Тукай
статья (9 класс)

Гарипова Айзира Шамилевна

Статья на конкурс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_garipova_altyn_kalm.docx23.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

13енче урта гомуми белем мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы

Гарипова Элина

Җитәкче: Гарипова А.Ш., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габдулла Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте

Татар әдәбияты быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 еллыкны билгеләде.

      Тукайнын биографиясе катлаулы... Ул 1886 нчы елның 26 апрелендә Казан губернасы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.Мәгьлүматларга караганда, Тукайның нәселе җиде буынга кадәр мулла нәселе булган. Аның бабалары турында бик аз мәгьлүмат сакланган.Тукайның бабасы,1835 елда, "указлы мулла"исемен алган. Булачак шагыйрь кечкенәдән ятим кала: әнисе үлгәндә аңа 5 ай була,берничә ел ул бер әбидә тәрбияләнә. Өч яшьлек вакытына ул инде төрле гаиләләрдә тәрбияләнә. Тәрбиягә алган ата-аналары бик еш алышына, кечкенә Апуш берсендә дә озак яши алмый. Тукай ятимлек ачысын бик иртә татый.Анын гаиләдән-гаиләгә күчеп йөрүе көтелмәгәндә туктала: тәрбиягә Кырлай авылыннан Сәгъди абзый ала.Бу гаиләгә килгәч,  ул мәдрәсәдә белем ала башлый...

Кырлай авылы һәм табигате Тукай күңелендә зур тәэсир калдыра, моның турында ул үзенең "Шүрәле"поэмасында ачык яза:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай”, диләр...

Кушлавыч– Сасна – Өчиле – Казан–Өчиле – Кырлай - Җаек-Казан- Тукай үткән юллар менә шулар.

Ул 27 яшендә вафат була. 1886 нчы елның  апреле- 1913 нче елның апреле... Яз безгә Тукайны алып килә - яз аны бездән алып китә.

Мәктәптә Габдулла Тукай шигырьләрен өйрәнүнең шактый озынга сузылган юлы һәм матур традицияләре бар. Балаларга адресланган “Җуаныч”,”Куңел җимешләре”,”Күңелле сәхифәләр”,”Энҗе бөртекләре”, ,,Балалар куңеле”, “Җан азыклары”  җыентыклары басылып чыгу белән үк яратып укылган класстан тыш уку китапларына әверелеп китәләр.Бу дәреслекләрдән соң инде дистәләгән авторларның дәреслекләрендә Тукай әсәрләре зур урын ала тора,һәм әле дә бу традиция дәвам итә.Ул гына да түгел,педагог һәм мөгаллим Тукайның мәктәп-мәдрәсәләрдә өйрәтү өчен әсәрләр сайлау,ягъни нәрсә укыту,ничек укыту һәм нәрсә хакына укыту проблемаларын заман проблемалары югарылыгында хәл итүгә куйган юнәлеше дә бүгенге көн өчен актуаль.”Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның куңелләре дә назик вә ләтыйф булып,анчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр,-дип яза Тукай үзенең”Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” китабының сүз башында.-Моның  киресенчә:кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы чәчәк кебек саф күңелләре томаланып,рухлары яхшыны вә начарны аермый,һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр”. Күренә:шагыйрь яшьләрдә  сизгер зәвыклы әдәбият сөючеләрне күрергә тели,әдәбият укытуга мөнәсәбәте булган һәркемне шушы изге бурычны үтәүгә рухландыра.Тукайның мәктәп программасына кергән һәр әсәрен өйрәнүгә багышлап,”Совет мәктәбе”-“Мәгариф”журналында,аерым җыентыкларда күп санлы мәкаләләр,Ф.Минһаҗеваның “Тукай мәктәптә”исемле хезмәте дөнья күрү һәм башка чыганаклар басылу- шуңа дәлил.Шунысы да бар:Габдулла Тукай тормышын һәм иҗатын калын-калын китаплар,диссертацияләр дә әле һаман иңләп бетерә алмаган кебек,аны мәктәптә өйрәнү -  барысы да ачыкланып беткән дияргә иртәрәк.Бу шагыйрьнең фольклорга нигезләнгән әсәрләрен өйрәнүгә дә кагыла...

“Тукай җыентыкларын икегә бүлеп карарга була: 1) мәктәпләрдә дәрес китаплары; 2) мәктәп китапханәләре китаплары, “ – дип яза Г. Исхакый.  Шуның белән ул шагыйрьнең балалар өчен язылган шигъриятен һәм укыту (методик) эшчәнлеген аерып күрсәтә.

Тукай төзегән “Яңа кыйраәт”, “Балалар күңеле”, “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” уку әсбапларының эчтәлеге методик, педагогик яктан һәм иҗтимагый-милли җирлеккә бәйләп карала.  Соңгы китапның әһәмияте бөтен Рәсәй киңлекләренә таралган, төрки-мөселман халыклары  мәнфәгатьләреннән чыгып бәяләнә. Татар әдәбиятын мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту өчен төзелгән җыентыклар, хрестоматияләрнең җитешсезлекләре дә әйтелеп, аларны камилләштерү юллары да күрсәтелә. Ә инде “”Фәрештә валчыклары” өчен язылган нәрсәләрне Габдулла әфәнде сөеп яза, язганда үзе дә сабыйга әйләнә”, - дип, аның балалар өчен язган җыентыкларының камиллегенә, матурлыгына, Тукайның нечкә психолог булуына югары бәя  бирелә.  

Тукаебыз- бөек шагыйребез турында- күп кенә галимнәр төрле мәкаләләр язалар, хәзерге вакытта да аның исеме бик актуаль, без аның әсәрләрен укыйбыз, өйрәнәбез. Бу әсәрләрне алга таба да  тормышта кулланачакбыз, аларны яратып укыячакбыз.   "Тукай ни өчен халык күңелен дулкынландыра?"- дигән сорауга җавапны халкыбызга гасырның тарихыннан эзләргә кирэк.Татарларда Тукайдан олырак милли шагыйрь юк! Тукай-татар халкының теле, ачык һәм тирән хисле күңеле! Минемчә,аның көче шушы сыйфатларында  яшеренгән. Тукайның бөеклеге - аның иҗатының милли характерында. Ул үзенең халкын башка халыклардан өстен күргән, аларны үзенең әсәрләрендә бөек  халык итеп күрсәткән.

Татар тарихында XX гасыр Тукай гасыры булды, чөнки бөек шагыйрьдән дә мәшһүррәк шәхес юк иде. Инде XXI гасырда да аның милләтебезгә йогынтысы бәяләп бетергесез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...