"Тукай яши-күңелләрдә".
методическая разработка по теме

Ямалиева Эльмира Накиповна

 

Бәйрәм кичәсе.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kich-tukay-2012.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

(Укучылар тезелеп басалар)

1 укучы:   Әле укый белмәсәктә,

туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр,- дибез.

Бергә: И, туган тел, и матур тел.

2 укучы: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, шүрәлеләр-

Безнең дуслар барсыда.

Кырлай” дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов) өзек яңгырый.Арткы планда урман күренеше. Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга тели.

Кыз. –Ниниди матур Күбәләк!

әйт әле, Күбәләк

сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:  Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.  (Очып китә)

Кыз: Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,

Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз!

(Агачлар ауган, күк күкрәгән, улаган тавышлыр ишетелә)

Кыз: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра?

Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә. Бии-бии Шүрәле керә. Кыз качарга тели.

Шүрәле: Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин крак-угры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Кыз: Сңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч  сине, шатлыгымнан үкерәм.

Кыз: Ярый, абыем килгәнче уйныйк бераз кети-кети.

З.Хабибуллинның “пар ат” көе ишетелә. Ат туктый. Аттан сылу, батыр егет Былтыр төшә. Шүрәле Былтырны күргәч, качмакчы була.

Шүрәле:Яшь егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

                 Тик сине шартыма күнмәссең, диеп мин уйлыймын.

Шүрәле:Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм.

Былтыр:Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

       Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

       Бүрәнәнең бер очында бар әрчелгән ярык

       Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы.

Шүрәле бармагын тыга, бармагы кысыла. Шүрәле акыра, үзенә ярдәмгә әкият геройларын чакыра. Чәчләрен тузгыткан, кулына алтын тарак тоткан су анасы керә.

Су анасы:

Утырасыңмы? Бик яхшы.

Күптән шул кирәк сиңа.

Балаларны куркытып,

Йөрисең инде шунда.

Әйдә, Шүрәле, тор урныңнан, Кичәгә алып барам.

Бар балалар көтә безнге

Мин сине озатып калам.

(Шүрәле бүрәнә күтәреп, Су анасы белән китәләр. Кәҗә белән Сарык керә.)

 Кәҗә белән сарык: Шүрәле, Су анасы, сезме бу? Былтыр кайда? Без монда бөтенебезне  дә кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән, татар халкының бөек улы Г.Тукайны искә алырга килдек. Быел сөекле шагыйребез Г.Тукайга 126  ел була. Тукайны оныткан икән, димәк ул, Туган телен дә онытачак.

Укучылар “Туган тел” җырын башкаралар.

3 укучы:

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без- бәхетле, без шагыйрле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

4 укучы:

Бөек Тукай, синең исемең белән

Телем ачтым сабый чагымда.ю

Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,

Кабатладым һәрбер таңымда.

5 укучы:

Кара кәләпүшле матур рәсемең

Һаман торды минем каршымда.

Киләчәктә алга җитәкләде,

Аңлатты ул миңа барысын.

6 укучы:

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек  шагыйребез син!-диям.

Укучылар барысы “Бәйрәм бүген” җырын башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...