Кызыклы математика
методическая разработка (6 класс) на тему

Гайфуллина Дамира Гилфановна

5-6 нчы сыйныфлар белән бәйге.

Максат: 1. Укучыларда математика фәненә карата кызыксыну,ярату хисләре тәртияләү.

                2.Укучыларда өлгерлек,зирәклек,тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzykly_matematika.docx23.67 КБ

Предварительный просмотр:

“Кызыклы математика” 5-6 Сыйныфлар арасында кичә

Кичәнең барышы: Укытучы: Исәнмесез хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!

      Бүген бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларыннан торган ике команда “Кызыклы математика сәгате”исемле, кызыклы һәм мавыктыргыч кичәбездә катнашачаклар.

                          Бүген бездә КВН

                          Кызыклы, матур уен

                          Бу уенны карагыз

                          Шатланыгыз, көлегез

                          Кызыклы мәсьәләләрне

                          Бик тырышып чишегез.

    Уеныбызда ике команда көч сынашачак “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”.Ә хәзер безне командалар үзләренең исемнәре һәм девизлары белән таныштырып үтсеннәр.

          1 команда: “Тапкырлар”

“Математика ул – бөтен төгәл фәннәр сөйләшә торган тел”.

          2 команда : “Зирәкләр”

“Химия – физиканың уң кулы, ә математика аның күзе”.

1 НЧЕ БИРЕМ “Команданы төгәл бир һәм төгәл үтә”

Һәр командага бишәр сорау бирелә: 1 нче команда:

   1) Кайсы галим “Математика –фәннәр патшасы” дигән сүзләрне әйткән?

                  а) Гаус

                  б) Лейбниц

                   в) Пифагор

 2) Санау өчен нинди саннар кулланыла? (натураль)

 3) Үзгәрешле кергән тигезлек ничек атала? (тигезләмә)

 4) Иң кечкенә гади сан ? (2)

 5) Өчпочмакның яклары суммасы ничек атала? (периметр)

2 нче команда:

  1) Иң кечкенә натураль сан? (1)

  2) Укый торган дәреслегебезнең авторы кем?

                   а) Нурк

                   б) Магницкий

                   в) Виленкин

  3) Күппочмакның яклар суммасы? (периметр)

   4) Өч ягы да тигез булган өчпочмак ничек атала? (тигезяклы)

   5) 7 саны гадиме, төзелмәме ? (гади)

2 НЧЕ БИРЕМ “Кем бутамый уены”.

1 нче команда : 2 гә бүленә торган сан урынына “әйтмим”сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга:

        1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.

     

2 нче команда : 3 кә бүленә торган сан урынына “Бик дөрес” сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга:

        1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.

3 НЧЕ БИРЕМ Капитаннар ярышы.

Шигырь юллары бирелә, шуны көйгә салып җырларга: 1 нче команда : Несут домой тетрадки

                              Четыре ученицы,

                              Там цифры в беспорядке,

                              Зачеркнуты страницы.

2 нче команда : “Шестью восемь – сорок восемь, ” - ...

                                Распевают снегири,

                                Воробьи с высоких сосен

                                Повторяют “Трижды три”.

               

4 НЧЕ БИРЕМ Башваткычлар

1 нче команда :

   1) Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә кирәк? (2)

   2) Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Нәрсә авыррак : грушамы, әллә персикмы ? (груша)

   3) Өстәлдә өч стакан җиләк тора. Марат 1 стаканын ашаган һәм стаканын өстәлгә куйган. Өстәлдә ничә стакан? (3)

   4) 1 йомырка 4 минут пешә, 5 йомырка ничә минутта пешә? (4)

   5) Бер аягында басып торган тавык 2 кг,ә ике аягында басып торган тавык ничә кг? (2)

   6) Һәр ай 30 яки 31 санына бетә,кайсы айда 28 саны бар? (бар айда да)

   7) Нинди ай иң кыскасы ? (май)

   8) Бер айда биш якшәмбе була аламы? (әйе)

   9) Ягы 5 см булган квадратның периметры? (20 см)

10) Кайсы сүз артык: тизлек , вакыт, юл, мәйдан, метр, секунд? (мәйдан)

2 нче команда :

 1) Алсуның 1 бөтен,ике ярты, дүрт чирек алмасы булган, аның ничә алмасы бар ? (3)

 2) Бер ярым балык 1сум 50 тиен тора, 1 балык күпме тора? (1 сум)

 3) 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)

 4) Түтәлдә 6 чыпчык утыра иде. Тагын 5 чыпчык килеп кунды. Мәче сикерде дә берсен эләктереп алды. Ничә чыпчык калды? (1)

 5) Кәрзиндә биш алма бар, 5 кешегә ничек тигез итеп бүлергә, берсе кәрзиндә калсын. (берсе кәрзине белән ала)

 6) Көннәрнең исемендә әйтмичә, санын да әйтмичә, 5 көнне рәттән атарга?

(Өченче көн, кичә, бүген, иртәгә,берсекөндә)

 7) 1 кг ит 2 сәгать пешә, ярты кг ит ничә сәгать пешә? (2)

 8) Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес күрсәтә? (ватык)

 9) Туннан нәрсә җылырак? (2 тун)

10) Алманың яртысы нәрсәгә ошаган? (икенче яртысына)

5 НЧЕ БИРЕМ

Математика фәненә карата шигырь әзерләргә һәм сәнгатьле итеп укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

Электив "Кызыклы грамматика"

Тел,сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү- безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Укучыларның язма һ...

"Кызыклы математика"

Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда  кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә....

Кызыклы математика

7-8 класслар өчен математик кичә...

Мастер-класс "Математика кызыклы фән"

Материал 5-6 нче класслар өчен. Мастер-класс уен формасында бара....

Мастер-класс "Кызыклы математика"

Математика фәне буенча уздырылган мастер-класс....