Соңгы кыңгырау
методическая разработка (11 класс) на тему

"Соңгы кыңгырау" иртәсенең сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Соңгы кыңгырау кичәсе

(Чыгарылыш-2013)

        А.б.   Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти - әниләр, укытучылар һәм укучылар!

Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

     2002 нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

Бу  кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

(Көй яңгырый, укучылар чыгалар.)

А.б.         Кайчан гына әле күбәләктәй

                Ашкынып килдегез мәктәпкә

                Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

                Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

 Күз алдында үсеп җиттегез.

 Белем үрләренә омтылдыгыз

 Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

     Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

                Хәзер инде очып китәсез.

                Шатлык, куаныч, изге күңел белән

                Каршылагыз һәр көн иртәсен.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   

А.б.       Белем сукмакларыннан атлап бара торгач  11 көз, кыш, яз, жэй  айлары үтеп,  күңелләрдә онытылмаслык хәтирә булып уелып калды. Бу сүзләр , әлбәттә, безнең

11 нчы сыйныфларга хас. Ә хәзер сүзне үзләренә бирик.

 

Милүәшә.

 Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә: - Исәнме!-дип

Балачакка кулым  сузасым.

 Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

1.Җыр: “Балачагым”

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 

А.б. Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата. Хәзер котлау  өчен  сүзне  мәктәбебез директоры Рәмзия Ядекаровнага  бирәбез.

Директор, кунаклар сөйли.

Илүзә.

 Саубуллашыр вакыт җитте менә,

 Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

 Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән унберенчегә хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, “сабак укырга” дип,

Борма сукмак буйлап атлавым...

 Якты йөзле укытучы каршы алды,

Өйрәтте ул белем серләрен.

Мәктәпләрдә дуслар белән бергә

Бик тиз үтеп китте көннәрем.

А.б. Сабый  күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган, әлбәттә 1 нче укытучыларыбыз. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары - Фәүзия апалары. Аның да әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез.                                                                                              

1 укытучы сөйли.

 М.Хөрмәтле беренче укытучыбыз! Сез безгә кадерле һәм якын кеше булдыгыз. Барсы өчен дә бик зур рәхмәт! Без Сезне һәрчак яратып искә алабыз. Күңелләребездә ягымлы, якын кеше булып калырсыз.

Язилә.

 Без бит әле сабый гына идек,

 Шаян да без, шук та, усал да.

 Йөрәкләргә безнең үтеп кердең,

 Нинди генә бала булсак та.

 Өйрәттең син безне укырга,

            Матур итеп сүзләр язарга.

             Җырлаттың да, биеттең дә безне,

                Һәм өйрәттең рәсем ясарга.

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде  дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни куллардан.

                Туры сүзле, ачык, якты йөзле,

            Һәрчак булдың үрнәк син безгә.

                Рәхмәтлебез сезгә укытучым,

          Картаймыйча яшә йөзгәчә.

2. Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

А.б.  Сезнең тормышыгыз, тәртибегез, укуыгыз өчен янып- көеп йөрүче, һәр адымыгызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы класс җитәкчегез – Айгөл Рәшидовна!   Мәктәп елларында ул сезнең яныгызда көн дә булды: кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкындай кырыс та була белде. Бүген аның да сезгә әйтер сүзе бардыр. Рәхим итегез!

Класс җитәкчесе сөйли.

М. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен.

Безнең хисләр белән янып яшәп

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Йөзләрегез һәрчак көләч булсын

 Күңелегезне сагыш басмасын

           Менә шушы матур җырыбыз сезгә

Рәхмәт хисе булып яңгырасын.

3. Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

А.б. Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының да чыгарылыш көне, бүген алар өчен дә тантаналы көн. Әйдәгез аларга сүз бирик.

Чыңлап аккан чишмә суларына

Охшатам мин мәктәп елларын.

Ерганаклар булып шул чишмәдән

Башланалар тормыш юллары.

Ерак җирләр үтә аккан сулар,

Болгана да алар тона да.

Дулкынлана җил-давыллар кунса,

Салкын кышлар килсә туңа да.

Чишмә суы зур елгалар булып,

Диңгезләргә барып тоташа.

