Тукай - безнең күңелләрдә.
план-конспект занятия (7 класс) на тему

Вильданова Лилия Равиловна
Тукай - безнең күңелләрдә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay.doc95.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Тукай - безнең күңелләрдә.

Максат: Г.Тукай иҗаты һәм тормышына карата кызыксыну уяту, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: сәхнәнең бер ягы - авыл өе күренеше, икенче ягы урман күрнеше итеп бизәлә.

1 нче алып баручы.

     1886 ел. 26 апрель! Матур бер көн,

          Тукай туган менә шул көндә.

          26 апрель! Беренче кат

         Тавыш биргән Тукай бу төндә.

2 нче алып баручы.

    Иң беренче тапкыр шушында ул

Әтисенең тавышын ишеткән.

Әнисенең җырын тыңлаган ул,

Үрелә-үрелә карап бишектән.

Бишек янында ана булып киенгән укучы “Бишек җыры”н (Г. Тукай сүзләре) башкара.

     Әлли-бәлли итәр бу,

     Мәдрәсәгә китәр бу,

     Тырышып сабак укыгач,

      Галим булып җитәр бу.

      Тырышып сабак укыса,

      Казаннарга китәр бу.

                 Әлли-бәлли көйләрем,

                  Хикәятләр сөйләрем,

                  Сиңа теләк теләрем,

                  Бәхетле бул, диярем.

                 Ак биләүләргә биләрем,

                 Бәхетле бул диярем.

  1. А.Б. Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла...

     1 А.Б.   Әйдә, агылсын ул, күңелләрне сафландырсын, хыял диңгезләрендә

      йөздерсен.  Әлеге җыр аша  бишектә яткан сабыйга үз халкының рухи,

      аһәңле теле,  милли моңнары сеңсен. Чөнки бу бишектә киләчәктә

      татарның гаҗәеп зур байлыгы булачак кеше ята.

Кечкенә Апуш булып киенгән малай: Менә шулай, туганыма биш ай заман үткәч, минем әтием Мөхәммәтгариф аз  гына вакыт авырып үлгән. Әтиемнең үлеме минем фаҗигале язмышыма ишарә булгандыр инде. Юкка гына:

                                    Атадан бала яшь кала,

                                    Бик күп эшләр башкара,- дип җырламыйлар шул.

     

   

       Апуш: Әнием Бибимәмдүдә Сасна авылының мулласына кияүгә чыкты. Ә мине авылыбыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка калдырып китте. Мин бу карчык өендә кадерсез, артык бер бала инде. Ул мине тәрбияләү түгел, ачык йөзен дә күрсәткәне юк. Әнә үзе дә килә:

Шәрифә: Син мондамыни әле, килмешәк! Бар, югал күземнән. Кайлардан гына таптылар шушы баланы, авыртмас башка тимер тарак булды инде, билләһи. Кадалып та китми, ичмасам (ишекне шартлатып ябып кереп китә).

Апуш ишек кага: Әбекәй, ач инде ишегеңне. Аякларым бик туңды бит, бозга ябышты.

Шәрифә (эчтән): Кадалмассың әле, килмешәк.

 Апуш халыкка карап: Шәрифә карчыкта күпме яшәгәнмендер, белмим, әнием мине үз янына  Саснага алып китте. Биредәге рәхәт тормышым төш шикелле генә булып   истә калды. Ләкин бу рәхәт озакка бармады. Ниндидер авырудан әнием вафат булды. Минем өчен тагын кайгы-хәсрәтле көннәр башланды. (Апуш җырлый):

                                   Әнкәй мине тугач та,

                                   Ак биләүгә биләгән.

                                   Ак биләүләргә биләгән,

                                   Бәхете булсын димәгән. (Апуш сәкегә барып утыра)

  1. А.Б. Әнисе дә үлгәч, кечкенә Габдулланы Өчиле авылына - әнисенең атасына кайтарып биргәннәр. Үги әбисенең алты күгәрчене арасында ул бер чәүкә булганга, аны еласа юатучы, иркәләним дисә, сөюче, ашыйсы-эчәсе килсә кызганучы булмаган, аны эткәннәр дә төрткәннәр.

Үги кыз (үтеп китә): Ичмасам, чәнчелеп тә китми, бер тамак кимер иде.

