Разработка урока по теме "Туган тел көненә багышланган кичә"
методическая разработка (5, 6, 7 класс)

Внеклассное мероприятие по родному языку для 5-7 классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_konen_bagyshlangan_kich.docx36.57 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел көненә багышланган кичә

1 нче а.б. Без-татарлар, туган телебез- татар теле Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

Айсоль. И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

***Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

Гулина.  2 нче а.б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә ана бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый. Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, “туган тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган.

 Эльнара 8а.

Без татарлар

Без– татарлар!  

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без– татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без– татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без– татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без– татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

1 нче а. б. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Милләтебезнең сәнгать ияләренең матур-матур шигырьләрекн ятлап әле дә куанабыз, рухланабыз.

4класс.  Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере,

Чукындырылган чагында да

Чукынмадың татар теле.

***Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

***Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән белән бергә сине.

Төрмәдәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле!

***Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыкты кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй, син, батыр татар теле!

***Кабатланмас үткәннәрнең–

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

2 класс.  1 нче укучы.Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

Эльза 5класс. Төрек телендә шигырь

2 нче укучы.Әткәм-әнкәм туып үскән,

Әби-бабай гомер кичкән.

Туган илем– татар җире,

Синнән матур ил бар микән?

3 нче укучы.Мәчетләрнең очларында

Янып торган ярым айга

Карап, дога пышылдыймын:

“Иман китер имансызга”

4 нче укучы.Үз телемдә шигыйрь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем– Татарстан,

Мин дә синең газиз балаң.

Наиля.  5 нче укучы.Һәркемгә дә иң газиз тел– ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле–

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллүр җыры, бәллүр көе.

Аделя. 5 класс 

6 нчы укучы.Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә– үткен кылыч,

Балдай татлы– дуслар белән сайрашканда.

  Азалия 5класс

7 нче укучы.Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә су табасың;

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,    

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

Зарина 5 класс

 8 нче укучы.Җырларның да иң яктысы синдә генә.

Уйларың да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!

9 нчы укучы.Кайчагында адашкандай булам да мин,

Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен,

Туган телем балкыта да барыр юлны,

Күз алдында ярылып ята кыйблам минем.

Рания 5класс.10 нчы укучы.Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Лилия 6класс.11 нче укучы.Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

2 нче а.б. И туган тел, и матур тел,

Әткәм- әнкәмнең тел...-, Дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарылып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата– бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеген бирә.

2 нче а.б. Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз– кешенең аерылгысыз юлдашы.

1нче а.б. Хәзерге вакытта җир шарында 5500 тел бар дип исәпләнелә. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә  дөнья халкының 70 проценты сөйләшә.

2 нче а.б.Әгәр тарихка мөрәҗәгать итсәк, шундый кызыклы гына фактларга тап булабыз. 16-17 гасыларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халыкара әһәмияткә ия булган.

1нче а.б. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

2 нче а.б. Борынгы татар халык җырлары үзләренең моңлы яңгырашы белән безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра. (Татар халык җыры башкарыла).2-сыйныф укучысы җырлый.

–Сезгә тел турында бер риваять сөйләргә рөхсәт итегез.

...Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган һәм Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык хәзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан сораган:

–Ни өчен син һаман тел генә китерәсең?- дигән.

–Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың,– дигән Эзоп җавап итеп.-

Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар ?! Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның культурасы үсә. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, шатлык- сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!

1нче а.б. Телне кем боза соң? Шул турыда уйланып карыйк әле. (Бер укучы Вил Казыйханованың “И родной тел” дигән шигырен укый.) Алина 8класс

И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы

***Бу язакта коляскада

Мамам сказка көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

***А потом ни сәбәптәндер,

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

***Почему нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр.

***Говорят, син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.

***Вузга поступать иткәндә

Говорят, син кирәкми.

Дальше-больше жить иткәндә

Нужен ли ты, вряд ли.

***И родной тел, и матур тел,

Папам, мамамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

***И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и быть синсез.

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

Гулина 8а класс.-Әйе, телебезгә карата мондый караш, руслашу гадәти күренешкә әйләнде.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

***Тел кешене дус итә

Бер-беренә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

 Гулина алып баручы. -Ә без сезне җәнлекләрнең дә үз ана телләрендә сөйләшүләре турында шигырь белән таныштырырбыз. Шәүкәт Галиев “Рус казлары га-га-га”

Әминә 5класс.  Русларда да бар казлар,

Татарда да бар казлар.

Рус казлары: га-га-га, ди,

Татар казы: кыйгак, ди.

***Русларда да үрдәк бар,

Татарда да үрдәк бар.

Русныкылар: кря- кря, ди,

Татарныкы: бак-бак, ди.

***Русларда да бар әтәч,

Татарда да бар әтәч.

Русларныкы: кукареку!

Татарныкы: кикрикүк!

***Русларда да бар маэмай,

Татарда да бар маэмай,

Рустагысы: гав-гав, ди,

Татарныкы: гау-гау, ди.

***Гав, гавларга юлыксам мин,

Русча гына эндәшәм.

Һау, һауларны күргән чакта,

Гел татарча сөйләшәм.

2 нче а.б. Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игътибар арту, аңа йөз белән борылу-бик күпләрне куандырырлык вакыйга. Татар теленең дәүләт теле булуына да ирештек.

Идрис 8 класс

Ниһаять, чыдам төкәнде,

Ачарга булдык телне!

Бу ни гаҗәп,

Без күбебез

Дәшмичә йөри-йөри,

Анабыз өйрәткән телне

Онытканбыз түгелме?

Онытканбыз түгелме соң

Халкыбыз гадәтләрен:

Ана сөте белән кергән

Моның мәрхәмәтләрен?

Упкынга терәлгәч кенә

Сискәнеп уяндык без.

Ярый әле соң булса да,

Уянып, уйландык без...

Туган тел искә төшерде

Шәҗәрәбезне анык:

Без бит хәтта үлгәндә дә,

Газраилне күргәндә дә

Дәшми калмаган халык!

Булат С. 1нче укучы. Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

***“Балам”,-диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм

“Әнкәем”,-дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

***Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам

Амина 6класс. 3нче укучы. Халкым теле- халык теле,

Аннан башка минем илем юк;

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

С.Ангелина. 4нче укучы. Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

***Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән:

-Мин җирдә кеше!- диеп.

 Зарина Я. 5нче укучы. Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма–

Туган телне онытма!

***Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без– “Туган тел” дән туганнар.

Без– Тукай оныклары.

З.Анвар. 6нчы укучы. Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

***Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

*** Сандугач язын сагынып

Кайтса да туган илен,

Үз көен онытса әгәр,

Аны назламас идем.

(“Яратыгыз” җыры башкарыла Р.Миңнуллин сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе.)

Диана Г. 7нчы укучы. Әткәң- әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

*** Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенем белән.

...Әлифбамны дога итеп

Укыймым күңелемнән.

*** Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә,

Туган тел бер генә була-

Әнкәй кебек бер генә.

Эльза 5класс.8нчы укучы. Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына,

Бөтенләйгә түгел- вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.

Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы төсле саклар идем,

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

2класс. 9нчы укучы. Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,

Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

Җыры булыр алар киләчәкнең.

*** Әйтә алмыйм әле: ул җырлардан

Аз булса да дөнья үзгәрерме?

Тик югалтмам, туган телем, синнән

Алып торган асыл сүзләремне.

Аделя 6класс. 10нчы укучы. Туган тел ул аһәңле дә, йомшак та ул,

Татлы да ул, гүяки бер ширбәт сыман.

Туган телем белем биргән чишмә дә ул,

Ныклап авыз итсәң әгәр шул саф судан.

*** Якты, нәфис сүзләрең күп, беләмен мин,

Шул сүзләрең белән данлыйм туган илне.

Синең белән сөям, җырлыйм, көләмен мин,

Синең белән котлыйм шат яңа көнне мин.

Илина 6кл. 11нчы укучы. Кем яратмый икән үз милләтен,

Һәркемгә дә газиз үз теле.

Үз телендә сөйләшергә теләү

Милләтчелек түгел, билгеле.

1нче а.б. Безнең бурыч- халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.

Гузель 2класс. Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

*** Әни кебек газиз күреп

“Туган тел” дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.

*** И телем синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

2 нче а.б. Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек,

Сөенеп җырлыйк, туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телик!

(“Туган тел” җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре, халык көе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.

Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в  6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"

Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...