Урок татарской литературы по творчеству фольклориста Хамита Ярми "В стране сказок"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Урок татарской литературы по творчеству фольклориста Хамита Ярми "В стране сказок"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_tatarskoy_literatury_kh.yarmi_.docx19.6 КБ

Предварительный просмотр:

Кирамова Х.Х.

5 нче сыйныф

Татар әдәбиятыннан  класстан тыш уку дәресе

Тема: Әкиятләр дөньясында

Максат: Татар халык әкиятләренә нигезләнеп укучыларга әхлак тәрбия бирү.

Бурычлар:

  1. Укучыларны Хәмит Ярминең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
  2. “Аю, бүре, төлке”, “Өч сорау”  әкиятләренең төп идеясен ачыклау.
  3. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, сүз байлыгын  үстерү.
  4. Татар халык әкиятләренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: 

“Татарча-русча уку-укыту сүзлеге”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, компьютер, Л. Б. Хабибуллинаның  “Туган як әдәбияты” җыентыгы, әкият геройларының костюмнары, рәсемнәр, Х. Ярминең китаплары, музыка.

Дәрес барышы

Оешу моменты.

Исәнмесез, укучылар, кунаклар. Класстан тыш уку дәресен башлыйбыз.

Дәрескә керү өлеше.

- Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез.

Бу дөньяда бар серле ил

Ул әкият дөньясы.

Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

Күкләр аяз.

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

  • Укучылар. Безгә кунакка әкият геройлары килгән.  

“Курбала” әкиятен сәхнәләштерү.

Укытучы: Балалар,  ә сез бу әкият геройлары белән танышмы?

Мондый сюжетлы әкиятне төрле халык авыз иҗатында очратып була.

“Курбала” әкиятен  “Туган як әдәбияты” җыентыгында безнең якташыбызга, күренекле фольклорчы - Хәмит Ярмигә багышланган бүлегендә укыдык. Димәк, безнең класстан тыш уку дәресе кемнең иҗатына багышлана?

Дәресебезгә нинди максат куябыз?

Алдан әзерләнгән укучылар, презентация кулланып,  фольклорчының тормыш юлын сөйләп китәләр.

Димәк,

  • Хәмит Ярми гомерен нәрсәгә багышлый?
  • Татар халык авыз  иҗаты нинди жанрларга бүленә?
  • Татар халык әкиятләре нинди төрләргә бүленә?
  • Хайваннар турында
  • Тормыш-көнкүреш әкиятләре
  • Тылсымлы әкиятләр

Яңа тема өстендә эш

“Аю, бүре, төлке” әкияте өстендә эш

Ә алдагы әкиятне  сез өйдә укып килдегез. Бу әкияттә нинди геройлар очрый?

 (Әкият геройларының рәсемнәрен тактага эләргә).

“Аю, бүре, төлке” әкиятен  без рольләргә бүлеп укыячакбыз.

Сүзлек эше. Авыр сүзләрне сүзлекләрдән кулланып, тәрҗемә ителәр, эчтәлеген аңлаталар.

  • Хаҗ
  • Гөнаһ
  • Каракош
  • Еркыч хайваннар
  • Аю, бүре, төлке – ерткыч хайваннар, һәркайсы билгеле бер сыйфатларга ия.  Әйдәгез, һәрбер геройга характеристика бирәбез.
  • Әкият геройлары сезгә ошадымы?
  • Бу әкияттә геройларның кайсы ягы сезгә ошамады?
  • Әкият нәрсәгә өйрәтә?

Безнең дәрескә тагын бер әкият герое килгән. Басып, каршы алыйк.

Физминутка.

Физминутка татар җыры ярдәмендә үткәрелә. Алдан әзерләнгән укучы җырлый. Бер укучы Шүрәле булып киенә.  

1куплет

Борын-борын заманда,

Мин әле булмаганда,

Яшәгәнсең урманда,

Әкият оясында

Язучыбыз Тукай да

Сине куптәннән белгән

Начарлык эшләмә дип,

Сина зур сабак биргән

Кушымта:

Шүрәле, Шүрәле,

Әйдә дуслашыйк әле.

Йөрмә әле урманда,

 Яннарыма кил әле.

Кети-кети уйнаудан

Башка берни белмисең,

Өйрәтербез көн буе

Әгәр үзең теләсәң.


“Өч сорау” әкияте өстендә эш

Ильдар сезгә Хәмит Ярминең “Татар халык иҗаты”  җыентыгына кергән тагын бер әкиятне сезгә сөйләп китә. Әкиятнең исеме “Өч сорау”. Игътибар белән тыңлагыз һәм сорауга җавап бирерсез:

  • Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

Рефлексия

Компьютер ярдәмендә “Сез әкиятләрне беләсезме?” дигән тест чишү . (Арасында “Таңбатыр” әкиятеннән видеода өзек тә карала.)  

Дәрескә нәтиҗә ясау.

  • Димәк,  Ни өчен татар халык әкиятләрен укырга, өйрәнергә кирәк?
  • Аларны саклап калырга кем ярдәм иткән?

Өй эше:

  1. Татар халык әкиятен укырга
  2. Әкияткә рәсем ясарга

Билгеләр кую

     

Кирамова Халида Халидулловна,

учитель русского языка и литературы, татарского языка и литературы

 Муниципального автономного общеобразовательного учреждения основной  общеобразовательной  школы №52 города Тюмени


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитание национального самосознания личности на уроках татарской литературы и во внеклассной работе

Цель изучения татарского языка и литературы, содержание учебного материала и методы его изучения оказывают непосредственное влияние на работу с обучающимися на уроке  татарского языка и литератур...

Урок татарской литературы. 8-класс. Мамы не должны быть одинокими.

Урок татарской литературы для 8-класса по произведению А.Еники "Әйтелмәгән васыять". Предоставляется презентация к уроку....

Г.Тукай - бөек шагыйрь. Урок татарской литературы в 8 классе.

Разработка открытого урока по жизни и творчеству Г.Тукая с использованием интерактивной доски, видеофайла и видеоматериала....

Урок татарской литературы в 5 классе на тему "Спешите делать добро".

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Дәрес "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" темасына үткәрелде....

план-конспект урока татарской литературы

Данный урок проводился в 9 классе. Тема урока "Язмышларга буйсынмас җан", посвященный творчеству Ф.Яруллина...

ВОСПИТАНИЕ ГУМАНИЗМА НА УРОКАХ ВНЕКЛАССНОГО ЧТЕНИЯ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ (по творчеству сибирско-татарского писателя, фронтовика Якуба Камалеевича Занкиева)

Проанализированы детские рассказы  сибирско-татарского писателя, фронтовика Якуба Камалеевича Занкиева....

Урок внеклассного чтения по татарской литературе по творчеству первого сибирскотатарского писателя Якуба Занкиева

Урок внеклассного чтения по татарской литературе по творчеству первого сибирскотатарского писателя Якуба Занкиева...