Творческий вечер Габдуллы Тукая.
классный час на тему

Творческий вечер  Габдуллы Тукая. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzyka_yangyryi.docx148.66 КБ

Предварительный просмотр:

Г Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

“Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга”

(И прозвенит в веках твой гений!)

 Итальян язучысы Д. Джерманетто

1 укучы:1сл+музыка

Юк, үлмәдең, акыллы ир, мәшһүр Тукай!

Тавышың яши кабатланып һәр буында.

Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай

Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга!

Итальян язучысы Д. Джерманетто

2 укучы:

Тукай не умер! Жив народ

За сменой смена поколений

И в каждом голос твой живет,

И прозвенит в веках твой гений!

1 укучы: 2-3 сл. Тукай! Нинди бөек исем! Әйе, ул безнең йөрәкләрдә. Сәнгатебез күкләрендә! Кояшыбыз, Аебыз, бар җиһанга күренерлек, кадерле  Тукаебыз!(И.Юзиев)

2 укучы: 4 сл. Габдулла Тукай – өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйрьләреннән берсе.  Бүген  аның шигырьләрен сөйләрбез, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырларбыз, әкият, мәсәлләрен укырбыз.

5 сл. № Варгина

Кечкенә Г Тукай: Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайдан ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю туды.

6 сл+ музыка         “Туган тел” шигыре өч телдә яңгырый.

1 укучы: 7-8 сл. Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районың Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә.

2 укучы: 9-10 сл. Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде.

Кечкенә Г Тукай:  11 сл+ музыка . “Мин кыш көннәрендә төнлә ялан аяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмый вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән.

  Карчык исә үзенең : “Кадалмас әле килмешәк!”- дигән “шәфкатьле” фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.

2 укучы: Әнисе үлгәч Габдулла Сасна мулласының өенә сыймый башлый, һәм аны Өчиле авылындагы бабасына кайтаралар.

....Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.

Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам - юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә - кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Ни күрсәм дә - күргәнмен, ни булса да - булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын.

1 укучы:12 сл. Габдулла Тукай сәләтле, тырыш бала була.Мәдрәсәдә генә уку белән чикләнми. Рус башлангыч мәктәбендә дә укый. Рус, фарсы, төрек, гарәп телләрен өйрәнә.

2 укучы: 13 сл. Беренче  мәртәбә мәктәп  бусагасын атлап керүгә, безне Тукай шигырьләре, җырлары каршы ала. Габдулла безне тырышып эшләргә, акыллы, белемле булырга өнди. Белем алу- зур хезмәт ул, күп көч, тырышлык сорый.

Кечкенә Г Тукай:

Тынма, эшлә, и сабый!

Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын,

Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,

Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.

1 укучы: 14 сл. Г Тукай иҗатының тематикасын санап бетерү мөмкин эш түгел. Ләкин бүген тагын бер темага тукталабыз. Бу тема безнең барыбыз өчен иң газиз, иң кадерле кеше – ана, әни турында.

Кечкенә Г Тукай:15 сл.  “ Минем анам нинди авырудандыр вафат булган... Мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, ялан аяк, ялан баш хәлемдә капка астыннан, үкереп елый-елый йөгереп чыгып : “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!”- дип , шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерлим.

2укучы: Всех сердец теплей и мягче надмогильный камень твой,

Самой сладостной и горькой омочу его слезой!

Это - о матери. “Теплый, надмогильный камень...” Я верю этим строкам. Прежде чем сказать их, много горьких слез  пролил поэт, начиная с дома старухи Шарифы и кончая  Клячкинской больницей в Казани… Да, любовь поэта к матери  божественна, возвышенна, целомудренна и скорбна.

1 укучы: 16 сл.  Г.Тукай – гражданин –шагыйрь, көрәшче- шагыйрь. Беренче рус рев-ясе Тукайны халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтүче лирик, усал телле сатирик, үткен сүзле публицист итеп әдәбият һәм көрәш мәйданына чыгарды.

Кечкенә Г Тукай:  Мин саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик һәм  общественный деятелҗ дә бит. Минем күз күпе күрә, колак күпне ишетә”

2 укучы: Габдулла Тукай -  реалист шагыйрь. Ул халык тормышының иң әһәмиятле якларын үз иҗатында чагылдырды. Халыклар азатлыгын, дуслыгын җырлаган әсәрләре бүген дә актуаль. Кыска гына гомерендә татар поэзиясенең классик әсәрләрен тудырды.

Кечкенә Г Тукай:  

Рус җирендә без әсәрле, эзлебез,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек, сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?-

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

1 укучы: Рус белән татарның ватандашлыгы, тарихи дуслыгы, аларның “Хөр мәмләкәт- хөр Русия” өчен көрәшенә дан җырлаган Г Тукай.

Кечкенә Г Тукай:

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл,

Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл)

2 укучы: Г.Тукай  татар культурасының үзәге, мәгърифәт үзәге Казан шәһәренә мәдхия җырлады.

Кечкенә Г Тукай: 17 сл.  

И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; 
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; 
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

1 укучы: 18 сл. 1907 елның көзендә Тукай Уральскидан Казанга күчеп килә. Монда ул патриотик хисләр, халыкчанлык, лирик җылылык белән сугарылган иң яхшы әсәрләрен иҗат итә. Халык тормышы, халык әдәбияты белән багланыш Тукайның Казан чоры иҗатында аеруча бай һәм  күпкырлы. Тукай нечкә күңелле лирик шагыйрь, менә кайдан ала ул үзенең   илһам чишмәсен.

Кечкенә Г.Тукай :“ Халык  зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

2 укучы: 

C:\Documents and Settings\Администратор\Мои документы\Мои рисунки\MP Navigator EX\2011_03_14\IMG_0002.jpg

Гомеренең соңгы минутларына кадәр:

Г.Тукай: “Сөй гомереңне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын”

2 укучы:  девизына тугрылыклы булып кала.

Кечкенә Г.Тукай                     Услышу  шорох или скрип,

Душа уходит в пятки,

Боюсь, не совесть ли идет, чтоб упрекнуть меня!

1 укучы.Г. Тукай әсәрләре Россиядә яшәүче 26 халык  теленә һәм гарәп, француз,  немец,  инглиз, япон телләренә тәрҗемә ителгән. Аның 100 еллык юбилеен 160 илдә билгеләп үттеләр.

2 укучы.  23 сл. Тукайның “Шүрәле” әкият -поэмасына Фәрит Яруллин иҗат иткән  “Шүрәле” балеты Мәскәү , Петербург, Киев, Саратов, Новосибирск шәһәрләренең сәхнәләрендә, Англия, Франция, Чехия, Германия һ.б. чит ил театрлары  сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. Ул бөтен җир шарын әйләнеп чыга.

1 укучы: “ Туры Тукай”, “Правдивый Тукай”( халык шулай атаган) бүген дә безнең арада, безнең күңелләрдә яши, яшәячәк!

2 укучы : 24 сл. + музыка. Шагыйрьнең талантына, иҗатына сокланып, Чынгыз Айтматов мондый сүзләр әйтә: “... иногда думается, что он прожил не 27 лет, а может 270 лет на свете ”, что “Тукай был и есть самый великий татарин во всей татарской истории”

1 укучы:

Әйдә, Тукай, безнең белән бергә

Син дә шатлан, халкың шатлана;

Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,

Бездә бүген бәйрәм, тантана!

 

Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,

Уйна, әйдә, «Тукай маршы»н.

Ишетсен ул

Үзенең алгы сафта

Безнең белән атлап барышын.

Тукай маршы яңгырый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...

Расцвет творческой деятельности великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Анализ становления и формирования национального татарского поэта Г.Тукая...