Һөнәрләр илендә (9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресе)
план-конспект урока (9 класс)

Ханова Рамиля Расимовна

9 нчы сыйныфның рус төркемендә  "Һөнәр  сайлау"  бүлеге буенча яңа белемнәр формалаштыру дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honrlr_ilend_9_kl.docx30.44 КБ
Файл honrlr_ilend.pptx1.16 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы районы муниципаль бюджет

гомуми белем учреждениесе   “Аерым предметлар тирәнтен

өйрәнелә торган    2 нче  урта гомуми белем мәктәбе”

Тема:   Һөнәрләр илендә

(9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресе)

Төзүче:  1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ханова Рәмилә Рәсим кызы

Предмет: Татар теле. 9 нчы сыйныф.

Дәреслек (УМК): Хәйдарова Р.З., Ибраһимов Г.И.,Малафеева Р.Л. Күңелле татар теле.9 класс. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен),. – Казан: “Татмультфильм” нәшрияты, 2016

Дәреснең  темасы: Һөнәрләр илендә

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне формалаштыру дәресе.

Дәресне җиһазлау: компьютер, проектор, карточка, тест, рәсемнәр.

Максат.

Шәхескә кагылышлы: төрле һөнәрләргә карата кызыксыну, һөнәр ияләренә карата хөрмәт хисләре уяту; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели алу.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: танып белү мәсъәләсен аңлау, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйли алу, текст эчтәлегендә ориентлаша белү.

Коммуникатив УУГ: әйләнә-тирәдәгеләр белән хезмәттәшлек итә алу, әңгәмәдәшләрнең фикерләрен тыңлый һәм аңлый белү, коммуникатив максаттан чыгып, сүзләрне дөрес куллана, фикерне анык һәм аңлаешлы итеп җиткерә алу.

Регулятив УУГ: дәреснең тема, максат, эчтәлегенә үзбәя бирә алу, уртак эшчәнлек оештыра белү, үзләштерү өчен кирәкле материалны билгели белү.

Предмет буенча: һөнәр сүзенең аңлатмасы һәм һөнәр исемнәрен белдерә торган сүзләр белән таныштыру; аларны сөйләмдә кулланырга күнектерү; «Һөнәрләр» темасына караган яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү, аларны дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи алу.

  1. Оештыру өлеше
  1. Психологик уңай халәт тудыру. Слайд№2
  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

–   Исәнмесез. Хәерле көн!

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

 Укучылар: (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)

 Укытучы: Утырыгыз, укучылар.

  1. Дежур укучы белән әңгәмә

Укытучы:Бүген дәрестә кем дежур?

Укучы: Бүген дәрестә мин дежур!

Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне, ничәсе?

Укучы: Бүген атнаның өченче көне, чәршәмбе! Унсигезенче декабрь.

Укытучы: Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барысы да бар!

Укытучы: Урамда һава торышы нинди?

Укучы: Урамда көн (бик матур, аяз, болытлы, кар ява ...)

Укытучы: Рәхмәт. Бик яхшы.

  1. Уку максаты кую.     Слайд №3,4

–   Экранга карагыз әле. Сез анда кемнәрне күрәсез? (укытучы, табиб, төзүче, ...). Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә. (һөнәрләр)

–   Яхшы. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (һөнәрләр турында)

–  Әйе, дөньяда кирәкле, мөһим, кызыклы профессияләр бик күп. Ә кешегә бары берне, үзенә яраклысын сайларга кирәк. Инде сезгә дә һөнәр сайларга вакыт җитте. Һәм нәкъ менә шуны исәптә тотып, бүген без сезнең белән һөнәрләр турында сүз алып барачакбыз. 

2019 нчы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы да.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1.  - Ә нәрсә соң ул һөнәр?     Слайд №5

 (“Һөнәр” сүзенең аңлатмасын сүзлектән табарга, русча һәм татарча вариантын белергә, “һөнәр” сүзенең синонимнарын табып килергә). (укучының җавабы: Профессия- это у людей основной род занятий, трудовой деятельности.)

Димәк, һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.

  • Ә хәзер миңа һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (белгечлек, эш, профессия, хезмәт)
  1. Өй эшен тикшерү

-Сез өйдә әти-әниләрегез яки үзегезгә ошаган һөнәрләр турында берничә җөмлә язып килергә тиеш идегез. Кемгә сүз бирәбез? (укучыларның җавапларын тыңлау).

  1. Алган белемнәрне ныгыту.
  1. Дәреслек белән эш 51 б.

