Сүз ясалышы
план-конспект урока (5 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_yasalyshy_5klass.docx19.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүз ясалышы

Максат: 1) Тел белеме бүлекләре турындагы белемнәре тулыландыру, сүз ясалышын, тамырдаш сүзләрне өйрәнү;

 2) Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

 3) Бер-береңә ярдәм итү, үз эш-гамәлләреңә дөрес бәя бирү  сыйфатлары  һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес төре: кереш дәрес

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тест эшләү, ребус чишү, төркемнәрдә эшләү, үзбәя, күнегүләр башкару һ.б.

Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик) һәм Г.Рәхимовның “Үстерелешле укыту”  методикасы.

Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге (Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина, 5 нче сыйныф), таҗларына тел белеме бүлекләре (фонетика, морфология, орфоэпия һ.б.) язылган ромашка чәчәге, ребус, аудиоязма (әкият “Тамырдаш сүзләр”), карточкалар, мультимедиа проектры, тема буенча презентация.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү  (өй эшен тикшерү, “Ромашка” уены)

5 мин

3

Төп өлеш (теманы өйрәнү, ребус чишү, кагыйдәне өйрәнү, “Тамырдаш сүзләр”  турында әкият тыңлау һ.б.)

15 мин

4

Ныгыту (төркемнәрдә эшләү, күнегүләр башкару, карточкалар белән эш һ.б.)

20 мин

5

Өй  эше (кагыйдәне кабатларга; 1 нче төркем – ясалма сүзләр кергән 5 мәкаль; 2 нче төркем – ясалма сүзләр кергән 5 әйтем язып килергә)

1 мин

6

Йомгаклау

2 мин

5 нче сыйныф укучылары бик кызыксынучан. Алар төрле эш формаларын, күрсәтмә әсбаплар кулланганны яраталар. Шуңа күрә әлеге кереш дәрестә мөмкин кадәр күбрәк күрсәтмәчелек һәм төрле эш алымнары файдаланылды.

Билгеле презентацияләрне кулдан ясалган ребус һәм таблицалар белән алмаштырырга, бар укучыга да компьютер җитмәгәндә тестларның да кәгазь формасын кулланырга  була. Шулай ук  “Тамырдаш сүзләр” әкиятен укытучы аудиоязмадан түгел, үзе сөйләргә мөмкин.

Укучыларга дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирергә түбәндәге таблица ярдәмгә килә ала. Аларны дәрес башында ук һәр укучыга таратып чыгарга кирәк:

Укучының исеме

Өй эше

Ребус чишү

Сорауга җавап

Күнегүне эшләү

Карточка белән эш

Тест

Уртача билге

Алсу

4

5

5

4

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

- исәнләшү;

- дежур укучы сүзе.

II. Актуальләштерү:

- Укучылар, Сезгә өй эше итеп лексикология бүлеге буенча башваткыч төзеп килергә иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп алыйк һәм “Иң оста башваткыч төзүче”не билгелик.

Укучыларга дәрестә башкарачак һәр эшләре өчен билге куеп барырга кушыла

- Укучылар, әйдәгез “Ромашка” уены уйнап алыйк. Әлеге ромашка гади генә чәчәк түгел. Аның сабагына тел белеме дип язылган (чәчәкнең сабагы күрсәтелә), ә таҗларына аның бүлекләре (фонетика, морфология, графика, орфоэпия, орфография, фразеология, синтаксис, пунктуация).  Әлеге таҗларны өзәргә һәм анда язылган тел белеме бүлегенең нәрсә өйрәнгәнен әйтергә.

Укучылар берәм-берәм чыгып таҗларны өзәләр, җавап бирәләр. Бер  таҗ чип-чиста, аңа бернәрсә дә язылмаган була

III. Төп өлеш:

1) Ребус чишү.

- Рәхмәт, укучылар! Бик дөрес, тулы җавап бирдегез. Менә бер таҗыбызга берни дә язылмаган. Ул тел белеменең нинди бүлеге икән?!

Тел белеменең әлеге бүлеген белү өчен безгә ребус чишәргә кирәк (презентация – 1 слайд). Игътибар итегез, әлеге бүлек сүз төзелешен һәм ясалу ысулларын өйрәнә.

Укучылар ребусны чишәләр һәм җавап бирәләр – сүз ясалышы

- Бик дөрес, укучылар! Булдырдыгыз (презентация – 2 слайд)! Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

Укучылар слайдта язылган кагыйдәне дә дәфтәрләренә күчерәләр. Укытучы аларны дәреснең максатлары белән таныштыра.

2) “Тамырдаш сүзләр” әкияте.

- Укучылар, минем Сезне “Тамырдаш сүзләр” дип аталган әкият белән дә  таныштырасым килә (презентация – 3 слайд – аудиязма). Игътибар белән тыңлагыз.

Тамырдаш сүзләр

Борын-борын заманда кешеләр сәер генә бер тамырга юлыкканнар. Әлеге тамырның исеме - “ЮЛ”, ди. Кешеләр әлеге тамырны утыртканнар, карап, тәрбияләп торганнар: су сипкәннәр, төбен йомшартканнар. Тора-бара бу тамырдан зу-у-ур агач үсеп чыккан. Әлеге агач күп ботаклар җибәргән, ә һәр ботакта “ЮЛ” тамырыннан ясалган сүзләр язылган, ди. Мәсәлән, юлчы, юлдаш, юллык һ.б. Менә шул көннән башлап андый сүзләрне тамырдаш сүзләр, дип атый башлаганнар.

- Укучылар, әкият ошадымы?

- Димәк, тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

3) Дәреслек белән эш (кагыйдә).

- Ә хәзер барыбыз да дәреслекнең 128 нче битен ачыйк. Игътибар белән кагыйдәне укыйк. Сүз ясалышы турында без тагын нәрсәләрне әйтмәдек?

Укучылар кагыйдәне укый һәм сорауга җавап бирәләр, кагыйдәне тулыландыралар

Физкульттәнәфес. Ш.Галиевның “Физарядка ясый куян” шигыренә

IV. Ныгыту:

4) Күнегү эшләү.

Укучылар 2 төркемгә бүленә

259 нчы күнегү, 128 нче бит:

1 нче төркем

- күнегүдән тамыр сүзләрне күчереп яза;

 2 нче төркем

- ясалма сүзләрне күчереп ала.

Укучыларның җаваплары тикшерелә

5) “Сүз төзүчеләр” уены. Укучыларга тамыр сүзләр бирелә, алардан тамырдаш сүзләр ясарга кушыла.

1 нче төркем  - ЭШ тамыры,

2 нче төркем – БАШ тамыры (презентация – 4 слайд)

Укучыларның җаваплары тикшерелә, тулыландырыла  

(презентация – 5 слайд)

6) Карточка белән эш (Һәр төркемгә берәр карточка бирелә, дөрес интонация белән укырга, тамыр сүзләрне табарга).

1 нче төркем  - Карточка № 1

Ә авызың нәрсә эшли?

Шикәр, конфет суыра.

Ә чәчләрең нәрсә эшли?

Баш өстендә тик тора!

2 нче төркем -  Карточка № 2

Кояш матур итеп карый

Нурлар сибеп бар җиргә,

Елмаеп-көлеп тә ала

Кызык кебек аңарга.

- Укучылар, бу шигырь юлларын үзебезнең мәктәп укучысы – Корычбаева Диләрә Илдар кызы язды. Әдәбият дәресләрендә без Диләрәнең шигырьләре белән якынрак танышырбыз.

7) Тест эшләү.

“Татар теле 5” ,“Сәләт” программасы. Сүз ясалышы темасы.

1 нче төркем – 1 нче вариант.

2 нче төркем – 2 нче вариант.

V. Өй эше: кагыйдәне кабатларга;

1 нче төркем – ясалма сүзләр кергән 5 мәкаль;

2 нче төркем – ясалма сүзләр кергән 5 әйтем язып килергә (презентация – 6 слайд).

VI. Йомгаклау:

- Укучылар, бүген без Сезнең белән дәрестә нинди яңа белемнәр алдык?

- Тел белеменең сүз ясалышы бүлеге нәрсәне өйрәнә?

- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?

(укучыларга үзбәя таблицаларына нигезләнеп, бүгенге дәрескә үзләренә билгеләр куерга кушыла)

- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

на тему "Сүз ясалышы"

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  татар  балалары  өчен  тест. (5нче  сыйныф)...

Сыйфатларнын ясалышы.

План-конспект урока по татарскому языку(6 класс)....

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Сүз ясалышы.

Сүз ясалышы....

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

Саннарның ясалышы ягыннан төрләре турында мәгълүмат....