Рабочая программа 5 класс
рабочая программа (5 класс)
Предварительный просмотр:
Каралды: Методик берләшмә утырышында /__________________ Беркетмә №___ «___» _______ 2019ел. | Килешенде: Укыту-тәрбия эшләре буенча Директор урынбасары _________/________________ Беркетмә №_______________ «___» _______ 2019ел. | Расланды: Приказ № «___» _________________2019ел. директор ___________/_________________ |
5 нче сыйныф өчен туган теленнән
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Төзеде: туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы
Рәхмәтуллина Эльвира Дәниф кызы
Педсовет утырышында каралды
Беркетмә №__, ___август, 2019 нчы ел
2019-2020 нче уку елы
УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ
Бүлек исеме | Предмет нәтиҗәләре | |
Укучы өйрәнәчәк | Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак | |
Тел ул–халыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы. | Тел гыйлеменең аралашу чарасы икәненаңлап сөйли белә | Татар теленең башка телләр арасында тоткан урыны, үсешен ачыкларга |
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү. | Сүзләрнеӊ язылышын искә тɵшереп, дɵрес яза белә; фонетик яктан тикшерә белә; сүзләрне сүз төркеме мөнәсәбәте ягыннан тикшерә, сүз тɵркемнәрен аера белә. | Сүзлектән карап, сүзләрнең язылышын ачыкларга; авазларның характеристикасын әйтә белергә; сүз төркемнәренең барлык грамматик формаларын белергә |
Фонетика, орфоэпия һәм орфография. | Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчәне аңлата белә; сөйләм органнары, аларның авазларны ясауда катнашуын, аваз, фонема төшенчәләрен аңлата; татар телендә сузык авазлар, аларның санын белә, төркемнәрен аера; татар телендә сузык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләрне билгели ала; сингармонизм законы, аның төрләрен аера; татар телендә сузыклар кыскару күренешен аңлата белә; татар телендә тартык авазлар, аларның санын белә; аларны төркемнәрен аера; тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләрне аңлата белә; сүзләрдә басымны дөрес куя ала; дөрес интонация белән укый ала; орфоэпик нормаларны белә; графика һәм орфография төшенчәсен аңлый белә; татар алфавитын яттан белә; сузык аваз хәрефләрен дөрес яза; А а хәрефе язылып та, [о] авазы әйтелү очракларын; О о хәрефе язылып та, [ө] авазы әйтелү очракларын; Ы ы хәрефе язылып та, [о] авазы әйтелү очракларын; беренче иҗектә – о, икенче иҗектә е хәрефе язылып та,ике иҗектә дә [ө] авазы әйтелү очракларын; ы + и хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очракларын; [w] авазы әйтелгән сүзләрне дөрес яза белә; икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрне, һәм ь хәрефләре, [к], [г], [къ], [гъ], [һ], [х], [н], [ң], [в], [w] тартыкларын дөрес яза белә; фонетик анализ ясый белә. | Орфоэпик һәм орфографик сүзлек белән эшләргә; дифтонгларны таный белергә; Сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы туры килгән һәм килмәгән очракларны истә калдырырырга, сөйләмдә һәм язмада дөрес кулланырга; авазларга тулы характеристика бирергә; орфографик кагыйдәләрне өйрәнеп, дөрес язарга |
Морфемика. Сүз төзелеше, ясалышы. | Сүз төзелеше һәм ясалышы төшенчәләрен аңлата белә; сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белә; тамыр һәм кушымчаларны билгели ала; тамырдаш сүзләр таба ала; кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясый белә; кушымчалар,аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны таный белә; тамыр һәм ясалма нигез билгели ала; татар телендә сүз ясалыш ысулларын саный белә; татар телендә тамыр сүзләр,ясалма, кушма сүзләрне - саф кушма, тезмә һәм парлы сүзләр аера белә; сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлый белә. | Кушымчаларның төрләрен аерырга; тамырдаш сүзләр табарга; ясалышы буенча сүзләрне аерырга; сүз төзелешенә һәм ясалышына телдән һәм язмача анализ бирергә; татар һәм рус телләрендәге сүз төзелешенең төп аермалы якларын аерырга; этимология төшенчәсен аңлый Белергә |
Лексика һәм сөйләм культурасы. | Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуын белә; сүзнең лексик мәгънәсе төшенчәсен аңлата ала; сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүен аера ала; сүзләрнең туры Һәм күчерелмә мәгънәләрен аңлата ала; омоним, синоним, антоним, фразеологик әйтелмәләрне җөмләләрдә таба ала, аларның үзенчәлекләрен аңлата; татар телендәге алынма сүзләрне – гарәп, фарсы, рус теле, рус теле аша кергән башка сүзләрне аера ала; кулланылыш өлкәсе ягыннан гомумхалык, әдәби тел, диалекталь, һөнәрчелек сүзләре, атамалар турында аңлата ала, аларны аера белә кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнарны аера белә, үзенчәлекләрен аңлата ала; сүзлекләр һәм аларның төрләрен белә; алардан куллана ала; сүзгә лексик анализ ясый белә. | “Лексикология” төшенчәсен аңлата белергә; күп мәгьнәлелекнең полисемия күренеше дип аталуын аңлатырга; күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгын таба алырга; сүзләрнең күчерелмә мәгънәләрен аңлаткан терминнарны белергә; синонимнарнын мәгънәви һәм стилистик яктан аермаларын таба белергә; татар телендәге алынма сүзләрне дөрес әйтергә; сүзгә лексик анализ ясый белергә; төрле сүзлекләрдән файдалана белергә. |
Морфология. | Сүз тɵркемнәрен төркемли ала;предметларны, затларны белдерә торган сүзләрнең исем булуын аңлый, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера; исемне берлек һәм күплек санда төрләндерә ала; исемнәрне килеш белән тɵрләндерә белә; алмашлыкны белә; сɵйләмдә исемнәрне алыштыра ала торган сүзләрне – зат алмашлыкларын таный, аларны килеш белән тɵрләндерә ала; сорау алмашлыкларын аера, сорау алмашлыкларын килеш белән төрләндерә; санны предметларныӊ исәбен белдерә торган сүзләр икәнен аңлый; сɵйләмдә сан алмашлыкларын билгели ала; сыйфатны белә; синоним һәм антоним сыйфатларны таный; сɵйләмдә сыйфат алмашлыкларын билгели ала; фигыльнең кешеләр яки предметлар тарафыннан физик эшне, акыл эшчәнлеген, сɵйләм эшчәнлеген белдерә торган сүзләр икәнен белә; боерык фигыльне таный; барлык һәм юклык тɵрен билгели; шарт фигыльне белә, барлык һәм юклык тɵрен билгели; хикәя фигыль, аны заманнары белә; басымны дөрес куя белә; рәвешнең тɵрләнми торган сүз тɵркеме булуын белә; предметныӊ урынын белдерә торган, эшнеӊ үтәлү вакытын белдерә торган, эшнеӊ үтәлү сәбәбен, максатын белдерә торган рәвешләрне таный һәм аера; антоним | Үзләштергән сүз төркемнәрен җөмләдән, тексттан таба белергә, аларны дөрес билгеләргә. Сүзләрнеӊ сɵйләм оештырудагы ролен ачыкларга, морфологик анализ Ясарга |
рәвешләрне таба белә; рәвеш алмашлыкларын җөмләдә таба белә. | ||
Синтаксис һәм пунктуация | Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгара белә; сүзтезмә төшенчәсен аңлата ала; баш һәм иярчен кисәкләрне таба ала; иярчен кисәкләрнең ияртүче сүзгә бәйләнү юлларын күрсәтә; бәйләүче чараларны, аларның үзенчәлекләрен сүзләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләрен билгеләү аша күрсәтә; фикерне, уйны, теләкне телдән яисә язмача белдерү чарасы буларак, җɵмлә турында белә; әйтү максаты ягыннан җɵмлә тɵрләре: хикәя, сорау, боерык җɵмләләр, тойгылы җɵмләләрне аера, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белә; гади җɵмләне таный; җɵмләнеӊ баш кисәкләре: ия һәм хәбәрне билгели ала; Җыйнак җɵмләне таный; кушма җɵмләне аера ала; җɵмлә кисәкләренеӊ кайсы сүз тɵркемнәре белән белдерелүен ачыклый; зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмышны таный, аныӊ янына куела торган тыныш билгеләрен дөрес куя белә; җɵмләнеӊ иярчен кисәкләре: аергыч, тәмамлык, хәлне билгели ала; Җәенке җɵмләне аера белә; Җɵмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре: тиӊдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар, хәлләрне аера белә; тыныш билгеләрен дөрес куя белә. | Сүзтезмәләр һәм аларны аера белергә; гади һәм кушма җөмлә эчендә тыныш билгеләрен дөрес куярга; текстны дөрес интонация белән укырга; җөмләләрне синтаксик һәм пунктуацион яктан тикшерә белә. |
Текст, сөйләм өстендә эш. | Текстны сәнгатьле итеп укый белә (орфоэпик нормаларны саклап, текстны тиешле тонда уку) һәм укыганның эчтәлеген аңлап сөйли белә; сөйләм формаларын – диалогик монолоик сөйләм- аера белә; картинадагы төсләр ярдәмендә эчтәлекне сүзләрдән файдаланып яза яки сөйли ала | Бирелгән темага монолог яки диалог төзи алырга; план буенча текст төзергә,орфоэпик нормаларны саклап тиешле тонда укырга |
ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
Бүлек исеме | Кыскача эчтәлек | Сәгать саны |
Фонетика һэм орфоэпия. | Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Сөйләм органнары, аларның авазларны ясауда катнашуы. Аваз. Фонема. Татар телендә сузык авазлар, аларның саны. Сузык авазларны төркемләү. Татар телендә сузык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Татар телендә тартык авазлар, аларның саны. Тартык авазларны төркемләү. Тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Тартык авазларның охшашлануы. Аның төрләре. Татар телендә басым. Татар теленең үз сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә басым сакланмау очраклары.Графика һәм орфография турында гомуми мәгълүмат. Татар алфавиты. Орфография. Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы туры килгән һәм килмәгән очраклар. А а хәрефе язылып та, [о] авазы әйтелү очраклары. О о хәрефе язылып та, [ө] авазы әйтелү очраклары. Ы ы хәрефе язылып та, [о] авазы әйтелү очраклары. Беренче иҗектә – о, икенче иҗектә е хәрефе язылып та, ике иҗектә дә [ө] авазы әйтелү очраклары. ы+ и хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очраклары. [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы. ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. [к], [г], [къ], [гъ] тартыклары.[һ], [х], [н], [ң], [в], [w] тартыкларыныӊ язылышы. Фонетик анализ ясау. | 19 |