7 бирем (спроси у друга)

  • Знает ли он, какие профессии на сегодняшний день востребованы;
  • (Алина, беләсеңме, бүгенге көндә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ (зур) бар? Иң кирәкле һөнәрләр нинди?)
  • Где можно получить профессию электросварщика в нашем городе?
  • (Безнең шәһәрдә кайда электросварщик һөнәрен алырга була? Агроколледжта.)
  • Медсестра – это престижная профессия? (Шәфкать туташы дәрәҗәле һөнәрме?)
  • Чем занимается ландшафтный дизайнер? (Ландшафт дизайнеры нәрсә белән шөгыльләнә?) Ландшафтный дизайнер – это «архитектор природы», садов, парков, организатор окружающей нас среды. 

2) Ял минуты

- Әйдәгез һөнәрләрне искә төшереп уйнап алабыз. Мин сезгә хәрефләр таратам, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исемен әйтегез:

  • А – артист, агроном, архитектор, адвокат, актёр
  • Б – бригадир, баянчы, бетонщик, балыкчы, бакчачы, банкир, биюче
  • Г – геолог, галим, геодезист
  • Э – эшче, электрчы, электромонтёр, эксковаторчы, эшмәкәр, элемтәче (связист)
  • Т – тегүче, теш табибы, төзүче, тракторчы, тәрбияче, телемастер, токарь, технолог, тарихчы, телче, тимерче
  • У – укытучы, умартачы, урманчы
  • С – сатучы, сварщик, слесарь, сыер савучы, супервайзер, социолог.
  • К – китапханәче, комбайнчы, координатор, кассир, космонавт, кранчы.

3). Диалогларга тиешле репликалар өстәргә. 46 бит, 51 бит 8 нче күнегү 

– Диалогларны тулыландырыгыз.

А) –  Син нинди һөнәр сайлар идең?

  •  ___________________, ә син?
  •  Мин  _________________ булыр идем.
  • Ул һөнәр мактаулымы, яки акчалымы?
  • ______________.
  • Синеңчә, тагын нинди һөнәрләр мактаулы?
  • _______________________.

 Б) – Син нинди һөнәр сайлар идең?

  • _________________________.
  • Ул һөнәрне алу өчен кайсы уку йортында укырга кирәк?
  • _________________________.
  • Бу уку йорты кайсы шәһәрдә урнашкан?
  • ____________________________.

В) – Мин җәй көне эшкә урнашырга уйлыйм.

     – ____________________?

  • Яшелләндерү, урамнардагы һәм парктагы чәчәк түтәлләренә сү сибү буенча эшләргә телим. Әйдә минем белән.
  • _______________.
  • ________________?
  • Мин, авылга кайтып әбием белән бабама булышам.

4. Карточкалар белән эш

Карточка №1

Тест:

1.Табиб кайда эшли?

1. Ашханәдә.              2. Китапханәдә.                 3. Хастаханәдә.

2. Кем циркта эшли?

1. Китапханәче.           2. Хайваннар өйрәтүче     3. Машина йөртүче.

3. Кем балалар бакчасында эшли?

1.Эшче.                         2. Балыкчы .                       3. Тәрбияче.

4. Төзүче нишли?

1. Балалар тәрбияли.    2. Күлмәкләр тегә.           3. Биналар төзи.

5. Рәссам нишли?

1. Хатлар тарата.           2. Рәсемнәр ясый.            3. Дәфтәрләр тикшерә.

6. Укытучы нәрсә эшли?

1.Китаплар бирә.             2. Балалар укыта.          3. Ашарга пешерә.

7. Пешекче кайда эшли?

1. Кибеттә.                      2. Бакчада.                    3.Ашханәдә.

Карточка №2

Сез килешәсезме? (Согласны ли с утверждениями?)  + яки -

Төзүче фермада эшли.

Табиб авыруларны дәвалый.

Очучы  аш пешерә.

Сатучы кибеттә эшли.

Укытучы чәч кисә.

Тракторчы жир сөрә.

Бакчачы бакчада чәчәкләр үстерә.

Архитектор күмәч пешерә.

  1. Рефлексия.
  1. Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Әйе, укучылар, безнең илдә һөнәрләр бик күп. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, яхшы кеше булып калыгыз!

2) Өй эше: Слайд №6

 1) яраткан һөнәр турында презентация ясап килергә;

 2) һөнәрләр турында мәкальләр, табышмаклар алып килергә;

 3) яңа профессияләр турында мәгълүмат табарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Һөнәрләр илендә Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Татар халык мәкале 9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресе Укытучы: Ханова Рәмилә Рәсим кызы

Слайд 2

Исәнмесез !

Слайд 5

Профессия- это у людей основной род занятий, трудовой деятельности . Һ өнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Һөнәр сайлар вакыт

Слайд 6

Өй эше: 1) яраткан һөнәр турында презентация ясап килергә; 2) һөнәрләр турында мәкальләр, табышмаклар алып килергә; 3) яңа профессияләр турында мәгълүмат табарга.

Слайд 7

Сау булыгыз !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

2нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

9нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...