Эш программасы
методическая разработка (5 класс)

Энже Ахматовна Зялалова

5нче сыйныф өчен татар теленнән

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5kl_tat._tele.doc204 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        ЁЁЁ                        ё        ёЁёЁёёёёёёёёёёё

“Каралды”

МБГББУ методик берләшмә җитәкчесе:

__________ М.И. Мышова

Беркетмә № 2

 “26” август,  2019 ел.

“Килешенгән”

МБГББУ уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: _____  А.П.Исхакова

“26” август, 2019 ел.

“Раслыйм”

МБГББУ директоры:

  _________ Л.Ә. Насыйбуллина

Боерык № 137

 “27” август,  2019 ел.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

“Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең

5нче сыйныфы өчен татар теленнән

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

(Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен)

                                                                          Укытучы: Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы,

Категория: югары квалификацион категория

                                                                                                                                               

                                                                                                     

                                                                                                                                                                              Педогогик киңәшмә утырышында каралды.                                                                                                    

                                                                                                                                                                 Беркетмә № 2  

                                                                                                                                                     “27 ” август,   2019 ел.

                                                                                                         2019-  –  2020 нчы уку елы

Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру

Класс:  5 а

Укытучы: Җәләлова Э.Ә.      

Сәгатьләр саны:

Барлыгы 68 сәг; атнага 2 сәг;

Планлаштырылган  диктант _8(4)_ сәг., изл __4(2)  сәг.; тестлар _2__ сәг.

Контроль дәресләр (6) сәг.

 Татар теленнән гомуми төп һәм урта белеем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа, (5-9 нчы сыйныфлар), Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, Казан, 2013

Дәреслек: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2015

                                                                                                                             

5 нче сыйныфта татар теле буенча планлаштырылган  нәтиҗәләр

Бүлекләрнең исемнәре

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

укучы өйрәнәчәк

укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

1

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Җөмләнең төп билгеләрен, тыныш билгеләрен куя белергә; җөмләнең грамматик нигезен билгели белергә

Уку максатын мөстәкыйль формалаштыра белергә, максатка ирешү юлларын билгеләргә, эшчәнлек алгоритмын мөстәкыйль төзергә

Регулятив күнекмәләр:

-сөйләм эшчәнлеге төрләренә (ишетеп аңлау, сөйләү, уку, язу) ия булу;

- тормышта татар теленнән алган белем, осталык һәм күнекмәләрне иркен файдалану; ана телен башка фәннәрне үзләштерү чарасы итеп кабул итү; тел күренешләре турындагы белемнәрне рус телен һәм чит телләрне үзләштергәндә куллану;

-шәхси һәм милләтара, формаль һәм формаль булмаган мәдәниятара аралашулар вакытында милли-мәдәни нормаларга таяну;

-куелган максат буенча план нигезендә эшләү, кирәк булган очракта, үзеңнең эшчәнлегеңә төзәтмәләр кертү;

-дәрестә һәм дәрестән соңгы аралашу  вакытында тел нормаларына таянып, үзеңнең фикереңне төгәл, аңлаешлы һәм үтемле итеп әйтергә өйрәнү.

Танып-белү күнекмәләре:

-телнең төп функцияләре, татар теленең татар халкының милли теле һәм Татарстан Республикасының дәүләт теле, тел белән мәдәниятнең аерылгысыз булуы һәм кеше белән җәмгыять язмышында телнең бик мөһим чара  икәнлеге турында мәгълүматлы булу;

-укыту предметын нәтиҗәле итеп өйрәнү һәм төрле милләтләр арасында формаль һәм формаль булмаган аралашу өчен кирәк булган дәрәҗәдә сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү;

- акыл һәм иҗади сәләтне үстерүдә  телнең мөһим урын алып торуын аңлау;

-ана теленең аралашу-эстетик мөмкинлекләрен файдалану;

-тел турындагы белемне системага салу, лингвистиканың төп төшенчәләрен үзләштерү;

-сүзләргә (фонетик, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексик, морфологик), сүзтезмәләргә, җөмләләргә һәм текстларга анализ ясау;

-әдәби әсәр текстларын анализлаганда, аларның эстетик функцияләрен бәяли белү.

-тел һәм гомумкешелек кыйммәтләренә җаваплылык белән карау хисе тәрбияләү.

