Разработки уроков
материал на тему

Халилова Сириня Айниятулловна

Разработки уроков

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sintaksis.docx37.37 КБ
Файл garif_ahunov.docx26.18 КБ
Файл g_heyrullin.docx19.26 КБ
Файл g.rhimkulov.docx22.24 КБ
Файл garif_gaynullin.docx14.56 КБ
Файл mihail_hkimov.docx13.43 КБ
Файл nurulla_fazlaev.docx14.14 КБ
Файл petr_vasilevich_dementev.docx15.7 КБ
Файл uganin_semyon_artemevich.docx28.79 КБ
Файл sh_shchhmshchrov.docx13.73 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Синтаксис.

Максат: 1. Җөмлә кисәкләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу.

2. Җөмлә кисәкләрен таный, аларның төрләрен дөрес билгели, төрле җөмлә кисәкләрен сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда әниләргә карата мәрхәмәтлелек, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт, горурлык хисе, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, герой-шагыйрь Муса Җәлил буенча белгәннәрне искә төшерү.

Материал: 1. Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров, Татар теле: 8нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2015.

Җиһазлау : перфокарта, мультимедиа проекторы, тест, тема буенча презентация.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе. 

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият 

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, төркемнәрдә эшләү һ.б.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү, мөстәкыйль эш,  дәреслек белән эш, модельләр белән эшләү, иҗади эш алымнары, XXI гасыр белем бирү структуралары.

Дәрес барышы

   I. Оештыру өлеше.

  1. Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.
  2. Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.
  • Укучылар, без сезнең белән инде беренче чиректән башлап нинди зур теманы өйрәнә башладык? (синтаксис)
  • Нәрсә соң ул синтаксис? ( синтаксис –  тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнә торган тармагы). 1 слайд.
  • Нинди синтаксик берәмлекләрне беләсез? ( сүзтезмә, җөмлә, җөмлә кисәкләре, текст)
  • Без кайсыларын өйрәндек?
  • Бик, дөрес. Ә кайсы тармагын яңа гына үтеп бетердек? (җөмлә кисәкләрен).
  • Димәк, бүгенге дәрестә без нинди теманы кабатлап китәрбез? (җөмлә кисәкләрен).
  • Әйе, без җөмлә кисәкләре дигән теманы үтеп бетердек һәм бүгенге дәрестә бу теманы гомумиләштереп кабатлап, ныгытып китәрбез. Шулай итеп, сез дәрестә алган белемнәрегез буенча тырышып җавап бирерсез, кайбер  темаларны өйрәнгәндә авырлыклар булса, аңламаган булсагыз, яңадан аңлап китәрбез.
  • II. Актуальләштерү.

1.Җөмлә кисәкләре буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү өчен, дәреслекнең 3 нче бите.

  • Җөмлә кисәкләре нинди ике төргә бүленә? (баш һәм иярчен кисәкләр). 2 слайд.
  • Баш һәм иярчен кисәкләрне әйтеп чыгыгыз әле?

2.Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү.

  • Бик дөрес әйттегез. Без дәрес барышында барысын да төрле күнегүләр, тестлар ярдәмендә кабатлап китәрбез. Ә хәзер өй эшен тикшерәбез.
  • Өй эше итеп Муса Җәлил шигырьләреннән хәл кергән җөмләләрне язып алырга. Әйдәгез хәзер тикшереп китик ( берничә баладан өй эшен тикшереп китәм).
  • Дөрес сайлагансыз. Рәхмәт.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Хәзер без кагыйдәләрне искә төшерербез.

- Укучыларга төрле җөмлә кисәкләренең исемнәре язылган кәгазь  таратыла.

  1. Иҗади  бирем.

Бирелгән тексттан ия белән хәбәрне табарга һәм нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен әйтергә. 3 слайд

  • “Минем күңелдә нәфрәт, үч уты кайный. Мин немец бомбасы астында калган меңләгән сабыйлар өчен, сугыш дәһшәтеннән арына алмый үлгән кызым Лора өчен, тузгытылган оям, туган җирем, илем өчен үч алырга тиешмен. Менә шушы бала багарга яратылган үз кулларым белән үч алырга. Шунсыз миңа яшәү юк...”

