Конспект урока "Кирәк түгел андый-мондый бәхет"
план-конспект урока

Каримова Гелюза Вагизовна

Конспект урока "Кирәк түгел андый-мондый бәхет"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok.odt20.4 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Кирәк түгел миңа андый- мондый бәхет»

          (« Не надо мне легкого счастья…»)

(Шагыйрь Гәкыйль Сәгыйров тормышына һэм иҗатына багышлана.

Дәрес төре: яңа тема өйрэну.

Максат: Г.Сәгыйров иҗаты белән таныштыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү, рәсемнәре һәм шигырьләре аша бу шәхескә ихтирам һәм соклану хисләре тәрбияләү, «бәхет» төшенчәсенең мәгьнәсен аңлату.

Эпиграф: Шатланам мин җырлар булып калуыма…

ҖиҺазлау: китап күргәзмәсе, санак, проектор, мультимедия проигрыватель (DVD)

Дәреснең стуруктурасы:

1.Оештыру өлеше.

2.Укучыларның белемнәрен актуальләштерү

3. Яңа теманы өйрэнү

4. Дәресне ныгыту

5. өй эше.

6. Нәтиҗэ, йомгаклау

Дәрес барышы:

1.Оештыру (унай психологик халэт тудыру)

Бер-береңэ булыйк миһербанлы,

Кирәк чакта күреп, сузыйк кул.

Бик катлаулы тормыш сынаулары

Әкияттә генэ тугел шул.

2. Актуальләштерү.

 1.

Укытучы.  Без бүген төркемнәрдэ эшләрбез. Шакмаклардагы хәрефләрдән сүз җыйык әле. Нинди сүз килеп чыкты?(«Бәхет» сүзе)

Без еш кына бер-беребезгә бәхет телибез, бәхетле булырга омтылабыз,  тырышабыз. Философлар бәхет турында күп кенә фикерләр әйтәләр, шагыйрьләр бик матур шигырьләр язалар, композиторлар аларга көйләр язалар, җырчылар матур итеп җырлыйлар, ә без рәхәтләнеп тыңлыйбыз.

2 .

Нәрсә соң ул бәхет? Фикерләрегезне туплап язарга кирәк. («Ике кәрзин ысулы» )1 слайд.

1 төркем                                                                  2 төркем

Әти-әни булу                                                       Тыныч тормыш

Якыннарың исән- сау булуы                            Дуслар булуы

Сәламәт булу                                                     Югары белем алу

(Презентация- «Ике кәрзин» ысулы)

3 . Фикерләр кәрзинен тутырдык. Бәхет сузенең синонимы бар микән? Бу сүзне доминанта итеп алып,синонимик рәт төзергэ кирэк. Анын өчен тугәрәк эчендәге секторларга синонимнарны язып чыгарга.

 1төркем.                                           2 төркем

Муллык, хис, шатлык..              Уңыш, халәт, хозурлык…

Презентация.2 слайд  «Кластер»

4.  Рәсем белэн эш. «Бәхет» шигыре .  3слайд. Бу юлларның авторы Н.Островский, Ф. Яруллин кебек, фаҗигале язмышлы кеше турында. Ләкин ул авыр сынауларны җиңеп, гомерен иҗатка багышлаган. Бу шагыйрь һәм рәссам Г.Сәгыйров.

4 слайд. Бугенге дәресебезнең темасы- « Кирәк түгел андый- мондый бәхет». Эпиграфы- «Шатланам мин җырлар булып калуыма..»

Кирәк түгел андый- мондый бәхет,

Мин тормышка карыйм тирәннән.

Кайгысы да, шатлыгы да аның

Биегрәк булсын тубәмнэн.

Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып,

Һичбер кайчан туймас бәндэ мин,-

Кулларымны эштэн качырмыйм мин,

Йөрәгемне уттан җэлләмим.

Таш кыяны ярып үскэн нарат

Сынса сынар, әмма бөгелмәс;

Сазда үскән зирек имин яшәр,

Чын бәхетне ләкин ул белмәс.

Бу юлларны шагыйрь Г.Сәгыйров каләмне тешлэренә кыстырып язган.

5 слайд.Г. Сәгыйров тормышы һәм иҗатына багышланган фильм карау.

6-10 слайд

Укучы. Г. Сәгыйров 1938 елда Самара өлкәсендә туа. Әтисе сугышта һәлак була. 1945 елда беренче сыйныфка укырга керә. Ул «5» легә генә укый. Күп шигырьләр яза., бик матур итеп рәсемнәр ясарга ярата, гармунда уйный. Мәктәпне мактау грамотасы белэн тәмамлый, рәссам һөнэре алу өчен Пенза сәнгать училищесына килә. Ләкин бик каты авырый. 1956 нчы елда аңа операция ясыйлар. Әмма операция уңышсыз була. Шул вакыттан бирле Гәкыйль Сәгыйров урын өстендә.

Укытучы. Г. Сәгыйров 18 ел урын өстендә ятса да, гомерен әдәбиятка, сәнгатькә багышлый.

5 этап. « Тау сере», « Әнкэй-әнкэй, нинди сузләр белән…» шигырьләрен анализлау.

Укытучы. Г.Сәгыйровның иҗаты югары бәяләнә. Ул куп кенә премияләр лауреаты: Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Сәхаб Урайский, халыкара премияләр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның янына укучылар, язучылар килә. Ул гел кешеләр белән аралашып яши.

6 . Рефлексия

 Укытучы. Берничә сорауга җавап бирик әле.

1.Бүгенге дәрестә без кем турында сөйләштек?

2. Г.Сәгыйров кем ул?

3. Аның язмышы кайсы язучы язмышына охшаган? Ничек аерылып тора?

4. Шигырьләре нәрсә турында?

5 Ул нинди кеше, аңа нинди сыйфатлар хас?

Г.Сәгыйров шигырьләренә җырлар да язылган. Шуларның берсен тыңлап китик эле. ( «Көнбагышлар» җырын тыңлау)

7. Өй эше.

«Кабатланмас моң» китабына бәяләмә (отзыв) язарга.

8. Йомгаклау. Дәресне тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Авырлык алдында куркып калмагыз, ихтыяр көченә ия булыгыз, максатыгызга ирешергә тырышыгыз.  Дәреснең эпиграфын укыйк әле: « Шатланам мин җырлар булып калуыма». Гәкыйл Сәгыйров бәхетле кешеме? ( Аның шигырьләре, җырлары, рәсемнәре, укучылары, туганнары бар). Г. Сәгыйров узенең иҗаты белән исән-сау кешеләр ирешә алмаган бәхеткә ирешә. Мин сезгә тормышыгызда үз урыныгызны табуыгызны, шәфкатьле, миһербанлы булуыгызны телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...

Конспект урока Вторая война Рима с Карфагеном 5 класс, Конспект урока кубановедения Появление человека современного облика 5 класс, Конспект урока Королевство франков и христианская церковь в VI— VIII вв. 6 класс, Конспект урока Московское княжество и его

В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт...