыйм. Игътибар белән тыңлагыз

 - Кайсы текст сезгә күбрәк ошады? (Икенчесе.)

 - Ни өчен?

 - Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? (Сыйфатлар җөмләне тулыландыралар, сөйләмне матурлаталар, баеталар, бизиләр)

 IV. Ял итү минуты.

 - Мин сезгә төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар әйтәм, сез төп дәрәҗәдәге сыйфатларны ишетсәгез, кулларны алга, чагыштыру дәрәҗәсендәгеләренә - кулларны өскә, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларга – ян-якка, кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны ишетсәгез, кулларыгызны аска төшерегез.

 Туры( гади), җиллерәк(чаг), алсу(ким), файдалы(гади), ачырак(чаг), ягымлы(гади), сап-салкын(артык), зуррак(артык), караңгы(гади), зәңгәрсу(ким), ак(гади).

 V. Текст өстендә эшләү.

 Озакламый юеш һәм караңгы көз айлары узып, салкын кыш килде. Тәрәзәләргә чәчәкләнеп бозлар катты. Ишегаллары биек кар көртләре белән тулды. Агачларның ялангач сабакларына йомшак кар кунып калды.

 

 - 1 нче җөмләдән сыйфатларны табыгыз.

 - Юеш һәм караңгы дип кайсы айлар турында әйтелә? (Көз айлары турында)

 - Салкын дип нинди ел фасылы турында әйтелә? (Кыш)

 - Димәк, сыйфат исемгә бәйләнеп килә. Андый исемне сыйфатланмыш дип атыйлар. Дәфтәрләргә сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп алыгыз. (Экраннан карап, җавапларны тикшерү) Слайд

 VI. Төркемнәрдә эшләү.

 I төркем

 Бирем. Текстны укыгыз һәм сыйфатларны табып асларына сызыгыз.

 Алтын көз китүгә, таягына таянып, ак сакаллы кыш килде. Ул җир өстенә йоп-йомшак кар яудырды. Елга-күлләрнең өстен зәңгәрсу боз белән каплады.

VIII. Тест.

 1) Сыйфатлар нәрсәне белдерә?

 А) предметның эшен;

 Ә) предметның билгесен;

 Б) предметны.

 2) Сыйфатның сораулары:

 А) нинди?

 Ә) нишли?

 Б) кем?

 3) Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?

 А) 2;

 Ә) 3;

 Б) 4.

 4) Сыйфат белән ачыкланган исем нәрсә дип атала?

 А) сыйфатланмыш;

 Ә) саналмыш;

 Б) аныкланмыш.

 Тикшерү:

 1 – Ә

 2 – А

 3 – Б

 4 - А

 IX. Йомгаклау.

 - Сез дәрестә үзегезгә нәрсәләр алдыгыз, нәрсәләр белдегез?

 X. Өй эше.

 1) Әдәби әсәрдән төп дәрәҗәдәге сыйфатлар кергән 3 җөмлә язарга.

 2) “Кышкы урманда” темасына сыйфатларны кертеп хикәя төзергә.

 Бәяләү.

 Сүзлек диктанты Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләү Текст өстендә эшләү

 Гомуми балл:

 Үзбәя:

 20-25 балл – “5” ле

 15-19 балл – “4” ле

 10-14 балл – “3” ле



Предварительный просмотр:

Орг.момент

- Хәерле көн, укучылар,утырыгыз. Бугенге татар теле дәресен бергә үткәрербез. Мин Зинира Фирдависовна булам.

Бүген безнеңдәрес гади дәрес түгел,балалар. Чөнки дэресебездә кунакта сезгә таныш булмаган апалар һәм абыйлар утыра. Беләсезме,ни өчен алар сезнен дәрескэ кергәннәр? Чөнки алар белә: Югары Тәтешле мәктәбендә, нәкъ 4 сыйныфта татар телен яратучы,ихтирам итүче,матур итеп татарча сөйләшә торган балалар утыра. Шулаймы?  Шуның өчен алар сезне карарга килгән.  Аларны да сәламлик.

Шулай  ук сезгә кунакка тиен баласы да килгән

  • Ә сез татар телен ни өчен яратасыз,балалар?
  • (Чөнки    минем әти-әни татар телендә сөйләшә,аралаша)
  •  Әфарин, дәрескә әзерсезме? Башлыйбызмы? Бер-беребезгә яхшы кәеф теләп татар теле дәресен башлап жибәрик. Дәрестә актив булуыгызны сорыйм
  • Хәзер,укучылар,дәфтәрләрне ачыйк , бүгенге числоны, класс эшен язып куйыйк. Матур язу күнекмәсенә  Т хәрефенен язылышын  шомартыр өчен экраннан сүзләр карап языйк

Татар теле, туган як, туган жир, туган тел, Тәтешле, туган көн

  • Укучылар, сез алдагы дәресләрдә үткән  теманы искә төшерү өчен мин сезгә урыннарыгыздан торып парта арасына басуыгызны сорыйм һәм мин әйткән сүзләрне башкарырга кушам.
  • утырабыз, Басабыз, утырабыз,  Басабыз, әйләнәбез, үреләбез, утырабыз,басабыз,әйләнәбез, үреләбез, кул чабабыз,
  • Сез әле нәрсәләр эшләдегез.  Шушы күнегүләрдән соң татар теле дәресендә кайсы сүз төркемен өйрәнә башлаганыгыз искә тоштеме.
  •   (Фигыль)  
  • Әйдәгез әле искә төшереп үтик.

1. Фигыль нәрсәне белдерә?                                   

  (Предметның эш- хәрәкәтен)

2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?           

  ( нишли? нишләде? нишләячәк?)

3. Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?                         