Саҗидә: Кайгырма, энем, дөнья гелән-гелән усал бәндәләрдән генә тормый ул. Шатлыклары да булыр әле бу тормышыңның. Сабыр итәргә кирәк. Сабыр төбе – сары алтын ди әнә әткәй дә. (Шулвакыт үги әби килеп керә, Саҗидә тиз генә кыяфәтен үзгәртә).

Үги әби: Саҗидә, син кая югалдың инде? Әле бу монда нишли? Җыен әйдә, ни              карап торасың, Казанга китәсең бар (Апушны төрткәләп кертеп җибәрә).

  1. А.Б. Ни күрсә дә күргән, ни булса да булган, ләкин Габдулла бу гаиләгә сыймаган. Беркөнне аны бабасы, үги әбисенең киңәше илә булса кирәк, Казанга бара торган ямщикка утыртып, Казанга озаткан.( Сәхнә артында ат тавышы, һәм гөжләгән тавышлар, шулар арасында “Асрамага бала бирәм, кем ала”,- дигән тавышлар ишетелә)

      Ишектән Газизә белән Мөхәммәтвәли Апушны җитәкләп килеп керәләр.

   Мөхәммәтвәли:

  • Әйдә, улым, түрдән уз.  Бер дә читенсенмә, әлләни байлыгыбыз юк югын, шулай да урының тар булса да, күңелең киң булсын ди бит.  Үз өеңдә шикелле итеп хис ит үзеңне. Мин Мөхәммәтвәли атлы булам, ә монысы  Газизә әниең  булыр.
  1. А.Б. Шулай итеп нәни Габдулла Казанның Яңа бистәсенә - Мөхәммәтвәли белән Газизә гаиләсенә килеп эләгә. Бу кешеләр бик булдыклы булганга, Габдуллага, муллыкта яшәмәсә дә, ач торырга туры килми. Ләкин мондагы рәхәт көннәр дә озакка бармый.

Газизә:

  • Әй, улым, әйдә бераз сөйләшеп алыйк әле. Син инде берүк безгә рәнҗи күрмә. Бик каты яраткан идек тә үзеңне,  авырып торабыз бит әле, без үлсәк, кем кулына калырсың, ичмасам, авылыңа кайтарыйк, җан тартмаса да, кан тарта бит, бабаң кешедән ким-хур итмәс әле. Әйдә улым, берүк рәнҗи күрмә (ишектән сөйләнә-сөйләнә чыгып китәләр).
  1. А.Б. Инде моннан мәңгелеккә котылдык дип уйлаган  Зиннәтулла гаиләсенең Габдулланы ничек каршы алганлыкларын әйтеп торасы юк. Ул кайтып бераз торгач та, әбисе белән бабасы, инде шәһәргә җибәрүдән өмет өзеп, кая да булса бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар. Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

Сәгъди: Әйдә, улым, рәхим ит. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың. Хатын, бар балага катык белән ипи китереп бир әле. Әниең ашарга китергәнче таныша тор. Менә болар  - апайларың: берсе Саҗидә апаең, берсе Сабира апаең, күреш.

  1. А.Б. Менә шулай кулдан кулга, өйдән өйгә йөри торгач,  кечкенә Апуш Кырлай авылына – Сәгъди агай гаиләсенә килеп эләгә.
  1. А.Б.  Асрамага бала бирәм! – диеп

        Кычкыруга йөрәк түзәрме?

        Язмыш үзе килеп ишеттерде

        Сәгъди йөрәгенә бу зарны.

                      Очраклы язмыш күңел җебен

                      Сузганмы әллә Казан артына?

                      “Улым!”- диеп аны Сәгъди абзый

                      Алып кайтты арык атында.

         “Улым”- диеп саф чишмәләр дәште.

          “Улым”- диеп картлар сөйделәр.

           Кырлаеннан киткәч, ул аларны

           Сихри әкият итеп бер сөйләр.

Апуш: Мин Кырлайга килеп, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни  вә ике апай уракка киттеләр. Ә мин исә уракка бармыйм. Иптәш малайлар белән авыл буенча йөгерәм вә болынлыкларда көн буе ауныйм.

1 нче малай: Әй, Апуш, чык уйнарга, шушындый матур көнне өйдә яталар димени, эш качмас, җәйнең матур көннәрендә уйнап калырга кирәк. Әйдәгез, бер урам әйләник.

