Классный час "Ана - биек исем"
классный час (6 класс) по теме

Маннанова Лилия Равилевна

этот классный час посвящен мамам. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kl.chas_ana_-_biek_isem.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН  МӘТӘСКӘ УРТА МӘКТӘБЕ

ТӘРБИЯ  СӘГАТЕ

“ Ана – биек исем ! “

Класс җитәкчесе : Маннанова Л.Р.

“ Әнкәй !” – дип телем ачылган.

“ Әнкәй !” – дип юлга чыгылган.

“ Әнкәй !” – дип бәхет табылган.

“ Әнкәй !” – дип урап кайтылган.

  1. Әнкәй ! Нинди җылы , тирән мәгънәле сүз!
  2. Әйе , безнең барабызның да телебез “ әнкәй “ дигән , беренче татлы сүздән ачыла. Бала туа. Аның тууын бар табигать зарыгып көтә. Табигать аны талгын җиле белән назлый , сөя , иркәли , яшел чирәмнәрендә тәгәрәргә , зәңгәр суларында чума – чума балыктай йөзәргә чакыра. Хозур , гүзәл урманына , йолдызлы – айлы күкләренә сокландыра. Ана беренче мәртәбә баласың кулына ала. Бала , син үзен белән бу дөньяга шатлык , бәхет , мәрхәмәт кенә алып кил ! Бу дөньяда ана баласының гел шулай кадерле ,газиз , шат күңелле булуын тели. Ана белән бала арасындагы карусыз мәхәббәт – табигать бар иткән иң биек хис ул ! Нинди мәгърүр син , әни ! Аңлашыла : сез , әниләр , язлар җирне яшәрткән кебек үк , кешелекне яңартып , аңа дәвамлылык биреп торасыз ! Шул хакыйкать сезне горур итә. Көчләрнең дә көчлесе син , әни ! Бу көч – гайрәт , куәт сезнең уңганлыктан гына түгел , җир үзе күтәреп  тора алмастай кайгы – хәсрәтләрне сынмыйча – сыгылмыйча кичергәндә сездәге дәрман аеруча хәйран калдыра.
  3. Кадерле әниләребез ! Сезгә хас саклангыч сыйфатларны санап кына бетерерлекме соң ?!

Үзен өчен түгел , безнең өчен

Гомеркәең буе янасың ;

Йөрәкләргә үтеп керер нурны

И әнкәем , каян аласың ?

  1. Әниләрдән дә кадерлерәк , якынрак кем бар икән дөньяда ! Күкрәк сөтен имезеп , көнен төнгә , төнең көнгә ялгап , күз карасыдай күреп үстерш бит ул баларын . Дөньяга килгәч , син үз өстеңә иелеп , яратып , сөенеп карап торучы әниеңнең ягымлы йөзен күрәсең . Иң беренче ризыкны да әни куллары бирә. Алар без үсеп җиткәнче бик күп мәшәкатьле көннәр , йокысыз төннәр уздыралар. Авырсаң , синең барлык авыруларыңны үзенә алырга әзер торучы , төннәр буе керфек какмыйча сине дәвалаучы да әни бит !
  2. Әни , синең барлык шатлыкларынга чын йөрәге белән шатлана , аз – гына борчуың булса да , синең белән бергә борчыла.
  3. Әниләрнең куллары – иң мәрхәмәтле , иң йомшак һәм иң назлаучы куллар , бары тик алар гына барын да эшли алалар. Һәр кешегә бәхетле булу өчен тамак туклыгы гына җитми инде. Әйе , наз кирәк. Иң кадерле кешеләрнең туктаусыз кайгыртуы кирәк. Әниләр үзләренең йомшак куллары белән бер генә тапкыр сыйпасалар да , барлык хәсрәтләрең онытылган кебек була , киләчәккә булган өметләрең яктыра.
  4. Әни йөрәге – иң тугрыклы һәм сизгер йөрәк. Әниләр йөрәгендә беркайчан да балаларына карата мәхәббәт сүнми , алар йөрәге бер кайчан да ваемсыз була алмый.

Уйларыма чумып утырганда ,

Күз саламын әни йөзенә.

Борчулары , шатлык – кайгылары

Күзләреннәң аның күренә.

Ак каенга кунган бәсләр кебек ,

Әниемнең чәче агара.

Күмпе уйлар кергән һәр бөртеккә ?!

Күпме сагыш кергән аларга ?!

  1. Әни сүзе чын йөрәктән чыга. Үскәч нинди кеше булсанда _ барыбызны да иң якын кеше - әниләр үстергән , балаларына моңлы бишек җырларын бары тик әниләр җырлаган !

Кайда гына йөрсәк тә , һәрвакыт әни кирәк.

Көннәр якты булсын өчен - әни кирәк !

Йокы татлы булсын өчен - әни кирәк !

Җил – давылдан саклар өчен - әни кирәк!

Усаллардан яклар өчен - әни кирәк !

  1. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса , тормышын да шулкадәр шатлыклы ,якты була. Балалары тәртипле , эш сеючән ,олыларны хөрмәт итүче булып үсәләр.
  2. Әни һәм Ватан – дөньяда иң изге сүзләр. Без Җир – Ана дип әйтәбез. Ватан иминлеге – ул Ана иминлеге. Әниләр – без барасы юлга , без яшисе тормышка шулкадәр нык ,киләчәге шулкадәр дә өметле буласы нигез корып калдырган кешеләр. Заманның бөтен михнәтен сыкранмыйча , сызланмыйча кичергә кешеләр. Алар сугышларны , сугыштан соңгы ачлыкларны , туктаусыз югалтуларны кичергән ,зарлануның нинди икәнен дә белми торган , нәни генә шатлыктан да олы ямь таба белүче газиз кешеләребез.
  3. Без беркайчан да әниләребезнең хәер – фатихасыннан чыкмаска тиеш . Әниләргә карата безнең йөрәкләрдә мәрхәмәт һәрвакыт ялкын кебек кайнар , беренче күз яшебез кебек саф , диңгез кебек тирән , чиксез булырга тиеш.

Кайгырма , син , чәчең агарса да,

Җыерчыклар басса йөзеңне ,

 Мин яратам сине шул килеш тә.

Матур итеп күрәм үзеңне

Хикмәт йөзнең картлыгында мөни ?

Картаймасың җаның , йөрәген ,

Мәңге шулай олы җанлы бул син,

Бары шундый минем теләгем.

  1. Менә шуңа күрә дә , без үзебез олы кешеләр булгач та , әниләребезне хөрмәт итәргә , һәрчак ярдәм итәргә тиешбез. Әниләргә булган бурычны без сумнар белән генә түләп бөтерә алмыйбыз. Без аларга гомеребез буе бурычлы булып калабыз.
  2. Ләкин әле тирә ягыбызга күз салсак , җан тетрәткеч күренешләргә дә тап булабыз . Әти - әниләренә карата мәрхәмәтсезлек ,аларны картлык көннәрендә кыерсыту , чит кешеләр кулына ташлап китү. Мондый хәлләрне ишеткәч , йөрәкләр өзелеп төшкәндәй була. Үзендә кешелеклек сыйфатларын югалткан , оятсыз , таш йөрәкле кешеләр генә мондый эшкә бара алалар бит ! Мондый хәлләр тормышта әле дә булса бик еш очрый. Менә шундый җанны тетрәтә торган хәлләрнең берсе белән танышып үтик әле. Бәлки шушы өзекне укыгач , күбебезнең күзләрендә яшь тамчылары ялтырар. Болар бит безгә барсы да сабак булырдай язмышлар !

“ Карт ананың күз яше “

Кассадан билет алдым да автобус тукталышындагы утыргычларның берсенә барып утырдым. Шул чак минем янга бер әби килеп утырды һәм миннән вакытны сорады.

  1. Икенче ярты.
  2. Алай – болай Сарман ягына кайтмыйсыңмы , кызым ?
  3. Юк , әби.

Кинәт минем күзем аның кыяфәтенә төште. Әби аягына гәлүш , өстенә искерәк жакет, ә башына уңып беткән шәл бәйләгән. Бер кулында – төенчек , икенчесендә - таяк.

  1. Ә син кайдан кайтасың , әби ?
  2. Кызым , мин картлар йортыннан качтым бит әле , - димәсенме әбием !
  3. Кайчандыр мин дә синең кебек яшь , чибәр идем. Үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыктым Без бик бәхетле яшәдек. Бер – бер артлы биш балабыз туды. Картым – колхоз  председателе , мин – укытучы идем. Балаларыбыз бернинди кайгы да , мохтаҗлык да күрмичә үстеләр. Шулай иттереп , алар берсе артыннан берсе төрлесе – төрле җиргә таралышып беттеләр . Башта алар сирәк булса да кайткалап йөрделәр әле. Ирем белән бездә бик күп еллар эшләп лаеклы ялга чыктык. Күп тә үтми , ирем якты дөньядан китте. Рәхмәт инде , биш балам да кайттылар , аталарын күмгәндә. Алар төлекләрне сатып акчасын бүлештеләр , хәттә әле өйне дә сатмакчылар иде , ләкин монысын эшләргә мин комачауладым. Бишесе дә кире китеп бардылар . Мин аларга бик ачулы идем. Еллар арты еллар үтте... Берзаман кече улым кайтып төште :
  4. Әйдә , әнкәй , җыен , үзебезгә алып китәм сине. Безнең кечкенә улыбыз туды , - диде ул. Менә шунда әллә нишләп риза булдым.

Барып кергәч тә , бу йортта мин үземне чит , ят , кирәк түгел кеше кебек хис иттем. Моның чыннан да шулай икәнлегенә берничә көннән соң ышандым да. Килен тиешле кеше миңа йә бетенләй эндәшми , йә кычкыра , җикеренә. Югыйсә миннән нинди начарлык күргән ул ?!

Нәрсә кушсалар , шуны эшлим , оныгымны карыйм . Ул йоклаганда тәрәзәдән күземне алмыйм . Бик тә , бик тә сагына идем авылымны. Түзмәгәч , елый идем. Шулай итеп мин аларда ике ел тордым . Әйе , нәкъ ике елдан соң алар мине картлар йортына илтеп бирделәр . Чөнки минем аларга кирәгем беткән иде инде. Картлар йортында алай бик начар карамасалар да , мин үземнең анда тора алмаячагымны аңладым. Әгәр калсам , мин авылымны сагынудан саргаеп үләчәкмен . Һәм менә мин качтым , - дип сүзен бетерде әбием.

  1. Ә хәзер кая барасын соң , әбекәй ? – дип сорадым.
  2. Мин Сарманда яши идем. Йортым , каралты – курам исән булса , шунда кайтып барыш иде.

Бу юлы инде мин аның йөзенә икътибар белән карадым. Әбинең бите шыр сөяк дияргә була иде. Ә күз төпләрен , маңгайлары , бит алмаларын җыерчыклар каплаган. Ә күзләре... Ә күзләре шәле кебек төссез , бик тә моңсулар. Алар чокыр ясап эчкә батып кергән.

Мин әбине бик нык кызгандым. Ләкин берничек тә ярдәм итә алмадым аңа. Бары тик янчыгымнан акчачыгарып , әбинең кытыршы учына салдым.

Әби :

  1. Юк , юк кызым . Синнәң аламмы соң...- дия башлаган иде , мин аны бүлдем :
  2. Әби , ал инде , минем исәнлегемә - саулыгыма дога кылырсың , - дим.
  3. Ярар инде , алайса. Рәхмәт балакаем ...

Әбием сүзләрен әйтеп бетерә алмады. Аның күзләреннәң мөлдерәп яшь ага башлады. Минекеннән дә . Ләкин мин аларны әбигә күрсәтмәдем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал к классному часу "Изобретения, изменившие человечество", представлена презентация классного часа и к нему текст.

Материал и презентация  были  подготовлены, как методическая разработка  для проведения классного часа в рамках недели машиностроительных  профессий, для обучающихся по профессии "...

Разработка классного часа "Как воспитать силу воли" из цикла классных часов "Школа самовоспитания"

План-конспект классного часа "Как воспитать силу воли" из цикла классных часов "Школа самовоспитания" для классных руководителей 6-х классов. Материал классного часа может быть использован и в 5, и в ...

Методическая разработка классного часа для 7 класса Конспект классного часа на тему «Жизнь, ставшая легендой»,

В 12-13 лет у школьников развивается самосознание, появляется стремление к самооценке, к определению своего места в мире. Большое значение приобретает для подростка поиск нравственного идеала. Отсюда ...

Сценарий классного часа. Тема классного часа: «Выбирая спорт, мы выбираем здоровье» в 5 классе Цели классного часа: 1. Воспитание внимательного отношения к своему здоровью; 2. Повышение мотивации на здоровый образ жизни; 3. Развитие творческих способносте

Сценарий классного часа.Тема классного часа: «Выбирая спорт, мы выбираем здоровье» в 5 классеЦели классного часа:Воспитание внимательного отношения к своему здоровью;Повышение мотивации на...

Методическая разработка классного часа и внеурочной деятельности по изобразительному искусству: «Художники о войне», Тема классного часа: «Художники о войне"

Методическая разработка классного часа и внеурочной деятельности по изобразительному искусству: «Художники о войне»Автор методической разработки: учитель ИЗО, педагог ДО МБОУ г. Иркутска С...

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА открытого классного часа Мой аргумент к выбору будущей профессии. Самоанализ открытого классного часа

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА  открытого классного часа Мой аргумент к выбору будущей профессииСамоанализ открытого классного часа...