Фигыль һәм аның нигезе.
план-конспект урока (6 класс)

Вильданова Лилия Равиловна

Фигыль һәм аның нигезе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл figyl_hm_anyn_nigeze.docx25.54 КБ

Предварительный просмотр:

ФИГЫЛЬ ҺӘМ АНЫҢ НИГЕЗЕ

Вилданова Лилия Равиловна

Тукай районы МБГБУ “Мусабай – Завод урта мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: фигыль турында белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү; укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыру; мөстәкыйль фикер йөртүгә юнәлтү.

Бурычлар: укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә тарту,  эзлекле итеп уйларга һәм сөйләшергә өйрәтү,  сүзлек запасын баету.                                                      

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле. 6  сыйныф.  Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары  өчен уку әсбабы / Ф.Ю. Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р. Сәйфетдинов – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014), төрле сүз төркемнәре язылган карточкалар, уку максатын билгеләү өчен карточкалар.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: фигыльләрне эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләргә бүлү, фигыль нигезе турында төшенчәне, нигезнең тамыр һәм ясалма булуын белү, фигыль нигезен дөрес билгели белү

Шәхси нәтиҗәләр: туган телебезгә карата кызыксыну уяту, укуга җаваплы карау.

Танып-белү УУГ: уку проблемасын билгели һәм аны чишү юлларын төзи алу, рәсемнәр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү, төркемнәрдә килешеп эшли белү.

Регулятив УУГ: максат куя һәм уку бурычларны билгели алу,  уку эшчәнлеген оештыра белү, үзбәя кую күнекмәләренә ия булу.

Дәрес барышы:

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универ саль уку гамәлләре

Оештыру.

Мотивлаштыру

 (2-3 минут)

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру, дәреснең эпиграфы белән таныштыру. Эпиграф итеп шигырь бирелә.

Мәрхәмәтле бул син туган телгә,

Ихтирамлы бул син сүзләргә,

Сүзне кирәк мәңге яңартырга,

Сүзне кирәк мәңге эзләргә.

Әңгәмә оештырыла.

Исәнләшәләр. Дәрескә әзерлекне күрсәтәләр, эпиграф белән танышалар, сорауларга җавап бирәләр.  

ШУУГ: туган телебезгә карата кызыксыну уяту

КУУГ: тыңлый һәм  җавап бирә алу

Актуальләштерү

Укучыларга сүзләр бирә. Шул сүзләрне сүз төркемнәренә аерып язарга кирәк.

Сыйфат исем .....

(өй - өй, тырыш - тырыш, җиң - җиң, кыр - кыр, ал- ал)

Ни өчен бу сүзне әлеге баганага яздыгыз?

Сез бу сүз төркемнәренең кайсысын өйрәндегез?

Нинди сүз төркеме ул исем, сыйфат?

Сүзләрне сүз төркемнәренә аералар.

Кайберләрен аерганда авырсыналар.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Исем, сыйфат сүз төркемнәре турында белгәннәрен әйтәләр.

ШУУГ: татар теленең бай тел икәнлеген аңлау

ТБУУГ: гомумиләштерүләр ясау, нәтиҗә чыгару

КУУГ: фикерләрне төгәл һәм тулы итеп әйтеп бирә белү

РУУГ: эшчәнлекне оештыру, җавапларның дөреслеген контрольдә тоту

Уку мәсьәләсен кую

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Күпнокталар куелган урында нинди сүз төркеме булыр?

Димәк, без бүген нинди сүз төркемен үтәчәкбез?

Ни өчен сез бу сүзләрне фигыль сүз төркеменә карый дип уйлыйсыз?

Нинди сүз төркеме ул фигыль?

Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

Укучылар, һәр эшне башлар алдыннан без үзебезгә максат куябыз. Әйдәгез, без дә үзебезнең эшебезне башлар алдыннан дәрескә максат куйыйк әле. Сезнең алдыгызда кәгазьләр ята. Шуларны тутырыйк әле. (Кушымта №1)

Укучылар, экрандагы рәсемнәргә игьтибар итик әле. Биредә балалар нишли?

Фигыльгә билгеләмә бирик.  

Рәсемдәге фигыльләрне кертеп, җөмләләр төзегез. Баш кисәкләрен билгеләгез. Нәтиҗә ясагыз

Дәрес башында бирелгән фигыльләргә яңадан әйләнеп кайтабыз. Бу сүзләрне тагын да ваграк кисәкләргә таркатып буламы? Кушымчалар өстәп буламы?

Ничек уйлыйсыз, фигыльнең әлеге өлеше нәрсә дип аталыр? Укучылар нигез сүзен әйтә алмасалар, алдан әзерләнгән фигуралардан өй рәсеме ясатыла. Иң түбәнге өлешнең нәрсә дип аталуы әйттерелә. Өй нигезенә  аска таба берни дә өстәп булмый, ә өскә таба өеп була (стена, түбә һ.б.). Фигыльдә дә шулай. Нигезгә төрле кушымчалар ялгап була.

Укучылар күпнокталар урынында фигыль сүзе торырга тиешлеген әйтәләр.

Чөнки бу сүзләр эшне белдерә тоган сүзләр

Эшне белдерә торган сүз төркеме, нишли? нишләде соравына җавап бирә.

Укучылар таблицаны тутыралар. Максатларны билгелиләр.

Укучылар җавап бирә: агач утырта (эшли), йөгерә (хәрәкәт итә), йоклый (хәлне белдерә).

Фигыль – эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә, нишли? соравына җавап бирә

Җөмләләр төзиләр. Ия һәм хәбәрен билгелиләр. Нәтиҗә ясыйлар: фигыль җөмләдә хәбәр булып килә.

Юк, булмый. Кушымчалар өстәп була.  

Нигез турында төшенчәне китаплардан уку. Фигыльнең нигезе төп мәгънәне белдерүен, аны нишлә? соравы куеп табып булуын ачыклыйлар. Фигыль нигезенең ике төрле – тамыр һәм ясалма булын әйтәләр. Кагыйдәне укыганнан соң модуль төзиләр.

ШУУГ: үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү

ТБУУГ: уку мәсьәләсен аңлау, нәтиҗә чыгару

КУУГ: сорауларга җавап бирә белү

РУУГ: уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру

ШУУГ: максатка ирешү юлларын эзләү, мөстәкыйль фикер йөртү

ТБУУГ: өйрәнелә торган материалны аңлау, рәсемнәрдән чыгып, кагыйдәне әйтә белү, нәтиҗә ясау  

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, үз фикерләрен дәлилли алу

РУУГ: җавапларны контрольдә тотып, бәяли белү

Яңа теманы ныгыту. Беренчел ныгыту.

Дәреслектәге 195 нче күнегүне әшлибез. Текстны  укыйбыз. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең нигезен билгелибез. Аңлашылмаган сүзләрне сүзлектән карыйбыз.

Экранда төрле фигыльләр язылган. Шуларны икегә - тамыр һәм ясалма нигезгә дөрес итеп бүләргә кирәк (тышла, тор, эшлә, буя, зурай, бәхәсләш, күр, чибәрлән, бел, дуслаш, тозла, уйла, җый, бизә, ал, чык)

Укучылар эшне индивидуаль башкаралар. Фигыльләрнең нигезен билгелиләр.

1 нче төркем – тамыр нигезле фигыльләрне, 2 нче төркем ясалма нигезле фигыльләрне генә язып ала. Бу фигыльләр белән җөмләләр төзиләр.

ШУУГ: төрле мәгълүмат чараларын куллану

ТБУУГ: үз эшчәнлекләрен мөстәкыйль рәвештә оештыру

КУУГ: коллектив фикер алуда катнашу

РУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү

Икенчел ныгыту.

Экранда тест сораулары бирү.

Алдагы белемнәрне гомумиләштереп, үзтикшерү оештыру. Экранда бирелгән тест сорауларына җавап бирү. Укытучы күрсәткән критерийлар нигезендә дәрестә үз эшчәнлеген бәяли, билгеләр куя.

ШУУГ: алган белемнәрне куллана белү 

ТБУУГ: үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыру  

РУУГ: үз эшчәнлеген контрольгә алу, эшләнгән эшкә бәя бирү

  Өй эше.

  1. 196 нчы күнегүне эшләгез.
  2. 196 нчы күнегүдәге сүзләр белән 5 җөмлә төзегез.
  3. Тамыр һәм ясалма нигезле фигыльләр  кертеп, “Минем буш вакытым ” темасына хикәя төзегез.

Өй эшенең аңлашылып бетмәгән урыннарын ачыклыйлар.

ТБУУГ: биремнәрне аңлау

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, планлаштыру

Рефлексия.

Дәрес башында бирелгән кәгазьләрне алабыз. Без үзебезгә нинди максат куйган идек? Максатыбызга ирештекме? Сез фигыль турында нәрсәләр белә идегез? Бүген дәрестә үткәннәрне сез кайда куллана аласыз?

Дәрес тәмам, сау булыгыз!

Укучылар сорауларга җавап бирә.  

ТБУУГ: нәтиҗә ясый белү

КУУГ: үз фикерләрен дәлилле итеп җиткерә белү

РУУГ: үзбәя бирү

Кушымта №1.

Мин нәрсәләр белергә телим

Максат

Мин нәрсәләр белдем

Фигыльнең нинди сорауларга җавап бирүен искә төшерергә

Эштән кала, фигыльнең нәрсәләрне белдерүен ачыкларга

Фигыльнең нинди җөмлә кисәге булуын белергә

Фигыль нигезен таба белергә

Әдәбият:

  1. Татар теле. 6  сыйныф.  Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары  өчен уку әсбабы / Ф.Ю. Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р. Сәйфетдинов – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014.
  2. Мәгариф 2016, №3, 7, 9, 8, 11.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе...

Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Фигыль нигезе

5нче татар сыйныфында фигыль нигезе буенча ФДБС буенча дәрес эшкәртмәсе...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

Фигыль бүлеген кабатлау. Киләчәк заман хикәя фигыль.

Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү....