Соңгы кыңгырау -2015
материал на тему

Соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыру өчен сыйныф җитәкчеләренә кулланма.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Соңгы кыңгырау-2015110.5 КБ

Предварительный просмотр:

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ 2015 ЕЛ!

2004 нче елның 1 нче сентябрендә әти- әниләре белән җитәкләшеп ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәп бусагасын атлап  белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме еллар, айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

Укучылар керә. Җыр. “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

Раушания апа:

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә

Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

 Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч,изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

А.Б.Регина: Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар һәм укучылар! Әлмәт районы, Яңа Нәдер урта мәктәбенең 2015 нче ел чыгарылышының "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен башлыйбыз.

А.Б. Ленар: Быел мәктәпне 7 кыз һәм 2 егет тәмамлый. 9 сыйныфны 7 кыз һәм 8 егет бетерә. Әле кайчан гына бу мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Барысы да беренче иде беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар. Шулай белем үрләрен яулый-яулый 11 көз, кыш, яз, җәй сизелми дә үтеп китте.

Г.Гүзәл.

-Уку бетте. Дәфтәрләрдә нокта.

Сау бул инде мәктәп хуш инде.

Яшьлек дәрте бездә ташып тора.

Алдыбызда ачык юл инде.

Турал.

-Укулар инде безнең артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар , диңгезләрне кичәргә.

Ильвина.

-Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны безнең күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

 А.Б. Регина.Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында  иң истәлекле,  иң бәхетле еллар булып истә кала.  Мәктәп ул- Белем иле патшалыгы. Анда һәр укучы  үзеннән соң эз калдырып китә. Ә безнең укучылар мәктәптә нинди эзләр калдыра соң? Сүзне Белем иле патшасына, мәктәбебез директорына  бирсәк бик урынлы булыр. Рәхим итегез Миназов Ильфат Мизхатович.

А.Б. Ленар.

Миңа сорау бирсәләр:

-Сөенечең ни?- дисәләр,

Сөенечем - таңнан торып ,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни ?-дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Сүз тәрбия эшләре буенча директорр урынбасары,  татар теле һәм әдәбият укытучысы һәм 9 сыйныф җитәкчесе Римма Мирхәт кызына бирелә.

Котлау өчен сүз  Авыл советы рәисе   Миннебаев Сирень  Мисхат улына бирелә .

А.Б.Регина. Бүген безнең бәйрәмдә үзләренең бөтен гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә биргән мәктәбебезнең хөрмәтле мөгалимнәре, инде лаеклы ялда булсалар  да әле һаман яшь йөрәкле  укытучыларыбыз да бар. Алар да бүген үзләренең укыткан укучыларын, дәресләрен мәктәптән тыш уздырылган бик күп чараларны искә алып яшьлекләрен искә төшергәндер.  Сез  белем һәм тәрбия биргән укучылар илебезнең төрле хезмәт өлкәләрендә тырышып эшлиләр, зур- зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Куйган хезмәтегез алдында  без баш иябез.  Хезмәтегезнең рәхәтен күреп яшәгез.  Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез.

         Җыр “Әй балачак, балачак”

 Алсу. Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар безнең балачак.

Балачактай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә,

Кулын болгый миңа сабый чак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар.

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

-Кая ага икән бу сулар?

Балачагым җәйге йомшак җилдәй,

Битләремнән назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

-Дәү булдым ич, китәм,- диясең.

Йөгрек дулкыннрдай ашкынасың,

Туктамыйсың хәтта беразга.

Ашыкмачы зинһар сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга.

А.Б.(Регина) Әйдәгез аяз күкле, якты кояшлы, гамсез- уйсыз балачакка кабат әйләнеп кайтыйк. Иң нәни дусларыбыз 1 сыйныфларга сүз бирик әле.

 I сыйныфлар чыгышы.

A.Б. Ленар   Изге теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә укучылар. Ә хәзер бездән сезгә наказ.

Регина.Тырышып укырга!

Регина.Тәртипле булырга!

Ленар. Соңга калмаска!

Ленар. Ялкау булмаска!

Бергә. Дус яшәргә!

А.Б. Регина. Ленар, хәтерлисеңме бездә 11 ел элек мәктәп бусагасын атлап кергән идек? Мәктәпкә укырга килү шатлыгы  белән беррәттән курку хисләре, дулкынлану кичергән идек.

А.Б. Ленар. Әйе, шулай Регина. Ләкин каршыбызга елмаеп мөлаем, яшь  Гүзәл апабыз килеп чыккач бөтен куркулар онытылды.

Беренче укытучы  күңелнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да , һәрвакыт  тирән хөрмәт белән беренче укытучысын искә ала. Гүзәл апа безгә хәреф танытучы, ручка тотып язарга өйрәтүче беренче укытучыбыз. Сезнең дә безгә әйтер сүзегез бардыр, рәхим итегез.

Хамраева Д.

-Сакланасыз һәр кешенең

Йөрәгендә.

Җылы хисләр, истәлекләр-

Күңелендә.

Камил

-Хөрмәт белән карый һәркем

          Мөгаллимгә.

          Киңәшче дә,сердәшче дә

          Ул һәркемгә.

        Айгөл

          - Яхшылыкка, гел әдәпкә

           Өйрәтәсез.

          Җылы караш, ягымлы сүз

           Өләшәсез.

А.Б. Реина  Сүз 9 нчы сыйныфларның беренче укытучысы Камалова Фирая Фатих кызына бирелә.

А.Б. Регина.

Иң беренче булып эшкә килә,

Соңгы булып яба ишекне.

Эчкерсез бер гади елмаюы,

Юып ала борчу , уй- шикне.

Йөз шатлыкка йөз кат куанадыр,

Борчуыбыз булса ут йота.

Хаталарны безнең төзәтә ул,

Киңәшләрен биреп юата.

Сүз сыйныф җитәкчебез Раушания  апага бирелә.

А.Б. Ленар. Мәктәптә укытучылар белем нигезләрен төшендерсә, өйдә әти-әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, санады гомүмән мәктәп тормышы белән яшәде. Хөрмәтле әти-әниләребез! Сез безне җил- яңгыр тидермичә сау сәламәт итеп үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыгызда гомеребез буе бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә килеп ирешсә иде. Сездән фатиха алып зур тормышка аяк басабыз .

      Солтанов Ә.

       -Безне кеше итү өчен,

Китте бөтен көчегез.

Шуңа да сез безнең өчен,

Алтынга тиң кешесез.

Мөнирә.

-Ашкынабыз ерак юлларга без,

Яулар өчен күбрәк җиңү,дан.

Юлда безне бәлалардан саклый,

Әни синең хәер фатихаң.

Габдрахманов И.

-Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әти-әни сезнең фатиха.

Зәлидә.

-Акыллы сүз, яхшы киңәш белән,

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда , ак юл күрсәтүче,

Күңел күзе ул сез икәнсез.

Ильвина.

-Сез булганда без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөньның,

Сәламәтлек, тигез тормыш

Бәхет тели ул һәм кызларың.

   

  А.Б. Регина. Котлау өчен сүз әти- әниләргә бирелә.

     

 Җыр. "Баланы читкә җибәрү".

1.Сандугачны курдем танда,
Алмагачына кунган.
Беренче тапкыр яныннан
Балакаен очырган.
куш.Тавышында ишетэмен
Сагыш та, соенеч тэ.
Баланы читкэ жибэру -
Шатлык та, коенеч тэ.

2.Канатын кагып, Сайрый ул.
Сөенәдер, курәсен.
Анлый микэн Баласы очен
Утка-суга керэсен.

Очырган коннэн башлана
Озелеп коту, Сагышлар,
Югалмасмы бу тормышта,
Сындырмасмы Язмышлар?

Г.Гүзәл.

-Мәктәпләрдән күпме бала китте,

Язмыш сынаулары кулына.

Укытучы өйрәгендә һәрчак,

Изге теләк кызы-улына.

Турал.

-Укытучы эшең җиңел түгел,

Мәшакатъле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп яшь буынның,

Төзәтзсең күппме ялгышын.

Н.Гүзәл.

-Дәрес бара укытучы сөйли,

Күпме бала сорау яудыра.

Укучылар кайбер дәресләрдә,

Шаулашып та ала үзара.

Зайдуллина А.

-Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән,

Йөрәкләргә учак ягасың.

Сатимов И.

-Рәхмәт,рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргән өчен.

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

А.Б. Ленар. Кадерле укытучыларыбыз сезнең барыгызны да түргә чакырабыз. Рәхим итегез!

А.Б. Регина. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да , авырда, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлылары чәчеп җуелмас эз салгансыз. Сезнең тынгы белмәс иҗатыгыз, яңалыкка омтылыш эшегездә күркәм нәтиҗәләр бирә. Яңа Нәдер мәктәбе укучылары район һәм республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә катнашып яңадан-яңа җиңүләр яулый. Сезгә ихлас күңелдән иҗат уңышлары, җиңү шатлыклары телибез. Яңа Нәдер мәктәбе киләчәктә дә авылларыбызның горурлыгы һәм терәге булырдай көчле рухлы, сәләтле балалар белән тулып торсын! Укытучы белем нурлары тарата, яшь буынга акыл көче бүләк итә, аны туры юлга юнәлтә., үтемле сүзе һәм игелекле эше белән даими ярдәм күрсәтә. Хөрмәтле укытучылар! Безне яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән искиткеч зур хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп баш иябез.

Г.Гүзәл

-Салмак кына атлап берәү килә,

Башын иеп чумган уйларга.

Карашлары авыр, сорау күзләрендә,

Тик сүз әйтми безнең уйнауга

2011 елдан алып безне мәктәбебезне Ильфат Мизхәт улы  Миназов җитәкли. Сез тирән белемле җитәкче дә, мәктәпнең түр башы да. Сез балачак иленең иң хөрмәтле кешесе- директоры, мәктәбебезнең уңышлары  турыдан-туры сезнең хезмәт җимеше. Сез , укытучылар һәм ата-аналар белән дә, укучылар белән дә уртак тел таба беләсез.  Без сезне хәтеребездә шулай сакларбыз.

Алсу:

Беренче укытучыбыз,Гүзәл апа,

Ишек төбендә елмаеп

Каршы алдың укытучым.

Куркып кына килгән идем,

Сөенеп сезгә чәчәк суздым.

Борчуда да, шатлыкта да

Безнең хәлгә сез кердегез.

Яшәргә дәрт, укуга көч,

Белем ачкычы бирдегез.

Зэлидэ:

Гөлназ апа!

 Хәрефләрдән сүз ясарга

Апа,сез өйрәттегез

Минем нәни кулларымны

Сез эшкә өйрәттегез.

Ялгыш,хата,бозуларны

Язганда кисәттегез.

Күпме сабырлык сыйгандыр

Сезнең күркәм йөрәккә.

Барлык эшләрегез өчен

Сез бик лаек хөрмәткә.

Халитов Р.

Беренче укытучыбыз, Фирая апа!

Тылсымчы да, сихри көчкә

Сез бит ия.

Һәр укучы сезнең алда

Башын ия.

Кояш булып балкыгыз сез

Күгебездә.

Гел яшь  булып калыгыз сез

Үзегез дә.

А.Б. Ленар. Сез хәреф таныткан малайлар һәм кызлар бүген мәктәпкә соңгы дәрескә җыелдлар. Сез җитәкләп алып кергән балалар бүген үзләре нинди зурлар. Укытучыбыз, сез безнең күңелләргә ачкыч таба белдегез, безгә әниебездәй якын булдыгыз. Күңелләребездә шулай ягымлы якын кеше булып истә калырсыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә.

Мөнирэ:

Тарих, тарих, тарих дию белән

Күз алдыма Раушания апа килә

Әйтә кебек кузләремә карап,

Әйдә, үткән параграфны сөйлә?

Сөйлә мина, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килденме?

Сорыйсымны син белденме?

Кадерле сыйныф җитәкчебез Раушания апа! Сезгә чиксез рәхмәтебезне  белдерәбез. Гади дә, җитди дә, кайчакларда кырыста була алуыгыз өчен без сезне хөрмәт итәбез.

Үзгәрмәгез гомер буе шулай,

Яшь күңелле булып калыгыз.

Бәхет, саулык юлдаш булсын сезгә,

Борчу белмәс шулчак җаныгыз.

Хамраева Диана:

Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Римма апа һәм Гөлшат апа! Сез армый-талмый балаларга  үз телебезнең матурлыгына, байлыгына мәхәббәт уятасыз.

Тукай телен атам-анам телен,

Матурлыгын аның байлыгын.

Сез саласыз бала күңеленә,

Яшәсен дип, халкым- милләтем.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрне?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

Ильвина: Рус теленнән тирән белем биргән укытучыбыз  Алсу Саматовна

Кая барма урыс теле кирәк,

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Вы каждый день и каждый  час,

Нелегкой посвятив работе.

Одною думою о нас,

Одной заботой вы живете.

Спасибо вам от всей души.

Эльвира Тимербаева:

Йөрәген дә балаларга бирә,

Бар күңелен биреп укыта.

Гомер буе шушы изге эшне,

Башкаралар олы шатлыктан  башлангыч сыйныф укытучылары Гөлназ һәм Әнисә апалар.

Алсу Сайфутдинова:

Җыр дәресләрендә өйрәндек без,

“Туган телне”,”Мәктәп елларын”

Илһам биреп безне әсир итте,

Лилия апаның моңлы тавышы.

Губайдуллина Айгөл: Математика укытучылары Рушания Ибрагимовна һәм Зөлфия Гамилевна

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Математик мәсьәләләр

Чишәргэ булыштыгыз.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тынласыннар.

Регина:

Бар белемен һәм дә көчен

Куя белем бирүгә

Тәнзилә апа дәресе

 Истә калыр гомергә.

Реакцияләр 1-2 ел

Төшкә кереп йөдәтер,

Сез биргән чиксез мәгълүмат

Әле безгә кирәгер.

Ильвина Тимербулатова:

Гөлнара Нафисовна һәм Регина Владимировна!

От Канады до Тасмании

Сократится расстояние.

Если будешь ты знаком,

Инстранным языком.

Happy English дәресендә,

Өйрәндек бик күп сүзләр.

Мавыктыргыч һәм күңелле

Үзды безнең дәресләр.

Thank you our teachers.

Н.Гүзәл:

Технология һәм сәнгать укытучысы Ләйсән апа!

Сезнең куллар алтыннан да түгел,

Тик шулай да алар соклангыч

Сезнең кулда бар да җиңел кебек,

Сез эшләгәч җиңел кебек эш.

Зэлидэ:

Волейбол, футбол уйнап

Чаңгыда йөреп кышын

Реналь һәм Марат абыйлар

Аңлатты сәламәтлек кадерен

Физкультура һәркемгә

Якын дус һәм ул кирәк

Шөгыльләнеп һәр көн без

Яшәрбез әле озак!

Реналь һәм Марат абый һәрвакыт

Калыгыз шулай сез яшь,

Яңа җиңүләр яуларга

Балаларга сез кирәк!

Галиев А. :

Китапханәче Эльвира апа,

Үз эшендә тырыша.

Кирәк китап эзләшергә,

Ул бик теләп булыша.

      Ләйлә :

Нурсинә апа!

Хезмәтеңне аңлап,

Олылап һәм зурлап,

Ява бүген рәхмәт сүзләре.

Ямьле язларда да,

Алтын көзләрдә дә,

         Кулларыңда чәчәк бәйләме.

 Динар Хасанов:

 Наил абый,

Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

“Алтын куллы, дисеннәр.

Мөнирэ:

Зөлфия,Зәрия,Гөлүсә, зЗрифә апалар

Чиста тота мәктәпне.

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтәбез без рәхмәтне.

Эшләрегез уң булсын.

Изге булсын юлыгыз.

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз.

Зарипов Р.:

Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Наилә апа аш пешерә

Аны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач, дэресләрдә

Утырулары рәхәт.

Наилә апа белән бергә

Эшли Гөләндәм апа да.

Рәмәтебезне житкерәбез

Чын кунелдән аңа да.

А.Б. Ленар. Хөрмәтле укытучылар!

Дәресләргә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,

Күзегезгә чыкмаса да, күңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар.

Бердә юкка уйламыйча, хәтер калдырган чаклар.

А.Б. Регина.

Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек,

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше: укытучы, ана,

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.

        Сезгә рәхмәт әйтеп, киңәшләрең тотып,

Укытучым, сезне олылыйм.

Ихлас күңелемнән, туган җырларымны,

Укытучым , сезгә багышлыйм.

Җыр: « Укытучым сезгэ карап»

Ачар өчен белем ишекләрен
Түккәнсездер күпме йөрәк көчен
Сездән алган белем ачкычлары
Иң кадерле бүләк безнең өчен

Кушымта:
Укытучым сезгә карап
Арта минем хөрмәт хисем.
Юлларыма, маяк булып
Балкый тик сезнең исем.

Якын дус та булып, киңәшче дэ
Яшь аралаш бездән көләсез сез
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез

Авырлыклар булса түзәрсез дә
Яшь аралаш бездән көләсез сез
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез

А.Б. Регина.

Күпме дуслар алып килде миңа,

Шау чәчәкле яшьлек еллары.

Күңелемдә мәңге сакланырлар,

Без таптаган мәктәп юллары,

Егетләре, чибәр кызлары.

Вальс.

Шарлар очыру.

А.Б. Ленар. Регина, ишетәсеңме? Шулкадәр ягымлы, тансык бу нинди тавыш? Яле, яле  әйтеп кара көмеш тавыш-

А.Б Регина Ул кыңгырау тавышы. Ишетәсеңме, соңгы кыңгырау чыңын. Ул безне11 ел буена озата килде.

Мөнирә.

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге.

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде .

Ул бик күп дусларын  дәрескә чакырган.

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

Чың итеп ала ул, кыңгырау- җиз батыр.

Бүгеннән зур юлга , хәерле сәгатьтә.

Кадерле дуслар! Мин сезне 2004 елның беренче сентябрендә беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем яңгыравык тавышымны сез йотылып тыңладыгыз. Мәктәп еллары буена дәрескә дәшкән  кыңгырау сезнең өчен соңгы тапкыр  чыңлый. Бүген аеруча моңсу, аеруча серле аның тавышы. Бу чың мәктәп, сыйныфташлар, дуслар һәм  хөрмәтле укытучылар белән хушлашу авазы.

Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык сагышлардан тасма үргән,

Кыңгыраулар чыңлый җыр булып.

Җырлап торган моңлы кыңгырау ул,

Киләчәкнең кайнар сәламе.

Ак хыяллар сынмас канат булсын,

Бәхет язсын тормыш каләме.

Кыңгырау 1 сыйныф укучысына бирелә.

ҖЫР: Кынгыраулы мәктәп еллары.

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз,
Офыкларга карап очар өчен,
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Кушымта: 

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары,
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы, моңлы чыңлавы,
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Зур юлларга безне чакырдың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш,
Соңгы звонок булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Кушымта. 

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе,
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе.

Кушымта. 

Г.Гүзәл.

Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем

Инде менә сезгә барыгызга

Сау булыгыз, диеп әйтәмен

Шәм бирү.

Зәлидә:

Пар кугәрченнәр очырдык,

Очыгыз, сез, оч ,-дип кошларым.

Шул кошлардай очып китәбез бит,

Сизәсезме шуны, дусларым.

Турал:

Пар кугәрченнәр очырдык,

Сез тынычлык кошы,очыгыз.

Безнен керсез уй һәм хыялларны,

Зәңгәр күккә алып китегез.(Күгәрченнәр очыру)

        А.Б. Ленар.

Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен мең рәхмәт!

 

Җыр. “Ак алъяпкычларда ак канат”

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя, акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.

Аерылыр чак җитә, дусларым,
Сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
Яшәргә көч бирдең,
Канат куеп безне үстердең.

Алда юллар — кайсын сайларга,
Юллар чакыра әллә кайларга,
—Океаннар айкарга,
Очарга айларга,
Тормыш дәрьясында кайнарга.

Алъяпкычың, дустым, ак икән,
Ак булса да салыр чак җиткән;
Хыяллар — ак җилкән,
Кузгалырбыз иртән,
Ерак юлга чыгар чак җиткән.

       А.Б.Регина.

Мәктәп елларын онытмыйк дуслар,

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырай,

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Сыйныф җитәкчесе.

Кадерле балалар!

Хәерле юл сезгә укучылар-

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Калабыз без шушы теләктә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....

фәнни-эзләнү эше Әмирхан Еникинең”Җиз кыңгырау” хикәясендә Җиз кыңгырау образы аша идея-эстетик эчтәлекнең ачылышы

      Бүген дә һәр кешенең диярлек өендә буыннан-буынга күчеп килгән, якты хатирәләр саклаган кадерле әйберләр бар: көмеш беләзекләр, җиз комганнар, суккан паласлар, чиккән сөлге...