Сау бул, мәктәп! Исәнме зур тормыш!
методическая разработка (11 класс) по теме

Гильмеева Гульназ Закиевна

Сценарий последнего хвонка на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sau_bul_mktp_isnme_zur_tormysh_2013.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Сау бул, мәктәп! Исәнме зур тормыш!

Җыр яңгырый. Чыгарылыш укучылары беренче класс укучыларын җитәкләп керәләр һәм линейкадагы урыннарына озаталар. Үзләре тезелеп басалар.

Илзидә:    - В это майское утро, этой теплой весной
   
                      Все как прежде как будто, все идет чередой.

  Рәзил:     – Только все при параде, при улыбках, цветах,
                         Зал в красивом наряде и гостей просто страх.

  Илзидә:    – Знаем мы, что сегодня нам не нужен урок
                         Мы собрались на праздник,
       
Бергә:      На последний звонок!

  Лиана:     На школьной радостной планете.

                  – Природа снова оживает:

                 Звенит, цветет, благоухает.

Эмиль:    – И это чудо в нашем зале:
                        Каких людей мы здесь собрали!

                 – Здесь море умных, чистых глаз,

                 – Здесь молодость чарует вас.

Лилия:    – Здесь души полны ожиданьем,

                 – Любви нечаянным признаньем.

                 – Парит торжественно волненьем,
       
Влад:       И наконец звучит вступленье,

                 – Мы  мотив этот  долго ждали
       
Рәзил:    Наше имя – выпускник! Мы... 
       
Бергә:      Пред вами!!!

Рузилә:    Ханымнар һәм әфәнделәр!

Резидә:    Леди һәм джентельменнар!

Ландыш: Балалар һәм өлкәннәр!

Лиана:    Хөрмәтле укытучылар һәм яраткан әти-әниләребез!

Эмиль:    Соңгы кыңгырау бәйрәменең кадерле кунуаклары!

Рәзил:   Без сезне безнең зур мәктәп юлын тәмамлауны билгеләүче йомгаклау линейкасына каршы алуыбызга бик шат.

Илзидә:  Кадерле укучылар һәм укытучылар, әти-әниләр һәм кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, Теләнче Тамак  урта мәктәбендә, 9-11 нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Махидел: Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буена озата     килде. Беренче Белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле.

Сәрвиназ:  Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат      мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Лилия:   Баш очыннан ак болытлар ага,

               Ак болытлар – безнең балачак.

               Балачакка кире кайтып булмый,

               Алар шулай ап-ак калачак.

Җыр “Мәктәп еллары”

Резидә:  Укытучы, якты кояш кебек,

               Күңелемне назлап җылыта.

               Авыр чакта ярдәм кулы суза,

               Сабыр сүзе белән юата.

Рәзил:   Салмак кына атлап берәү килә,

                Башын иеп чумган уйларга.

                Карашлары авыр, сорау күзләрендә,

                Тик сүз әйтми безнең уйнауга.

                Хөрмәтле директорыбыз,  Лилия Дилбаровна,  сүз Сезгә бирелә, рәхим итегез!

Илзидә:   Эх, балачак!

                 Мәктәбемә илтер юллар буйлап

                 Бала булып килә узасым.

                 Еллар үткәч килә:

                 – Исәнме! – дип

                 Балачакка кулым сузасым.

Ландыш: Эх, балачак үткән сукмаклардан

                  Яланаяк йөгереп үтәргә.

                  Бар дөньяны онытып, сабый булып,

                  Күбәләкләр куып китәргә.

Альбина: Балачакта зурлар дөньясына

                  Сайлар өчен юллар җитәрлек.

                  Тик еракта калган сабый чакка

                  Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Рузилә:    Тапмам микән, әгәр ул юлларны

                  Әкиятләрдән эзләп карасам.

                  Алар бармас микән үткәнемә,

                  Йомгакларым сүтеп карасам?

Айрат:     Весна овладела землею без боя
                 В календарный положенный срок.
                 Сегодня прощается школа с тобою,
                 Сегодня последний звонок!

Җыр “Детство”

Люба: Вот какими мы были ровно 8 лет тому назад? Глядя на них вспоминается масса самых приятных, самых радостных воспоминаний. Наша смена, будущие выпускники нашей школы. Им слово!

1.А солнышко смеется
Спеша издалека:
Оно спешит на праздник
Последнего звонка!

2.От самой юной вашей смены,
От всех, кому немного лет,
Выпускникам любимой школы
Все (хором). Наш пламенный большой привет!

                        3. Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур.