 Өйдә тынлык урнашты.. Әбием башын селкеп, уйга чумып утырды.

  • Укучылар сез җөмләнең баш кисәкләрен таптыгыз. Ә хәзер тесктның эчтәлегенә игътибар итик әле. Бу кайсы әсәрдән өзек?

( Роза Хафизова “Кашкарыйлар озын гомерле”). Әсәрнең эчтәлеген бер җөмлә белән генә әйтегез әле? (Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган балалар, җимерелгән шәһәрләр). Ни өчен мин бу өзекне алдым икән?( Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын билгеләп үтәбез).

- Хәзер сез “Мин сугышның ни икәнен беләм” темасына 6-7 җөмлә белән үз фикерегезне языгыз.

Җөмлә кисәкләре язылган карточкалар ярдәмендә кабатлау.

 Һәр укучыга төрле җөмлә кисәкләре язылган карточкалар таратыла.

Хәзер мин сезгә җөмләләр язылган карточка таратам. Карточкада 3 җөмлә язылган һәм бер сүз калын хәрефләр  белән билгеләнгән. Шул сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнен билгелисез дә , үзегезгә кирәкле почмакны сайлыйсыз. (почмакларда хәл, аергыч, аныклагыч, тәмамлык дип язылган). Фикерегезне партнерыгызга 15 секунд аңлатасыз. Кемнең чәче карарак, шул башлый.

Карточкалар:

  1. Ул беренче сыйныфта укый. Кояшлы урамда бик рәхәт.
  2. Тукайны белмәгән кеше юк. Урамнар хәтфә чирәм белән капланды.
  3. Егетләр шәһәргә укырга дип килде. Кичә кызыклы фильм булды.
  4. Аларның, мәсәлән Алиянең, эше күп түгел иде. Анда, тау итәгендә, балалар туп уйный.
  5. Җәйге җылы көннәр башланды. Шәһәрнең биек йортлары артта калды.
  6.  Әти китап укый. Алсу мин биргән  китапны укый.
  7. Яз артыннан ямьле җәй башланды. Куе болыт артыннан  ай чыгып, бодайларны алтынга манды.
  8. Сез, Татарстан уллары, үз халкыгызның тарихын белергә тиешсез.
  9. Сквозняк(үтәли җил) йөри, сиңа салкындыр.

4.  Китап белән эш. 6нчы күнегү. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.    

Ярмөхәммәт тау астына карады. Ямь-яшел бакчалар, зират таллары мәктәп картасындагы кебек җәелеп ята.

ТЕСТ

  1. Синтаксиска дөрес билгеләмәне тап.

а) татар алфавиты  һәм хәрефләре белән таныштыра.

ә) тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнә торган тармагы.

б) сүз төркемнәрен өйрәнә.

в) тыныш билгеләрен кую кагыйдәләрен өйрәтә.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре:

а) ия, хәбәр.

ә) тәмамлык, аергыч, хәл.

б) тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.

в) ия, хәбәр, аергыч.

3. Аергычка дөрес билгеләмәне тап.

а) җөмләнең исем белән белдерелгән кисәген ачыклап, нинди, кайсы, кемнең? һ.б. сорауларына җавап бирә.

ә) җөмләдә ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә.

б)җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә?, нәрсәгә? һ.б сорауларга җавап бирә.

в) җөмләнең баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмый торган кисәге.

4. Бирелгән җөмләдә нинди сүз  тәмамлык булып килгән.

Апам өстәлгә  ипи куйды.

а)апам

ә) өстәлгә

б) куйды

в) ипи

5. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә:

Гөрләвекләр ашыгып-ашыгып актылар.

а) рәвеш хәле

ә) вакыт хәле

б) урын хәле

в) сәбәп хәле

6. Бирелгән җөмләләрдән аныклагыч булган җөмләне билгелә.

 а) Аңламагач, сөйләмәдем

ә)  Соңгы айларда бу җыр бөтенләй ишетелми башлаган иде.

б) Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә.

в) Табигатьнең иң тырыш хезмәтчеләре -  кырмыскалар эшкә керештеләр.

7. Перфокарталарда эш. 5 слайд.

  1. Астына сызылган хәлләрнең төрен билгеләгез.

       Җөмлә

Хәлләр

1

2

3

4

5

Вакыт

Урын

Рәвеш

Күләм

1) Белгечләр озак бәхәсләштеләр.  

2) Гөрләвекләр ашыгып-ашыгып агалар.

3) Урман артыннан әкрен генә ай калыкты.

4)Кичә кызыклы фильм карадык.

5) Болында матур чәчәкләр үсә.

Астына сызылган хәлләрнең төрен билгеләгез.

       Җөмлә

Хәлләр

1

2

3

4

5

Сәбәп

Максат

Шарт

Кире

1) Чакырса да- бармады.

2) Егетләр шәһәргә укырга дип киттеләр.

3) Теләсәләр - барсыннар.

4) Шатлыгыннан аның күзләре очкынланып китте.

5)Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә.

V.  Белемнәрен бәяләү. Өй эше.

Әдәбият дәреслегеннән 5 җөмлә язып алырга һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегә.6 слайд.

Индивидуаль биремнәр үтәргә.

VI.  Йомгаклау.



Предварительный просмотр:

7 сыйныф  әдәбият

Тема: Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. «Артышлы тау буенда» повесте.

Максат: 1. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2.  «Артышлы тау буенда» повестен өйрәнә башлау.

3. Тема буенча фикерләрне формалаштыра белүне системалаштыру.

4. Туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аңа мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Ахуновның портреты, китаплары күргәзмәсе, компьютер

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

Укытучы: Хәерле көн, кадерле укучылар! Дәресне башлап җибәрик.

(Дежур укучы җавап бирә).

Укытучы: Яхшы. Узган дәрестә өй эше итеп Х.Сарьянның «Бер ананың биш улы» повесте буенча сочинение язарга тәкъдим ителгән иде. Өй эшен үтәдегезме? Дәфтәрләрне җыеп җибәрегез әле.

(Язма эш дәфтәрләрен җыеп бирәләр).

II.Төп өлеш. Яңа теманы ачыклау.

Укытучы: Бүгенге дәрестә без Татарстанның халык язучысы Гариф ага Ахунов иҗатын өйрәнә башларбыз. Әдәбият дәфтәрләрен ачып, числоны һәм теманы язып куйыйк.

(Дәфтәрләргә язу).

Укытучы: Ә хәзер аның тормыш юлы, иҗаты белән кыскача танышып китәрбез. Рәхим итеп барыгыз да компьютерлар алдына утырышыгыз., үзегез белән эш дәфтәрләрен дә алырга онытмагыз.

(Укучылар күчеп утыралар, парлы эш).

Компьютерда PowerPoint программасы ярдәмендә слайдлар карау.

Укытучы: Игътибарны мониторларга юнәлтәбез.

Укытучы: Әйе, Г.Ахунов бик күп хезмәт башкарган. Мондый зур күләмдәге эшне сәламәт һәм көчле рухлы кеше генә башкара ала. Ә бик кечкенә вакытында язучы нинди булган соң? Минем сезгә Г.Ахуновның үзе турындагы язмасын укып үтәсем килә. («Ялкын» журналыннан өзек укыла).

        Шулай итеп язучы сәламәтлеге йомшак бала булып туса да, тормышта нык кеше була, бик зур эшләр башкара.

        А.Гыйләҗев Гариф Ахунов турында мондый сүзләр әйткән: «Г.Ахуновның татар әдәбиятына күрсәткән хезмәтләре санап бетергесез. Ул менә дигән тәрҗемәче. Ул ялкынлы публицист. Ул драматург. Ул хикәяче. Ул очеркист. Гариф белән эш, тырышлык, хезмәт янәшә яшиләр.»

        Хактан да, бу сүзләр бик дөрес әйтелгән. Укучылар! Ә сез ничек уйлыйсыз? Язучы нәрсәләр эшләгән? (Тактада алдан язылган «тәрҗемәче, публицист, драматург, хикәяче, очеркист» сүзләренә игътибар итеп, укучылар җавап бирәләр.)

        Укытучы: Хәзер без язучының күпкырлы иҗатын күреп китик.

        Күп кенә язучылар автобиографик әсәрләр дә иҗат иткәннәр. Укучылар, әйтегез әле, нинди әсәр «автобиографик» дип атала? (Җавап: автобиографик – үзе турында язган).  

         Укытучы: 5 нче класста кайсы язучының автобиографик әсәрен укыган идек әле? (Җавап: Г.Тукайның «Исемдә калганнар») Индивидуаль бирем.

        Укытучы: Бик дөрес. Г.Ахуновның да үзе турында язылган повесте бар. Ул «Йолдыз калка» дип атала. Мониторда сез аны да күрәсез. Ә хәзер шушы повестьтан берничә өзекне тыңлап үтик. (Укучылар сөйли).

        Укытучы:  Шушы өзекләрне тыңлаганнан соң без Г.Ахунов турында ниләр беләбез? Аның тормышы җиңел булганмы? (Укучылар җавап бирәләр).

        Укытучы:  Әйе, тормышы җиңел булмаган аның. Бу турыда китаплары да сөйли. Әсәрләре белән өлкән классларда тагын да якынрак танышырсыз. Ә хәзер дәфтәрләргә үрнәк буенча әсәрләрнең исемнәрен язып куйыйк. (Укучыларга перфокарталар өләшенә, алар язалар).

        Укытучы:  Укучылар, хәзер язучының кайбер фоторәсемнәрен карап үтәрбез.

         Укытучы:  Г.Ахуновның менә шундый матур сүзләре бар: «Дөньяда ике могҗиза бар – берсе – Чишмә, икенчесе - Әлифба». Хактан да, бик мәгънәле сүзләр бит. Чөнки Чишмә һәм Әлифба – зур юлларның башы. Елга, диңгез, океаннарның башы чишмәдә булса, бөек зат – кешенең олы юл башы әлифбада. Кеше белем иленә юлын әлифбадан башлый һәм күп могҗизалар тудыра.

        Укучылар, әйдәгез әле бу сүзләрне дәфтәрләргә дә язып куйыйк. (Укучылар язалар һәм парталарга күчеп утыралар).

        Укытучы:  Ә хәзер, укучылар, бераз ял итеп, күзләргә күнегүләр ясап алыйк. (Күнегүләр ясала).

        Укытучы:  Бүген без, укучылар, Г.Ахуновның «Артышлы тау буенда» дигән повестен өйрәнә башлыйбыз. Исеменә игътибар итегез әле, нинди тау турында сүз бара? (Җавап: «артыш»).

        Укытучы:  Нәрсә соң ул артыш, кем белә? (Артыш турында бер укучы сөйли).

        Укытучы:  Димәк, артыш – озак үсә торган дару үләне икән. Ә хәзер әсәр белән танышыйк. (Укучылар «Ат чебене» бүлеген кычкырып укыйлар).

Физминутка.

        Сүзлек өстендә эшләү.

  • кырыкмыш – бер яшь тулып икенче яшькә чыккан һәм, гадәттә, ялы, койрыгы кырылган тай.
  • чөлдерек – камыт бавы.
  • мүкәләп – тезләр һәм куллар ярдәмендә бару.
  • тышау – ат яки башка хайван еракка китмәсен өчен, алгы аякларын бер-берсенә бәйли торган бау.

         Укытучы:   Укучылар, әйтегез әле, бу бүлектә сүз кем турында бара? (Жавап: Хәсән исемле малай турында).

Укытучы:  Аңа ни өчен кушамат та тагылган?  (Жавап: Атларны яраткан өчен).

Укытучы:  Кушаматы нинди? (Жавап: Ат чебене).

Укытучы:  Вакыйга кайда бара? (Жавап: Авылда).

Укытучы:  Авылның исеме нинди? (Жавап: Кәлимәт).

Укытучы:  Авылның табигате нинди? (Жавап: матур, болыннар бар).

Укытучы:   Чыннан да, авылның табигате искитмәле. Ә сез туган як матурлыгы дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? Аңа нәрсәләр керә? (Укучылар җавап бирә).

Укытучы:  Табигатьнең матур булуы кемнәрдән тора? Матурлыкны саклар өчен нишләргә кирәк? (Укучылар җавап бирә).

Укытучы:  Хәсән күп вакытын кайда үткәрә? (Җавап: болында).

Укытучы:  Ул анда нишли? (Җавап: атлар саклый).

Укытучы:  Беркөнне нинди хәл килеп чыга? (Җавап: Атларны саклаганда яшенле яңгыр килә, Хәсән атларны алып кайтканда егылып төшә һәм аңын югалта).

Укытучы:   Яхшы, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез, вакыйгаларны тагын да яхшырак күзаллау өчен әсәрдән өзек тыңлыйк. Компьютерлар артына күчеп утырыгыз әле.  

        Компьютерда PowerPoint программасы ярдәмендә слайдлар карау.

        Укытучы:   Менә без Кәлимәт буендагы җәйге болынга да барып килдек. Ә хәзер компьютерларны сүндереп, урыннарга утырышыйк.

III. Ныгыту.

        Укытучы:   Укучылар, шулай итеп бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? (Укучылар җавап бирә).

        Укытучы:   Яхшы. Әсәрне өйрәнүне алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез. Ә хәзер өйгә эш алыйк.

IV. Өй эше бирү.

         Укытучы:  1 вариант. Дәреслектәге 256 нчы бит, 7 нче бирем буенча кечкенә хикәя төзеп килергә.

2 вариант. “Туган ягым – гөлләр иле” темасы  буенча сочинение язарга

V. Йомгаклау.

        Укытучы:   Укучылар, бүгенге дәрестә актив катнашканнарга билгеләр куям. (Билгеләр куела). Дәрес тәмам, сау булыгыз.        



Предварительный просмотр:

         

Герой якташыбыз  Газинур Хәйруллинның  илебез алдындагы батырлыгы.

     

         

            3 августа Әфганистандагы  “Талибан” дип аталган оппозицион   хәрәкәт сугышчыларының  МиГ-21 истрибителе безнең егетләр утырган  ИЛ-76 йөк  самолетын  Кандагар аэродромына төшеп  утырырга мәҗбүр итә. Берлэшкән Гарәп Әмирлегенең  “Трансавия” фирмасы арендалаган самолетка  30 тонна  патрон төялгән була. Халыкара  кагыйдәләре буенча бу тыелмаса да ,талибар  әлеге йөкне конфискациялиләр һәм очучыларны әсирлеккә алып, Русия  ягына  үз  тәләпләрен куялар. Төгәлрәк итеп әйткәндә ,Әфган сугышы  вакытында  совет гаскәрләре тарафыннан әсирлеккә  алынган 6 мең  мөҗәһидне  кире кайтаруны  сорыйлар. Декабрь  аенда безнең дипломатлар  аларга  бер мөҗәһидне  дә Русиядә  булмавы турында  рәсми  белдерү ясагач , талибар  очучыларны  яңа елга  азат итәргә ышандыралар.Ләкин бу ялган булып чыга.Һәр  очучы  өчен Татарстанның Югары  мөфтие  тәкъдим иткән 20 шәр  мең доллар  да тәэсир  итми аларга.Борис   Елцин ,Бил  Клингтон , Беназир Бхутто кебек  дәүләт эшлеклеләренең дә мөрәҗәгатьләре  йонгынты ясамый .

            Авыр шартларда самолет  экипажы  1996 елның 18 августына кадәр әсирлектә яшәргә  мәжбър ителәләр.

            Әсирлеккә алу белән  талибар очучыларны  ни эшләтергә  белмичә ике көн үтә.Аннан элемтә  мөмкинлеген бетереп  аларны шәһәр  комендатурасы бинасында 25 квадрат метлы  2 таш бүлмәгә  урнаштыралар.Башта таш идәндә  йокларга  туры килә.Ай ярымнан  соң Казаннан йокы  өчен йомшак  әйберләр килеп  җитә.

