Тамчы шоу уены
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Уен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy_shou.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш сүз.

Без сезне "Тамчы-шоу”га чакырдык. Ни өчен тамчы соң дисәгез, татар халкында шундый гыйбарә бар: "Тамчыдан күл була” яки "Тамчы тама-тама ташны тишә”, диләр. Безнең укучыларыбыз да белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыеп  гыйлемле кешегә әйләнерләр. Бүгенге бәйгедә алар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтерләр.

Хәзер командалар белән танышып үтик.

Сезнең ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар сезгә.

  1. ТАНЫШУ.

Һәр команда үзе белән түбәндәге тәртиптә таныштыра:

  • Исеме
  • Ниләр эшләргә ярата
  • Кайсы фәннәрне яратып укый
  • Киләчәктә кем булырга тели

ЖЮРИ  БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ.

(жюри белән таныштырганнан соң)

Сезгә, укучыларым, теләгем шул:

Бүген, сез, ярышыгыз,

Тапкырлыкта сынашыгыз.

Зирәклектә узышыгыз.

Җиңдермәскә тырышыгыз.

-Уенны башлыйбыз. Һәммәгезгә дә хәерле эш сәгате телим.

I тур.  Әйт тизрәк! (сорауларга җавап бир)

1.Татар телендә ничә килеш бар?(6)

2.Урын вакыт килешенең сораулары.(кайчан? Кемдә? Нәрсәдә?кайда?)

3.6 нчы класс “Татар теле” дәреслегенең авторлары кемнәр?

4. 5 нче класс татар теле дәреслегенең авторлары кемнәр?

5. Г.Тукай кайсы авылны "Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый?(Кырлай)

6. Татарстанның иң зур дүрт елгасын атагыз(Идел, Кама, Вятка, Агыйдел)

7.Каюм Насыйри кем ул? (тарихчы,тәрҗемәче,телче,галим.)

8. Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр?    (5кг)

 9. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше?   (3)

10.М.Җәлил,А.Алиш Бөек ватан сугышыннан әйләнеп кайталармы? (юк)

11. "Җәй көне: эссе һаввда мин суда коенам, йөзәм:

Чәчрәтәм,уйныйм, чумам. Башым белән суны сөзәм.”-Бу юллар нинди шигырьдән бирелгән?(Су анасы)

12.Безнең мәктәпкә ничә яшь? (40)

II тур. ЯҢА СҮЗЛӘР ЯЗУ. 1 минут өчендә.

(аерым битләргә язып бирергә  БЕРВАКЫТТА сүзе)

Ат,ак, бер, вакыт, тавык, Ык ,вак, кат, катык,вата, кер, рак,кар,бет,бар, терт, авыр,авырта,.....ата, ерта,арба,..

III тур. КАПИТАННАР ЯРЫШЫ.   Әйе,юк дип җавап бирергә.

1 командага сораулар.

1.”И туган тел, и матур тел” шигырен Г.Тукай язган.(әйе)

2.Татарстан республикасының 2 нче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.(юк)

3.Дүшәмбе- русча среда. (юк)

4.Елның 5 нче ае – август.(юк)

5.матур, чибәр, гүзәл, ямьле,зифа – бу синоним сүзләр.(әйе)

6.Татарстанның дәүләт флагында 2 төс.(юк)

7.Чыгыш килешенең сораулары-кемне? Кая? (юк)

8. 1 тоннада 100 кг. (юк)

2 командага сораулар.

