Сөмбелә бәйрәме
методическая разработка на тему

Миннебаева Алия Ринатовна

Сценарий праздника, посвященного осени

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel_byrme_1-4_klass.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Көзге хикмәт”

1-4 класслар өчен

“Сөмбелә” бәйрәме сценарие

                                                       Оештыручы: Миннебаева А.Р.


“Сөмбелә - көз бәйрәме сценарие.”(1-4 кл.)

Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар көзге яфраклар тотып керәләр һәм ярымтүгәрәккә басалар.

Бала. Үтте – китте матур җәйләр,

           Көзләр килеп җитте.

 Ак каенның яфракларын

 Сары төскә кертте. (К.Нәҗми)

Бала. Урман аланнарына

 Алтын келәм ябылган.

 Миләш тәлгәшләренә

 Назлап көяш сарылган.

Бала. Яхшы күңелле агачлар

Җирне дә онытмыйлар.

Төрле-төрле бизәк төшкән

Кием белән котлыйлар.

Бала. Урамнар буйлап килә

 Көзбикә көлә-көлә.

 Яфракларны сибә-сибә

 Шаяра, уйный, көлә.

(Музыка астында Сөмбелә керә, кулында кәрзин белән яфраклар)

Сөмбелә.    Исәнмесез, дусларым,

Килдем мин сезгә тагын.

Мин көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык-сәламәтлек телим

Кем очраса юлымда.

( 4 класс башкаруында җыр)

Бала.          Рәхмәт сиңа, көз-Сөмбелә,

Синең барлыгың өчен.

Тормыш чыганагы булган

Барлык байлыгың өчен.

Сөмбелә.    Бәйрәм итик бергә-бергә,

Мул уңыш хөрмәтенә.

Чакырам мин һәммәгезне

Сөмбелә бәйрәменә.

(Шул вакыт Җилбикә белән Юешбикә килеп керәләр.)

Җилбикә. Әһә, бездән башка гына бәйрәм итеп ятмакчы буласызмы? Барып      

                  чыкмас! У-у-у, өшетәм (очып өйри.)

Юешбикә. Безнең дә бәйрәм итәсе килә. Апчхи!

Сөмбелә. Я, Юешбикә, Җилбикә, безгә микроблар таратып, безнең юлны бүлеп

                 йөрмәгез әле, балаларны бәйрәмсез калдырмагыз.

Җилбикә, Юешбикә. Безнең дә күңел ачасыбыз килә. Бер биеп күрсәтсәгез,

                                      күңелебез ачылыр иде, ичмасам.

Сөмбелә. Балалар, әйдәгез Юешбикә белән Җилбикәгә бер биеп күрсәтик әле..

Бала. Һәр көз үзенчә килә ул,

           Һәр көз үзенчә матур.

           Елмаешып бер биесәк

           Көзне ярату булыр.

(бию)

Җилбикә. Шәп биедегез, балалар, җил кебек җилдердегез генә. Менә болай: у-у-у...  

                  (йөгереп йөри)

Бала. Көзге җил, яңгыр

Салкын булса да,

Колак-борыннар

Бераз туңса да,

Куркытмый безне

Яңгыр, суык җил.

Һәрвакыт ямьле

Безнең туган ил. (Ә.Бикчәнтәева)

Юешбикә. Ярар, ярар, бәйрәмегезне калдырсагыз, без сезне куркытмабыз. Мондый

                   балаларны куркытып буламы соң? Чыныгып беткән бит болар.

Сөмбелә. Ярар, алайса, тәртип бозмасалар, калдырыйкмы боларны, балалар.

Балалар. Әйе.

Бала. Көз килде, салкын һава

Курку салды кошларга.

Торналар оча туктаусыз

Җылы якка кышларга.

Бала. Һәркайсы җилпи канатын

Очканда авыл аша.

Әйтерсең лә, каңгылдап

Җәй белән саубуллаша. (Нур Гайсин)

( 2 класс башкаруында җыр)

Уен “Әйберләр җый.”

Җилбикә. Миңа бик кызганыч бездән китүче кошлар.