              Талибар әсирләр  белән бик  тупас кылынмасалар да, алар өстеннән сакчылыкны нык оештыралар.Җәяү качу турында  уйларга да мөмкин булмый.

             Экипаж командиры Владимир Шарпатов, икенче очучы  Газинур Хәйруллин ,Штурман Александр Здор, бортинженер  Әсхат Абязов, радист Юрий Вшивцев, инҗенер   Сергей  Бутузов һәм Виктор Рязановлар бер  ел буе әсирлек шартларында яшәп ,үзләренең  олы рухлы ,буйсынмас  җанлы, бер-берсенә тугрылыклы  дуслар булуын ,чын кешелеклелекне  саклаган  Татарстан егетләре  булып кала алуларын күрсәттеләр.

             Талиблар бу очучыларны  үзлэрендә  калып, очучылар булып эшләргә чакырып карыйлар ,тик егетләр туган илләренә тугрылыклы булалар, һаман   бу  әсирлектән котылу юлын эзлиләр.Аларны сирәк  кенә самолетлары янына техник карау  ясарга җибәрәләр ,анда да барысыен бергә тугел ,ә

икешәрләп,  өчәрләп кенә.

            Татарстан һәм Русия  җитәкчелеге очучыларны  бер көн дә исеннән чыгармады. Алар  турында үзәк телевидение һәм газетлар даими  мәгълүматлар  биреп торды.

               М.Ш Шәймиев  республика  хөкүмәте  һәм  федераль органнар  тоткыдыгы коткару өчен  кулларыннан килгәнне эшләргә тырыштылар.              Презедент  кмңәшчесе Тимур Акулов  дистәләрчә  тапкыр  Каедагарга очып   талибар белән сөйләшүләр  үткәрде.”Аэростан”  авиакомпониясе вәкиле  Мөнир Фәйзуллин атна саен диярлек тоткыннарга ризык ,су ,кием-салым, дарулар һәм башка кирәк –яраклар ташыды.

                 Әмма ,очучыларның азат ителүенә һаман тоткарлык ясадылар. Бары  тик бер юл-качу гына калган иде.

                 1996 елның 10 июлендә экипаж  тулы составында  самолетка карау үткәрә, ләкин качу мөмкинлеге булмый.Икенче  мәртәбә 16 августа самолетны  карарга килгәч , егетләр ни булса да качарга карар итәләр.Бу көнне 16 сәгатьтә  гомерләрен зур куркыныч астына куеп самолетны һавага күтәрәләр.Самолет эчендә 3 сакчы талиб тора.Аларның икесе  автоматлар белән коралланган ,өченчесендә корал юклыгы бу сакчыларны зарарсызландырганда гына билгеле була.

                Самолет 50-10 метр биеклеккә  генә очып,Берләшкән  Гарәп Әмирлегендә  юл тота.Самолетны көйләгәндә  радист качарга җыенулары турында ул илдәге  татар илчелегендәгеләргә  хәбәр итеп өлгергән була.

               Ниһаять ,19 августа  каршы төндә 7 батыр очучы  ЯК -40 самолеты  белән  Казан  аэропортына  кайтып җитәләр.

               20 августта  очучыларны Кремльдә  Татарстан Президенты  М.Ш.Шәймиев  кабул итте һәм аларның батырлыгына  сокланып ,мондый хәл –дөньяда сирәк булган вакыйга  дип бәяләде.Әфганстан территориясендә  көчләп тотылган чорда күрсәткән  түземсезлекләре ,ныклыклары ,азатлыкка  чыгарырга тәвәкәллекләре өчен очучылар Тарстан  Республикасының Мактау  Грамоталары  һәм Презедентның исемле сәгатьлщре белән бүләкләделәр.

               23 августта Мәскәү хөкүмәт йортында  Русия  Федерациясе  Премьер-министр  В.с.Черномырдин Татарстанның “Аэростан”  авиакомпопаниясенең  ИЛ-76 самолеты экипаҗының  җиде әгъзасына хөкүмәт  бүләкләрен тапшырды .Бүләкләү барышында дәүләт  башлыгы  очучыларның батырлыгына ,кыюлыгына соклануын белдереп ,бу гамәлнең Русиянең героик елъязмасына керәчәгенә ышанып сөйләде.

