"Тукай- Җаекта"
материал

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

"Тукай" романыннан өзек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukay_-_zhaekta.docx18.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай - Җаекта

(Сәхнәдә мәдрәсә күренеше. Шәкертләр чаба-чаба парталарга утыралар. Габдулла белән Талип килеп керә).

Талип.  Әй,  кая барасың, безнең мәдрәсә шушы бит инде!

Габдулла. Шушы мәдрәсә? Атаклы Җаек мәдрәсәсе шул буламыни инде?

Талип. Әйе, әйе, шул. Менә бу  безнең сыйныф була инде.

 Габдулла. Алай икән. (Шәкертләр янына утырмакчы була).

Шәкерт. Әй, әй, бар, үзеңнең көрсиеңә утыр. (Эткәлиләр).

Талип. Әй, ул бит яңа шәкерт, шушы сыйныфныкы. Галиасгар байның каенише.

Шәкерт. Булмагае, бар, бар, кит . ( һаман эткәлиләр).

Мәчет җыештыручы. (озын чыбык белән). Әй, нишлисез, сугыш чукмарлары! Эләктерәм хәзер!

Шәкерт. Әл-лә-лә! (әрнеп куя).

Габдулла. Талип, сез менә Шәпеш хәлфә, Шәпеш хәлфә дисез, ул зур хәлфәме?

Талип. (күрсәтеп). Зур дип, хәлфә инде.

Шәкертләр. Шәпеш хәлфә, Шәпеш хәлфә кереп килә!( шәкертләр чабыша).

( Шәпеш хәлфә абына-сөртенә килеп керә, шәкертләр баса).

Шәпеш хәлфә. Ләгънәт төшкере,  әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ. (шәкертләргә карап). Бисмиллаһирахманиррахим.   Я,  я, утырыгыз,  сабакларыгызны карагыз,  кабатлагыз. ( Габдуллага карап).

 Хи-и, яңа шәкертебез дә монда икән! Рәхим ит, Галиасгар кардәшнең каенише буласың инде алайса! Бик хуш, бик хуш! (Габдулланың иң өстеннән сөеп куя). Я шәкертләр, минем сорауга җавап бирегез әле: Садака бирү һәм алу фарызмы, сөннәтме? (Шәкертләр дәшми). Я ник дәшмисез?  Алайса, яле, яңа шәкерт, сине тыңлыйк!

Габдулла. Садака бирү кемгәдер фарыз, кемгәдер сөннәт булырга тиеш.

Шәпеш хәлфә. Меннәттерә, ә сез, пешмәгәннәр, авызыгызга су кабып утырасыз. Менә шулай кирәк! Болай булса, син минем алдынгы шәкертләремнең берсе булырсың әле, аллаһбирса!

Сәхнә алдына Кыз белән Егет чыга.

Кыз. Менә шулай Җаек мәдрәсәсендә беренче уку көне уза Нәни Апушның. Шәпеш хәлфәдән артык гыйлемгә тиенмәсә дә,  Сираҗетдин белән Әхмәтша хәлфәләренә рәхмәте гомере буена саклана аның.

Егет. Үзенең тырышлыгы, белемгә омтылучанлыгы аны зур шәхес итә. Ул гына да түгел, Җаек шәһәрендә Шагыйрьлеккә юллар салына.

Габдулла Тукай “....................................................”.

Кыз.

Әйләнәңдә — гөлләр…

Шулар аша әйтә күңелләр:

- Син яшисең, Тукай! — дигән сыман

 Елмаялар кебек бу гөлләр.

Егет.

Син, яшисең, Тукай, мәңге күңелләрдә

Бетми торган гомрен кушкан сыман

Синең бөек, кыска гомергә.

Син, яшисең, Тукай, мәңгегә!

Кыз.

Син – үлемсез, Тукай,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп:

 — Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Бирер өчен Сиңа тагын бер.

Егет.

Син күрмәгән яңа буын килде,

 Аңлап синең эчке күңелеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

 Ишетәсең «Туган тел»еңне.

«Туган тел» көе яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...

"Тукай яши, Тукай яшәячәк!"

Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган кичә...