Хәлләрне кабатлау
план-конспект урока (8 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hllrne_kabatlau.doc86.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хәлләрне кабатлау

Максат:

1) Хәлләр турында белемнәрне ныгыту, хәлләр кулланып күнегүләр эшләү, хәлләрне практикада кулланырга өйрәтү;

2) сөйлəм телен үстерү, татар телендə дөрес һəм матур сөйлəшү телəген камиллəштерүне дəвам итү;

3) дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, карточкалар белән эшләү, уен, төркемдә эшләү,тест һәм перфокарталар белән эшләү, күнегүләр эшләү һ.б.

Кулланылган методика: Г. Рәхимов “Үстерелешле укыту” методикасы

Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар, “Куркак юлдаш” татар халык әкияте (“Бала” китапханәсе ), перфокарта, тестлар, мультимедиа проекторы.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты

2 мин

2

Актуальләштерү (“Иң зирәк укучы” уены)

4 мин

3

Төп өлеш (2 төркемгә бүленеп хәлләрне кабатлау: тест, пефокартолар белән эшләү, «Куркак юлдаш» әкияте буенча бирем һ.б. )

35 мин

5

Өй  эше (1в. – «Кешеләрдәге уңай сыйфатлар» - кечкенә хикәя язарга; 2 в. – вакытлы матбугаттан хәлләр кергән 5-7 җөмлә язып килергә)

2 мин

6

Йомгаклау

2 мин

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

- исәнләшү;

- дежур укучы сүзе.

II. Актуальләштерү:

- Укучылар, Сезгә өй эше итеп үткәннәрне кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп “Иң зирәк укучы”ны билгелик.

Сорау

Җавап

1

Ул сөйләм төзелешен өйрәнә

Синтаксис

2

Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә

Җөмлә

3

Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр

Ия, хәбәр

4

Җөмләдә баш килештә килеп бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк

Ия

5

Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә, аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәк

Хәбәр

7

 Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр?

4: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч

8

Хәлләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар? Ниндиләр?

8: вакыт, урын, күләм, рәвеш, шарт, кире, сәбәп, максат

9

Нинди хәлләр аерымланмый?

Урын, күләм хәлләре

10

Татар телендә хәбәр җөмләнең кайсы җирендә килә

Ахырында

11

Тәмамлыкның ничә һәм нинди төрләре бар?

Ике: туры һәм кыек тәмамлык

III. Төп өлеш. 

- Укучылар, бүген без Сезнең белән хәлләрне кабатлыйбыз. Дәресне ике төркемгә бүленеп алып барырбыз.

- Дәресебезне дәвам итәбез һәм җөмлә кисәкләрен кабатлап тест биремнәре эшләп алабыз.

1) Җөмлә кисәкләре – тест.

  1. Җөмләнең иярен кисәкләре:

А) аергыч, тәмамлык, хәл;

Ә) аергыч, хәл, аныклагыч;

Б) тәмамлык, хәл, аныклагыч, аергыч

  1. Җөмләдә ия нинди сүз төркеме белән белдерелгән? Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый. (М.)

А) исем;

Ә) алмашлык;

Б) сыйфат.

  1. Сизенәм: егетләрнең урнашырга исәпләре юк түгел. (Ф.Х.) җөмләсендә аергыч:

А) егетләрнең сүзе;

Ә) урнашырга сүзе;

Б) икесе дә.

  1. Кайсы җөмлә кисәге бары тик ияртүче кисәктән соң гына килә?

А) тәмамлык;

Ә) хәл;

Б) аныклагыч.

  1. Хәлләрнең ничә төре бар?

А) 7,

Ә) 8,

Б) 9

  1. Аергыч -

А) предметны, затны белдерә;

Ә) предметның билгесен белдерә;

Б) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз.

  1. Туры тәмамлык-

А) ияртүче сүзгә төшем килеш кушымчасыннан тыш чаралар ярдәмендә ияреп килүче тәмамлык ул;

Ә) төшем килеше кушымчасы алган (яки алу ихтималы булган) тәмамлык ул;

Б) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк ул.

2) Рәсемнәр буенча җөмләр төзү.

- Укучылар, ике төркемгә дә мин кызыклы рәсемнәр бирәм. Әлеге рәсемнәргә нигезләнеп, төрле хәлләр кулланып икешәр җөмлә языгыз.

(Җөмләләр язалар, укыйлар)

3) Җөмлә кисәкләрен кабатлау буенча карточкалар белән эш:

Сүзләрнең урнашу тәртибенә туры килгән җөмләләрне табыгыз

  1. Безнең Янбулат авылында Айдарлар мин генә түгел. (Ф. Хөсни)
  2. Шулай итеп мәктәпкә бару бүген булмый калды. (Ә. Фәйзи)
  3. Һәр чишмәнең үз исеме бар. (М. Мәһдиев)
  4. Поездның кая ашыкканын белә ул. (Р. Зәйдулла)
  5. Музыка тавышын бөтен авыл ишеткәндер... (Р. Зәйдулла)
  6. Яңгыр күкләрнең серен, эңгерен һәм шомын урманның бөтен почмакларына койды. (А. Гыйләҗев)
  7. Ишкәкләр һаман Мөхәммәтнең әтисе кулында иде әле. (З.Хөснияр).

Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе

Җөмләнең номерлары

аергыч + аергыч + урын хәле + ия + хәбәр

ия +  аергыч + тәмамлык + тәмамлык + тәмамлык + аергыч + аергыч+ хәл + хәбәр

аергыч + хәл + тәмамлык + хәбәр + ия

аергыч + аергыч + аергыч + ия + хәбәр

хәл + хәл + ия+ хәл+хәбәр

ия + хәл + аергыч + аергыч + хәбәр

аергыч + тәмамлык + аергыч + ия + хәбәр

4) “Куркак юлдаш” әкияте.

- Укучылар, хәзер без Сезнең белән “Куркак юлдаш” әкиятен карап, тыңлап китәбез. Ә Сез алдыгызда торган карточка-таблицаларга әкияттә очраган хәлләрне урнаштырыгыз:

Хәл төркемчәләре

Урын

Вакыт

Күләм

Рәвеш

Шарт

Максат

Кире

Сәбәп

Элек заманда

Әйләнә-әйләнә

- Укучылар, әкият нәрсә турында?

- Чын дус нинди булырга тиеш?

- Сез әйбәт дусмы?

5) Перфокарталар белән эш:

  1. Астына сызылган хәлләрнең төрен билгеләгез.

Җөмлә

1

2

3

4

5

6

7

8

Вакыт хәле

Урын хәле

Рәвеш хәле

Күләм хәле

  1. Габдулла дөньяның әчесен-төчесен җитәрлек татыган кеше. (И.Г.)
  2. Көне-төне тырышып эшләгәнен ул әйтергә залга теләде. (Һ.Т.)
  3. Кызу эш өстендә  эшкә чыкмыйча ятты бит. (Ә.К.)
  4. Кайту белән эшкә тотынды. (Г.Г.)
  5. Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте. (Г.Г.)
  6. Газета шул минутта ук чыгып җитәргә тиеш. (Д.А.)
  7. Без әрәмәлеккә килеп җиттек. (Ф.С.)
  8. Урамда кеше бик аз. (Г.Н.)

  1. Астына сызылган хәлләрнең төрен билгеләгез.

Җөмлә

1

2

3

4

5

6

7

8

Сәбәп  хәле

Максат  хәле

Вакыт  хәле

Кире хәл

  1. Аңламагач сөйләмәдем.(Г.И.)
  2. Сине шәһәргә алма сатарга  озатабыз.(И.Г.)
  3. Усал җилләр, моңа сугылу белән, кинәт тыелганнар.(Ә.Ф.)
  4. Беләсеңме, күргәндә дә әйтми торган кешеләр була бит. (А.Ш.)
  5. Кәҗә кычкырган тавышка Таҗи торып чыга.(Г.Г.)
  6. Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була.(Г.Б.)
  7. Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да  күрәм.(Г.Б.)
  8. Без яшьтән үк таныштык. (Д.А.)

6) Тест – Хәлләр

  1. Кайсы җөмләдә урын хәле бар?
  1. Абыйдан хат килде.
  2. Синең бу эшең мактауга лаек.
  3. Йорт алдына матур итеп эскәмияләр ясап куйганнар. (М.Н.)
  1. Кайсы җөмләдә вакыт хәле бар?

1. Иртәдән бирле түбә кыекларыннан тамчы тама. (Г.Ә.)

2. Бар җырымны илгә багышладым. (М.Җ.)

3. Җәйге төн гадәтенчә бераз салкын иде.

  1. Кайсы җөмләдә рәвеш хәле бар?
  1. Аннан соң ике ай буенча аерылышып торырга туры килде. (М.М.)
  2. Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады

3. Кыңгырау төсле чылтырап, тургайлар безнең теләкләрне  кабатлыйлар. (Ә.Б.)

  1. Кайсы җөмләдә күләм хәле бар?
  1. Саснага барып җиткәнмен.

2. Үз гомерендә күп изгелекләр эшләде Миргали Сабирга.

3. Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте. (И.Г.)

  1. Кайсы җөмләдә сәбәп хәле бар?
  1. Акъәби аңа уйчан гына карап торды. (Ә.Е.)
  2. Аның әрнүдән йокылары кача иде. (Г.И)
  3. Сине шәһәргә алма сатарга озатырбыз. (И.Г.)
  1. Хәлнең төрен билгеләгез: Ул шкафтан хәтфә янчык алды. (Г.Ә.)

1. вакыт хәле

2. рәвеш хәле

3. урын хәле

IV. Өй эше: 

1 вариант – хәлләр кулланып “Кешеләрдәге уңай сыйфатлар” темасына кечкенә инша язарга;

2 вариант – вакытлы матбугаттан хәлләр кергән 5-7 җөмлә язып килергә.

V. Йомгаклау:

- Укучылар, бүген без Сезнең белән дәрестә нинди җөмлә кисәкләрен кабатладык?

- Хәлләр безнең сөйләмебездә еш кулланыламы?

- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...