Кызыклы математика
методическая разработка по алгебре (7 класс) на тему

Сагьдиева Танзила Хатиповна

7-8 класслар өчен математик кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyzykly_matem.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Кызыклы математика  (7-8 класс очен)

    Максат: математик фәненә карата кызыксыну уяту, математик уеннар аша фәнгә мәхәббәт тәрбияләү.

     2. Укучыларның зирәклеген, белемен, активлыгын, житезлеген тикшерү.

     3. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү

     ЖиҺазлау: магнитофон, математик кызыклы китаплар кургәзмәсе, компьютер аша чыгарылган материаллар, плакатлар.

       Математик кичә  7- 8 класслар арасында оештырыла. Анда 5 әр укучыдан торган 2 төркем катнаша.

       Уен барышы.

Укытучы. Буген без сезнең белән математик уен-тамаша тәкъдим итәбез.

Әйдәгез, узебезнең  белемнәребезне, зиһеннәребезне сынап карыйк, үзара көч сынашыйк.

         (Укучыларны уен кагыйдәләре белән таныштыру)

 I бирем: Жюри сайлап куела. Ул очколар санап, куеп утыра.

 Өй эшен тикшерү: 2013 елда булачак Универсиадага эмблема ясап килергә иде.

II бирем: «Тиз-тиз» - дип атала. 2 төркемгэ дә сораулар бирелә, очко куела.

  1. Тапкырлауның нәтиҗәсе.                   1. Бүлү гамәленең нәтижәсе

           (тапкырчыгыш)                                         (өлеш)

  1. Ин кечкенэ 3 урынлы сан    (100)               2. Ин кечкенэ гади сан ? (2)
  2. 1 кг да ничә г ?      (1000)                               3. 2 м да ничә см ?(200)
  3. Туры почмактан кечерәк почмак?     4. Күппочмакның яклары суммасы

        ( кысынкы )                                                ( периметр )

5. Көннәрнең   исемнәрен әйтмичә            5. Һәр ай 30 яки 31 санына бетә,

    5 көнне рәттән санарга?                            Кайсы айда 28 саны бар ?

   ( өченчекөн, кичә, бүген, иртәгә,                   ( бар айда да )

    берсекөнгә)

  1. Өстәлдә 3 стакан җиләк тора.             6. Алсуның 1 бөтен, 2 ярты,  

Роза 1 стаканын ашады, остәлдә            4 чирек алмасы булган. Анын

ничә стакан калды                                    барысы ничә алмасы булган ?

      ( 3 стакан )                                               ( 3 )

  1. 1 гектарда ничэ кв.м ?                          7.  1 арда ничэ кв. м ?

          ( 10000 )                                                        ( 100 )

  1. Дурт туганнын икесе алда бара,          8. Малай уннан унны алып                  

икесе куып бара                                        ташлаган, ун калган. Ничек

    ( арба тәгәрмәчләре )                            алай булган ?

                                                                         ( перчаткаларын салган)

  1. Кошларны куркытмыйча ничек           9. Табышмак сүзен ничек укырга

ботакны кисеп алырга                                    ( сулдан уңга )

    ( кошлар очып киткәч)

  1. Почмак зурлыгын үлчәү                      10. Әйләнә сызу өчен кулланыла

приборы      (транс-р)                       торган инструмент (    циркуль)                        

III бирем . «Дөрес жавабын тап»

    Укучылар кукрәкләренә 1-5 кә кадәр сан беркетәләр. Укытучы мисал әйткәч, йөгереп барып урындыкка утыралар.

3* 17= 51   ;         95-42 =53 ;     33+19=52 ;   36:3= 12;    45- 28 = 14

   IV бирем.  Әкияттә  кунакта.

        Шалкан әкиятеннэн безгә кунака тычкан килгән. Ул безгэ чишәргә мэсьәлә алып килгән.

         2 төркемгә дә 1 ук мәсьэлә бирелә.

    Мэсьэлэ: Бабай әбидән ике тапкыр көчле, әби кыздан өч тапкыр көчле, эт мәчедән 5 тапкыр көчле, мәче миннән 6 тапкыр көчле. Бабай, әби, кыз, эт, мәче миннән башка гына шалканны тартып чыгара алмаганнар, э менә миңа алардан башка гына шалканны тартып чыгару өчен ничә тычкан дустымны чакырырга кирәк ? (Бабайны алмаштырырга – 720 тычкан, әбине алмаштырыга- 360, кызны – 120, Этне – 30, мәчене алмаштырырга – 6, барлыгы 1236 тычкан чакырырга кирәк.)

     Төркем мәсьәләне чишкәндә җанатарларга кызыклы сораулар бирелә. Алар белән «Өлешеңә тигән көмешең» уены уйнатыла.