Юешбикә. Ә сез кайсы кошлар киткәнен беләсез соң? (балалар җавабы)

Бала.      Яшел куаклар буялды

      Ал, кызыл, сары төскә.

      Көзге җил, яңгыр артыннан

      Яфраклар ява өскә.

Сөмбелә. Балалар, мин сезгә бик күп матур яфраклар алып килдем. Әйдәгез, шулар

                белән уйнап алыйк әле, кайсы агачтан төшкән икән алар?

(Уен “Кайсы агачтан яфрак”. Уенда җилбикә белән Юешбикә дә катнашалар)

( бию)

Юешбикә. Яшелчә бакчасында ниләр өлгерде микән? Мин җәй буе аларга су сиптем

                    бит.

Сөмбелә. Әйдәгез, яшелчәләрне үзләрен тыңлап карыйк әле.

Бала.         Тукта, кем бу, нинди зур,

         Кавын килә бу, кавын.

Кыяр.         Кыяр ич мин, карый төш,

          Күзләрең белән тагын.

Помидор.   Кызарып пешкән помидор,

Бигрәк алсу йөзем.

Зур уңышымны алдылар

Бакчада быел көзен.

Кәбестә.    Исәнмесез, мин кәбестә,

Бирче карбыз дус, кулың,

Катлы-катлы кигән идем,

Уф, бигрәк эссе туным.

Карбыз.      Менә, юлдан тәгәрәп,

Мин – карбыз килеп җиттем,

Үсәм – үсәм ди торгач,

Юанайдым, җитлектем.

Шалкан.    Шалкаң агаң – мин булам,

Аягымда нык торам.

Ай-һай, нинди калынмын,

Нәкъ имән төбе сыман.

Суган.        Әче булса да суган,

Һәркөн мин кирәк туган.

Минсез ашлар тәмсез,

Минсез бакча ямьсез.

(яшелчәләр яклавы:

1кл., 2 кл., 3 кл., 4. һәм 1 класс башкаруында җыр)

Юешбикә. Уңыш шәп булган икән. Менә яңгыр астында уңышны ничек җыярлар

                    икән болар? Күрсәтегез әле.

(Уен-эстафета “Зонтиклар белән кем тизрәк яшелчәләр җыя” Балалар ике командага бүленә: берсендә Җилбикә, икенчесендә Юешбикә ярышалар, комачаулап йөриләр.)

Җилбикә. Сөмбелә. Юешбикә, Җилбикә, ягез балаларны куркытмагыз, бәйрәмне

                 бозмагыз инде, зинһар. Балалар, бәйрәмдә үзеңне шулай тотарга ярыймы?

                  (Юк.)

Юешбикә, Җилбикә. Гафу итегез инде безне, без башка алай тәртип бозмабыз.

Сөмбелә. Сезгә ышанабыз. Әйдәгез, алайса, биегез безнең белән.

( татар халык бию)

 ( 3 класс – җыр)

Җилбикә. Без китик инде, эшләребез дә бик күп әле. Без сезнең белән урамда тагын

                  очрашырбыз әле. (Китәләр.)

Бала.         Китсә дә бездән,

        Җәйнең зур яме.

        Алмашка килде

        Уңыш бәйрәме.

(кулына икмәк тотып, Уңыш бабай керә)

Уңыш бабай.  Мичләрдә пешә күпереп,

                           Кызарып яңа икмәк,

                           Бу – көз бәйрәме димәк.

                           Һич уфтанмыйм, китерсә дә

                           Көз үзенең салкынын.

                           Күр, ул юмартланып сибә

                           Уңга-сулга алтынын.

Исәнмесез, дусларым! Мин сезгә күчтәнәчкә дип быелгы уңышның күпереп пешкән икмәген алып килдем. Сау-сәламәт булыгыз һәм зур үсегез.

(Икмәкне Сөмбеләгә тапшыра һәм саубуллашып чыгып китә.)

Сөмбелә.    Сезнең алгы көннәрегез

Мактау белән үтсеннәр.

Барлык бакча балалары

Хезмәт сөеп үссеннәр.

Балалар, тагын бер тапкыр көзнең матурлыгына сокланыйк һәм яраткан җырыбызны җырлап алыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....