2 нче малай: Нәкъ Казан артында безнең авыл – Кырлай диләр;

                      Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

1 нче малай: Малайлар, әйдәгез урманга.

                       Безнең урманда кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк,

                       Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк.

                       Анда үсә аллы-гөлле чәчкәләр

                       Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәлиләр бу чәчкәләр.

3 нче малай: Урманы да бик куе, анда җен-пәриләр бар диләр,

                       Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр. Малайлар, киттек

                       урманга (сәхнәнең бер кыры урман итеп бизәлгән, малайлар шунда

                        килә, аларга Акбай да ияргән).

1 нче малай (куркынып ): Малайлар, кемдер бар (малайлар агачлар артына

                        яшеренәләр).

Егет:        Шундый тын, әйбәт һава бит,

                   Бик авыр булыр дисәм...

                   Алны-артны, уңны-сулны

                   Белмичә утын кисәм.

                   Җәйге төн гадәттәгечә

                   Аз гына салкын иде.

                   Ат та мин, кош-корт йоклаган –

                    Урман гаҗәп тын иде.

( Иләмсез итеп Шүрәле кычкыра)

                   Югыйсә бит, бар табигатъ шундый матур, тын тора.

                   Шул матурлыкны ямьсезләп әллә нәрсә кычкыра.

                    Күренде. Әй, син кем? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?

                   Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу?

                    Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел;

                 Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

                 Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

                 Мин әле күргәч сине шатлыгымнан үкерәм.

                  Кил әле син, бераз бармакларыңны селкет, и

                  Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-мети.

Егет:        Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

                  Тик син шартыма күнмәссең диеп уйлыймын.

Шүрәле:  Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм,

                 Тик тиз үк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

Егет:         Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

                  Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

                   Мин дә көч-ярдәм бирермен, - әйдә, иптәш, кузгалыйк,

                    Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

                    Бүрәнәнең бер оченда бар әчелгән ярыгы,

                    Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Шүрәле:    Бу эшне эшләү миңа чүп тә түгел, мескен кеше.

                    Мин – абзаң Шүрәлеләрнең арасында иң көчлесе.

Егет:           Сине урмандагыларның гаять көчлесе, диләр.

                     Синең хакта әллә нинди гаҗәп эшләр сөйлиләр.

                     (Шулай сөйләшә-сөйләшә егет чөйне кагып чыгара.

              Шүрәле акырып җибәрә:

                      Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар җибәр;

                      Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

                      Кеше хәйләкәр икәнен белә идем, аһ, җүләр!

                      Тизрәк ярдәмгә килегез, сез кайда, шүрәлеләр?

Егет:             Я, сау бул, киттем, Шүрәле, юкка безгә ялынма.

                      Тәүбә итеп эшләреңнән изгелеккә салынма!

Шүрәле:       И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең?

                       Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! кем син? исемең кем синең?

                      Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса гәр,

                       Шул фәлән атлы кеше кысты диермен, сорасалар.

                       Ай-яй-яй, уй, юй, юй.

Егет:             Әйтсәм әйтим, син белеп кал; чын атым Былтыр минем;

                       Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем.

  1. А.Б. Шүрәле бәргәләнәдер, аудан ычкынмак була,

        Һәм ычкынгач егеткә бер-бер эш кылмак була.

Шүрәле:   Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,

                     Аһ, үләм бит, бу баләдән кем килеп йолкыр мине?.

(Шулвакыт малайлар килеп чыга)

   1 нче малай.      Җитте ахмак, кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

                                И, юләр, кысканга былытыр, кычкыралармы быел!

   Шүрәле.  Малайлар, коткарыгыз мине.

          2 нче малай.  Әйдәгез, Шүрәлене коткарыйк, бәлки акылга утыргандыр инде.

1 нче малай:  Малайлар, карагыз әле, күбәләк (күбәләк янына килеп):

                        Әйт әле, күбәләк,

                        Сөйләшик бергәләп,

                        Бу кадәр күп очып,

                        Армыйсың син ничек.

                                        Ничек соң тормышың?

                                        Ничек көн күрмешең?

                                         Сөйләп бирче тезеп,

                                         Табаламсың ризык?

Күбәләк:

                    Мин торам кырларда,

                    Болында, урманда,

                    Уйныймын, очамын,

                    Якты көн булганда

Иркәли һәм сөя,

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа,

Чәчәкләр хуш исе.

