СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ
план-конспект

Халкыбызның иң гүзәл, соңгы вакытта онытылып барган бәйрәмәрнең берсе - "Сөмбелә" бәйрәменә .  23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы  сигезенче айны белдерүче йолдызлык Сөмбелә дип аталган.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sonbela.doc118 КБ

Предварительный просмотр:

СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

Сәхнә алдан бәйрәмчә бизәлә. Экранда "Сөмбелә бәйрәме" диеп язылган. Шунда ук мәкаль-әйтемнәрнең әле берсе әле икенчесе языла «Сөмбелә туса, су суыныр», «Сөмбеләдә өелеп килә», «Сөмбелә өйрәсе куе була», «Сөмбеләдә өсәк тутыр, сука бетәр”, «Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал». Сәхнә алдында көзге уңышлардан күргәзмә оештырыла. Сәхнәнең арткы планында көзгә агачлар күренеше. Салмак кына көй яңгырый.

Катнашалар: Сөмбелә. Җир ана. Игенче бабай. Аның карчыгы. Яшьләр. Биюче кызлар. Кыз бала. Җир. Кояш. Су. һава. Егет. Кыз. Яңгыр.

Фанфараларның тантаналы тавышы яңгырый. Пәрда алдына бәйрәм тамашасын һәм бәйрәм концертын алып баручы чыга. Ул халыкка Сөмбелә бөйрәменең мәгънәсен-эчтәлеген һәм борынгы ил йоласы булуын аңлатып бирә, тамашачыларны уңыш бәйрәме белән котлый.

1        а.6. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, укытучылар!
Бүген без халкыбызның иң гүзәл, соңгы вакытта онытылып барган бәйрәмәрнең берсе - "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Ә нинди бәйрәм соң ул  һәм ни өчен аны "Сөмбелә" дип атыйлар? Шул турыда мин сезгә бераз гына сөйләп узыйм әле.

"Сөембел" сүзенең  килеп чыгышы б. э. к. Алгы Азияда яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә «шумбул» (шуббултум) “сары башак» дигән мәгънәгә туры килгән.

2         а.б. Борынгы грекларда һем башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумар-аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике  йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөмбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган. Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөмбелә дип аталуы турында бара.

Татар мифологиясенә һәм йола иҗатына да элек, Петр I заманында кертелгән Юлиан календарена кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.

Безнең ата-бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айньң иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр, һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм иген басуы төсендәге алтын-сары толымлы, «сөмбел чәчле» кыз кыяфәтендә күзалланган.

З а.б. Менә шундый көзге муллык-туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

Сөмбелә бәйрәме өйләрдән урамнарга да чыккан. Авыл халкы, бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен-тамаша оештырган: биегән, жырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар, башак һәм кыр чәчәкләреннән жыр-лый-жырлый тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр һәм аны мәйдан .уртасына көлтәләрдән ясалган тәхеткә менгереп утыртканнар.

Әйдәгез, без дә шушы матур бәйрәмне уен-көлке, җырлы-биюле, гомумән гамәлле итеп каршы алыйк әле.

Акрын гына пәрдә ачыла. Сәхнәдә серле караңгылык. Залда тавыш колонкаларыннан ягымлы калын 'тавыш яңгырый: "Мөхәммәд галәйһиссәламнең хезмәтне зурлап-данлап әйткән мондый хәдисе бар: «Хулика әлинсәнү ликгисәби әссәгадәти билижтиһади», ягъни ул “кеше дөньяда эш белән бәхет тату өчен яратылган” дигән фәлсәфи фикер әйткән. Ә икенче бер хәдисендә Мөхәммәд галәйһиссәлам «Ихтәриму әлризка», ягъни «икмәкне хөрмәтләгез» дигән амәнәт калдырган.

Сәхнә уртасына  Игенче бабай чыга.

Игенче бабай (тезләнеп һәм кулларын ике якка җәеп, Җиргә мөрәҗәгать итә). Әй син, туендыручым Җир анасы Асылбикә, ишетәсеңме, мин игенче, анам кебек якын күреп, сиңа эндәшем. Бөтен үсемлекләрнең тамырына шифалы сүл бирүче, игеннәрне үзеңнең уңдырышлы туфрагыңда үстерүче Җир-ана, ишетәсеңме, мин сиңа эндәшем.

Хатын-кыз тавышы белән эндәшкән Җир-ананың тавышы ишетелә.

Җир -ана.Ишетәм, хөрмәтле игенчем, мине эшкәртүче һәм ашлаучы бәндәм, сөйлә, тыңлыйм.

Игенче бабай. Мин, ал-ял күрмичә, төнне көнгә ялгап, синең күкрәгеңдә талпындым. Җир-ана, сабан белән җир сөрдем, җир тырмаладым, басуларыңны тутырып арыш-бодай чәчтем. Башаклар эре булсын дип, буразналарга чәчкән орлыкларга йомырка кушарга да онытмадым.

Сәхнә артында кыз бала тавышы яңгырый.

Җир атасы Җирән сакал!

Җир анасы Асылбикә!

Түбәсенә туклыгың бир,

Тамырына ныклыгың бир,

Ил эчендә безгә дә бир!

Җир, жир, барын бир!

Җир-ана тавышы.

Хөрмәтле игенчем, мине эшкәртүче һәм ашлаучы бәндәм, игеннәреңә хәләл сүлемне кызганмам, уңдырышлы туфрагымда сабакларын биек итәргә, башакларын эре итәргә тырышырмын. Әмма мул уңыш үстерү җир куәтеннән  генә тормый. Чәчүлекләргә вакытында ява торган шифалы яңгыр да кирәк, игеннәрне колагыннан тартып үстерә торган явым-төшем дә кирәк. Син яңгырдан да ярдәм сора, игенчем.

Игенче бабай (аягына баса һәм кулларын югары күтәрә). Әй, син, күкләрдә гизүче, ераклардан явым-төшем алып килүче бөдрә болыт, әй син, көттереп кенә явучы шифалы яңгыр, миңа мул уныш үстерергә ярдәм итүеңне үтенәм.

Сәхнә артында кыз бала тавышы яңгырый.

 Яңгыркаем, яу, яу, яу,

Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен,

Начар чирләр йөрмәсен,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Иген-ашлык куп булсын,

Башаклары тук булсын,

Кибен-эскерт зур булсын,

Кара сарык суярмын,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Ботын сиңа куярмын,

Сөтле сыер абзарда,

Бар да булыр, яуганда,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Яңгыр. Мин теләгеңне кабул иттем, хөрмәтле игенче. Иң шифалы суларым белен корылыктан ярылган җир өстен, син сөреп чәчкән буразналарны сугардым, игеннәрнең тамырларын туендырдым. Әмма мул уңыш үстерү өчен минем куәт кенә җитәрлек түгел әле, аяз, матур көннәр, Кояш җылысы да кирәк. Инде син Кояштан ярдәм сора, игенче.

Игенче бабай (янә кулларын югарыга күтәрә, аннары, бер кулын күкрәгенә куеп,

икенчесен күккә сузып, Кояшка мөрәҗәгать итә). Әй син, көнчыгыш тарафта калкып, зәңгер кук гөмбәзе буйлап көнбатышка таба гизүче, алтын  нурларын белән бөтен җир өстен коендыручы якты Кояш!' Мин синең ярдәмгә мохтаҗ. Җылы нурларыңны, көлтә-көлтә итеп, арыш һем бодай басулары өстенә чәч, көләч йөзең белән игеннәрне иркәлә, шаулатып үстер үзләрен.

Сәхнә артында кыз бала тавышы яңгырый.

Кояш чык, чык, чык!

Майлы ботка казанда,

Төти кашык базарда,

Симез үгез суярмын,

Маен сиңа куярмын

Итен үзем ашармын,

Сөяген эткә ташлармын.

Кояш, чык, чык, чык!

Аяз, ач, болыт, кач,

Игеннәр үсәр, җылыткач.

Җиңел, йөгерек көй яңгырый. Игенче бабай, ике кулын күкрәгәне куеп, ташкындай ташыган шатлыгын белдерә  елмаеп һәм як-якка муенын боргалап, кат-кат башын ия. Шулчак эфирда Кояшның хатын-кыз тавышы бөлөн эндәшкән ягымлы тавышы ишетелә.

Кояш. Бу теләгең дә кабул булды, кадерле игенче. Ләкин белеп тор, бәз нибары синең ярдәмчеләрең генә. Арабызда иң куәтлесе - син үзең. Чөнки син - Кеше. Син безнең барыбыздан да өстенрәк, акыллырак. Акыл белән, фикер белен эш йөрткәнгә, тир түгеп, күз нурларыңны кушып иккәнгә күрә де, икмәгең уңа, икмәгең тәмле була синең, Кеше. Әнә кара, быел да икмәгең нинди уңды.

Ул эрада сәхнәгә милли киемнәр кигән, кулларына урак-чабагач тоткан егетлөр-кызлар кереп тула. Алар шау-гөр хилеп, Игенче бабайны уратып алалар, Көлке һәм җор гыйбарәләр, бабайны мактаган сүзләр яңгырый.

  • Беренче буразнаны иллә  дә шәп итеп ярган идең, бабай. Игеннәр дәшәп булып үсте...
  • Бала-чага, оныклар үстереп кенә калмагансың, игеннәрне дә менә диген итеп үстерә беләсең икән, бабай.
  • Ай- һай бигрәк уңган инде бабай үзең...

Игенче бабай. Бәй, бала үстерү дә үзебезнең куәттән тора бңт, оланнар. Игеннәрне үрчетү-уңдыру сере дә үзебезнең кулда, сезнең белән минем кулларда... (Кулларын җәеп күрсәтә.)

Бер егет. Әй бабай, бер биеп күрсәтим әле үзеңә.

Бию көе яңгырый. Игенче бабай, кызлар, егетләр сәхнә кырыенда кул чабып тора, вакыт-вакыт кычкырып-кычкырып җибәрәләр.

Игенче бабай. Әнә шулай, әнә шулай...

Яшьләр. Бабакай, кара әле, быел бодай нинди эре булган.

Игенче бабай. Алтын гәрәбә кебәк булды быел бөртекләр.. .(Үзен уратып алган яшьләргә  мөрәҗәгать итә.) Оланнар, без - табигать балалары. Табигатьнең юмартлыгы, үзебезнең тырышлыгыбыз аркасында, без быел да мул уңыш үстереп алдык. Инде бәйрәм итәргә, уңыш бәйрәмен уздырырга да вакыт җитте. Бергә-бергә күңелле булыр, әйдегез, мул уңыш үстерергә ярдәм иткән табигать көчләреннән уңыш алиһәсе Сөмбеләне чакыртып китерик.

Яшьләр(бабайны хуплап).        .       ,   .

  • Әйдәгез, шулай итик.
  • Әйдәгез, чакыртыйк.       .     ,
  • Син табигать телен беләсең, син
  • Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле бу кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче, кем белә?

Балалар. Сөм-бе-лә! .

Табигать тавышларына фанфараларның дәртле тавышы килеп кушыла. Ерактан, сәхнәдә Сөмбелә пәйда була. Ул озын итәкле сары атлас күлмәктән, чәче-толымнар ы да алтын кебек сап-сары. Сәхнә уртасында тәхет тә пәйда булган. Сөмбелә вак-вак адымнар белән акрын гына алга үте. Сәхнәдәгелөр, артта ярым түгәрәк ясап, «Сөмбелә» җырын башкара (Өммегөлсем көе).

1.        Чулпан калка
             Ал таң ата.

Таң Сөмбелне уята.

Сөмбел, таңнан кырга барып,

Ай урагын уйната.

Кушымта. Бас өйдә, Сөмбелә,

Идәннәре бөгелә.

Басуында зур бәхетең,

Чаткылары күренә!

2.        Көн дә дими,
Төн дә дими,

Ару-талуны белми.        .  

Ярышта да безнең Сөмбел

 Алдынгылыкны бирми.

Кушымта шул ук.

3.        Сөмбелә  дип матур исем
Кушты икән кем генә?

Сөмбел гөлдән өзелеп төшкән   .'

 Чәчәк кебек Сөмбелә.

 Кушымта шул ук.

Егетләр һәм кызлар бергә.

  • Афәрин, төкле аягың белән, Сөмбелә!
  • Әйдүк, түрдән уз!

-        Бәйрәмебезгә рәхим ит!
Егетлер
(Сөмбеләгә). Синең урының түрдә, шушы тәхеттә, Сөмбеләкәй, иркенләп утыр. Сөмбелә. Рәхмәт, сылу җир кызлары, рәхмәт сезгә, тырыш. игенчеләр.

Сөхнәдәгеләр янә дәррәү кул чабып ала. Шунда Сөмбеләнең алдына Игенче бабай килеп баса. Бу юлы янәшәсендә Сөмбеләгә дип йомры икмәк пешереп китергән карчыгы да бир. Бергәләп алиһәгә икмәкне сузалар.

Әби. Менә сиңа быелгы уңыштан пешерелгән, өлө генә мичтән чыккан ак калач, Сөмбеләкәй. Ипекәем бик уңды. Рәхмәт сиңа шундый уңыш алырга ярдәм иткәнең өчен. Яңгыр белен Кояш җылысының кирәгенчә булуына дә син идарә иттең.

Игенче бабай. Инде минем сиңа, бүләгем бар, Сөмбеләкәй, менә тыңла (Бар укучы сөйли).

Дәвер берлән дәүләт бир,

Тәүбә берлән тәүфыйк бир,

Хәерле эшкә хәрәкәт бир,

Ашыбызга бәрәкәт бир.

Тәнебезгә сихәт бир.

Фәкыйрьлектән чара бир

Сырхаулыктан дару бир,

Шөкер кылдык барлыкка,

Төшермә безне тарлыкка.

Сөмбелә. Кояштан алда торган булсагыз, иренмәсәгез, мин һәрчак сезгә
юлдаш булырмын.        

Игенче бабай белән карчыгы алиһәнең икесе ике ягына басалар. Сөмбелә каршына тәхетнең як-ягында ярым түгәрәк ясадлодчы яшьләрнең берничәсе чыга һәм аңа дәшә.

Без сине, Сөмбеләкәй,уңыш бәйрәмен безнең белән бергәләп бәйрәм итәргә чакырдык.

Сөмбелә. Мин риза.

Сәхнәгә салмак көйгә Җир чыга. Җир сөйли.

Җир.

 Табигатьне Кеше бизи,

Җирнең яме -табигать.

Кеше тирен түгә жирдә еллар буе,

Шунда  аңа кием, шунда аның сые.

Яши кеше һаман җирне яклап,

Кирәк икән үлә җирен саклап.

Минем алда, ни әйтсәң дә,

Кеше көчсез,

Аеруча яши икән Кеше эшсез.

Музыка су тавышын хәтерләтә, Челтерәп «агып» кына, әйләнгәләп Су чыга.

Су. Таулар әйләнә кырга,

Чүлдә ясала елга.

Бар да - Кеше кулыңда.

Җирнең яме, әлбәттә, күренәдер хезмәттә.

 Күр, табигать! Көше җирдә эшсез түгел!

Су барында гына Кеше көчсез түгел!

Кеше җирне, табигатьне бизөү эчен,

Гомөр буе хакыйкатьне эзләү өчен.

Күк күкрәгән, яңгыр явып узган тавышлар ишетелә. Һава чыга.

һава. 

Күкләр күкрәмәсен,

Кара болытлар йөрмәсен,

Күләгә төшмәсен Киләчәк күгенә.

Өмет бар. Офыклар яктырып күренә,

Балалар, елмаеп, Кояшка үрелә.

Яшәешкә, гүзәллеккә Кеше хуҗа -

Үзе шуны туздырырга кулын суза.

Бакчаларның, урманнарның

Яме бетәр...

 Чишмәләрнең, мәхәббәтнең тәме китәр.

Әгәр Җирне Кеше үзе сакламаса,

Хәвефләрдән, сугышлардан якламаса...

Җир.

 Тыныч-матур киләчәккә

Юлларыбыз бергә, димәк,

Шулай диеп  тибә йөрәк,

Симфоник музыка кояш чыгышын хәтерләтеп яңгырый.

Егет. Җир, Һава, Су... Алар зарурлыгын

Белмәгәннәр инде бик сирәк. ,

Бу өч хакыйкатькә кушып тагын

«Кояш!» диеп әйтү дә кирәк.

Кыз. Җир, Һава, Су  Икмәк алып килгән

Игенченең табын түренә,

Әнә, кара, зәңгәр офыклардан

Алсу Кояш үзе күренү.

Кояш.

Диңгездә давыл, җилләр котыра

Аксыл дулкыннар зур кыя төсле.                                                                                                                            

   Җилләр яңгырны чиләкләп коя:

 Болар барысы мин - Кояш эше.

 Кар һәм боз ява, төн һәм көн килә,

Күкләрдә болыт йөри буталып,

 Кышлар узуга җылы яз килә:

Барысы - Кояш эше, ди халык.

Ерак юл үтеп, карлыгач кайта,

Чәчәкләр балкый, яз җитә турдә:

 Болар барысы мин - Кояш эше.

 Минем тирәли әйләне Җир дә.

 Минем көч белен үләннәр үсә,

Минем нур белен таңнар сызыла.

 Яктырам кайчак ак төннәр булып,

Тылсымлы күпер булып сузылам.

Чамасыз көчем: яшәтәм, бизим,

Гөлбакча итәм сахра-чулләрне,

Көйдерә алам басу-кырларны,

Киптерә алам дәрья-күллөрне.

Кайчакта мин дә, әйө, шәфкатьсез,

Ләкин барыбер мин мәңге кирәк.

«Батыр ирләргә мөмкин тиңләргә -

Кояш ул шундый”, - ди һәрбер йөрәк.

Сәхнәгә барлык катнашучылар чыгып тезелә.

Кыз. Хөрмәтле дуслар! Сөмбелә бәйрәменә хәзерләнгән махсус бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз! Сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.

Егет. Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын. Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын, Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын. Хәерле юллар, хәерле еллар!

Көзгә бәйрәм Сөмбелә.

Җыр. (Барлык катнашучылар бергә)

Җилөк-җимөш пешкәк чакта

Игеннәр дә өлгерә.

Уңган-булган ир-егетләр

Кырга таңнан элдерә.

Кушымта:

Өй, Сөмбелә, Сөмбелә,

Сөмбеләне кем белә?

Сөмбеләне шулар белә –

Кем эшенә өлгерә.

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Һәркемне сөендерә.

Иртө-кичөн яшь киленнәр

Сөт саварга йөгерә.

 Кыз-кыркыннар, көязләнеп,

Кичке уенга элдерә.

Кушымта.

Сөмбелә ул шундый бәйрәм

-Җөйне көздән белдерә.

Иген-икмәк уңса гына

Шатландыра-көлдерә.

Кушымта.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....