V. бирем: « Математика Һэм кара сандык»

     2 төркемгә дә 9 ар сорау бирелә.

     1 сорау – (80 очко) Сандыктагы әйбер –кешелекнең иң борыңгы ачышы. Аны римлылар уйлап тапкан, дөрес, әлеге ачышның «үлчәмнәре» хәзерге улчәмнәреннэн «кыскарак» була.

     2 сорау ( 70 очко). Элеге тартмадагы әйбер уз гомерендә күп узгәрешләр кичерә. Ләкин ике үзгәреш кенә тарихта уелып калган.

    3 сорау ( 60 очко). Элеге үзгәрешләрнең  вакытлары билгеле: беренчесе – безнең эрага кадәр 46 ел, икенчесе – 1582 ел.

    4 сорау (50 очко). Элеге вакыйгалар тубәндәге атаклы исемнәр белэн бәйле: бөек император һәм Рим папасы.

    5 сорау (40 очко ).Элеге ачыш күк жисемнәренең күзгә күренә торган хәрәкәтләренең  кабатланып  торуына нигезләнгән  һ әм зур вакыт аралыкларын   исәпләү белән бәйләнгән.

6 сорау ( 30 очко). Латинчадан тәржемә  иткәндә ул «Бурыч китабы» дигәнне аңлата.

7 сорау (20 очко).Әлеге ачыш белән бәйле исемнәр: Юлий Цезарь һәм Рим папасы Григорий XIII.

8 сорау(10 очко). Октябрь революциясенә кадәр Россиядә әлеге ачышның беренче модификациясен кулланганнар, э 1918 елнын 14 февраленнән хәзерге көнгә кадәр икенче модификациясе кулланыла

9 сорау (0 очко). Кабат-кабат

                             Бер кошта 365 канат,

                             Мин торам аны санап,

                             Көн дә кими бер канат.

1 сорау (80 очко) Бу әйбер мең еллар элек уйлап чыгарылган. Төгәл генә кем уйлап тапканы билгеле тугел, иң  беренче аларны клепсидралар дип атаганнар.

2 сорау (70 очко).Бу искиткеч әйбер һәркемдә дә диярлек бар .

3 сорау (60 очко).Ул гасырлар буена камилләшә һәм улчәмнәре кечерәя.Төрле чорларда аңа Галилео Галилей, Рим папасы, инженер Кулибин узгәрешләр кертә.

4 сорау (50 очко).XX гасыр башында патша сараен бу әйбер белән атаклы фамилия иясе тәэмин иткән. Еллар үткәч, анын оныгы, Милли хоккей лигасында уйнаучы танылган спортчы әлеге эшмәкәрлекне дәвам итә.

5 сорау (40 очко) Рус телендә бу предмет берлек санда кулланылмый.

6 сорау (30 очко) Математикада бигрәк тэ тизлеккә бәйле мәсьәләләр чишкәндә кулланыла

7 сорау (20 очко) Анын белән бәйле сүзләр: кояш, су, ком, механик, электрон, су үткәрмәүчән.

8 сорау  (10 очко)  Аягы юк –йөри, авызы юк-сөйли

                                Иртәсен дә, кичен дә, һаман да үз эшендә          

9 сорау ( 0 очко) Келт-келт итә,

                             Бер урында гомер итә.

VI бирем – «Өченче- артык» уены.

              I торкем                                                                II торкем

1) гектар, сутый(ар), метр                             1) миль, тонна, центнер

2) өчпочмак, турыпочмак, ромб                   2) медиана,биссектриса, диагональ

3) квадрат, трапеция, ромб                            3) узәк почмак, камалган почмак,

                                                                              вертикаль почмак.  

VII бирем: Күз бәйләп 2 урынлы саны тапкырларга

               I төркем: 15 х 11                                                   II төркем  16 х 11

VIII бирем: «Тапкырчыгыш» сузеннэн баш килештәге исемнәр язарга.

IX бирем: Бирелгән шигырь юлларын көйгә салырга

                Яки  Сәнгатьле итеп шигырь укырга

Йомгаклау: Жюри очколарны санап әйтә. Уенны тәмамлап, жиңүче төркем билгелэнә, актив укучыларга рәхмәт әйтелә, бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

Электив "Кызыклы грамматика"

Тел,сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү- безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Укучыларның язма һ...

"Кызыклы математика"

Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда  кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә....

Кызыклы математика

5-6 нчы сыйныфлар белән бәйге.Максат: 1. Укучыларда математика фәненә карата кызыксыну,ярату хисләре тәртияләү.                2.Укучыларда өлгерлек,зирәклек,та...

Мастер-класс "Математика кызыклы фән"

Материал 5-6 нче класслар өчен. Мастер-класс уен формасында бара....

Мастер-класс "Кызыклы математика"

Математика фәне буенча уздырылган мастер-класс....