Татарстан халыклары
план-конспект урока

Хамидуллина Рузиля Ильзаровна

-

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_halyklary.docx18.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Татарстан  халыклары
Максат: - укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмен һәм тыңлап аңлау сәләтен үстерү; 

-Татарстан һәм аның халкы  турында сөйләшү. 
-өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә һәм язуда уңышлы итеп куллана белергә өйрәтү; 
-балаларда туган як, туган тел  белән кызыксыну һәм  мәхәббәт тәрбияләү. 

Җиһазлау: ТР картасы, китаплар,компьютер,презентация. 
Дәрес тибы: яңа материалны  аңлату 
Методлар: сүзлек эше, сорауларга-җаваплар, тәрҗемә эше.   
                                                             Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. 
1. Уңай психологик атмосфера тудыру. 
Укытучы: Хәерле көн! Балалар, әйдәгез кунакларны сәламләп, дәресебезне яраткан җырыбыз белән башлап җибәрик.
“Дөньяда телләр күп” җыры. 
Укытучы: Афәрин, балалар! Ә бу җырда нәрсә турында җырлана?
Б.: Төрле телләр турында.
Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен без дәресебезне нәкъ менә шушы җыр белән башладык?
Б: Чөнки 2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Укытучы:  Димәк, балалар, бүгенге дәресебездә без нишләрбез?
Б. Туган телләр турында сөйләшербез.
Укытучы:  Әйе, балалар, бүгенге дәрестә без Татарстаныбыз һәм анда яшәүче милләтләр турында сөйләшербез,  диалоглар, монологлар төзербез, азрак язып та алырбыз.  

Укытучы:  Сезгә өй эше-  яңа сүзләрне истә калдырырга иде. (тактада русчасы)

язык-                                      национальность-                         по- русски-
по- татарски-                       татарский язык-    

Әйдәгез, бу сүзләр белән җөмләләр төзеп алыйк.

 1 нче номерлы карточкаларны  алабыз  һәм  игътибар белән  мине тыңлыйбыз.                

 Текст өстендә эш.   Укыйм , алар чылбырлап укый.

Без Татарстанда яшибез. Ул  зур, бай республика. Татарстанда шәһәрләр һәм авыллар күп. Казан- республикабызның башкаласы.  Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар, марилар, украиннар, үзбәкләр  һәм башка милләтләр яши.

  • Текст нәрсә турында ?  (Тәрҗемә итмибез, чөнки монда сезгә таныш түгел сүзләр юк.)

Текстны аңлаганыгызны киләсе уеннан белербез.

“Дөрес, дөрес түгел” уены уйнап алабыз. 
Без Татарстанда яшибез.
Татарстанда шәһәрләр һәм авыллар күп түгел.

            Тәтеш - республикабызның башкаласы.  
           Татарстанда татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар яшәми.

        (Укучылар “Дөрес, дөрес түгел” дип жестлар белән күрсәтә.)

 

  Укытучы:  Укучылар, Татарстанда нинди милләтләр яши, тексттан  шул җөмләне табыгыз әле.

Тактада төрле милләт рәсемнәре бирелгән, балалар, әйдәгез аларның исемнәрен табыйк әле. (милләт вәкиле астына милләт исемен ябыштыру)

(Милләт исемнәрен бергә  укып чыгабыз)

Балалар, бу милләтләрне үзара нәрсә берләштерә?  (дуслык)  

Бу сүзләрне күплек санда да әйтеп карыйк әле, балалар.

Ә безнең Тәтеш районында шуларның кайсылары яши?

Ә безнең сыйныфыбызда нинди милләтләр бар икән? Руслар бармы? Татарлар?  

Балалар, алар нинди телдә сөйләшәләр?  Бу турыда киләсе биремнән белербез.  №2 астындагы карточкаларны алабыз.

Сезнең алдыгызда сүзләр бирелгән , аларны язып бетерергә кирәк.

Татар...  , рус... ,   чуаш....,  үзбәк....,  мордва.... , мари....  ,    удмурт......                           (презентация аша үзтикшерү)
Ә хәзер үрнәк буенча җөмләләр төзибез.

Афәрин, балалар!  Ә хәзер 3 нче номер  астындагы карточкаларны алабыз һәм текстны тулыландырабыз.

 Мин  -  ___________________ .
Минем туган телем-   _______________________ ( татар теле,  рус теле,  чуваш теле,  мордва теле, удмурт теле) .
Мин бу телдә   ____________________( укый,  җырлый,   шигырь сөйли )  беләм.
Мин туган телемне яратам.

Әйдәгез, эшләрне тишерик.  ( Балалардан укыту)

№ 4.   Диалогны тулыландыр һәм партадашың белән сөйләргә өйрән.

  • Исемең ничек?
  • ______________.
  • Син кайсы милләттән?
  • Мин - ________  .  Ә син?
  • Мин -   ________.
  • Син татар телен өйрәнәсеңме?
  • Әйе. Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм.

Дәресне йомгаклау.

Балалар,  сез бу дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?   Нәтиҗә ясап без нәрсә әйтә алабыз?
Б. Туган телне яратырга, өйрәнергә, сакларга кирәк!

Ә хәзер,  уңыш баскычында үзегезне билгеләгез әле.  Дәрес тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Идел буе халыклары музыкасы

Максат: 1. Идел буе халыкларының музыкасы белән таныштыруны дәвам итү( рус, татар,башкорт,мари,чуваш, мордва); укучыларның музыкаль белемнәрен киңәйтү;Аларны яңа әсәрләр һәм композиторлар  белән ...

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы....

Халыклар фестивале

Халыклар фестивале үткәрү өчен  эшкәртмә....

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

Татарстан халыклары мәдәниятен өйрәнү

Татарстан халыклары мәдәниятен өйрәнү...

2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына 135 ел!

2021 нче  ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына  135 ел уңаенан,шагыйрь тормышыһәм иҗаты  буенча тест сораулары...

Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе

Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе...