Аралашу серләре
план-конспект занятия (6 класс)

Гараева Дильбар Фирдинатовна

Аралашу серләре

(Ачык тәрбия сәгате)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klassnyy_chas.docx25.93 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БЕЛЕМ  БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“ИСКЕ ӨҖЕМ  ТӨП  ГОМУМБЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

Аралашу серләре

(Ачык тәрбия сәгате)

Сыйныф җитәкчеләре: Кашшапова Г.Г.

                                                                                         Гараева Д.Ф.

24 нче октябрь, 2024

Максат: әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрне конструктив кору сәләтләрен үстерү.

Бурыч: 1. Аралашу ысуллары һәм формалары, аның кеше тормышындагы роле турында белемнәрне тирәнәйтүгә ярдәм итү

 2.Укучыларга коммуникатив өлкәдәге кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен шартлар тудыру.

 3. Укучыларны уңай аралашу күнекмәләренә өйрәтү.

4. Башкаларны  тыңлый һәм ишетә белү, хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү.

 5. Аралашу культурасына һәм бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү .

Җиһазлау: презентация, музыка, карточкалар,туп.

1.Оештыру өлеше. ( С.Рангулова башкаруындагы “Елмай” җыры яңгырый, укучылар стенага беркетелгән жестларга карап, сыйныф җитәкчесе белән исәнләшеп тәрбия сәгатенә керәләр) СЛАЙД

2.“Сәламләшү”.

Д:

-   Бүгенге тәрбия сәгатебез безнең берникадәр үзгә булачак. Чөнки бездә бүген кунаклар бар. Ләкин бу безгә берничек тә комачауламас, гадәттәгечә аралашып, катнашып утырырсыз, актив булырсыз дип ышанып калам.

Иң башта эшне сәламләүдән башлыйк әле.

Г:

  • Хәерле иртә укучылар, килгән кунаклар! Мин сезгә сәлам бирәм,  үзегезгә кагылса сез дә  миңа җавап итеп кул болгарсыз дип көтәм.

- Исәнмесез, кызлар!

- Исәнмесез, малайлар!

- Иртән йокыдан уяна алмый интегүчеләр, сезгә сәлам!

- Бүген мәктәпкә килүчеләр, исәнмесез!

- Яхшы кәеф белән биредә утыручылар, исәнмесез!

- Барыгыз да исәнмесез!

Д:

- 2024 нче ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Ел дәвамында күп төрле чаралар, конкурслар, төрледән төрле әңгәмәләр үтте.

Гаилә сүзен ишеткәч сезнең күз алдына ни килә? (укучылар фикере тыңлана..........)

Без мәктәпне дә зур бер гаилә дип әйтә алабызмы? (укучылар фикере тыңлана..........)

Г:

  • Гаилә тату булсын өчен иң мөһиме нәрсә дип уйлыйсыз?  (укучылар фикере тыңлана..........)

“Акыл ияләре һәм фил” турында риваять укып китәсем килә. Игътибар белән тынлагыз әле. Акыл ияләренең ялгышы нидә булды икән? СЛАЙД

Борынгы Һинд әкияте “ Акыл ияләре һәм фил”.

Кечкенә генә бер шәһәрдә яшәгән ди 6 сукыр акыл иясе. Бер көнне шәһәргә фил алып килгәннәр. Акыл ияләренең дә филне күреселәре килгән. Әмма ничек??? Араларыннан берсе әйткән; мин беләм ничек икәнен. Әйдә без аны капшап карыйк ,- дигән. Калганнар аның белән килешкәннәр һәм җыйнаулашып фил янына киткәннәр. Берсе филнең колагын тотып караган, ул алга артка хәрәкәтләнә икән. Шуннан ул: мин беләм, фил веерга ошаган, - ди. Икенче акыл иясе филнең аякларын капшап караганнан соң : ул юан агачны хәтерәтә,- дип кычкырган. Сез икегез дә хаклы түгел, ул бауга ошаган,- дип, сүзгә кушылган филнең коерыгын тотып караган өченчесе. Ул  нәкъ тә сөңге кебек,- дип кычкырган дүртенче акыл иясе. Ул филнең казык тешләрен тотып караган була. Юк инде, ялгышасың, ул биек стенаны хәтерләтә, - ди бишенчесе.  Сез нәрсә, ул нәкъ елан шикелле, - дип кычкыра алтынчысы. Шуннан алар бер-берсен уздырып, кызып-кызып  нәкъ менә үзләренең фикере дөрес икәнен анталатырга тырыша. Шулай итеп алар бер сәгать чамасы бәхәсләшәләр, шулай итеп алар беркайчан да чынлыкта филнең нинди икәнлеген белми кала.

  • Сорау: Сукыр акыл ияләренең хатасы нидә?.... ?  (укучылар фикере тыңлана..........)

Әйе, мин сезнең белән килешәм. Алар филнең аерым өлешләрен генә тотып карап, үз фикерләренең генә дөреслеген исбатларга тырыша. Бер-берсен ишетмиләр, башкаларның әйткәнен тыңлый белмиләр. Һәрберсе үзен хаклы дип саный.

Д:

  • - Гаилә, коллектив тату булсын өчен иң мөхиме нәрсә дип уйлыйсыз дигән сорау биргән идек. Бу вакыйганы тыңлагач, фикерләр үзгәрмәдеме? Бер-берең белән дөрес аралашу өчен ниләр эшләргә соң? (укучылар фикере тыңлана..........)  СЛАЙД

- Тыңлый һәм ишетә белергә

-Башкаларның фикеренә колак салырга

- Тавыш күтәреп сөйләшмәскә.

- Нинди генә эш-гамәл башкарсаң да, уртак фикергә килеп, аңлашып эшләргә.

Бүген безнең тәрбия сәгатебез “Аралашу серләре” дип атала. СЛАЙД

- Әйдәгез, хәзер без дә биремнәр эшләп алыйк. Сез тормышта бер берегез белән ничек аралашасыз икән?  Беренче бирем “ Үзгәртеп кору” дип атала.

Аны үтәү өчен 5 кеше кирәк булыр. Сезнең урындыкларга карточкалар ябыштырылган. Бу рәсем (кул бирешү рәсемен күрсәтәбез) туры килгәннәрне бирегә чакыррабыз. Рәхим итегез.

Беренче биремдә катнашучыларны ачыкладык.

Мин сезгә нинди дә булса билге әйтәм, сез шуның буенча тезелергә тиеш буласыз.

Иң озын исемнән иң кыска исемгә тезелегез........

Г:

-Икенче биремне бераз катлауландыра төшәбез. Инде сезгә үзара сөйләшү тыела.

-Хәзер сез чәч төсе буенча тезелергә тиеш буласыз. Иң кара төстән башлыйбыз.....

-Тагын да катлауландыра төшеп, өченче бирем тәкъдим итәм сезгә. Хәзер сезнең күзләр йомык, әмма үзара сөйләшә аласыз. Хәзер сез буй буенча тезелергә тиеш. Иң озыннан, иң кыскага таба.....

Молодцы! Сез барлык биремнәрне дә башкарып чыктыгыз. Урыннарыгызга рәхим итегез.

Д:

-Уенда катнашучылар! Сезгә берничә сорау бирәсем килә. Әлеге биремнәрне башкарганда сез бер-берегез белән аралаштыгызмы? Беренче, икенче, өченче биремнәрдә аралашу ничек аерылды? Кайсы биремне башкару иң кыены булды? Ни өчен шулай булды дип уйлыйсыз? Әлеге биремне үтәгәндә сез нинди хисләр кичердегез?

Г:

-Кирәкле  информацияне башкаларга дөрес итеп җиткерү өчен нинди  аралашу чаралары кулланабыз? ?  (укучылар фикере тыңлана..........)

  • Бу аралашу чараларын вербаль: сөйләм, темп, темб, сөйләм көчлелеге ( громкость речи) һәм вербаль булмаган чараларга бүләләр: ишарә (жест), йөреш(походка) , торыш (поза), караш (взгляд), тире реакцияләре ( кызарыну-покраснение, агарыну – побледнение)

Д:

-Чираттагы уеныбыз  “Ишарәләр теле – язык жестов”  дип атала. Бирегә Дружба дип язылган карточка (карточканы күрсәтәбез) ияләрен чакырабыз. Сез пантомима (мимика, ишарә, хәрәкәтләр) ярдәмендә утырган иптәшләрегезгә профессия кешеләрен күрсәтергә тиеш:

Повар, теш врачы, укытучы, тракторист, кибетче (карточкалар бирелә)

Җәнлекләрне күрсәтергә: төлке, куян, песи

Молодцы! Сез булдырасыз.

Г:

-Тирә-юньдәгеләрдән комплиментлар ишетергә яратасызмы? Әйдәгез, берберебезнең күңелләрен күтәреп, “Комплементлар” уенын уйнап алабыз.

Д:

- Укучылар, бердәм булып, матур гына эшләсәң вакыт үткәне дә сизелми . Килешәсезме? Без сезнең белән аралашуның нинди серләрен ачтык? Башкалар белән дөрес аралашу өчен нәрсәләр мөһим?

-Кычкырудан мәгънә юк.

-Үзара килешеп, сөйләшеп эшләү мөһим.

-Бер-береңне тыңлый белергә.

-Үзара килешеп эшли белергә.

3. Йомгаклау

Г:

- Дус, тату, бер гаилә булып, бер беребезне тыңлап, матур комплементлар әйтешеп, яшәргә - эшләргә язсын дигән теләктә бүгенге сөйләшүебезне тәмамлыйбыз. Бүгенге көннең истәлеге күңелләрегездз саклансын дип кечкенә генә бүләкләрне кабул итегез. Рәхмәт барыгызга да


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Төркемнәрдә эшләү – аралашу осталыгын үстерүнең нәтиҗәле чарасы.

Берәү өчен дә яңалык түгел, белемнәр бары аларны гамәлдә кулланганда һәм башкаларга тапшырганда гына тиз һәм сыйфатлы итеп үзләштерелә. Бу очракта белемнәр актуальләшә, конкретлаша һәм ныгытыла. Ә рус...

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

Дәрес эшкәртмәсе. "Аралашу серләре" 8 кл. рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. УМК Р.З. Хәйдәрова...

Аралашу серләре

Презентация по родному языку по теме "Аралашу серләре" ( 8 сыйныф)...