"Үзеңнән соң эз калдырыйм дисәң - укытучы бул!
план-конспект
"Үзеңнән соң эз калдырыйм дисәң - укытучы бул!
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 37.87 КБ |
Предварительный просмотр:
Акрын гына музыка уйный
Алып баручы укытучылар турында шигырь укый.
Мөгаллим
Салмак кына еллар узып бара,
Язмыш йомгаклары сүтелә,
Гомер уза, чәчләр агарса да,
Рухлар безнең мәңге яшь кала.
Кем өйрәтте тормыш гыйлеменә? –
Йөрәгемнең иң-иң түрендә
Укытучым, синең күз карашың
Балкып тора әле бүген дә.
Белем – тау ул. Биек таулар серен
Син өйрәттең изге мөгаллим.
Күңелемнең бакчасында гөлләр, -
Барысын да сиңа бирәм мин!
Укытучым – иман, гыйлем нуры,
Бурычлы мин гомер буена.
Тормыш – дәрья. Авырлыклар килсә,
Синең киңәшләрең уемда.
Укытучы алып кулларына
Зур әманәт - гыйлем каләмен,
Язадыр ул мәңге җуелмаска
Күңелләргә серен Галәмнең.
Сезнең гомер – дөрләп янган учак,
Яктысында җаннар адашмый.
Шәкертләрнең җан җылысын тойсын,
Мәңгелеккә китеп барышлый.
Кышлар салкын. Әмма йөрәк
Җылы ала сезнең сүзләрдән.
Бар дөньяның борчу, шатлыкларын
Укып була сезнең күзләрдән.
Урамнарда һаман кышлар әле.
Йөрәкләрдә сүнмәс очкын бар.
Еллар узгач, кайтыйк яннарына,
"Балам”, - диеп, безне кочсыннар...
Мөхтәрәм кунаклар, хөрмәтле укытучылар!
Бүгенге бәйрәмебезне мин юкка гына шушы шигырь юллары белән башлап җибәрмәдем, чөнки бездә бүген кунакта бөтен гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган,аларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта үз урынын табарга булышкан, мактауга һәм игътибарга лаек,сабыр,фидакарь, тырыш,булдыклылыгына таң калырлык шәхес Фәрдәния Әбделхалик кызы Вәлиуллина.
Мөхтәрәм Фәрдәния апа,хөрмәтле кунаклар !
Ә хәзер мин сәламләү өчен сүзне гимназиябезнең директоры Светлана Вадимовна Будького бирәм.
Сүзне Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-мәгариф идарәсе башлыгы Рәйсә Вәлиевна Афанасьевага бирәм.
Сүз Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе Мухин Владимир Сергеевичка бирелә.
Гармунда уйнаучы укучыларыбыз чыгышы.
Алып баручы
Фәрдәния Әбделхаликовнаның тормыш юлын укып чыккач,мин аның ни өчен укытучы һөнәрен сайлавын бик яхшы аңладым
Аның туганы, иң якын дусты, яшьтие, классташы Хания Нәбиуллина, энесе тарих фәннәре кандидаты Илгизәр Нәбиуллин белән шәҗәрә төзеп, “Нәсел эзләре буйлап” дигән китап чыгаралар. Шул китаптан укып мин Фәрдәния апаның кечкенәдән ятим калган әтисен дә тәрбияләп устергән Шәмсенур апасының күпбалалы гаиләсе тәэсирендә формалашуын белдем. «Бала чагында алынган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас" дигән татар мәгърифәтчесе Ризаетдин Фәхреддин.
Шул китапта язылганча, революциягә кадәр 1915 елда ук Шәмсенур апа ире Нәбиулла бабай белән үзләренең бер йортында башлангыч мәктәп ачалар һәм анда авыл балаларын укыталар Уку рус, татар телендә алып барыла, рус теле укытучысын Нәбиулла бабай шәһәрдән кайтарта. Революциядән соң мәктәп мәдрәсәгә күчерелә , ә бу йорт мәдәният йортына әверелеп кала, бай китапханә туплана.
"Вакыт ", "Кояш "газета - журналлары алдырганнар, Кыйссаи Йосыф, Ләйлә вә Мәҗнүн, Таһир Зөһрәләрне кышкы кичләрдә җыелып укыганнар. Фәхриевның “Бәхет кошы”, М Фәйзинең “Галиябану”ын, К Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен, Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ен сәхнәләштергәннәр, тылсымлы патефон һәм радиоалгыч та шул йортта булган.Мәгърифәт карлыгачлары Шәмсенур апа белән җизнәсенең 5 баласы да укытучы, күпчелек балалары һәм оныклары да укытучы һөнәрен сайлаган. Оныгы Илгизәр тарих фәннәре кандидаты ; Фәрдәния Әбделхаликовнаның әнисе ягыннан да укытучылар династиясе :Миңнулла абыйсы тарих укытучысы , мәктәп директоры, хатыны һәм 3 баласы укытучы. Шундый даирәдә ничек укытучылык һөнәрен сайламый инде Фәрдәния апабыз. Ике кызы да мәгариф , мәдәният юлын сайлыйлар. Фәрдәния апа белән Җәмил абыйның олы кызлары Илгизә 11нче мәктәптә физика укытты , шәһәр һәм республика мәгариф системасында эшләп “Казанның 1000 еллыгы медале” белән бүләкләнгән, «Почетный работник общего образования РФ», «Почетный работник общего образования РТ» исеме бирелгән. Хәзер лаеклы ялда., Илзирә кызлары да Яшел Үзән шәһәренең 7, 10 нчы мәктәпләрендә театр электив курсы һәм татар теле дәресләре алып барды. Соныннан язмышын икътисад өлкәсенә бәйли. Бүгенге көндә оныгы Фәрһад тарих фәннәре кандидаты КФУ Халык - ара мөнәсәбәтләр институтында студентлар укыта, оныгы Гайрәт белгечлеге буенча финансист,зур россиякүләм компаниядә укыту бүлеге җитәкчесе булып эшли, кечкенә яраткан оныгы Яшел Үзәнгә тугрыклы калып заводта әйдәп баручы инженер – тикшерүче булып эшли ; сеңлесе укытучы Рәмзия апаның кызы Гүзәл Яшел Үзәннең 1 нче лицеенда татар теле укытты, хәзер Казан шәһәренең 20 нче гимназиясендә педагог оештыручы булып эшли ,татар һәм төрек телләрен укыта; сеңлесе Эндже Әбүзәрова балалар бакчасы мөдире булып эшли ; китап авторы Хания апаның улы Илһам Киямов бүгенге көндә Әлмәт дәүләт нефть институты профессоры, кафедра җитәкчесе , икътисад фәннәре докторы , психология фәннәре кандидаты, РАЕ әгъзасы, оныгы- Ләйсән Мәскәүдә Э.Н. Бауман исемендәге техник университетны тәмамлап студентлар укытты , Җәмил абыйның сеңлесе бүгенге көндә Яшел үзәннең 9 нчы лицеенда башлангыч сыйныфларда укыта, математика белгече Һб. Барысы - Фәрдәния Әбделхаликовнаның 50 дән артык туганнары мәгариф системасында эшләгән яисә эшли, стаж елы 1000 нән узып киткән. Күпчелек укытучы исемен горур алып бара.
Хөрмәтле Фәрдәния апа! Сезнең хөрмәткә татар халык биюен тәкъдим итәбез ! Рәхим итеп карагыз!
Алып баручы
Фәрдәния апаның хезмәт юлы 10 нчы сыйныфны тәмамлап, Педагогика институтына читтән торып укуга кергәч башлана. Ул яшь булуына карамастан 22 нче номерлы көнбатыш җирләреннән эвакуацияләгән балалар өчен махсус ачылган детдомга тәрбияче булып эшкә урнаша. Шул детдомда аның ике абыйсы: берсе күпләрне үлем тырнагыннан коткарып калган табиб Рәфәгать Исламов, икенчесе - шул балаларга белем бирә торган мәктәп директоры , Кызыл Байрак ордены кавалеры Миңнулла Мөхитов эшләгән. Ул авыр чорны "Мин сине сагынам " “Я по тебе скучаю” ( режиссерлар Марина Мусиенко, Наталья Панкратова) фильмын карагач ачык итеп тасвирлап була. Фильм республикабызның балалар йортларында сакланган тарихи фактларга, истәлекләргә таянып эшләнелгән. Сюжет сызыгында - дәһшәтле сугыш кырларыннан Литва, Эстония, Украина җирләреннән эвакуацияләнгән балалар, жанны тетрәндергеч вакыйгалар.Бер гонаһсыз сабыйлар шундый язмышка дучар булуыннан бугазга төер утыра.Аларнын өсләрендә кара язмыш булып сугыш торуы, якыннарыннан аерылып бер белмәгән якларда жан асраулары. Монын кадәр ачы хәсрәтләрдән , сагыну-юксынулардан Фәрдәния апалары кебек юатучылар, аларны уз кочагына сыйдырган фидакарь хатын-кызлар булганда гына түзеп буладыр.Без бүген дә дистәләрчә мең эвакуацияләнгән баланы сыендырган Татарстан хатын- кызларының батырлыгына, хезмәтенә, мәхәббәтенә баш иябез, мәдхия укыйбыз. Шулар арасында безнен Фәрдәния апабыз булуы белән горурланабыз.
“Мин сине сагынам,” фильмы безнен Яшел Үзән ( Бакрчы,“Татар авылы” этнографик музеенда да төшерелгән
Фильмнан эпизод күрсәтү
Фәрдәния Әбелхаликовна, хәзер мин сезне хөрмәтләп килгән нәни укучыларыбызны сәхнәгә чакырам. Алар сезнең кебек педагог,тәрбияче укытучы булган якташыбыз К. Насыйриның “ Тәрбия китабыннан” нәсыйхәтләрен тәкъдим итәләр. Рәхим итеп тыңлагыз!
Алып баручы
Фәрдәния Әбделхаликовна 40 ел педагогик эшчәнлегенең 20 елы 10 нчы гимназия белән бәйле. Безнең гимназиягә инде ул тәҗрибәле укытучы булып килә. Фәрдәния ханым укучыларында тылсымлы,йомшак тавышы белән география фәненә кызыксыну,мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, балаларның күнелләренә үзенең назын, җылысын сала, аларны тормышны танып белергә һәм яратырга,игелекле, шәфкатьле,миһербанлы булырга,акны -карадан,яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.
Ул укучыларны ярата,алар белән уртак тел таба белә,ярдәмчел,гадел,түземле Һәм аңлаучан була.
Болардан тыш укытучы ,бала күңеленә үтү юлларын да сайлый алган һәм,тирән белем биреп олы тормышка әзерләгән.
Фәрдания апа, тормышта үз урынын тапкан шундый укучыларыгызның берсе Алсу бүген сезгә булган рәхмәтләрен белдерергә дип бик теләп килде. Сүз сезгә, Алсу.
Музыкаль буләк (үзе язган “ Яшел Үзән “ җыры. )
Фәрдәния Әбелхаликовна белем бирү белән беррәттән ,дәрестән соң эшчәнлеккә дә зур игътибар иткән. Сыйныфтан тыш чаралар уздыра,профориентация буенча зур эш алып барган,җитештерү оешмалары белән элемтә тоткан, төрле һөнәрләргә багышланган чаралар үткәргән.Тәрбия эшенә әтиләрне тарткан, әтиләр конференцияләре үткәргән. Бу эшчәнлеккә ул КФУ галиме педагогика фәннәре докторы Сироткин Лев Юрьевичны тарткан.
Иске мәктәптә Октябрьская урамында Мичурин исемендәге мәктәп бакчасы булган,шунда Фәрдәния Әбелхаликовна эксперименталь эш алып барган. Ул вакытта мәктәпнең директоры булып РФСРның атказанган укытучысы Вәлитов Рифат Мөхәммәтович, тәрбия эшләре буенча урынбасары яшь Кибец В.В эшләгәннәр. Фәрдәния апа аларны хөрмәт белән искә ала
Аның хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләгән. Ана өлкән укытучы исеме бирелгән, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, Фәрдәния Әбделхаликовна.
Бүген сезгә булган рәхмәтләрен җиткерергә укучыларыгыз да биредә. Күрегез әле, хөрмәтле хезмәттәшләрем , Фирдәния апа уздырган дәресләр, профориентация эше берсе дә эзсез генә узмаган. Безнең гимназиядә генә нихәтле укучысының йөрәгенә Фәрдәния ханым укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алган. Ә бөтен республика буйлап алар ничаклы. Рәхмәт,сезгә!
Сүз сезгә ,хөрмәтле укытучылар!
Сезнең укучыгыз башкаруында музыкаль күчтәнәч.
Рус телендә “Журавлино песня”
Алып баручы
Алда әйтеп киткәнемчә,10 нчы гимназиягә Фирдәния Әбделхаликовна тәҗрибәле укытучы буларак килеп кергән. Татар теле укытыла башлаганда, укытучылар җитмәү сәбәпле аңа Берта Игоревна татар телен дә укытырга тәкъдим итә. Фәрдания апа бик теләп ризалашкан , үз укучыларын татар теле, милләте белән горурланырга өйрәткән,татар халкына карата хөрмәт хисләре тәрбияләгән.
Фәрдәния апа мәктәптә балаларга татар теленнән төпле белем бирсә,ә өендә Җәмил абый белән ике кызын да үз халкының йолалары,тарихы,дине белән кызыксынучы,татар телен камил белүче чып-чын татар кызлары итеп тәрбияләгән.
Рәхмәт,сезгә! Ә хәзер сүзне сезнең белән бергә 10 нчы гимназиядә үзенең педагогикада тәүге адымнарын башлап җибәргән , хәзер инде зур тәҗрибәле белгеч булып җитлеккән Резедә Кәримовнага бирәм.
Рәхим итегез, Резедә Кәримовна!
Хөрмәтле Фәрдәния апа,кунакларыбыз укучыларыбыз башкаруында бию карап китегез!
Алып баручы
Минем белүемчә, Ф. Ә. ул заманда укытучылар җитмәү сәбәпле Яңа Шәйморза мәктәбендә башка фәннәрне дә укыткан. Ул бигрәк тә рус теле һәм әдәбиятын бик яратып укыткан. Көндез мәктәптә, ә кичләрен сыйныф укучылары гаиләсендә кечкенә телевизордан җыелышып программа буенча фильмнар караганнары, спектакльләр сәхнәләштергәннәрен иск алалар анын укучылары .
Бу инде укытучының үзе сайлаган һөнәргә җаваплы карап, укучыларына төпле белем бирү өчен күңелләрен биреп,янып –көеп эшләүләрен күрсәтә.
Безнең арабызда бүген тарихчы , профессор, Энгель РизаковичТаһиров һәм аның хатыны Венера ханым да бар. Фәрдәния Әбделхаликовна Венера ханымны рус теленнән укыткан. Фәрдәния апа Венера ханымның әтисе мәктәп директоры Шәриф абый Алиевка рәхмәтле,тирән ихтирам белән искә ала.
Сүз сезгә мөхтәрәм Энгель Ризакович Һәм Венера Шәрифовна!
“Кышкы романс” җыры
Башкорт халык биюе.
Алып баручы
Мин бүгенге кичәбездә Фәрдания апаның тормыш иптәше Җәмил Галимҗанович турында әйтмәсәм, кичәбез тулы булмас иде.Ул да безнен гимназиябезнен укытучысы. Казан дәүләт педагогия институтының физика математикаа факультетында белем алып гомере буе физика укыткан. «Укытучы булмыйлар, укытучы булып туалар», дигән гыйбарә бар. Мөгаллим кеше үзен тулаем балаларга багышлаган. Таләпчән, гадел һәм тыйнак, физика фәненең бөтен нечкәлекләренә төшендерә алучы үз эшенең чын остасы. Ул укучыларын урынлы мактаган, вакытында кисәтә белгән. Белемен арттыру-тулыландыру өчен дә вакыт тапкан. Эзләнгән, күп укыган, яңа технологик алымнарны өйрәнгән, иҗади эшләгән. Аның хезмәт максаты
– укучыларда уку һәм фикерләү сәләтен үстерү, әхлаклылык, гаделлек,
матурлыкны күрә белү сыйфатларын булдыру. Ул җитәкләгән физика түгәрәгенә дә балалар бик теләп, кызыксынып йөргәннәр. Үзенең эш тәҗрибәсе белән даими уртаклашкан, яшь укытучыларның остазы булган, шәһәр һәм район күләмендә ачык дәресләр биргән. “Агач – җимеше белән, кеше – эше белән билгеле” дип, юкка гына әйтмиләрдер. Аның күп төрле мактау грамоталары, дипломнары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының, район мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары – аның тынгысыз хезмәтенә бәя. Җәмил Галимҗан улының зур нәтиҗәләргә ирешүенә табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иманга ия булуы да ярдәм иткәндер. Ул укучылар һәм укытучылар, әти-әниләр күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып калган. Шул ук вакытта ул бәхетле язмышлы кеше, чөнки аның тормыш юлында искиткеч сабыр, тыныч холыклы, акыллы, уңган Фәрдәния Әбделхалик кызы очраган.
Шушы сүзләр Җәмил абыйның рухына дога булып барып ирешсен, урыны җәннәттә булсын.
Алсу Камилевна башкаруында “ Бөтен нәрсә сине хәтерләтә “ дигән җыр тәкъдим итәм.
Алып баручы
Фәрдәния ханым, бүгенге очрашуда тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән яшь укытучылар да катнаша.
Сез аларга нинди киңәшләр бирер идегез.
Сез әгәр дә яңадан язмышны үзгәртеп булса, укытучы һөнәрен сайлар идегезме?
Фәрдәния Әбделхаликовнаның чыгышы.
Зур ихтирамга,олы хөрмәткә лаек укытучыбыз, Фәрдәния Әбделхаликовна! Сезнең кулларыгызда никадәр шәхес язмышы булган. Дистә еллар укыту дәверендә сез һәрбер укучыгызның шатлык-борчуларын бүлешеп яшәгәнсез,олы тормышка аяк басканда акыллы киңәшләр биргәнсез, икенче әниләре, ярдәмчеләре,дустлары булгансыз.
Сезгә бөтен шушы матур залда утырган укытучылар исеменнән,шәхсән үзем исемемнән чиксез рәхмәтләремне ирештерәсем килә.
Сез чын мөгаллим! Якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле мизгелләр кичереп яшәргә язсын , Сезгә!
Чәчәкләр сула дип, гомерләр уза дип,
Көз килде дип, моңланма.
Кадерен белеп алтындай гомернең
Син яшәп кал, соңлама.
Гомерләр үтмәгән,көз әле җитмәгән,
Елыйбыз,көләбез-яшибез бит әле.
Без китте дип җирдән,тукталмас гомерләр,
Яшәрләр,сөярләр безнеңчә.
Карамый кешегә,иртәсе киченә,
Син яшә үзеңчә бу җирдә
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән
Сөябез янабыз-яшибез бит әле.
2. Яшел Үзән муниципаль районы һәм шәһәренең ветеран укытучыларын бүләкләү. Җыр “ Бәхеттә шатлыкта”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәхмәт сиңа, укытучым!
Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...




