Г.Тукай бәйрәме
план-конспект занятия (5, 6, 7, 8 класс)

Тукай бәйрәме” проектаның актуальлеге. Һәр ел саен апрель аенда без татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Анда Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр китерсә дә, аның туган авылына халкына, теленә хөрмәте зур булып кала. Һәр халык, һәр милләтнең үсешендә күчеш- күтәрелеш чоры була

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Г.Тукай бәйрәме29.14 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый.

Алып баручы:

Нинди таныш, моӊлы көй бу?

Тукай җыры – «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – «Туган тел».

Хәерле көн!  Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат.

– Әйтегез әле, хәзер елныӊ нинди фасылы?

(Балаларныӊ җаваплары “Яз”).

- Ә, сез беләсезме, яз аенда татар халкының күренекле шагыйре кем туган?

(балалар җавабы: Г. Тукай туган)

-Әйе, бик дөрес! Г.Тукай туган. Менә  без дә  Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәмгә җыелдык. Бүген без  Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты, балалар өчен язган шигырьләре, Тукай әсәрләренә, шигырьләренә ясалган сәхнә күренешләрен карап, искә төшереп үтәрбез.

Татар халык шагыйре  Габдулла  Мөхәммәтгариф улы Тукаев  1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бала вакыттан ук ятим калган Габдулла  төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үсә. Бала чакта укана мәхәббәтеннән мәхрүм булып, җылы кул сыйпавын күрмәгән  һәм тамагы ашка туймаган  сабыйның кулдан-кулга, кешедән-кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә яра  калдыралар. Уральск  шәһәрендә  татарча һәм русча белем ала.14-15   яшьләрендә

шигырьләр яза башлый. Тукай иҗатында бәхетле балачакка, мәхәббәткә  сусау чагыла.

Аның беренче  әсәрләре  Уральск шәһәрендә басыла.  1907 нче елның көзендә  Казанга

кайта, һәм аның  таланты  шушында чәчәк ата.

Габдулла Тукай   - татар балалар әдәбиятына нигез салучы.

Алып баручы:

- Әйе, Г.Тукай бик аз яшәгән. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Кулдан-кулга күчеп, үзенә сыеныр урын эзләгәндә, ана назын татырга өлгермәгән Габдулла үзенең нечкә күңелендә әнисенең бишек җырын йөрткәндер. Ә хәзер, Захарова Елезавета башкаруында “Колыбельная” шигырен тыңлыйбыз.

Алып баручы:

Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә. “Милли моң” шигырен сөйли Гумерова Зарина

  “Әллүки”  көе  яңгырый. Көй яңгыраганда  сөйли.

 Алып баручы:

-Ә хәзер сезне сынап карыйк әле, нинди әкиятләрен беләсез икән?

 Мин Г. Тукайның әкиятләреннән өзекләр укыйм, ә сез җавабын әйтерсез.

  1. Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

      2) Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)

  1. Җәй көне эссе һавада

Мин суда коенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

  • Афәрин, Тукай абыйның әкиятләрен сез яхшы беләсез икән. 
  • -Ә хәзер Г.Тукайның “Су анасы” дигән мультфильмын карап үтик.

Алып баручы: Безнең татар халкы матур җырлар , шигырьләр белә. Матур итеп биюләр башкаралар. Ә хәзер безнең кызлар башкаруында татар халык биюен карап үтегез.

(6 кл. бию)

Алып баручы: Тукайның шигырләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра.

Бүген бездә кунакта Тукай әкиятләреннән килгән геройлар бар. “Кызыклы шәкерт”шигырен Абдрахманов З.һәм Файзуллин Р. сәхнәләштерәләр, Фазлыева Камилә “Безнең гаилә” шигырен сөйли. Аларга сүзләрне бирик әле.

Алып баручы: 

Әкияләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Тукай балалар белән үзе дә сабыйларча сөйләшә алар дөньясында яши. Халык әкиятләренә нигезләнеп берсеннән-берсе матур әсәрләр яза.

“Шүрәле” әкиятеннән өзекне укый Пелькина Валерия.

Алып баручы:

Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнеӊ ил.

Бүген бездә – Тукай көне

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

2 нче класс кызлары башкаруында җыр “Туган тел”

Алып баручы.

 Афәрин! Әйдәгез, хәзер бер уен уйнап алыйк. Сез табышмаклар яратасызмы? Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аныӊ кайсы әсәрдән яки шигырьдән икәнлеген әйтерсез.

1) Нәкъ кеше кебек үзе,

Маӊгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты», – дип кычкыра. («Шүрәле»).

2) Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаӊ, уӊа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып (Күбәләк – «Бала белән күбәләк)

3) Йортның сакчысы, кешенең дусты. (ЭТ)

4) Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми? (Кәҗә)

- Сез  Г. Тукайның бик күп шигырьләрен, әсәрләрен беләсез икән. Афәрин!

-Кызганычка каршы, күбәләкләр гомере кебек, шагыйрнең дә гомере кыска була. Әйдәгез, шул кыска гына гомернең кайбер мизгелләрен искә төшереп узыйк әле.

“Бала белән күбәләк” шигырен Маштеева Н. Һәм Абдулманова А.,

ә Куприянова Анна шул ук шигырьне рус телендә сөйли.  Рәхим итегез!

Алып баручы:

Бәйрәмебезнең башында, Г.Тукайга бик күп авылларда яшәргә туры килгән дип әйткән идек. Дөрестән дә, ул авылларның барысын да яраткан. Мөгаен, шуңа күрә дә “Безнең авыл” дигән бик матур җыр язгандыр. Әйдәгез, бергәләшеп шул җырны тыңлап китик.(Аудиозапись)

Алып баручы: Балалар, менә әйтегез әле, тырыш укучы булыр өчен, “5” билгеләренә генә уку өчен нинди булырга кирәк?

Балалар. Яхшы укырга, тырыш, эшне вакытында эшләп барырга кирәк.

- Әйе, дөрес! Менә безнең мәктәптә  дә шундый тырыш, уңган, булган, өй эшләрен дә вакытында эшләп бара торган малай, кызлар  бар.

Россева Дарья, Гильмутдинова Камилә, Дульдеев Айзат башкаруында Г.Тукайның инглиз теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен тыңлап үтик.

-Әйдәгез, аларны сәхнәгә чакырыйк.

Алып баручы: Менә бу “Бәхетле бала” китабы. Бу китапны алганыгыз бармы? Анда “Кызыклы шәкерт” шигыре бар. Укыганыгыз бармы?

Хәзер безгә, Халилов Радмир рус телендә “Забавный ученик” шигырен сөйләп китәр.

Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмне Гөлнур Айзатуллованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым.

 

Алып баручы:

Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,

Уйна, әйдә, «Тукай маршы»н.

Ишетсен ул

Үзенең алгы сафта

Безнең белән атлап барышын.

«Тукай маршы» яңгырый.

Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...