Әниләргә шигъри тәлгәшләр
материал

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Әниләр көненә багышланган чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilrg_shigri_tlgshlr.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләргә шигъри тәлгәшләр

(әниләр көне уңаеннан әзерләнгән әдәби чара)

“Сәйлән” бию төркеме “Җиләкле җәй”

Айзилә.                               Әнкәсен бик телсә дә ,

Сайлап алмый кеше

 Әнкәйләрне ходай бирә
Ул – фәкать ходай эше!

Әнкәй ул ят була алмый-

Газиз генә булала!

Әнкәеңә мәхәббәтле

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле һай сизгер-

Барысын да белә бит ул..

 Әнкәйне сайлап алмыйлар-

Бердәнбер генә бит ул!

Хәерле кич, кадерле әниләр, әбиләр, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән зур бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп  үтәргә җыйналдык.

Ренат чыга. 

Ренат. Айзилә! Тукта әле, син нишлисең монда?

Айзилә. Ничек инде нишлисең? Концерт алып барам.

Ренат. Ахрысы, мин дә синең белән! Миңа  бу концертны алып барырга кушкач, йөгереп үк килдем.

Айзилә. Йә, алайса дәвам итәбезме?

Ренат. Кадерле әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны да шушы зур бәйрәм б-н чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тыныч күк йөзе, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, озын – бәхетле гомер кичерүегезне телибез.

Ә хәзер бүгенге бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүзне гимназия директоры Лилия Миргасимовнага бирәбез.

Айзилә. Ана! Әни! Инәкәй! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз изге зат юктыр. Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.
Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп, ягымлы карашын тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк пәрасе . Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз .

Бүген безгә кунакка Өлкәннәр йортыннан әби-бабайлар да килгән. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Хания апа чыгышы.

“Очрашу” театральләштерелгән тамаша.

Ренат.

И ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер .
Әнкәйгә бир саулык ,
Әнкәйгә бир гомер .


Җыр. Вахитова Айзилә “Әни” 

Ренат.

Кайберәүләр кояш бер генә, ди
Юк, килешмим, икәү ул минем.
Аның берсе балкый күк йөзендә,
Икенчесе өйдә - әнием.

Айзилә.

 Җир шарын уртага алыйк та
Биик, җырлыйк, шатланыйк,әле,
Гөр килсен, шатлансын бар дөнья
Бүген бит әниләр бәйрәме.

БИЮ.”Чулпан” бию төркеме башкаруында “_____________”-

Җитәкчесе Галашина Венера Виссарионовна

Ренат.

 Әни! Әни җирдә җиң кирәкле Кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил- давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.

Айзилә.

Аның киңәшләре көч , дәрт өсти
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет- шатлык белән язсын һәрчак
"Әни” диеп аңа дәшәргә.

“Тамчылар” вокал төркеме башкаруында “Чебиләр” җыры  -

Җитәкчесе Тимергалиева Нурия Әхәтовна

Ренат. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,  тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын иде!

              Мәңге яшәгез сез, әниләр!

             “Син булганга,әни,без бәхетле,

              Син булганга,якты көнебез.

             Безнең белән син дә бәхетле бул,

             Иң кадерле,якын кешебез!”

БИЮ. “Сәйлән” бию төркеме башкаруында “Мари” биюе

Айзилә. Хатын- кызны Аллаһы Тәгалә йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы , четерекле вазифаны- бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын – кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.

Ренат. Әйе,  Ана назын тоеп яшәү- зур бәхет ул. Баланың төп таянычы - аның әнисе. Бала шуны тоеп үсә, үз анасын хөрмәт итәргә өйрәнә. Әниләребезнең хәер-фатихасыннан чыкмыйча, аларны сөендереп кенә яшәсәк иде!

Ә хәзер сүзне  кечкенә артистларыбызга бирәбез.Сәхнәдә “Шатлык” театр төркеме.

Театральләштерелгән тамаша “Акбай нигә күңелсез?”

Ренат.  Давыллы көннәрдә ышыклап җилләрдән
Күкрәгенә кыскан , кем тагын.
Кадерләп үстергән, яшәргә көч биргән,
Әниемнең җылы кочагы.

Айзилә. Йөрәк җылың б-н,
Бишек җырың б-н
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.
Якты кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Кояш булып миңа
Мәңге яшә бу дөньяда.

Җыр. Тамчылар вокал төркеме “Туган тел”

Ренат. Күземнең төсләрен
Тәүге кат күрүче,
Өзелеп, яратып
Тәүге кат үбүче...

Айзилә.Тәүге кат сүземне
Син генә ишеткәнсең,
Рухыма, хисемә
Җылылык, нур сипкәнсең.

Ренат. Йөрәгем тибешен
Тәүге кат тоючы,
Җаныма, күңелемә
Канатлар куючы,
Әнием - син генә әнием!

               Илназ Тимербаев

Нурия Измайлова”Кеше турында кешегә”

                    Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә-

                    Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

                    Сөйкемсез сөяк буламы?-

                    Һәркемнең дә әнисе бар.

                                          Бәләкәйне бәләкәй дия күрмә-

                                          Һәр җимешнең аның төше бар.

                                          Кеше бәләкәй буламы?-

                                          Ул кешеләрнең әниләре бар.

                    Баласына сүз тидермәс өчен,

                    Газиз җанын бирер кеше бар.

                    Бер бәләкәй генә адәмгә дә

                    Берәүләрнең таудай хисе бар!...

                                          “Мәрхәмәтле бул балама!” – диеп,

                                           Дога укып торыр кеше бар.

                                           Кимсетә күрмә кешене-

                                           Ул кешеләрнең әниләре бар.

Айзилә. Бәйрәмебез инде ахырына якынлашып килә. Кадерле әниләребез, әбиләребез! Сезгә тагын бер кат сәламәтлек, озын гомер, бәхетле ана һәм бәхетле әби булып яшәвегезне телибез!

Ренат. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз! Ә “Чулпан” бию төркеме башкаруындагы бию сезгә бәйрәм рухын тагын да озаграк сакларга ярдәм итсен.

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстанның шигъри картасы

Рус төркемнәре өчен эшләнгән татар теле дәреслекләрендә Татарстанга багышланган бүлекләр елдан-елга цикллап кабатланып бара. Татар төркемнәрендә дә туган җиребезгә багышланган сөйләм үстерү дәресләре ...

Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....

“Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә)

Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында  укытучы  гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казанга килеп, Казан дәүл...

Гимназиядә шигърият кичәсе

Алып баручы. Гимназиядә бүген бәйрәм – шигырь яратучылар бәйрәме, шигырь язучылар бәйгесе. Залда тере шагыйрәләр, танылган шагыйрәләр, нәни шагыйрәләр утыра. Бу уку елында район күләмендә шигырь...

"Ач, шигърият, серләреңне!"

Әдәби түгәрәк шөгыле  эшкәртмәсе. Бу шөгыльдә татар шигърияте төзелеше, аның япон танкалары һәм хоккулары белән уртаклыгы өйрәнелә....

“Шигърият дөньясы”на сәяхәт.

Ш. Галиевның иҗатына карата әдәби-музыкаль кичә....

“Туган тел” көненә багышланган шигърият кичәсе

Туган тел көненә багышланган шигырьләр сөйләү....