   ( зат-сан, заман)

4. Фигыль күбесенчә җөмләдә нәрсә булып килә?                               

  (   хәбәр )

5.  Боерык  фигыль нәрсәне белдерә?                             

   ( боера, эш куша)

Слайд.  Нэтижә ясау

фигыль

сорау

төрләнеше

Ңөмләдәге роле

Боерык фигылҗ

Эш,хәрәкәт, хәл

нишли? нишләде? нишләячәк?

Зат-сан,заман

Хәбәр

Боера,эш куша

Проблемалы ситуация булдыру.

Слайд 3

  - Боерык фигыле сезгә ошыймы ,балалар? Ни өчен?

(чонки гел эш кушалар)

  • Эйдэгез без аларга жәза бирик һәм уткэн заманга жибэрик.  (слайд)

Укы

 Сойлэ  

Яз

Ятла

Утыр

Кил                              

Бар

Йөгер                                

                         

-Җөмләләрнең мәгънәләре үзгәрәме?                 

( Җөмләләрнең мәгънәләре үзгәрә.)

- 1 баганадагы фигыльләр нинди сорауга җавап бирә?                       

      (Нишлэ?)

- 2 баганадагы фигыльләр нинди сорауга җавап бирә?                     

    ( Нишли? Нишләде? Нишләгән?)

- 1 баганадагы сузлэр нэрсэне белдерэ? 

 (1 баганадагы сузлэр  эш  кушу,боеру белдерэ.)

 -2 баганадагы сузлэр нэрсэ белдерэ?.   

  ( 2 баганадагы сузлэр эшнен эшлэнгэнен белдерэ.)

-Алар нәрсә белән аерылалар?.               

 (Фигыльләрдәге кушымчалар белән аерылалар.)

Н Ә Т И Ж Ә

Алар хәтта исемнәрен дә үзгәрткәннәр. Беләсегез киләме?

Слайд

       КИӘХЯ        ФГЛЬИЫ

        Хикэя   фигыль

Ә нәрсә соң ул хикәя?

-Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнәбез?  

- Хикәя фигыльләр турында нәрсәләр белергә телисез?     

- Дәресебезнең максаты: 

. Максат: 

           1)бирелгән тексттан  хикәя фигыльне таба белү;

      2) башка төр фигыльләрдән аера белү;

           3)  хикәя фигыльләрнең  заман белән төрләнеше  һәм сөйләмдә дөрес кулланышы

Шулай итеп без сезнен белэн х.ф. эш-хәрәкәтенең башкарылганын белдерэ,дип эйттек. Э дорес эйттекме сон? Эйдэгез китаптагы кагыйдэне укып карыйк.

Э хэзер дэфтэргэ теманы язып куйыйк.  “Хикэя фигыль”.

 

1 күнегү      (Такта алдында ! укучы эшли)

Физкультминутка

Презентация

Безнең районыбыз 1935 елларда төзелә башлаган.Тәтешле Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан. Туган жиребез матур табигатьле,саф һавалы,иркен болынлы,көмеш чишмәле төбәктә ята.Районыбызда күпмилләтле кешеләр яши.Алар арасында районыбызның данын еракларга тараткан билгеле батырлар,шагыйрьләр,язучылар,жырчылар һәм гади хезмәт кешеләре бар:Әнгам Атнабаев,Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи һ.б.

Районыбыз елдан-ел үсә, матурлана, төзекләндерелә: яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә.

    31нче гыйнварда  Тәтешлебез 85 яшьлек юбилеен билгәли, үткән тарихына йомгак ясаячак.

Ә сез районыбызны яратасызмы,балалар? Ни өчен?

Чөнки безнең монда туып-үскән жиребез,туган йортыбыз,әти-әниебез. Туган илен яраткан кеше читкә китмичә шул җирдә яши, тырышып эшли.  Безнең бурычыбыз туган жирне,туган якны,туган телне якларга һәм сакларга.

-Телебезне ярату, ул шул телдә сөйләшү,аны үсеп шәһәрләргә чыгып  киткәч тә онытмау дигән сүз.

-Телеңне ярату, ул,минемчә, аны балаларыңа да өйрәтеп калу, киләчәк буыннарга да тапшыру.

Күнегү. Слайд.

Хәбәрләрне табып 3 төркемгә бүлергә.

Нәтижә.

ТИК-ТЭК-ТОУ уены

Укытучы. (Күмәк эш) Ә хәзер “Кем күбрәк әйтер?” уенын уйныйбыз. Нокталар урынына хикәя фигыльләр өстәп языгыз. 

 Үрнәк: Кош оча, сайрый, үстерә, чүпли, оя ясый, файда китерә

 Кош ......

 Бала...........

Чәчәк........

Малайлар.........

Кызлар........

Агачлар.......

 РЕФЛЕКСИЯ

Укучылар, без сезнең белән нинди теманы өйрәндек?

Нәрсә ул хикәя фигыль?

- Куйган максатларыбызга ирештекме?

-Кайсы бирем күбрәк ошады?

Смайлик

Оценка (бәя) яшел-5,  зәңгәр- 4, кызыл-3

Ой эше    1. 6 бит, 6 күнегү.  “Кышкы уеннар” темасына хикәя яз.

                2. . 6 бит, 6 күнегү.  “Кышкы уеннар” темасына диалог төзе.

                 3. 6 бит, 6 күнегү.  “Кышкы уеннар” темасына 4 җөмлә яз

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по теме «Разработка проектов в системе программирования Visual Basic»

Данный урока проводился в группе первокурсников техникума.Тип урока: комбинированный, использовался контроль знаний, закрепление практических навыков. На уроке использовались разноуровневые задания.Це...

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.

Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в  6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"

Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...