Мәктәп – чишмә, ә  гомерне

Диңгез шаулавына охшатам.

Туган мәктәп яши йөрәкләрдә,

Ядкаренә таплар төшмәсен.

Болганмаган, тонык саф су кебек,

Чылтырап аккан салкын чишмәдәй.

4.Җыр:”Мәктәп еллары”.

Миләүшә.

Укытучым минем , сунмәс назым,

Якты язым-балачакларым,

Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

Күңелемдә Сезне саклармын.

Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

Кабат Сезне күргән чагымда,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.

Тормышымның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз,

Канат куеп якты хыялларга,

Олы юлга озатып каласыз.

Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган Сезнең күңелдән.

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә...

Укытучым,менә каршыңдамын-

Мең- мең тапкыр сиңа бурычлы,

Олы тормыш  юлларымда миңа

Һәрчак синең акыл булышчы.

Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз.

Шуңа күрә безнең  күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз.

Җылы караш назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны

Укытучым , иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

М.  Без шулай ук бүген 11 ел  буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы, ачык йөзле повар апаларыбыз, чисталыкны тәэмин һәм таләп итүче техничка апаларга, кыш буе суыкта туңып утырмысыннар, мәктәп җылы булсын дип  үзләренең тәмле йокыларын бүлеп безгә хезмәт итүче оператор абыйларыбызга чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

     Күп еллар балалар тәрбияләп укыткан хәзер лаеклы ялда булган укытучыларыбызга да бүгенге бәйрәм көнендә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Нурзилә.

Сезгә булган матур теләкләр

Шытып чыкты йөрәк түрендә.

Сәламәтлек, озын гомер, бәхет

Без телибез алгы көнегездә.

 Алыгыз Сез бүген бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

            Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй матур бәйрәмне.

(Музыка –  чәчәкләр тапшырыла)

А.б.                             Әнкәй кулларына сыенып үстем,

                                    Күңелемнең тоеп аклыгын.

                                    Васыять итеп алдым юлларыма

                                    Сабырлыгын аның сафлыгын.

А.б.   Егетләр –кызлар! Хәзер әйтеләчәк сүзләрнең әти-әниләрегезгә, туган йортыгызга багышланачагын күңелегез сизәдер, мөгаен. Әти-әниләргә бүген бик ямансу. Сез әти-әни өчен бар матурлардан матуррак, кыйммәтледән-кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез. Рәхим итегез!

Әти-әниләргә сүз.

 М. Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыгыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш иябез.

 Әткәй-әнкәй – минем пар канатым,

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

         Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе – ул сез икәнсез.

5. Җыр: “ Балачак” (Салават җыры)

М. Безнең үзебезгә алмашка үсеп килүче беренче класс укучыларына әйтер сүзебез бар. Тырышып укыгыз, бердәм һәм дус яшәгез, безнең кебек һәрчак актив булыгыз. Менә шул бүләкләрне бездән истәлек итеп алыгыз.

Бүләк тапшыралар.

А.б. Чыгарылыш сыйныф укучыларына беренчеләрнең дә әйтер сүзләре бар. Аларга сүз бирик әле.

Исеңдәме, дустым, тәүге тапкыр

Мәктәп бусагасын атлавың.

Сөенечтән кояш кебек балкып,

“Әлифба”ны кулга алганың.

        Ул көннәрне инде бер сагынып,

        Бүген көлеп искә аласыз.

        Унбер ел кайчан үтеп киткән,

        Олы тормышка инде чыгасыз.

Гел уңышлар гына юлдаш булсын,

Сынатмагыз, һәрчак түзегез.

Мәрхәмәтле, намуслы булыгыз,

Якты булсын һәрчак йөзегез.

Әйдәгез, дуслар, абый-апаларны

Тормыш диңгезенә озатыйк.

Истәлеккә хәерле юл теләп,

Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк.

(Кыңгырау чыңлату)

А.б.  Мәктәптә уку дәверендә сез меңнәрчә кыңгырау тавышы ишеттегез. Бүген яңгыраган чыңы  күңелләрегездә мәңге сакланыр.

Нурзилә. Бүгенгесе, менә бүгенгесе

Нигә китми һаман күңелдән?

