Гомерем минем моңлы бер җыр иде
материал (6 класс)

Мөкминова Әлфия Дамировна

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде" 6 нчы сыйныфның рус төркемендә әдәби-музыкаль викторина 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_viktorina_gomerem_minem.docx17.83 КБ

Предварительный просмотр:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде

6 нчы сыйныфның рус төркемендә әдәби-музыкаль викторина

Әзерләде:

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Мөкминова Ә. Д.

Максат:

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, үз туган җиреңнең каһарманнарын белү, герой-шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, укучыларда туган илне ярату, хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, интерактив такта, таратма материал, диск, М. Җәлил китапларыннан күргәзмә.

Кичә барышы.

Укытучы сүзе: Хәерле иртә, укучылар! Бүген безнең зур бәйрәм. Бүген бөек шәхес – герой-шагыйрь  Муса Җәлилнең туган көне. Аның белән тагын да якынрак танышыр өчен презентация карап китәбез (презентация карау).

Викторина.

  1. Командаларга бүленү, исем, девиз уйлау.
  2. Командаларның үзара сәламләшүе.
  3. Жюри әгъзаларын тәкъдим итү.
  4. Викторина сораулары

1 тур. “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесе (һәр командага М. Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар бирелә).

  1. М. Җәлил кайчан туган?
  2. М. Җәлил кайда туган?
  3. Ул ничә яшендә шигырьләр яза башлаган?
  4. Аның беренче шигыренең исеме?
  5. Ул нинди либреттолар язган?
  6. Беренче китабының исеме?
  7. Ул сугыш башлану белән үк фронтка китәме?
  8. Ничәнче елда фашистлар кулына эләгә?
  9. Әсирләр арасында нинди эш алып бара?
  10.  Муса Җәлил кайчан үлә?
  11.  Татарстанга аның ничә дәфтәре кайта?
  12.  Бу дәфтәрләрнең исеме ничек?
  13.  Кем ул М. Җәлил?
  14.  М. Җәлилнең нинди шигырьләрен беләсез?

( Нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә)

2 тур. “Адашкан хәрефләр” бәйгесе.

Һәр командага конверт белән киселгән хәрефләр бирелә. Шул хәрефләрне җыеп, М. Җәлилнең билгеле бер шигырь исемен табу.

1 команда                                                 2 команда

“Җырларым”                                         “Карак песи”

( Нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә)

Музыкаль тәнәфес (Вәлиева Аделина һәм Лукьянова Екатерина “Кәрия-Зәкәрия” җырын башкаралар.

       3 тур. “Җөмләнең ахырын тап” бәйгесе.

  1. Муса Җәлил...(герой-шагыйрь)
  2. М. Җәлил яшерен оешмага...(керә)
  3. Татарстанга М. Җәлилнең ике дәфтәре...(кайтты)
  4. М. Җәлил Бөек Ватан сугышы башлану белән сугышка...(китә)
  5. М. Җәлил 1906 елда...(туа)
  6. М. Җәлил “Хөсәения” мәдрәсәсендә...(укый)

( Нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә)

4 тур. “Шигырь уку” бәйгесе.

Укучылар  шигырьләрне яттан сөйлиләр.

( Нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә)

  1. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

Хөрмәтле коллегалар! "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." дигән материал үз эченә: М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган ачык дәрес эшкәртмәсен, Патриот шагыйрь турында кызыклы мәгълү...

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына  багышланган әдәби-музыкаль кичә...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."

Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә....

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып... (М.Җәлил)

Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланганәдәби-музыкаль кичә....

Гомерем минем моңлы бер җыр иде. -дәрес

Муса  Җәлилнең тормыш  юлы  һәм иҗатын  өйрәнүне дәвам итү,”Кызыл ромашка”, “Җилләр”  шигырьләрен уку, кеше һәм  табигать  образларының...