"Сөмбелә" бәйрәме
план-конспект урока (8 класс) на тему

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

 Уңыш бәйрәме - "Сөмбелә" бәйрәменең план -конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx19.63 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Урыссу гимназиясе”

“Сөмбелә” бәйрәме

(сыйныфтан тыш чара)

                                                                                  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары:        

                                           Ахунова Венера Салиховна,

                                                Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

2016 нчы ел

“Сөмбелә” бәйрәме

Шигырь сөйли-сөйли  1 нче кыз һәм 2 нче кыз чыгалар:

1 нче кыз. 

   Яфраклар вальс бииләр

   Яфраклар оча җилдә

   Очалар бер-берсен кочып

   Төшмичә генә җиргә.

2 нче кыз.

 Бии-бии саубуллашып

   Очалар талгын җилдә

   Саубулыгыз очрашырыбыз,

   Язалар килгәч бу җиргә.

(Әкрен генә атлап сәхнә түренә узалар).

Егет: (Калын итеп киенгән, аягында йон носки, галош, башында бүрек, остендә куртка) Көчкә мәктәпкә барып җиттем. Янгыр ява, салкын җил исә, бөтен җирдә пычырак. Көзнең бер уңай сыйфатлары да юк.

 1 нче кыз: Шуның кадәр пессимист булма инде. Һәр ел фасылының үз вакыты бар.

2 нче кыз: Җәйдән кышка бер-ике көндә күчсәң икенче төрле сойләр идең.

Егет. Әйдә уйлап карыйк әле. Җәй көне җылы, рәхәт, укырга йөрмисең, ялкауланып өйдә ятасың.

1 нче кыз.Ярар инде,  көз көне дә табигать матур. Ышанмасаң, көзге урманга барып кара.

2 нче кыз: Яшелчәләр, җимешләр дә пешә.

Егет. Анысы шулай... Ләкин бит укырга барасы бар, беренче сентябрь җитә, бәхетле җәй көннәре бетә.

1 нче кыз.Бу сорауны төрле күзлектән карап була. Беренче сыйныфка бара торган балалар шатланалар, 11 гә барганнары соңгы елына әзерләнәләр.

Егет. Мескеннәр, кая эләккәнен белмиләр әле. 11 нче сыйныфлар бер елдан соң котыла, ә башкаларга ничә ел укыйсы бар... Иртән торырга, өй эшен эшләргә, иртәдән бирле кичкә кадәр мәктәптә утырырга кирәк.

1 нче кыз: Мәктәптә укымасаң, ңадан калыр идең. Элек хезмәт маймылдан кеше ясаган. Хәзер белемнән күп нәрсә тора.

Әби. И балалар, һәр чорның үз матурлыгы. Кыш үзенең ачы  бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Шуңа күрә туйларны да көзен ясаганнар. Ни өчен дип уйлыйсыз, балалар?

Кыз. Әби, белмибез, сөйлә әле.

Әби. Бу, балалар, уңыш бәйрәме - Уңышбикә белән бәйле.

Егет. Уңышбикә? Нәүрүзбикәне беләбез.Ә Уңышбикә безгә кайчан килә?

Әби. Ә Сөмбелә дигән исемне ишеткәнегез бармы?

Кыз. Бар.Түбән очта  Хәмит абзыйлар кызы.

Әби. Әйе, шул. Ул кыз үз исеменең мәгънәсен белә микән, юк микән. Ә менә минем сезгә шул турыда сөйләп китәсем килә.

            Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына  кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.

Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм  иген басуы төсендәге алтын – сары  толымлы, “сөмбел”  чәчле кыз кыяфәтендә  күзалланган.

          Кыз. Ә мин аңладым. Сөмбелә - көзге муллык – туклык чоры.

         Малай. Әби, Нәүрүз килгәндә без зур бәйрәм оештырабыз, ә Сөмбелә бәйрәме бармы?

         Әби. Халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән  үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы  һәм  муллык билгесе булган  бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме  өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр.

        Кыз. Әйдәгез, без дә шул бәйрәмне оештырабыз.  Әйтик, киләсе атнага.

     Әби. Әйдәгез, әйдәгез, мин дә булышырмын.

    Малай. Егетләрне дә чакырырга кирәк.

Кыз. Ә кызларны мин чакырам.

                                       Пауза.

Автор.  Бәйрәм көн килеп җитте.

                     Өстәлләр куела. Хуҗа кыз өй җыештыра, кунаклар көтә.

2 нче кыз. Сөмбелә бәйрәме мөбәрәк булсын. Менә әбием бавырсак пешереп җибәрде.

3 нче кыз. Ә мин тәбикмәк алып килдем. Әнием  бу бәйрәмгә махсус  пешерде. Сезгә дә матур теләкләрен җиткерде.

Хуҗа кыз. Рәхмәт,кызлар!(Күчтәнәчләрне өстәлгә куя).

Хуҗа кыз. Егетләр дә соңламаска вәгъдә иткән иделәр.Алар да хәзер килеп җитәрләр.

               Гармун тавышы, егетләр җырлавы ишетелә.

Егетләр. Исәнмесез, саумысыз, нигә кәҗә саумыйсыз?

Бакчагызда шалкан уңган.

Нигә чыгып алмыйсыз?

 Керергә рөхсәтме?

Кызлар. Керегез, кер.

Сөмбелә. Исәнмесез, балалар! Мин  Уңышбикә – Сөмбелә булам. Быел да мул уңышны җыеп алып, эшләремне тәмамлап, сезнең бәйрәмгә кунакка килдем.

Хуҗа кыз. Әйдәгез, уйнап алабыз!

                                        “Челтәр элдем читәнгә” уены.

Сөмбелә. Хәзер көзге уңыштан тәмле ашлар пешерә белүегезне сынап карыйк әле.

2 нче кыз. Ә мин кабак бәлешен яратам. Аның камырына он, йомырка, май, ә эчлеккә туралган кабак, дөге яки тары ярмасы кирәк.

1 нче егет. Ә мин кәбестә салаты яратам. Аңа кәбестә, кишер, суган, сыек май, тәмләткечләр кирәк.

2 нче егет. Мин кызыл аш яратам. Аңа кәбестә, бәрәңге, кишер, суган, кызыл чөгендер, борыч кирәк.

Сөмбелә. Сез мине сөендердегез. Сез бик тырыш кызлар, егетләр икәнсез.Киләчәктә дә шундый булып калыгыз. Хәзер белдегезме инде, кем ул Сөмбелә?

Бергә: Ашлык булып җирдә үсә

            Уңыш бит ул Сөмбелә.

            Бөтен җирне нурга күмә

            Кояш кебек Сөмбелә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....