Нигә чыңлый бүген болай озак?

Ник ул чәчәкләргә төренгән?

 Бүгенгесе аның – соңгы звонок

Саубуллашу көнен белгертә.

Бүгенгесе безнең хыялларның

Чынга әверелгәнен сиздертә.

                   

Эльнур. Соңгы звонок яңгырый – сихри аваз

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы;

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя язмышны.

Кайчан гына бу көн бик еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды

Күңелләргә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

6. Җыр “Сау бул мәктәп”

Алия.

 Сау булыгыз, мәктәп елларыбыз,

Таралабыз төрле якларга.

Аерылганда бергә сүз бирәбез

Гел биеккә үргә атларга.

 Зур юлларга озатып кала

Мәктәп  кыңгыраулары.

Еллар аша озатып барыр

Соңгы яңгыраулары.

 

Алда юллар, алда еллар,

Зур сынаулар көтәләр.

Кыңгырау хыялларны

Киләчәккә илтәләр.

 И мәктәбем, күңел җырым аша ,

Җитсен сиңа олы рәхмәтем.

Мин һаман да укучысы әле,

Тормыш дигән олы мәктәпнең.

7. Җыр. “Мәктәп еллары”.

М. Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа мәктәбем

Инде менә сезгә, укытучылар

Саубулыгыз, диеп әйтәбез.

И.Моңаймагыз әле укытучылар

Сагынышып сезгә килербез

Урау юллар узып, таулар кичеп

Сезнең хәлегезне белербез.

Я. Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп – изге йорт

Сабый чакны эзләп бер килербез

Онытма син, мәктәп, безне көт.

А. Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

Н.  Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар

Соңгы кыңгырау еракта калыр

Моңлы җыр булып колакта чыңлар

                     Миләүшә:         Унбер ел буе безне, мәктәп,

                                                Үстердең сөеп.

                                                Үз күрде һәр укытучы

                                                 Баласы кебек.

                                                 Хушлаша бүген күңелләр,

                                                 Бер сүзне кабатлый телләр:

Бергә:                Йөз рәхмәт,

                          Мең рәхмәт, и туган мәктәп!

8. Җыр “Хуш мәктәп”

А.б.:  Бүген мәктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак әйдәп торсын!

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

                    Яңа юл яра гомер агышы.

                    Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,

                    Изге юл тели аның тавышы.

Ашыгабыз һаман ашыгабыз      

                                        Ни көткәнен белми һичкем дә -

                                        Сезнең юллар вакыт кулында гел,

                                        Сезнең юллар язмыш иркендә.

Музыка яңгырый.

9 кл.

1.Чыңлап аккан чишмә суларына

Охшатам мин мәктәп елларын.

Ерганаклар булып шул чишмәдән

Башланалар тормыш юллары.

2.Ерак җирләр үтә аккан сулар,

Болгана да алар тона да.

Дулкынлана җил-давыллар кунса,

Салкын кышлар килсә туңа да.

3.Чишмә суы зур елгалар булып,

Диңгезләргә барып тоташа.

Мәктәп – чишмә, ә  гомерне

Диңгез шаулавына охшатам.

4.Туган мәктәп яши йөрәкләрдә,

Ядкаренә таплар төшмәсен.

Болганмаган, тонык саф су кебек,

Чылтырап аккан салкын чишмәдәй.

1 кл.

1.

Исеңдәме, дустым, тәүге тапкыр

Мәктәп бусагасын атлавың.

Сөенечтән кояш кебек балкып,

“Әлифба”ны кулга алганың.

        Ул көннәрне инде бер сагынып,

        Бүген көлеп искә аласыз.

        Унбер ел кайчан үтеп киткән,

        Олы тормышка инде чыгасыз.

2.

Гел уңышлар гына юлдаш булсын,

Сынатмагыз, һәрчак түзегез.

Мәрхәмәтле, намуслы булыгыз,

Якты булсын һәрчак йөзегез.

3.

Әйдәгез, дуслар, абый-апаларны

Тормыш диңгезенә озатыйк.

Истәлеккә хәерле юл теләп,

Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Соңгы кыңгырау - 2011.

Сценарий последнего звонка на татарском языке....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....