Һәркемнең дә үткәне төрле хәтирәләргә бай
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Һәркемнең дә үткәне төрле хәтирәләргә бай

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hrkemnen_d_utkne_torle_htirlrg_bay.docx15.19 КБ

Предварительный просмотр:

                                         Мәңгелеккә үтеп бара торган

                                                                                  Кешелекнең без бер буыны;

                                                                                  Алып кара, өзеп ташлап кара,

                                                                                  Тарихтагы безнең урынны.

Мирас... ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Матди байлык ул –

фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рух байлыгы, акыл көче белән хасил

булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгамәләсе, гореф-гадәте – мәңгелек.

Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала,аның

телендә, әдәбиятында, иҗатында, гореф-гадәтендә, фикерләү сәләтендә

буыннан-буынга күчеп калган риваятьләрендә, бәетләрендә саклана.

Һәркемнең дә үткәне төрле хәтирәләргә бай. Ә менә мин үземнең

истәлекләрне барлаганда еш кына карт әбиемне исемә алам. Аның миңа

биргән киңәшләреннән зур файда табам.“Эшләгәнең  минем өчен булса, өйрәнгәнең – үзең өчен”,- дип әйтә иде  мәрхүмкәем.

Әбиемнең яшьлеге бик авыр елларга туры килгән: ачлык, ялангачлык һәм

авыр сугыш еллары. Шундый авыр вакытларда әбием Кукмара итек

фабрикасында хезмәт куя. Өч сменалы эштә ару-талуны белмичә эшли.

Җитештерү өстенә алар әле сугыштан кайтарылган иске итекләрне

реставрациялиләр дә. Алар кулыннан үткән итекләрне санап бетерерлек

түгел. “Менә безнең шушы җылы итекләребез инде Совет армиясен явыз

суыклардан саклап калды”,- дия торган иде әбием. Чыннан да, төрле

чыганаклардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә,бу дөреслеккә туры

килә. Ә эштән бушаган арада, кич белән, оекбаш, бияләйләр бәйләп тә фронтка

озатканнар алар.

Шунысы кызганыч, әбием яралы язмышка дучар була. Аның пар канаты, минем

бабам, сугыштан туган якларына кире әйләнеп кайта алмый. Бүген хатын-

кызлар ирекле, ләкин элек тә, хәзер дә аларның җилкәсенә эштә дә, гаиләдә дә

гаять авыр йөк төшә. Тол калган әбием үзенең өч баласына – мәрхәмәтле

әни, ә яу кырында ятып калган бабама – гомер буена тугры хатын булып

кала. Үзенең гомерен фабрикада эшләүгә багышлый. Эшендә һәрвакыт

мактаулылар рәтендә була. Бүгенге көндә мин аның орден-медальләрен,

мактау кәгазьләрен карап әбиемнең чын мәгънәсендә үз заманының герое

икәнлегенә инанам, аның уңышларына чын күңелдән сөенәм һәм аның белән

горурланам.

Тик күңелгә бер уй тынгылык бирми: геройлар исемлегенә без орден-медальләргә лаек булганнарны гына кертәбез. Ә менә күпме батырлыклар күрсәтеп, андый бөек данга хаклы рәвештә лаек булып та, игътибарсыз калган әби-бабайларыбыз бик күп бит. Ни өчен соң алар күләгәдә кала бирәләр?

Минемчә, дөреслек бервакыт җиңәр әле. Бармак белән генә санарлык

ветераннарыбыз мәңгелек түгел. Без – аларны күрү бәхетенә ирешкән соңгы

 буын. Безгә бу якты дөньяны бүләк иткән ветераннарыбызга мәңгелек дан,

хөрмәт булырга тиеш. Туган илебезгә, милләтебезгә соңгы тамчы канга кадәр

тугры булып калган әби-бабайларыбызның батырлыгы безнең күңелләрдә

мәңге сакланыр. Минем карт әбием дә  гади эшче генә булса да, тарихта

тирән эз  калдырган геройлар белән беррәттән олылап, хөрмәтләп телгә алынырга лаек шәхес.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН "Сүз төркемнәре"

Сыйныфтан тыш чара...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Фигыль+ала конструкциясен өйрәнү. Рус төркемнәре өчен.

Фигыль+ала конструкциясен өйрәнү. Рус төркемнәре өчен....

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

6 нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен контроль биремнәр ( 1-4 нче чирек)

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы к...

Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....