Сөмбелә бәйрәме
методическая разработка на тему

Вильданова Гузелия Фаязовна

Класстан тыш чара

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уңыш бәйрәме - Сөмбелә!

Слайд 2

ИГЕН БАСУЫ

Слайд 3

А РЫШ

Слайд 4

БОДАЙ

Слайд 5

КӨНБАГЫШ

Слайд 6

Ашлык булып җирдә үсә Уңыш бит ул «Сөмбелә!» Бөтен җирне нурга күмә- Кояш кебек «Сөмбелә ».

Слайд 7

ҺӘРКЕМГӘ ИПИ КИРӘК! ҺӘР КӨН ДӘ ИПИ КИРӘК !

Слайд 8

Татар халык ашлары

Слайд 10

ИКМӘК БУЛСА, ҖЫР ДА БУЛА!

Слайд 11

Яшелчә бакчасы

Слайд 14

КӘБЕСТӘ

Слайд 15

Суган

Слайд 16

КАБАК

Слайд 17

Бәрәңге басуы

Слайд 18

КӨЗГЕ УРМАН

Слайд 21

Һәркөн диярлек күрешәбез без, Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без. Мәңгегә шулай дуслык-татулык Торсын яктырып, диешәбез без.

Слайд 22

РӘХМӘТ!



Предварительный просмотр:

«Сөмбелә»  бәйрәме

                                                                                               Үз муллыгы белән көзләр килә,

                                                                                               Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Зал бәйрәмчә алтын көзне хәтерләтеп бизәлә. Өстәлләргә көзге уңыш: җиләк- җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Яңа җыйган уңыштан пешерелгән бәлешләр, тортлар куела. Балалар кулында яфраклар. Салмак музыка астында балалар залга керәләр.


Алып баручы: Балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.


1 нче бала: Көз килде,
                  Уңыш булды,
                  Табын сый белән тулды.
                  Рәхим итегез, дуслар,
                  Көзге бәйрәмгә!


2 нче бала: Көз килде дә керде өйгә,
                  Яфраклар йөгерәләр.
                  Ышык эзләп койма, капка
                  Асларына керәләр.
                       
(Залга Сөмбелә булып киенгән кыз керә, кулында түгәрәк икмәк) 
Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,
                        Зәңгәр күзле бу кызның
                        Исемнәре ничек икән,
                       Әйтегезче кем белә?
Балалар:      Сөм-бе-лә!

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым!
               Мин - Сөмбелә, килдем сезгә.
               Көзге байлык кулымда.
               Муллык белән байлык телим
               Кем очраса юлымда .
3 нче бала: Син килүгә сөендек,
                  Бик күп җырлар өйрәндек.
                  Шигырь, табышмак, мәкальләр,
                  Күп биюләр өйрәндек.

4 нче бала: Кеше белән гел янәшә икмәк,
                   Кырда, юлда, табын янында.
                   Иң беренче өйгә икмәк керә
                  Яңа йортка күчкән чагында

                           Җыр:    “Яфрак бәйрәме”

5 нче бала: Көзнең иң олы бүләге –
                  Икмәк тора табында.
                  Тормышыбыз ямьле булыр,
                  Икмәк булган чагында.


Сөмбелә: Яшәү чыганагы – кояш нурын,
               Җир җылысын саклап үзендә,
               Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
               Һәр табынның тора түрендә.

                                                                       Җыр:  “Яңгыр”

6 нчы бала: Юмарт синең җирең, Татарстан,
                   Шуңа татлы, ахры икмәгең!
                   Баһадирлар сиңа җан өргәндер,
                   Мондый уңыш тумый тикмәгә.


Алып баручы: Һәр көз үзенчә килә ул,
                        Һәр көз үзенчә матур.
                        Елмаешып бер биесәк,
                        Көзне ярату булыр.
                                  "Татар халык биюе” ( Кызлар бии )


Сөмбелә: Аһ-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп! (Өстәл янына, балалар ясаган күргәзмә янына килеп күрсәтә)
Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар,
Кәбестә, кишер, суган,
Алтын көз безнең уңган.

Уен: Агач һәм яфракларны таны


Алып баручы:

 Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле. (Ишек шакып, кәбестә керә)
Алып баручы: Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез !
Кәбестә: Хәерле көн, дусларым!
Сөмбелә: Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым?
Кәбестә: Хәлем минем бик яхшы,
              Уңышлар бик мул булды.
               Хуҗам бик тырыш бала,
               Түтәле дымлы булды,
               Гел утап кына торды.


                                                  (Ишек шакыган тавыш ишетелә)


Алып баручы: Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез
! (Чөгендер керә) 
Чөгендер: Исәнмесез! Хәерле көн, дусларым!
Сөмбелә: Ә син ничек үсәсең, помдор дус?
Чөгендер: Хуҗабикәнең кызы
Бик тырыш бала булды.
Су сипте, чүп утады,
Шуңа уңыш күп булды.
Бу мәктәптә укыйдыр, дип,
Рәхмәт әйтергә килдем.
Уңган, тырыш, тәртипле дип,
Һәр җирдә сөйләп йөрдем.

Эстафета: Кем күбрәк яшелчәләр җыя

Алып баручы: Дуслар, бәйрәм дәвам итә.
Әйтегез әле көз, икмәк, хезмәт, яшелчәләр, җимешләр турында нинди сынамыш – мәкалләр  беләсезме?  Мин сезгә көз турында
сынамышларның яртысын әйтәм, ә сез дәвам итегез.                              

-  Сентябрь аяз – (кыш салкын.)

-  Ноябрь кар өрә - (галәмгә ашлык китерә.)

- Сөмбелә туса – (су суыныр.)

- Сөмбелә дә урып ал, (арышыңны чәчеп кал.)


-  Ни чәчсәң,      (Шуны урырсың)

-Кем эшләми,  (шул ашамый)
-Ашаганда колагың селкенеп торсын  - (Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.)

Уен:

Күз бәйләп “Җиләк-җимешне тәменнән белү” уены. ( Ике укучы катнаша.      Төркемнән бер укучы аларга шакмаклап киселгән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне  ашата. Укучы нинди җимеш ашаганын әйтергә тиеш. Кем барысын да дөрес әйтә, шул җиңүче була.)


                                           Бию "Татар халык биюе" Элмир
                                                 
(Ахырдан егет Сөмбәләне биергә чакыра һәм алар бергә бииләр. Килгән кунаклар, балалар бии.)

Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
                Шигырләр сөйләдегез.
                Барысы өчен рәхмәт сезгә.
                 Алдагы көннәрдә дә
               Телим сезгә уңышлар.
               Муллыкта, рәхәт тормышта
              Яшәгез, нәни дуслар!


Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,
                     Бәйрәмне тәмамлыйбыз,
                      Күңелле дә соң бу көз!


Җыр "Кояшлы ил – безнең ил"


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....