Морфемика (сүз төзелеше) һәм ясалышы | Сүз төзелеше һәм ясалышы турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу. Аларның сүз төркемнәрен ясаудагы роле. Кушымчалар, аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Тамыр һәм ясалма нигез.Татар телендә сүз ясалыш ысуллары. Татар телендә тамыр сүзләр. Ясалма сүзләр. Кушма сүзләр, аларның төрләре: саф кушма, тезмә һәм парлы сүзләр. Сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлау. | 3 |
Лексикология. | Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәләр. Антонимнар. Синонимнар. Омонимнар һәм аларның төрләре.Төрки-татар сүзләре һәм алынма сүзләр. Татар теленең сүзлек составы: искергән сүзләр, тарихи сүзләр һәм неологизмнар, аларның төрләре. Диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика. Фразеологик әйтелмәләр, аларны мәгънәсе. Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Татар теленең төп сүзлекләре, аларны куллана белү. Лексик анализ ясау. | 18 |
Морфология. | Сүз тɵркемнәре турында тɵшенчә. Сүзләрнеӊ сɵйләм оештырудагы роле. Предметларны, затларны белдерә торган сүзләр. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнеӊ берлек һәм күплек саны. Исмнәр ярдәмендә конкрет һәм абстракт мәгънәләрнеӊ белдерелүе. Исемнәрнеӊ килеш белән тɵрләнеше. Килеш кушымчаларыныӊ исемнәргә ялгану үзенчәлеге. Алмашлык турында тɵшенчә. Сɵйләмдә исемнәрне алыштыра ала торган сүзләр. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларын килеш белән тɵрләндерү. Сорау алмашлыклары, сорау алмашлыкларыныӊ килеш белән терләнеше. Сан турында тɵшенчә. Предметларныӊ исәбен белдерә торган сүзләр. Берәмлекләрне, дистәләрне белдерә торган саннар. Сɵйләмдә сан алмашлыклары. Сыйфат турында төшенчә. Синоним һәм антоним сыйфатлар. Сɵйләмдә сыйфат алмашлыклары. Фигыль турында тɵшенчә. Кешеләр яки предметлар тарафыннан физик әшне, акыл әшчәнлеген, сɵйләм әшчәнлеген белдерә торган сүзләр. Боерык фигыль, барлык һәм юклык тɵре. Шарт фигыль, барлык һәм юклык тɵре. Хикәя фигыль, заманнары. Басым тɵшү үзенчәлеге. Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. Тɵрләнми торган сүз тɵркеме. Предметныӊ урынын белдерә торган рәвешләр. Эшнеӊ үтәлү вакытын белдерә торган рәвешләр. Эшнеӊ үтәлү сәбәбен, максатын белдерә торган рәвешләр. Антоним рәвешләр. Рәвеш алмашлыклары. | 22 |
Синтаксис. | Фикерне, уйны, теләкне телдән яисә язмача белдерү чарасы буларак, җɵмлә турында гомуми тɵшенчә. Әйтү максаты ягыннан җɵмлә тɵрләре: хикәя, сорау, боерык җɵмләләр, тойгылы җɵмләләр. Тыныш билгеләре. Гади җɵмлә. Җɵмләнеӊ баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Җыйнак җɵмлә. Кушма җɵмлә. Җɵмлә кисәкләренеӊ кайсы сүз тɵркемнәре белән белдерелүе. Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш, аныӊ янына куела торган тыныш билгеләре. Җɵмләнеӊ иярчен кисәкләре:аергыч, тәмамлык, хәл. Җәенке җɵмлә.Сүзтезмә. Ияртүче, иярүче кисәк.Җɵмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре: тиӊдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар, хәлләр. Тыныш билгеләре. | 17 |
Календарь-тематик план
№ | Бүлек исемнәре, темалар | Үткәрү вакыты | Көтелгән нәтиҗә | ||||
пл. | факт. | Махсус белем | Махсус күнекмә | Гомуми уку күнекмәсе | |||
1 | Тел — аралашу чарасы | Телнең аралашу чарасы булуы турында төшенчә формалаштыру | Тел һәм туган тел төшенчәләрен аеру | Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау | |||
2 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хикәяләү төрендәге сочинение («Җәйнең бер көне») | Хикәяләү төрендәге сочинение язу үзенчәлекләрен үзләштерү | Хикәяләү төрендәге сочинение яза күнекмәсе формалаштыру. | Иҗади фикерләү | |||
3 | Фонетика бүлеген кабатлау | Аваз һәм хәреф төшенчә-ләрен, тартык һәм сузык авазлар, берничә аваз белдерүче тартык һәм сузык аваз хәрефләре турында белгәннәрне актуальләштерү | Аваз һәм хәреф тө-шенчәләрен, тартык һәм сузык авазларны аеру | Үз-үзеңә контроль, иптәшеңнең эшен бәяләү | |||
4 | Ясалышы буенча сүз төрләрен кабатлау | Сүзләрнең ясалу үзенчәлекләрен һәм төзелешләре буенча төрләрен искә төшерү | Ясалышы буенча сүз төрләрен тану | Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү | |||
5 | Лексикология бүлеген кабатлау | Сүзнең лексик мәгънәсе бн бәйле төшенчәләрне искә төшерү, аларны сөйләмдә дөрес файдалану күнекмәсен камилләштерү | Сүзнең лексик мәгънәсе белән бәйле төшенчәләрне сөйләмдә дөрес файдалану | Белемнәрне гомумиләштерә белү | |||
6 | Кереш контроль эш: грамматик биремле контроль диктант («Татарстан») | Лексикология, сүз ясалышы бүлегендә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | Язма сөйләм культурасы тәрбияләү | ||||
7 | Хаталарны төзәтү өстендә эш | Орфографик кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр эшләп ныгыту | Үз-үзеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтү | ||||
8 | Морфология Сүз төркемнәре | Башлангыч сыйныфлар буенча таныш булган сүз төркемнәрен искә төшерү, морфология төшенчәсен аеру | Таныш сүз төркемнәренең кайбер морфологик билгеләрен әйтә белү | Фәнни сөйләм культурасын үстерү | |||
9 | Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр | Исем сүз төркеме турында белгәннәрне искә төшерү һәм тирәнәйтү | Ялгызлык исемнәрнең язылышын үзләштерү | Әдәби әсәрләрдән темага туры килгән материалны сайлап алу күнекмәсен камилләштерү | |||
10 | Конкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәр | Конкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәр турында төшенчә формалаштыру | Конкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәрне аеру | Төркемнәрдә үзара ярдәмләшеп эшләү кү-некмәсен камилләштерү | |||
11 | Исемнәрнең берлек һәм күплек төре | Исемнәрнең берлек һәм күплек төре турында белгәннәрне тирәнәйтү | Күплек кушымчасы-ның ике төрен дә дөрес һәм урынлы куллану | Эзлекле фикер йөртү, үз фикереңне дәлилләү күнекмәсен камилләштерү | |||
12 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше | Исемнәрнең килеш бн үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү | Исемнәрне килеш белән төрләндерү | Тема буенча фикерләү ысулын аерып ала белү | |||
13 | Алмашлык. Исем алмашлыклары | Алмашлык сүз төркеме тур. белгәннәрне актуаль-ләштерү, кайсы сүз төр-кемен алмаштыруга карап төркемчәләргә бүленешен аңларга ярдәм итү | Исем алмашлыкларын таный һәм аера белү | Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу | |||
14 | Исем алмашлыкларының килеш белән төрләнеше | 5.10 | Исем алмашлыклары=-ның килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү | Исем алмашлыкла-рын килеш белән төрләндерү | Дәреслектән мәгълүмат алу техникасын камилләштерү | ||
15-16 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Иҗади биремле изложение («Песнәк белән Әнисә») | 7.10 8.10 | Ишеткәннәрне грамоталы, бәйләнешле, әзлекле итеп язу | Язма сөйләм культурасын үстерү | |||
17 | Сан. Саннарның төзелеш ягыннан төрләре | 12.10 | Сан сүз төркеме турында белгәннәрне актуаль-ләштерү, саннарның төзелеше турында төшенчә формалаштыру | Төзелеше буенча төрле булган сан-нарны дөрес язу | Грамматик нормаларны саклап язу | ||
18 | Сан алмашлыклары | 14.10 | Сан алмашлыклары турында төшенчә формалаштыру, аларның нәрсәгә ишарә итүләрен ачыкларга ярдәм итү | Сан (сорау) алмашлыкларын тану һәм аеру | Фәнни сөйләм культурасын үстерү | ||
19 | Сыйфат һәм сыйфат алмашлыклары | 15.10 | Сыйфат сүз төркеме тур белгәннәрне актуаль-ләштерү, сыйфат алмаш-лыклары турында төшен-чә формалаштыру, алар-нын нәрсәгә ишарә итүл-әрен ачыкларга ярдәм итү | Сыйфат алмашлыкларын тану һәм аеру | Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын куллана белү | ||
20 | Синоним һәм антоним сыйфатлар | 19.10 | Синоним һәм антоним сыйфатлар тур төшенчә формалаштыру, аларны аера белергә ярдәм итү | Синоним һәм антоним сыйфатларны аеру һәм сөйләмдә дөрес куллану | Иптәшеңнең җавабын тыңлау һәм бәяләү | ||
21 | I чирек өчен контроль диктант («Көмеш елга») | 21.10 | Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү | Әйтеп торганны грамоталы итеп яза белү күнекмәсен үстерү. | |||
22 | Хаталарны төзәтү өстендә эш | Диктантта җибәрелгән хаталарны төзәтү. Хата җибәрелгән очраклар белән бәйле кагыйдәләрне актуальләштерү | Үз эшеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтү күнекмәсен камилләштерү | ||||
23 | Фигыль һәм аның мәгънәләре | Фигыль сүз төркеме тур белгәннәрне актуальләштерү, фигыльнең мәгънәләре турында төшенчә формалаштыру | Мәгънәләре буенча фигыльләрне төркемнәргә аера белү | Модельләштерү күнекмәсен үстерү | |||
24 | Фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы | Фигыльнең барлык һәм юклык формасы турында төшенчә формалаштыру, юклык формасында басым кую үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү | Фигыльнең юклык формасында басым кую үзенчәлеген үзләштерү | Тема буенча төп фикерне билгеләү | |||
25 | Боерык фигыль | Боерык фигыль тур тө-шенчә формалаштыру, аның фигыльнең башлангыч формасы бн тышкы охшашлыгын искәртү | Боерык фигыльнең мәгънә төсмерләрен аеру | Дәреслектән мәгълүмат алу техникасын камилләштерү | |||
26 | Шарт фигыль | Шарт фигыль турында төшенчә формалаштыру, аның ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү | Мәгънәсенә һәм кушымчасына карап, шарт фигыльне тану | Үз-үзеңне бәяләү | |||
27 | Хикәя фигыль, аның заман формалары | Хикәя фигыль турында белгәннәрне актуаль-ләштерү һәм тирәнәйтү, аның заман формалары-ның ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү | Хикәя фигыльнең заман формаларын аеру | Белемнәрне системалаштыру күнекмәсен үстерү | |||
28 | Фигыльләрдә басым | Боерык, шарт, хикәя фигыльләрдә басым куюның аерым кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итү | Фигыльләрдә сүз басымын дөрес кую | Чагыштырып нәтиҗәләр ясау | |||
29 | Рәвеш | Рәвеш сүз төркеме тур белгәннәрне актуаль-ләштерү һәм тирәнәйтү | Рәвешнең грамматик билгеләрен атый белү | Тема кысасындагы материалны гомумиләштерү | |||
30 | Антоним рәвешләр | Антоним рәвешләр турында төшенчә формалаштыру | Рәвешләрнең антонимнарын тиз һәм дөрес таба белү, сөйләмдә алардан файдалана белү | Танып белү активлыгын камилләштерү | |||
31 | Рәвеш алмашлыклары | Рәвеш алмашлыклары турында төшенчә формалаштыру | Рәвеш алмашлыкларын тану һәм аеру | Дәреслек белән эшләү | |||
32-33 | Сүз төркемнәрен гомуми-ләштереп кабатлау | Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау | Сүз төркемнәрен тану һәм аеру, аларга хас грам-матик билгеләрне белү | Алган белемнәрне гомумиләштерү | |||
34 | Синтаксис һәм пунктуация Синтаксис һәм пунктуация турында төшенчә. Җөмлә | Синтаксис һәм пунктуация турында төшенчә формалаштыру, җөмлә төшенчәсен актуальләштерү | Синтаксис һәм пунктуациягә кара-ган төп берәмлек-ләрне әйтә алу | Фәнни сөйләм культурасын үстерү | |||
35 | Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә | Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен искә төшерү, хикәя җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү | Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен тану һәм аера белү | Бирелгән тема буенча фикерләү ысуллары булдыру | |||
36 | Сорау җөмлә | Сорау җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү | Сорау җөмләләрне белдерүче чараларны атый белү | Дәреслек белән эшләү | |||
37 | Боерык җөмлә | Боерык җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү | Боерык җөмләләрне тану һәм аеру буенча фикерләү ысулы формалаштыру | Фикерне куелган сорау логикасында үстерә белү | |||
38 | Тойгылы җөмлә | Тойгылы җөмлә турында төшенчә формалаштыру | Тойгылы хикәя, тойгылы сорау һәм тойгылы боерык җөмләләрне тану һәм аеру | Белемнәрне гомумиләштерү | |||
39 | Интонация һәм тыныш билгеләре | Интонация һәм аның өлешләре турында төшенчә бирү, интонация-нең язуда белдерелү ысулын бил-геләү | Интонациянең төп өлешләрен текстта билгели белү | Танып белү эшчәнлеген камилләштерү | |||
40-41 | Җөмләнең баш кисәкләре. Җыйнак җөмлә | Җөмләнең баш кисәкләре турында белгәннәрне тирәнәйтү, җыйнак җөмлә турында төшенчә формалаштыру | Баш кисәкләрнең билгеләмәләрен әйтә белү. Җыйнак җөмләгә мисаллар китерә алу. Баш кисәкләрнең нинди сүз төркемнәре бн белдерелүләрен үзләштерү | Алдагы белемнәргә таянып, фикерне үстерү | |||
42 | Гади һәм кушма җөмлә | Гади һәм кушма җөмләләр турында төшенчә формалаштыру, аларны аеру ысулын билгеләү | Тексттан гади һәм кушма җөмләләрне аерып әйтә белү, гади җөмләләрдән кушма җөмлә ясый алу күнекмәсен формалаштыру | Бирелгән тема буенча фикерләү ысуллары булдыру | |||
43 | II чирек өчен контроль диктант («Тукран баласын коткару») | II чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Дәресләрдә алган белемнәрне куллана белү, башка ситуациягә күчерә алу | Ишеткәнне грамоталы итеп, хатасыз язу кү-некмәсен үстерү | ||||
44 | Хаталарны төзәтү өстендә эш | Диктантта җибәрелгән хаталар белән бәйле орфограммаларны искә төшерү | Кагыйдәләрне мисаллар китереп ныгыту | Үз эшеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтү | |||
45 | Иярчен кисәкләр. Җәенке җөмлә | Җөмләнең иярчен кисәкләре турында белгән-нәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, җәенке җөмлә турында төшенчә формалаштыру | Җөмләдә иярчен кисәкләрне тану һәм җәенке җөмләнең төп билгесен әйтә алу | Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү | |||
46 | Аергыч | Аергыч турында төшенчә формалаштыру, сорауларын билге-ләү | Җөмләдә аергычны тану һәм белдерелү үзенчәлеген әйтә алу | Эзлекле фикер йөртү, үз фикереңне дәлилләп бирә белү | |||
47 | Тәмамлык | 24.12 | Тәмамлык турында төшенчә формалаштыру | Җөмләдә тәмам-лыкны тану һәм белдерелү үзенчәлеген әйтә алу | Тема буенча фикерләү ысулын аерып ала белү | ||
48 | Хәл | 11.01 | Хәл турында төшенчә формалаштыру | Җөмләдә хәлне та-ну, белдерелү үзен-чәлеген әйтә алу | Модельне укый белү | ||
49- 50 | Сүзтезмә | 13.01 14.01 | Сүзтезмә турында төшенчә формалаштыру | Сүзтезмә барлыкка килү шартын, аның төрләрен әйтә алу | Мөстәкыйль рәвештә дәрескә УМ кую | ||
51 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләре | 18.01 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләре турында төшенчә формалаштыру | Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чараларны белү һәм дөрес куллану | Логик фикерләү сәләтен активлаштыру | ||
52 | Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре | 20.01 | Тиңдәш кисәкләр янындагы тыныш билгеләре һәм аларны кую кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итү | Тиңдәш кисәкләр янында өтер, сызык кую очракларын аңлатып бирә белү һәм дөрес куллану | Модельне хәтердә калдыру | ||
53 | Фонетика, орфоэпия һәм орфография. Фо- нетика, орфоэпия һәм орфография турында төшенчә. Сөйләм органнары | 21.01 | Фонетика, орфоэпия, орфография һәм сөйләм органнары турында төшенчә бирү | Сөйләм органнары-ның авазлар ясау-дагы ролен аңлатып бирә белү | Фәнни сөйләм культурасын үстерү | ||
54 | Сузык һәм тартык авазлар | 25.01 | Сузык һәм тартык авазларның ясалышы турында төшенчә формалаштыру | Сузык һәм тартык авазларның ясалу үзенчәлеген белү | Үз эшеңне бәяләү күнекмәсен үстерү | ||
55 | Сузык һәм тартык авазлар таблицасы | 27.01 | Сузык һәм тартык авазларны системалаш-тыру һәм, таблицага нигезләнеп, авазларга бәя бирә белергә өйрәтү | Таблицага нигез-ләнеп, авазларга бәя бирү | Эзлекле фикер йөртеп, үз фикереңне дәлилли белү | ||
56 | Иҗек һәм басым | 28.01 | Ачык һәм ябык иҗекләр, иҗек калыплары турын-да төшенчә бирү, сүздә басым кую үзенчәлек-ләрен аңларга ярдәм итү | Ачык һәм ябык иҗек төшенчәләрен аеру. Басымның урынын дөрес билгели белү | Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү | ||
57 | Дифтонглар | 1.02 | Дифтонглар турында төшенчә формалаштыру, дифтонгка сузыктан башланган кушымча ялгау үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү | Дифтонгка сузыктан башланган кушымча ялгау үзенчәлеген үзләштерү | Үз мөмкинлекләреңне бәяли белү | ||
58 | БСҮ. Миниатюр изло-жение («Ниндиәйбәт!») | 3.02 | Изложение язу күнекмәсен үстерү | Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү | |||
59 | Сингармонизм законы | 4.02 | Сингармонизм законы һәм аның ике төре турында төшенчә формалаштыру | Сингармонизм законы һәм аның ике төрен атый белү | Модельләштерү күнекмәсен үстерү | ||
60 | Рәт гармониясе | 8.02 | Сингармонизм законының I төре — рәт гармониясе турында төшенчә формалаштыру, аның төп үзенчәлеген аңларга ярдәм итү | Сингармонизмның I төрен аңлатып бирә белү | Тема буенча төп фикерне аерып бирә белү | ||
61 | Ирен гармониясе | 10.02 | Сингармонизм законы-ның II төре — ирен гар-мониясе тур төшенчә формалаштыру, аның төп үзенчәлеген аңларга ярдәм итү | Сингармонизмның II төрен аңлатып бирә белү | Үзеңне бәяләү күнекмәсен камилләштерү | ||
62 | [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары | 11.02 | Язуда бер үк хәрефләр белән белдерелә торган [к], [к] һәм [г], [г] тартыклары турында төшенчә формалаштыру | Әлеге тартык авазларны аера һәм дөрес әйтә белү | Дәреслектән мәгълүмат алу техникасын камилләштерү | ||
63 | [къ], [гъ] авазларының язуда бирелеше | 15.02 | [къ] һәм [гъ] тартыклары-ның язуда бирелеше турында төшенчә фор-малаштыру | [къ] һәм [гъ] аваз-ларын язуда дөрес белдерү күнекмә-сен камилләштерү. | Модельне укый белү | ||
64 | Сүзлек диктанты, [һ], [х] тартыклары | 17.02 | [һ] һәм [х] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачыкларга, аларның үзенчәлеген аң-ларга ярдәм итү | [һ] һәм [х] авазларының төп үзенчәлекләрен атый алу | Чагыштырып нәтиҗәләр ясау | ||
65-66 | БСҮ. Иҗади биремле изложение («Яз билгеләре») | 18.02 | Тыңланган текстны эзлекле рәвештә, бәйләнешле итеп һәм иҗади якын килеп язу күнекмәсен камилләштерү | Иҗади фикерләү күнекмәсен үстерү | |||
67 | [н] һәм [ң] тартыклары. Сүзлек диктанты. | [н] һәм [ң] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачык-ларга, аларның үзенчәлеген аң-ларга ярдәм итү | [н] һәм [ң] авазларының төп үзенчәлекләрен атый белү | Логик фикерләү сәләтен активлаштыру | |||
68 | [у/] һәм [в] тартыклары | [\ү] һәм [в] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачыкларга, аларның үзенчәлеген аңларга ярдәм итү | [\ү] һәм [в] авазларының төп үзенчәлекләрен атый алу | Белемне системалаш-тыру өчен, схемалардан файдалана белү | |||
69 | Эш кәгазьләре: мәкалә язу. Сүзлек диктанты. | [һ] һәм [х], [н] һәм [ң], [\у] һәм [в] тартыклары турында белемнәрне ак-туальләштерү, мәкалә тур төшенчә формалаштыру | Мәкаләгә хас билгеләрне әйтеп бирә белү | Иҗади фикерләү күнекмәсен үстерү | |||
70-71 | Сөйләмдә аваз үзгәрешләре | Авазларның үзара йогынтысы тәэсирендә туган үзгәрешләр турында төшенчә формалаштыру | Редукция, аккомо- дация, ассимиляция, диссимиляция, чи-ратлашу күренешләрен аңлату | Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү | |||
72 | Е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы | е, ё, ю, я хәрефләрен дөрес язу күнекмәсен камилләштерү | е, ё, ю, я хәрефләрен дөрес язу күнекмәсен камилләштерү | Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәсен үстерү | |||
73 | ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы | ь һәм ъ хәрефләрен дөрес язу күнекмәсен камилләштерү | ь, ъ хәрефләрен дөрес язу күнекмәсен камилләштерү | Төркемнәрдә ярдәләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү | |||
74 | Күрмә диктант. Фонетика, орфоэпия һәм орфография бүлекләрен кабатлау | Әлеге бүлекләр буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | Үзеңне бәяләү күнекмәсен камилләштерү | ||||
75 | Сүзләргә фонетик анализ | Фонетика һәм орфоэпия бүлегендә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабат-лау һәм тирәнәйтү, фо-нетик анализ ясау күнек-мәсе формалаштыру | Фонетик анализ ясау күнекмәсен үзләштерү | Гомумиләштерү күнекмәсен үстерү | |||
76 | III чирек өчен грамматик биремле контроль диктант («Урман чишмәсе») | III чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | Белемнәрне системалаштыру күнекмәсен үстерү | ||||
77 | Хаталарны төзәтү өстендә эш | Диктантта җибәрелгән хаталар бе-лән бәйле орфограммаларны искә төшерү | Кагыйдәләрне ми-саллар китереп ны-гыту, фонетик ана-лиз ясау күнекмә-сен камилләштерү | Үз эшеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтә белү күнекмәсен үстерү | |||
78 | Лексикология һәм сөйләм культурасы Лексикология һәм сөйләм культурасы турында төшенчә. Сүзнең мәгънәсе. | Лексикология һәм сөй-ләм культурасы турын-да аңлатма бирү, сүзнең лексик мәгънәсе төшен-чәсен формалаштыру | Сөйләм культурасы төшенчәсен аңлата белү | Мөстәкыйль фикерләү сәләтен активлаштыру | |||
79 | Бер һәм күп мәгънәле сүзләр | Бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында гомуми төшенчә формалаштыру | Полисемия төшен-чәсен аңлата белү | Танып белү активлыгын камилләштерү | |||
80 | Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре | Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр тур-ында гомуми төшенчә фор-малаштыру | Күчерелмә мәгънә-нең әдәби сурәт ча-расы булуын аңлата белү | Тексттан мәгълүмат алу техникасын ка-милләштерү | |||
81 | Омонимнар | Омонимнар турында гомуми төшенчә форма-лаштыру, төрләрен аеру ысулын билгеләү | Омоним төрләрен ае-ра һәм атый белү | Тема кысасындагы материалны гомумиләштерү күнекмәсен үстерү | |||
82 | Синонимнар | Синоним төшенчәсен актуальләштерү, төп сүз (доминанта) төшенчә-сен формалаштыру | Синонимик рәттән доминанта сүзне ае-рып ала белү | Логик алымнардан чагыш-тыру, анализ, гомумиләш-терү, нәтиҗә ясау күнек-мәләрен камилләштерү | |||
83 | Антонимнар | Антоним төшенчәсен актуальләш-терү, аның төрләрен һәм сөйләм-дәге әһәмиятен ачыкларга ярдәм итү | Сүзләрнең антоним парларын тиз һәм дөрес таба белү | Үзконтроль һәм үзбәя кую күнекмәсен камилләштерү | |||
84-85 | Фразеологик әйтелмәләр | Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә формалаштыру | Фразеологик әйтел-мәләрне сөйләмдә урынлы куллана белү | Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итү күнекмәсен үстерү | |||
86 | Татар теленең сүзлек составы | Татар теленең сүзлек составы төшенчәсен формалаштыру, аның үзгәреп тору сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итү | Сүзлек составының үзгәреп тору сәбәп-ләрен әйтә белү | Модельне хәтердә калдыру | |||
87 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Миниатюр изложение («Мәхәббәт») | Эчтәлекне эзлекле, тулы һәм дөрес чагылдырып, бәйләнешле итеп язу күнекмәсен үстерү, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗә ясый белү сәләтен бәяләү | Язма сөйләм культурасын үстерү | ||||
88 | Алынмалар. Сайланма диктант | Алынмалар тур төшенчә формалаштыру, алар-ның телебездә кулланы-лу үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү | Алынмаларның кул-ланылу үзенчәлек-ләрен атый белү | Логик фикерләү сәләтен активлаштыру | |||
89-90 | Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы | Гомумхалык, диалекталь, профессиональ (һөнәри) сүзләр һәм атамалар (терминнар) турында төшенчә формалаштыру, аларның кулланылу үзенчәлекләрен ачык-ларга ярдәм итү | Һәр төргә караган сүзләрнең кулла-нылу үзенчәлекләрен аерып әйтә белү | Белемне системалаштыру өчен схемалардан файдалану күнекмәсен үстерү | |||
91-92 | Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Контроль кисем (15 мин) | Яңа һәм искергән сүз-ләр турында белешмә бирү, искергән сүзләр-нең ике төре турында төшенчә формалаштыру | Искергән сүзләрнең ике төрен аера белү | Тема буенча төп фикерне аерып алу | |||
93 | Эш кәгазьләре: хат язу | Эш кәгазьләре белән танышуны дәвам итү, хат турында төшенчә формалаштыру | Хат язу тәртибен үзләштерү | Иҗади фикерләү күнекмәсен үстерү | |||
94-95 | Сүзлекләр һәм алардан файдалану | Сүзлекләр һәм аларның төрләре турында белешмә бирү | Сүзлекләрдән дөрес һәм тиз файдалана белү | Логик фикерләү сәләтен камилләштерү | |||
96 | Эш кәгазьләре: белешмә язу | Эш кәгазьләре белән танышуны дәвам итү, белешмә турында төшенчә формалаштыру | Белешмә язу планын үзләштерү | Фәнни сөйләм культурасын үстерү | |||
97 | Лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау | Лексикология бүлеген гомуми-ләштереп кабатлау, белемнәрне Системалаштыруга ярдәм итү | Бу бүлеккә караган төшенчәләрне белү. | Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәсен үстерү | |||
98 | Сүзгә лексик анализ | Сүзгә лексик анализ төшенчәсен формалаштыру | Сүзгә лексик анализ ясау күнекмәсе булдыру | Ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү | |||
99 | Грамматик биремле еллык контроль диктант («Керпе һәм аның балалары») | Дәресләрдә алган белемнәрне куллану, башка ситуациягә күчерә алу күнекмәсен үстерү
| Ишеткәнне грамоталы итеп, хатасыз язу күнек мәсен үстерү | ||||
100 | Хаталарны төзәтү өстендә эш | Диктантта җибәрелгән хаталарны төзәтү, алар белән бәйле кагыйдәләрне искә төшерү | Үз эшеңне тик-шерү һәм хата-ларны төзәтә белү күнекмәсен үстерү | ||||
101 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | Фонетика, орфоэпия, орфография бүлекләрен гомумиләштереп кабатлау | Белемнәрне системалаштыру күнекмәсен үстерү | ||||
102 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | Лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау | Логик алымнардан чагыш-тыру, анализ, гомумиләш-терү, нәтиҗә ясау күнек-мәләрен камилләштерү | ||||
103 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | Тел белеменең синтаксис бүлеген гомумиләштереп кабатлау | Белемне системалаштыру өчен, схемалардан файда-лану кү-некмәсен үстерү | ||||
104-105 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабат-лау. Фонетика, орфоэ-пия, орфография бүлек-ләре | Белемеңне үзлегеңнән тикшерү өчен күнегүләр эшләү, гомумиләштереп кабатлау өчен тестлар төзү, иҗади эшләр башкару | Иҗади фикерләү күнекмәсен үстерү | ||||
Татар теле һәм татар әдәбияты буенча уку нәтиҗәләрен бәяләү
Сочинениене бәяләү:
Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч- дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса,
«2» ле куела.
Изложение түбәндәгечә бәяләнә:
№ | Текстның бирелеше | Грамоталылыгы | Билге |
1 | Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик хаталар юк. | 1орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар. | «5»ле билгесе куела. |
2 | Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата җибәрелгән. | 2 орфографик, 1 пунктуацион (яки 1 грамматик) хата бар. | «4»ле билгесе куела. |
3 | Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик хата җибәрелгән. | 3орфографик,2 пунктуацион1грамматик хата бар. | «3»ле билгесе куела. |
4 | Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп. | Орфографик хаталарның саны —3 тән, пунктуацион хаталарның саны — 2 дән,грамматик хаталарның саны 3тән артык. Орфографик хаталарның саны —3 тән,пунктуацион хаталарның саны — 2 дән, грамматик хаталарның саны 3тән артык. | «2»ле билгесе куела. |
Контроль диктантларны бәяләү
№ | Таләпләр | Билге |
1. | Орфографик Һәм пунктуацион хаталары булмаган эшкә Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә | «5»ле билгесе куела. «5» ле билгесе куела ала. |
2. | 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик Һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә | «4»лебилгесе куела. «4»ле билгесе куела. |
3. | 2 орфографик, 1—3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә | «3»ле билгесе куела. «3»ле билгесе куела ала. |
4. | 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле эшкә | «2»ле билгесе куела. |
Грамматик биремле диктантларны бәяләү
Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10—15 сүзгә кимрәк була. Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек үк эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: беренчесе— диктантка, икенчесе — грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела. Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.
Сүзлек диктантын бәяләү
Сыйныф | Сүзләр саны |
5 | 15-20 |
6 | 20-25 |
7 | 25-30 |
8 | 30-35 |
9 | 35-40 |
Хатасыз башкарылган эшкә - «5»ле, бер-ике хаталы эшкә - «4» ле, өч яки дүрт хаталы эшкә-«3» ле 5 хаталы эшкә “2” билгесе куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.
Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Аннотация к рабочей программе по математике (алгебре и началам анализа), 11 класс , профильный уровень; рабочая программа по алгебре и началам анализа профильного уровня 11 класс и рабочая программа по алгебре и началам анализа базового уровня 11 класс
Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (алгебре и началам анализа) Класс: 11 .Уровень изучения учебного материала: профильный.Программа по алгебре и началам анализа для 11 класса составлена на ос...

Рабочая программа по русскому языку 5 класс Разумовская, рабочая программа по литературе 5 класс Меркин, рабочая программа по русскому языку 6 класс разумовская
рабочая программа по русскому языку по учебнику Разумовской, Львова. пояснительная записка, календарно-тематическое планирование; рабочая программа по литературе 5 класс автор Меркин. рабочая программ...
Рабочие программы класс(география)
рабочие программы 5-9 класс(2019)...
Рабочие программы класс(обществознание )
рабочие программы 6-9 класс по учебнику Боголюбова...

Рабочая программа по Биологии за 7 класс (УМК Сонина), Рабочая программа по Биологии для реализации детского технопарка Школьный кванториум, 5-9 классы, Рабочая программа по Биохимии.
Рабочая программа по биологии составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по биологи...

