Әнием - бердәнберем
материал

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniem_berdenberem.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

ӘНИЕМ  -  БЕРДӘНБЕРЕМ

(Сәхнәгә йөгереп чыга)

Илзирə.

- Әнием, әнием, мин кайттым! Әнием дим!

- Әү, кызым, әү, кайтып җиттеңме, балам?

Әниемнең  җылы гына тавыш бирүе сөендереп куйды үземне. Өйдә икән! Их, рәхәт тә соң ул өйдә булгач! Әнә нәни генә энекәшемне кулына тотып, мине каршы алырга чыкты. Йөзләре шат, күзләре елмая хәтта! Әле бер кулы белән кочаклап, җилкәләремнән сөеп тә куйды. Белсәгез иде ул кулларның нинди җылы икәнен! Минем әниемдә генә кебек ул йомшак, җылы куллар!

Азалия.

Әнием, бишек җырын җырлый-җырлый, энекәшемне йоклата. Ә мин укудан арып кайтып, аның салмак көен тыңлап, тезләренә башымны куям. Әй, белсәгез иде, ничек матур җырлый минем әнием! Үзеннән-үзе йоклыйсы, матур уйларга чумасы килеп тора.

Альбина.

Өйгә кергәндә, ниндидер тәмле, хуш ис таралган иде. Ә мин әнием янында ашыйсы килүемне дә онытканмын! Ә әнием миңа мин ярата торган ашны пешереп куйган икән. Икәүләп, рәхәтләнеп, тәмләп ашадык, чәй эчтек. Ә мин аңа кечкенә генә уңышларым турында сөйләдем. Әнием мине бер сокланып, бер елмаеп тыңлый. “Булдыргансың, кызым” диюе мине тагын канатландырып җибәрә.

Их, нинди бәхетле мин! Минем бит нинди матур, газиз, бердәнбер әнием бар!

Җыр............................................................................................................................

Миләүшә. Хәерле кич, кадерле әниләребез, газиз әбиләребез, хөрмәтле укытучыларыбыз!

Әмир. Бүген бездә зур бәйрәм, бүген бездә - Әниләр бәйрәме.

Миләүшә. 

Әни... Әнкәй...
Изге куңел!
Бернәрсә дә аналардан
Өстен тугел...
Йөрәген ул кысып
Күпкә түзә,
«Балам» диеп
Куңел кылын өзә-өзә…


Әмир. Әйе, әниләр балалары өчен төн йокыларын да, күңел җылысын да кызганмый яши. Аларның уңышы, сәламәтлеге,  бәхетле киләчәгеннән дә мөһимрәк нәрсә юктыр, мөгаен, алар өчен.

Әмир. Ә хәзер сүзне тәбрикләү өчен сүзне гимназиябез  директоры Лилия Миргасимовнага бирәбез.

Миләүшә.

Әниләрне бәйрәм белән котлап, сәхнәдә “Сәйлән” бию төркеме

БИЮ..........................................................................................................................

Миләүшә.

Кузләреңдә тирән мәгънә -
Тормыш сере...
Утта янып, судан чыккан
Аның сузе...
Сөенсәк тә, көенсәк тә
Әни кирәк!
Һәр эштә дә баласына
Ана терәк...

Әмир.

Әни... Әнкәй...
Һәрчак җылы кочак...
Кайгырасың, ут йотасың
Шуңа да син
Сунмәс учак...
Әни... Әнкәй...
Сөюемнең ин олысы
Сиңа гына!
Шөкер укыйм
Булганыңа Ходаема...

ҖЫР......................................................................................................................................................

Миләүшә.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүчеләр ул – әниләр.

Әмир.

Без авырып ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем”, “балам” диеп чын күңелдән борчылучы, кирәк икән, гомерен дә бирергә әзер торучы әниләр! Сез булмасагыз, без – оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач. Сездән башка тормышның тәме дә, яме дә юк.

БИЮ..........................................................................................................................................................

Миләүшә. Хатын- кызны Аллаһы Тәгалә йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазифаны - бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.

Ренат. Әйе,  Ана назын тоеп яшәү- зур бәхет ул. Баланың төп таянычы - аның әнисе. Бала шуны тоеп үсә, үз анасын хөрмәт итәргә өйрәнә. Әниләребезнең хәер-фатихасыннан чыкмыйча, аларны сөендереп кенә яшәсәк иде!

Ә хәзер сүзне  нәфис сүз осталарына бирәбез.

Әниемә шигъри тәлгәшләр”. Шигъри мизгелләр циклы.

ҖЫР.........................................................................................................................................................

Миләүшә.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул безне тудырган, бишектә тирбәткән, беренче елмаюны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелгә сеңдергән.

Әмир.

Әниләрнең кылган изгелекләрен санап бетерү мөмкин түгел. Әниләребезнең кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре гомер буена безне озата килә, җанга рәхәтлек бирә.

БИЮ...................................................................................................................................

Миләүшә.

Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә-

Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

Сөйкемсез сөяк буламы?-

Һәркемнең дә әнисе бар.

Әмир.

Бәләкәйне бәләкәй дия күрмә-

Һәр җимешнең аның төше бар.

Кеше бәләкәй буламы?-

Ул кешеләрнең әниләре бар.

Миләүшә.

Баласына сүз тидермәс өчен,

Газиз җанын бирер кеше бар.

Бер бәләкәй генә адәмгә дә

Берәүләрнең таудай хисе бар!...

Әмир.

“Мәрхәмәтле бул балама!” – диеп,

Дога укып торыр кеше бар.

Кимсетә күрмә кешене-

Ул кешеләрнең әниләре бар.

ҖЫР.....................................................................................................................................................

Миләүшә.

Хөрмәтле, газиз әниләребез! Иңнәрегездәге шәфкать фәрештәләре сезне беркайчан да ташламасын.

Әмир.

Биргән фатихаларыгыз дога булып безгә ирешсеннәр. Балаларыгызның хәсрәтен күрмичә яшәгез. Шуның белән безнең бәйрәм кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

БИЮ...........................................................................................................................


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Әнием, мин сине көтәрмен!

Гөлзада Әхтәмованың "Берсе ак, берсе чуар" хикәясе буенча презентация....

"Әнием, мин сине көтәрмен"(дәрес планы)

Рус мәктәбенең 11 сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы....