Бәйрәм бүген (Тукай көне)
методическая разработка

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Шигырь кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrm_bugen.docx17.59 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай көне

“Бәйрәм бүген” җыры  

       Салкын кышлар үтеп

Яз килгәндә

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, Тукай

Тугры халкың итә тантана.

Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь

Син мәңгегә безнең арада.

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бүген бездә бәйрәм!  Халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.

           Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда, ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр! Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә: үз әнисе Мәмдүдә, усал, каты күңелле Шәрифә карчык, Өчиле авылындагы бабасы йорты, Казанның Печән Базары, түбәтәй чигүче Газизә һәм һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты, кабат Өчиле, гүзәл табигатьле Кырлай, белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге Казан. Шагыйрьнең гомер юлы әнә шундый.

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез.

Йөрәкләрдә – Тукай эзләре,

Күңелләрдә – Тукай сүзләре.

     

 Әйе, аның әсәрләре буыннан – буынга күчеп яшәп килә. Менә бүген без дә шул үлемсез шигырьләрне, аның әкият геройларын, тирән уйга салган көйләрне, җырларны тыңлап китәрбез.

Тукай белән сөйләшеп ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар, иң мөһиме:

Туган телеңдә  сөйләш.

Сөйләш бүген матур итеп

Ватмыйча туган телне.

Иң матур шигырьләр сөйлим

Мин Тукай туган көнне.

(Иванов Марк “Туган тел” -4 в

 Тукайның шигыръләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди. Менә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик.

 Ибраһимова Дилия “Су анасы”-3 в

Фасихов Сәмир 5-в “Эш беткәч,уйнарга ярый” 5-в

Галимуллина Энҗе “Пар ат””-5 б

Хәсәнова Зәлинә “Көтмәгәндә” – 3в

Нигмәтуллин Әнвәр “Китмибез” – 5 в

Мөхәммәтгалиева Әдилә “Карлыгач” -5б

 Иң матур җир кайда?- дисез,
Билгеле: Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде, Кырлай шул
Аларның туган җире.

Зиятдинова Әдилә "Туган авыл" җыры – 6б

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган
Тартыш белән үткән көннәрең.
Шуңа ахры искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.
Бәйрәмнәрең алда икән әле-
Кара , шагыйрь, бүген текәлеп,
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
"Пар ат" җыры (Әскәрова Зилия) 

Ишеттем мин читтә "Туган телне"
Халкым: нинди моңлы көең бар?
Тукаемны йотылып тыңлаганда
Тамагымда кайнар төер бар.
Кем ничектер, әмма мин бу җырны
Тыңлыйм, тыңлап туялмыйм.
Әсәрләрем сабый бала кебек
Ир булсам да яшем тыялмыйм.
    Бу көй җыр гына булып калмады: чын мәгънәсендә татар халкының гимнына әйләнде.

Әйдәгез, без дә сезнең белән “бергәләп “Туган тел” җырын башкарыйк әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...