Коммуникатив күнекмәләр:

-татар теле лексикасы һәм фразеологиясенең төп стилистик мөмкинлекләрен, татар әдәби теленең төп нормаларын белү (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик пунктуацион), телдән һәм язма сөйләмдә сөйләм әдәбе нормаларын файдалану;

-татар теле лексикасы һәм фразеологиясенең төп стилистик мөмкинлекләрен, татар әдәби теленең төп нормаларын белү (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик пунктуацион), телдән һәм язма сөйләмдә сөйләм әдәбе нормаларын файдалану;

-тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү: тел белеме һәм аның төп  бүлекләре; тел һәм сөйләм, телдән һәм язма сөйләм; аралашу ситуациясе; монолог, диалог һәм аларның төрләре; фәнни, эш кәгазьләре, публицистик, матур әдәбият стильләре; текст һәм аларның типлары; телнең төп берәмлекләре, аларның билгеләре һәм сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре;

-татар теленең халкыбызның төп милли-мәдәни кыйммәте икәнлеген, акыл, иҗади сәләтне һәм шәхеснең әхлакый сыйфатларын үстерүдә әйдәп баручы шарт булуын аңлау;

-туган телнең эстетик кыйммәтләренә төшенү, аңа хөрмәт белән карау, аның белән горурлану, сафлыгын саклау өчен көрәшү, сөйләмнең камиллегенә омтылу;

-аралашу процессында ирекле рәвештә фикерне, хисне һәм тойгыны белдерү өчен кирәкле күләмдә сүз байлыгының һәм үзләштерелгән грамматик чараларның булуы.

-телдән һәм язма сөйләмгә карата җаваплылык хисе тәрбияләү.

2

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография

-сүзләргә фонетик анализ ясый;

-татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлый;

-татар теленең орфоэпик сүзлегеннән, төрле белешмә чыганаклардан кирәкле мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнә.

-төп сәнгатьле уку чараларын аеру;

-проза һәм поэзия жанрларына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;

-мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белү.

3

Лексика һәм лексикогра

фия

-сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклый);

-сүзләргә килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирә;

-сүзләрнең синонимнарын һәм антонимнарын таба;

-фразеологик әйтелмәләрне таный;

-сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтләү чараларын билгели;

-төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана.

-татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;

-сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;

-төрле омонимнарны тану;

-үзене (иптәшләренең) сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүең ягыннан бәяләү;

-публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;

-төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм  мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

4

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

-өйрәнелгән сүз ясалышы ысулларын билгели;

-бирелгән сүздән (тамырдан)  төрле  сүзләр ясый;

-морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү укучыны дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга ярдәм итә.

-тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;

- әһәмиятен аңлау;

-сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;

-сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итү.

5

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Төп билгеләр буенча татар теленең авазларын классификацияләргә; сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләргә; сүзләрне төзелеше буенча тикшерергә

Сөйләмне  стилистик һәм орфоэпик яктан дөрес итеп оештыру. Укучыларның актив һәм пассив сүзлек

байлыгын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм формаларына ия булу. Үз фикереңне белдерү, аны нигезләү. Кешеләр белән аралашканда, татар сөйләм әдәбе үзенчәлекләрен саклау.

                                                                                                       

                                                                                               

                                                                                        Программаның эчтәлеге

БҮЛЕК ИСЕМЕ

                                         

                                                   КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

СӘГ.САНЫ

1

Кереш. Үткәннәрне кабатлау  

Тел ул – халыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы.

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү Сүз төркемнәрен кабатлау. БСҮ “Җәй нәрсәсе белән матур?” дигән темага сочинение язу

3

2

Фонетика, орфоэпия һәм орфография  

Хаталар өстендә эш.

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Авазлар һәм хәрефләр. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерүче хәрефләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузыкларның кыскаруы. Сүзләрнең язылышы һәм әйтелеше туры килгән һәм туры килмәгән очраклар

10

3

Лексикология һәм сөйләм культурасы

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми төшенчә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сөйләм культурасы. “Туган телем – иркә гөлем” дигән темага сочинение. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Хат, Белешмә . Омонимнар.  Синонимнар.Антонимнар. Фразеологик әйтелмәләр. Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән,рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр. Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр, атамалар (терминнар). Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Сөйләм формалары: Монологик һәм диалогик сөйләм. Сөйләм формалары: Монологик һәм диалогик сөйләм. Текст, аның темасы. Төп уй. Гади текст, аның темасы. Төп уй. Гади план төзү. Сүзлекләр. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре

21

4

Морфология  

 Морфология, орфография һәм сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә. Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алмашлык. Зат алмашлыклары. Сорау алмашлыклары. Сан. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерә торган саннар.

