Кәз сылуы Сөмбелә
план-конспект урока на тему

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

Халкыбыызның матур бәйрәмнәренең берсе -Сөмбелә бәйрәменә багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_syluy_sombel_1.docx21.82 КБ

Предварительный просмотр:

                                        “Көз сылуы Сөмбелә” бәйгесе.

                                                 1 нче алып баручы

Таң атуын ничек белә алыр идең,

Тау  артыннан алсу нурлар сузылмаса.

Килер язның ни хозуры булыр иде,

Мул җимешле, алтын  хисле көз булмаса.

                                        2 нче алып баручы

Хәерле көн, хөрмәтле   укытучылар, кадерле балалар!Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән бергә көз сылуы - Сөмбелә  килә. Без бүген  халкыбызның бик  матур бәйрәмнәренең берсе – “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык .

 Ә нинди  бәйрәм соң ул һәм ни өчен аны  “Сөмбелә” дип атыйлар?

                                               1 нче алып баручы

Урып-җыю эшләре тәмамлангач, халкыбыз Уңыш бәйрәмен, ягъни Сөмбелә бәйрәмен уздыра торган булган.Ул-көн белән төн тигезләшкән чакта,  21-23 сентябрь көннәрендә үткәрелгән.

2 нче алып баручы

“Сөмбелә”- башак дигән сүз. Бәйрәмнең күрке , төп герое итеп “җитен чәчле”  зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны сайлаганнар. Аны Сөмбелә итеп киендереп, мәйданга чыгара торган булганнар.Уенда катнашучы кызлар аның башына алтын башаклардан тәкыя үреп кидергәннәр. Сөмбеләне төрле биремнәр,сораулар белән сынаганнар,бергәләп күңел ачканнар.

                                1 нче алып баручы

                              Ашлык булып җирдә үсә

            Уңыш бит ул Сөмбелә.

            Бөтен җирне нурга күмә

             Кояш кебек Сөмбелә.  

Без дә бүген 171 нче мәктәпнең көз сылулары белән танышырбыз.

Аларны тапкырлыкта,  зирәклектә, җитезлектә сынап карарбыз. Ә хәзер кызларны беренче бәйгегә чакырабыз.Сүзне беренче номерлы кызга бирәбез.

Слайд              I бәйге.   Танышу(визитка)

                              Ашлык булып җирдә үсә

            Уңыш бит ул Сөмбелә.

            Бөтен җирне нурга күмә

                                 Кояш кебек Сөмбелә.  

(һәрбер кыз үзе белән таныштыра)

                                           2 нче алып баручы

Кызларыбыз үзләре белән таныштырдылыр. Ә хәзер аларның сәләтләрен тикшереп карыйк. Алар безгә үзләренең яраткан шөгыльләрен күрсәтерләр. Иң беренче итеп сүзне ... укучысына бирәбез.

Слайд (II бәйге. Яраткан  шөгылем)

(Укучылар үзләренең яраткан шөгыльләрен күрсәтәләр).

                                     1 нче алып баручы

-Менә күрәсез, дуслар, сәхнәдә көз сылуларының иң булганнары, иң уңганннары. Ә хәзер кызларыбызны тапкырлыкта,зирәклектә сынап карыйк.

Кызлар, сәхнәгә рәхим итегез. Сезгә көз, хезмәт темасына кагылышлы    табышмаклар һәм мәкальләр  тәкъдим итәбез, ә сез табышмакларның җавапларын, мәкальләрне дәвам итеп әйтеп бетерергә тиеш буласыз.(һәрбер кызга рәттән табышмаклар, мәкальләр әйтелә; белмәгәне урынына кем белә кулын күтәреп әйтә)

     Слайд       III бәйге. Иң тапкыр, иң зирәк Сөмбелә

Мәкальләр

1.Ни чәчсәң,  ...(шуны урырсың)

2.Кем эшләми,...(шул ашамый)

3.Җәй эшләсәң,...(кыш ашарсың)

4.Хезмәт иясе,...(хөрмәт иясе)

5.Хезмәтнең тире ачы булса да,...(җимеше татлы була)

6.Эшләп үлмәссең,...(чирләп үләрсең)

7.Ашаганда колагың селкенсен,...(эшләгәндә йөрәгең җилкенсен)

8.   Ялкаулык хурлык-...(тырышлык зурлык)

Табышмаклар

1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы  халык. (кыяр)

2. Өсте яшел, асты кызыл,җирдә үсә. ( кишер)

3.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

 Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган)        

4.Җир астында алтын казык.

Без аны алдык казып.(кишер)

5.Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән?( Бәрәңге)      

6. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)

7.Йодрык- йодрык  булып төшә.

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (помидор)

8.Кырлар  буш кала , яңгырлар ява,

Җирләр дымлана, бу кайчак була?(көз)

                                             

                              2 нче алып баручы

Кызларыбыз бу бәйгедә дә сынатмады,үзләренең тапкыр , зирәк булуларын исбатладылар.(кызлар чыгалар)

Яшәү чыганагы–кояш нурын        

Җир җылысын саклап үзендә        

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

                                             1 нче алып баручы

Икмәк игенченең җан җылысы                        

Җир-Анага кадер хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

Шуңа кадерлибез икмәкне.

                                         2 нче алып баручы

Никадәрле кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул!Икмәк табынга нур сибүче, кешегә, илгә көч-куәт бирүче. Шуңа күрә без аның кадерен белергә, аны әрәм-шәрәм итмәскә тиешбез.

Ә икмәкнең өстәлгә килгәнче никадәр юл үтүе, хезмәт куелуы турында без беләбезме соң? Хәзер кызларның шушы сорауга җавапларын тыңлап карыйк. Сезгә шушы кәгазьләргә кыска гына җөмләләр белән,  икмәкнең өстәлгә килгәнче никадәр юл үтүе турында жюрига язып бирергә тиеш буласыз.

(Кызлар уйлаган арада бер укучы шигырь сөйли).

Слайд.IVбәйге.......

(Экранда икмәкнең өстәлгә килгәнче никадәр юл үтүе, хезмәт куелуы турында язылган текст).

Җир эшкәртелә. Орлык туфракка чәчелә. Аны игенчеләр карап үстерә. Көз җиткәч, уңыш җыела. Орлыкны он итеп тегермәндә тарттыралар.Оннан икмәк пешерәләр.

1 нче алып баручы

Бәйгебез ахырына якынлаша. Көз сылулары үзләренең костюмнарын яклап сөйләргә тиешләр. Рәхим итегез.

Слайд.Vбәйге. Көз сылуы Сөмбелә (костюм яклау)

2 нче алып баручы

Туган илемнең зәңгәр күген

Капламасын кара болыт.

Һәрбер өйдә булсын икмәк,

Мул яшәсен халкым, имин!

                                              1 нче алып баручы

Еллар имин, илнең күге аяз булсын.

Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,

Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.

Хәерле еллар, хәерле юллар насыйп булсын.

Барлык катнашучыларны да сәхнәгә чакырабыз. Сүзне җюрига бирәбез.(Җюри ярышларга йомгак ясый, җиңүчеләрне игълан итә.)

“Көз сылуы Сөмбелә” бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....


 

Комментарии

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

Дәрестән тыш чара үрнәге