1.Көзен “Сөмбелә” бәйрәме була.(әйе)

2.Татарстанның башкаласы –Казан. (әйе)

3.Кайта,сөйләшә, пешерә –болар исем сүз төркеме.(юк)

4.сентябрь,октябрь, ноябрь- кыш айлары. (юк)

5.А.Алиш,М.Җәлил әсирлектә очраша.(әйе)

6.Аграк,  яшелрәк,тәмлерәк –бу сыйфатлар чагыштыру дәрәҗәсендә. (әйе)

7.Кем эшләми,шул ашамый.- бу мәкаль. (әйе)

8. Ак-кара антонимнар (әйе)

IV тур. Сүзләр ярышы .”КЕМ КҮБРӘК

“Яшелчә” , “Язучылар” , “Халык авыз иҗаты жанрлары” темасына сүзләр чиратлап әйттерү.Кыяр,суган....

V  тур. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Кем эшләми (шул ашамый).
  2. Җиде кат үлчә (бер кат кис).
  3. Иле барның (теле бар).
  4. Оста барда кулың тый, (белгән барда телең тый).
  5. Теле барның (юлы бар).
  6. Алтыда белгән ана телең (алтмышта онытылмас).
  7. Сыйларга сыең булмаса, (сыйпарга телең булсын).
  8. Телгә игъбарсыз- (илгә игътибарсыз).
  9.  Теле бар сөйләр, (акылы бар көйләр).
  10. Теле барлар халык булган, (теле юклар балык булган).
  11. Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
  12. Яхшы тел яз кебек, (яман тел көз кебек).

Жюри нәтиҗә чыгара.Җиңүчеләрне билгели.

 

5НЧЕ СЫЙНЫФ

6НЧЫ СЫЙНЫФ

ӘЙТ ТИЗРӘК!

ЯҢА СҮЗЛӘР ЯЗУ

КАПИТАННАР ЯРЫШЫ

КЕМ КҮБРӘК?

МӘКАЛЬЛӘРНЕ ДӘВАМ ИТӘРГӘ

5НЧЕ СЫЙНЫФ

6НЧЫ СЫЙНЫФ

ӘЙТ ТИЗРӘК!

ЯҢА СҮЗЛӘР ЯЗУ

КАПИТАННАР ЯРЫШЫ

КЕМ КҮБРӘК?

МӘКАЛЬЛӘРНЕ ДӘВАМ ИТӘРГӘ

-        Исеме

-        Ниләр эшләргә ярата

-        Кайсы фәннәрне яратып укый

-        Киләчәктә кем булырга тели

-        Исеме

-        Ниләр эшләргә ярата

-        Кайсы фәннәрне яратып укый

-        Киләчәктә кем булырга тели

-        Исеме

-        Ниләр эшләргә ярата

-        Кайсы фәннәрне яратып укый

-        Киләчәктә кем булырга тели

-        Исеме

-        Ниләр эшләргә ярата

-        Кайсы фәннәрне яратып укый

-        Киләчәктә кем булырга тели

-        Исеме

-        Ниләр эшләргә ярата

-        Кайсы фәннәрне яратып укый

-        Киләчәктә кем булырга тели

5-6 нчы сыйныф укучылары өчен

ТАМЧЫ-ШОУ

уены


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы - шоу интеллектуаль уены

6 нчы класста "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты  буенча укучыларның белемнәрен ныгыту өчен үткәрелгән класстан тыш чара....

“ Тамчы шоу” интеллектуаль уены.

Особенность данного мероприятия: применение ИКТ, повышающее заинтересованность учащихся в изучении предмета и способствует лучшему закреплению материала.  Данный проект включает наличие межп...

"Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены

"Тамчы шоу" интеллектуаль  күңел  ачу  уены  көз  темасына  багышлана.   5-7 сыйныф укучылары белән  "Козге бал"  бәйрәмендә  файдалану  өчен....

“Тамчы – шоу” уены

Татар теленә багышланган "Тамчы - шоу" уенының конспекты....

Тамчы-шоу интеллектуаль уены.

Тамчы-шоу интеллектуаль уены....

“Тамчы – шоу” интеллектуаль - күңел ачу уены

"Тамчы-шоу" интеллектуаль - күңел ачу уены туган төбәккә, туган телебезгә, әдәбиятыбызга багышлана...