Сөйләмдә сан алмашлыклары: ничә? ничәнче? ничәшәр? күпме? никадәр? Сыйфат. Антоним һәм синоним сыйфатлар. Фигыль. Фигыльнең барлык-юклык төре. Фигыльләрнең нигезе. Боерык, хикәя, шарт фигыль. Вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре. Антоним рәвешләр. Сөйләмдә рәвеш алмашлыклары

23

5

Синтаксис һәм пунктуация

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя, сорау, боерык җөмлә. Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре:ия һәм хәбәр. Җыйнак җөмлә. Кушма җөмлә. Җөмләдә баш кисәкләрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүе, урыны. Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш. Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныклагыч янына куела торган тыныш билгесе. Җәенке җөмләләр. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Тәмамлык. Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәк.  Хәлләр. Вакыт, урын, күләм, сәбәп максат, шарт, кире рәвеш хәлләре. Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү турында башлангыч төшенчә.   Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар, хәлләр. Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре һәм теркәгечләр.

11

6

Елы буе үткәннәрне кабатлау. Арадаш аттестация эшен үтәү

Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау. 5нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Арадаш аттестация эше – грамматик биремле диктант  «Бакчада». Бәйләнешле сөйләм үстерү хисабына.

Язма эшләрдәге хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау.

2

Барлыгы

68

Календарь-тематик план

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дата

План

Факт

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау(3 сәг.)

1

Тел ул – халыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы.

1

2

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү

1

3

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү

1

Фонетика һәм орфоэпия, орфография (10 сәг.)

4

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Авазлар һәм хәрефләр. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.

1

5

Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерүче хәрефләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузыкларның кыскаруы.

1

6

Аңлатмалы диктант «Гармун сере» татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.

1

7

Ы хәрефе язылып та, [о] авазы; беренче иҗектә ө хәрефе язылып, калган иҗекләрдә е язылу.

1

8

Ы+й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очраклары.

1

9

Сөйләмдә тартык авазларның үзгәреше. [г], [гъ], [к], [къ] авазлары алдыннан килгәндә [н]авазының [ң] лашуы. [к], [къ] авзларыкргәнсүзләрнеңдөресязылышы.

1

10

[W] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы

1

11

Ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы. [ң], [х], [һ] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес әйтелеше.

1

12

Фонетика темасына диктант. Искәртмәле диктант "Таңны каршылау"

1

13

Хаталар өстендә эш. Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

                                  Лексикология һәм сөйләм культурасы             (21 сәг.)

14

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми төшенчә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе

1

15

Сөйләм культурасы

1

16

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

17

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

18

Омонимнар.

1

19

Синонимнар.

1

20

Антонимнар

1

21

Фразеологикәйтелмәләр.

1

22

Диктант (№2).

«Икмәкнең кадерен бел»

«5-11 сыйныфлар өченязма эшләр» З.Н. Хабибуллина, Казан,2003 (4 бит)

1

23

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау

1

24

   Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән,рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр.

1

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Контроль изложение .

“Урман тургае» (13 б.)

Татар теленнәндиктантларһәмизложениеләрҗыентыгы: 5-11 с-рыөчен. – Казан: Мәгариф, 2005. (100 бит)

1

26

Хаталар өстендә эш. Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр, атамалар (терминнар).

1

27

Өйрәтү диктанты. Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы

1

28

Сүзлекләр. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре

1

29

Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файдаланып язу. Яңгыр яву күренешен сүз белән сурәтләү

1

30

Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” картинасы буенча сочинение – тасвирлама язу.

1

31

Лексикология бүлеген кабатлау. Лексик анализ ясау үрнәге.

1

32

Лексикология бүлеге буенча грамматик биремле диктант

1

33

БСҮ Изложение язу. Текстта бирелгән эчтәлекне кыскартып сөйләү,төп уйны аңлау.

1

34

Изложениене һәм сочинениене бергәләптикшерү, язмадагы орфографик, пунктуацион. Грамматик хаталарны, сөйләмһәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре.

1

Морфология (23 сәг.)

35

Морфология, орфография һәм сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

1

36

  Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

37

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

38

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

39

Исем темасын гомумиләштереп кабатлау.

1

40

Контроль диктант (№3). «Елга буенда»

«5-11 сыйныфлар өчен язма эшләр» З.Н. Хабибуллина, Казан,2003 (4 бит)

1

41

БСҮ Изложение

1

42

Хаталар өстендә эш. Алмашлык. Зат алмашлыклары

1

43

Сорау алмашлыклары.

1

44

Сан. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерә торган саннар.

1

45

Диктант (№4).

«Төнгеавыл»

«Контроль диктант һәмизложениеләр», Н. Гыймадиева, Казан: «Яӊалиф» нәшрияте,2006 (7бит)

1

46

Хаталар өстендә эш. Сыйфат

1

47

Антоним һәм синоним сыйфатлар.

1

48

 Фигыль. Фигыльнең барлык-юклык төре.

1

49

Фигыльләрнең нигезе.

1

50

Боерык фигыль.

1

51

Хикәя фигыль.

1

52

Шарт фигыль.

1

53

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1

54

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Изложение (№3).

«Әрсез өйдәшләр»

Татар теленнән БСҮ дәресләре, Я.Х. Абдрәхимова. Казан: «Мәгариф» нәшрияты,2003 (33 бит)

1

55

Хаталар өстендә эш. Рәвеш турында төшенчә. Вакыт рәвешләре.

1

56

 Урын, сәбәп-максат рәвешләре

1

57

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Синтаксис һәм пунктуация (23 сәг.)

58

Синтаксис һәм пунктуация турында төшенчә. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

1

59

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Сорау җөмлә.

1

60

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Боерык җөмлә.

1

61

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре:ия һәм хәбәр.

1

62

Кушма һәм җыйнак җөмлә

1

63

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш.

1

64

Җәенке җөмләләр. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Тәмамлык.

1

65

Хәлләр. Вакыт һәм урын. күләм, максат, рәвеш хәле.

1

66

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре:тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар, хәлләр.

1

67

Елы буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (2 сәг)

Елы буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

 Арадаш аттестация эше Контроль диктант (№8). «Бакчада»

Татар теленнән  диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: 5-11 с-ры өчен. – Казан: Мәгариф, 2005. (9 бит)

1

68

Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

                                                                                                                                   

                                               

5нче сыйныфта арадаш аттестация эше

контроль диктант

Бакчада

Менә, ниһаять, ашкынып яз килеп җитте. Кар суларында чыркылдаша-чыркылдаша чыпчыклар коенды. Нәҗипләрнең тәрәзә каршысындагы каенга пар сыерчык кунып сайрап китте.

        Әз генә машина юлы төшүгә,  алар бакчага киттеләр. Бакчага әле җәйге ямь кермәгән иде. Агачлар кара. Көзен казып ташланган түтәлләр кара. Бары тик күл буендагы карлыганнар гына, яшел күзләрен ача төшеп, кояшка карап утыралар. Аларга әз генә кагылдыңмы, ниндидер әчкелтем ис тарала. Суларга җиңел, рәхәт. Юктан да көлеп җибәрәсе килә. Шундый күп кошлар сайрый. Нәҗип чыпчык, песнәк, чәүкә кебек кошлардан башканы белми иде. Ә монда уннарча кошлар уннарча тавыш белән сайрап җибәрәләр. Әйтерснң алар Нәҗипнең күңелен ачарга махсус чакырылганнар.

        Әтисе белән Әнсәрия апасы бакчада чәчәкләр утырттылар. Нәҗип исә, дөньясын онытып, кошларны күзәтте.

Озакламый җәй дә килеп җитте. Бакча шау чәчәккә күмелде. (121 сүз) (Ф.Яруллиннан)

Бирем.

Беренче абзацның баш кисәкләрен билгеләргә;

ирен гармониясенә буйсынган сүзне язарга;

“яз, чыпчыклар” сүзләрен килешләрдә төрләндерергә

                                                                             

                                                         

                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эш программасы 6 сыйныф

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...

9 класста географиядән эш программасы

Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

рус төркемендә 8сыйныф өчен татар теле hәм әдәбиятыннан эш программасы

рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә 8нче сыйныфлар өчен Хәйдәрова Р.З.дәреслегенә нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Татар телендә эшләп килә торган "Яшь талантлар" түгәрәгенең эш программасы...

10 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ.

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...