Дөньяда иң матур тел.
методическая разработка (6, 7 класс) на тему

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

Дөньяда иң матур тел. Концерт программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon donyada_in_matur_tel.nbieva_g.m.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

                             “Дөньяда иң матур тел”

        Чараны үткәргәндә мин үз алдыма өч максат куйдым:

  1. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
  2. Янәшәдә яшәүче милләтләргә карата хөрмәт, шәфкатьлелек тәрбияләү;
  3. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Алып баручылар:

Луиза

Таир

Таир:    Хәерле көн димен барчагызга,

              Кояшлы көн телим гөлләргә,

              Сөйкемлелек телим яшь кызларга

              Ә батырлык сезгә – егетләргә.

Луиза: Исәнмесез, хәерле көн кадерле дуслар, туган телне яратучылар,     хөрмәт итүчеләр!

Икесе бергә: Туган тел бәйрәме белән кайнар котлыйбыз!

Җыр “Дөньяда иң матур тел” –Галеева Алия

Таир: Татар теле-ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.Бу-туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.(Свистун Олег шиг.сөйли)

Роберт Миңнуллин.“Туган телемә”.

        Асыл сүзләреңне, туган телем,

        Биреп торчы миңа аз гына.

        Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,

        Тик җитәрлек гомер азагыма.

        Синнән алган һәрбер сүземне мин

        Күз карасы кебек саклар идем.

        Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

        Дога итеп кенә ятлар идем.

        Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,

        Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

        Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

        Җыры булыр алар киләчәкнең.

        Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән

        Аз булса да дөнья үзгәрерме?

        Тик югалтмам, туган телем, синнән

        Алып торган асыл сүзләремне.

Луиза : Безнең мәктәптә дә төрле милләт вәкилләре укый.Алар да үз телләрен бик ихтирам итәләр һәм данлыйлар.

Курашов Ярослав: Халкым теле миңа-хаклык теле,

                              Аннан башка минем телем юк.

                              Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

                              Иле юкның гына теле юк.

Чан Лам:                 Родной язык!

                                  Он с детства мне знаком,

                                  На нем впервые я сказал “мама”

                                  На нем клялся я в верности упрямый,

                                  И каждый вздох понятен мне на нем.

                                  Родной язык!

                                  Он дорог мне,он мой,

                                  На нем ветра в предгорьях наших свищут,

                                  На нем впервые довелось услышать

                                  Мне лепет птиц зеленою весною.

Төрле милләт вәкилләре биюләре.

Луиза: Таир,син тарих белән дә кызыксынасың.Әйт әле,бүген дөнья  халкы ничә телдә сөйләшә?

Таир:Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә.Шуларның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора.

Луиза: Таир!Безнең туган телебезгә дә мондый куркыныч янар микән?

Таир: Безнең телебез-татар теле зур тарихлы,җырлы,моңлы тел.Бүгенге көндә дә туган телебездә матур әсәрләр,җырлар иҗат итүче язучы һәм композиторларыбыз шактый күп.Яшьләр арасында да туган телдә сөйләшүчеләр көннән-көн арта бара.

Таир: Татар халкы элек-электән җырга,моңга гына түгел,биюләргә дә бик оста халык була.

            Биюченең итәкләре

            Бии,бии кыскара.

            Биючегә сүз әйтмәгез,

            Бии,бии остара.

(Регина татар халык биюе)

Луиза: Халкыбыз элек-электән тапкыр,зирәк булган.Телебез турында әйтемнәр,табышмаклар,мәзәкләр уйлап чыгарган.Әйдәгез,тыңлап китик.

(2 укучы чыгып сөйли)

Укытучы: Укучылар,антоним сүзләргә мисаллар китерегез әле?!

Укучы: Ганиев,Вәлиев.

Укытучы: Бу сүзләр ничек капма-каршы мәгънәле була соң?

Укучы: Ник булмасын,Ганиев “5”гә,Вәлиев “2”гә укый бит.

(2 укучы чыгып сөйли)

-Бигрәк начар язасың,улым.Бер сүзеңне танып булмый.Үскәч кем булырсың инде...

-Кайгырма,әни.Врач булачакмын мин.Үзең бит бер көнне врачлар начар яза дидең!

Луиза: Сүзне Соколов Андрейга бирәбез.

( шигырь).

Таир:   Халкым бер тумыш көндә дә

             Тукаен онытмады:

             Без-“Туган тел”дән туганнар-

             Без-Тукай оныклары!

Әйдәгез әле бергәләшеп Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие: "Дөньяда иң тәмле ис – икмәк исе"

- икмәк үстерүдә авыл эшчәннәренең хезмәтен күзаллау, игенчеләр   хезмәте турындагы белемнәрне киңәйтү;- балаларга төрле машиналарның ярдәм итүен аңлату;- икмәкне  кадерләү,...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

Бабай,мискин,бу дөньяда күпне күргән.(Г.Тукай)

Газиев Миңнулла Сәмигулла улының тормышын, батырлыгын өйрәнү...

Дөньяда песиләрне иң нык яратучы кеше

Ю.Куклачев турында презентация. Нигматуллина дәреслеге буенча төзелгән...

Дөньяда иң зарарлы биш ризык.

Нигматуллина дәреслеге буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе...

Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем.

21 февраль - Туган тел көненә багышланган әдәби кичә эшкәртмәсе....

Во имя жизни на земле (Дөньяда тынычлык хакына)

Вечер, посвященный к 30-летию ввода Советских воиск из Афганистана...