               Тик гомерем бик кыска:

                Бары бер көн генә

                Бул яхшы, рәнҗетмә

                 Һәм тимә син миңа.

4 нче малай: Егетләр, карагыз әле. Куян түгелме соң ул?

И куян, куркак куян, йомшак куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

Куян: И җаным, син яшь бала шул, белмисең;

Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың?

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,

Яшь куянчыклар янә бездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек,

 Күп заман шатлык белән торган идек.

Яшь балалаларны ашап китте бүре,

Бик усал ерткычтыр ул муркыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья әткәсе;

Тулды күңелем, ничек итеп әйтәсе:

Килде дә бер явыз аучы эт белән,

 Атты үтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

 Моңланам ялгыз башым, агызам яшем.

4 нче малай: Куянкай, юкка кайгырма, кал безнең белән.

3 нче малай:

Әй малайлар, бик хозур бит, рәт-рәт тора гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләренә ятыйк әле бер, хәл җыеп, күккә карап (агач төпләренә барып яталар)

2 нче малай: Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

                       Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

    1 нче малай (Акбайга әндәшә):

                     Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

                Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай:    Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

                Мин туганга тик ике айлап булыр, я өч кенә.

                 Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

                  Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

3 нче малай: Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул;

                       Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

Карт бабай килеп керә:

Бәрәкалла, балакайларым, бөтен халык уракта чакта сез нишләп йөрисез монда?

1 нче малай. Ял итәбез, бабай, табигать белән хозурланып ятабыз.

Карт: И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш;

           Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

           Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

            Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

           Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

           Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә (малайлар яткан урыннарыннан торып, ике яклап тезелеп басалар, барлык бәйрәмдә катнашучылар да алга чыгып басалар, алып баручылар алга чыгалар).

  1. А.Б.     Мин Кырлайда, әтәч тавышы килә,

       Урман тулы җиләк – мин җыям.

        Шүрәле дә монда көлеп йөри,

        Үзем куркам, үзе шатланам.

        Күбәләкләр очып йөри монда,

Акбай ала үзенең сабагын.

Су анасы килеп керер кебек

Эзләп үзенең алтын тарагын.

Яшь чирәмгә ялантәпи басып

Кырлай малайлары йөриләр.

Алар әле кечкенә Апушның

Бөек шагыйрь булырын белмиләр.

  1. А.Б.     Без таныйбыз аны:

       Кәләпүштән

       Килә әнә Кырлай юлыннан...

      Сизмәгәндер үзе дә

      Зур  Апушка

      Әверелгәнен авыл улыннан.

Өй ишегеннән костюм һәм түбәтәй кигән Тукай килеп чыга:

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкерем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, -

Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!

Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;

Күңлемдә көн һаман аяз – һаман да яз:

Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

“Без китәрбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

  1. А.Б.    27 ел яшәде ул җирдә,

Гомерен шигырь белән бизәде.

Үтте гомере, калды шигырьләре,

Гомере үтүен үзе сизмәде.

Яши күңелләрдә бөек шагыйрь,

Шигырьләрен һаман укыйбыз.

Әллә ничә тапкыр ишетсәк тә,

Укып, тыңлап һич тә туймыйбыз.

  1. А.Б. “Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –

 Үткәннәргә кире йөгерә.

Бишектән үк халкым моңы булып

Кергән бит ул безнең күңелгә.

Тукай рухы – татар рухы бит ул,

Минем җанда, синең җаныңда.

Без инану белән әйтәбез бит:

“Татар яшәр Тукай барында!”

Тоясыздыр, бүгенгене узып

Тукай бара килер чорларга.

Шулай булгач, “Туган тел” не безгә

Җырларга да әле җырларга. (“Туган тел” җыры җырлана)

  1. А.Б. Шушының белән “Тукай безнең күңелләрдә” дигән әдәби кичәбез тәмам.  

       Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Сценарийда Э.Якупова, Н.Касыймов, Ш.Галиев һ.б. шигырьләре кулланылды.

 

Тукай районы

Мусабай – Завод урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вилданова Лилия Равил кызы

88 (552) 79-63-06 өй телефоны

8 – 917- 238- 28- 27

                   

                   

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Тукай безнең күңелдә

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...

Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә....

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....