                        4.  Без укыдык “Әлифбаны”

                        Ә сез инде томнар укыйсыз

                        “Бар иде бит шундый чаклар” – диеп

                         Безгә карап авыр сулыйсыз.

                        “Сезнең кебек чакта” – диеп

                        Мыскыл иткән булып сөйлисез

                        Без беләбез: сиздермәскә теләп,

                        Балачакны бездән көнлисез.

                        5.“Әйдә узышабыз “ – диеп,

                        Шаярткалап аласыз,

                        Беренче килүегезгә

                        Сабыйдай шатланасыз.

6.Да вы просто великаны
По сравненью с нами!
Но пройдет десяток лет
Мы такими станем!

7. Вы уже большими стали,

А когда-то много раз

Стать большими лишь мечтали,

Как мечтаем мы сейчас.

8. Набрались не сразу силы,

Были крошками сперва.

Вас в детские ясли приносили,

И качали: «А-а-а!»

9. Пришла пора проститься с партой школьной,
Доской, учебником и классом дорогим.
Признайтесь, вам сейчас, наверно, больно
Оставить дом, что стал для вас родным.

                       

                        10. Безне алда каникуллар көтә,

                        Сезне исә авыр сынаулар.

                        Сез теләгез безгә яхшы яллар,

                        Без телибез сезгә ак юллар.

11. На последний ваш урок
Скоро прозвенит звонок,
Вам желает первый класс –
В добрый путь и в добрый час!
(Первоклассники дарят выпускникам цветы и шары.)

                        12.  Сау булыгыз, апалар!

                        Сау булыгыз, абыйлар!

                        Сезнең арттан куып җитәрбез без

                        Тик салыгыз безгә ак юллар.

Рәзил:  Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

Эмиль: Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән, салмак кына атлап, чәчләренә чал куна башлаган укытучыбыз керә.

Илзидә: Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем-кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да, гүя, эрергә өлгермәгән.

Лилия:  Җылы караш, назлы сүзләреңнән

          Тойдым синең йөрәк җылыңны.

          Укытучым, иң кадерле кешем,

           Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр “ Сау бул, мәктәп”

       Махидел:  Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

                  Ничек кенә табыйм сүзләрен?

                  Менә бүген чәчәк бәйләменең

                  Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

Чәчәк тарату.

Лиана:    Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

                         Хисләремнең иң-иң изгесен,

                         Әниемдәй якын укытучым

                         Тормышымның якты көзгесе.

Сәрвиназ:  Белем сере белән сукмаклардан

                     Ачтың миңа юлның яктысын

                     Укытучым, җырымда чагыла

                     Изге уйларымның  чаткысы.

Ландыш:   Кулларыңны суздың, кыңгырау –сорау

                       Тынгы бирмәгәнгә күңелгә.

                       Укытучым, җырым кыңгыраудай

                       Юлдаш булсын гомер гомергә.

Җыр “Кыңгыраулы мәктәп еллары”

Рәзил:       Әнкәй кулларына сыенып үстем,

                   Күңеленең тоеп аклыгын.

                   Васыять итеп алдым юлларыма

                   Сабырлыгын аның, сафлыгын.

Илзидә: Әти-әниләргә бүген бик ямансу. Без әти-әни өчен бар матурлардан матуррак, кыйммәтледән-кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Хәзер сүзне әти-әниләргә бирик әле. Рәхим итегез!

Рәзил: Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый – талмый тәрбияләвегез, бала-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә  булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

 Җыр “Мең яшә, әнкәй”

Ландыш:  Унбер ел буе безне, мәктәп,

Үстердең сөеп.

Үз күрде һәр укытучы

Баласы кебек.

Резидә:       Хушлаша бүген күңелләр,

Бер сүзне кабатлый телләр:

Йөз рәхмәт,

Мең рәхмәт, и туган мәктәп!

Рәзил: Бүген мәктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин  тормышыбызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенебез өчен дә чыңлап торырлык булсын. Укуда да, хезмәттә дә сынатмабыз.

 Илзидә: Тормыш юллары безгә киң ачык. Тормышка без нык адымнар белән аяк басабыз. Мәктәптә алган белемнәребез, канатлы теләкләрегез безне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын. Әти-әниебез, туганннарыбыз, укытучыларыбыз, халкыбыз,  туган ил алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмабыз!

( Рәзил бер кызны иңенә утырта һәм кыңгырау тоталар, Илзидә бер егетне кулыннан җитәкли һәм кыңгырау тоталар. Ике тапкыр әйләнәләр.)

Рузилә:   Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы

Соңгы кыңгырау-әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

Эмиль:   Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау , еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты. Уен- дәрес....

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....