               Русия Презеденты Указы белән корабль командиры В.Шарпов  һәм  икенче очучы Г.Хәйруллин иң югары дәүләт  бүләкләренә –Россия Герое исеменә лаек булдылар.А.Здор ,Ә Аббязов .Ю.Вшивцев ,С.Бутузов , В.Рязанов  “Шәхси батырлык өчен” орденнар белән бүләкләнде.

             31 августта Чүпрәле районы үзәгендә –Иске  Чүпрәле  мәдәният йортында герой якташыбыз Газинур Хәйруллин белән очрашу булды.Анда район халкы ,геройның укытучылары ,яшьләр якташларның тоткынлыктан  котылуы һәм югары  дәрәҗәле исем алуы белән  тәбрикләделәр .шатлыкны уртаклаштылар.



Предварительный просмотр:

Габдулла Рәхимкуловның моңлы тавышы-халык күңелендә.

       Шәйморза турында искә алгач,аның данын бөтен Татарстанга,хәтта аннан да читкә чыгарып, үстерүче бер шәхесне искә алалар. Ул-Татарстанның халык артисты,җырчы Габдулла  Рәхимкулов.

Г.Рәхимкулов 1926 елның 18 маенда Кече Шәйморза авылында туа.Ул Мөхәммәтгалим һэм Гайниҗамал гаиләсенең җиде баласының берсе була.Бу гаиләдә тәрбияле кешеләр үсә.Һәммәсе дә җыр яраткан.Әти-әниләренең татар моңын үз итүе аеруча Габдулла күңеленә урнашкан. Әтиләре колхозлашу елларында бу авылга Иске Шәйморзадан күчеп,колхоз оештыруда катнашкан һәм үзе чирек гасырга якын “Кызыл Сабанчы”колхозын җитәкләгән.

Габдулла 4-5 яшендә үк җырлый башлый. Мәктәптә укыган елларында җыр-сәнгать ярышларында даими катнашкан.

Сугыш башлангач, аның ике абыйсы-Әбделкарим һәм Хәлим сугышка алына һәм аннан әйләнеп кайта алмыйлар.Габдулланы да 1943 елда фронтка алалар.Ул анда туган телендә җырга сусый.Әмма егетнең сәләтен сизеп 1944 елда Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр.Шунда хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый.

Армиядә аңа 7 ел хезмәт итәргә туры килә.Демобилизациянгәч Магнитогорск шәһәренә китә һәм училищеда укып тау токымнарын шартлатучы һөнәрен үзләштерә һәм шахтада эшли. Шунда татар драма түгәрәгенә языла. Анда җырлауга мөмкинлек туа.

Татарның күренекле җырчысы Рәшит Ваһапов Магнитогорскийга килгәч аның тавышын тыңлап, Казанга кайтырга киңәш итә. 1954 елда Казанга кайта.Ул анда Татарстан җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый.1968 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исемен бирәләр.

Г.Рахимкуловның тавышы республикадан тыш киң илнең төрле сәхнәләрендә яңгырый.Урта Азиядә,Себердә,Урал таулары артында урнашкан шәһәр, авылларда, татар халкы һәм төрки халыклар яшәгән барлык җирләрдә дә аны үз итеп, шатланып каршы алдылар. Ул татар халык җырларын һәм композиторларның гүзәл әсәрләрен башкарды.

Якташлары аның башкаруында “Шәйморза” дигән җырны (С.Садыйкова музыкасы,М.Ногман сүзләре) аеруча хәтерләрендә саклый.

1996 елда бу бөек җырчыга “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелде.Үзәкне өздергеч моңлы,беркемнекенә дә охшамаган тавышлы бу җырчы халык күңелендә якын һәм тирән урнашып калды. Ул 1997 елның 9 октяберендә вафат булды. Аның җәсәде Кече Шәйморза каберлегендә.




Предварительный просмотр:

Гариф Гайнуллин – Чокалый- мәгърифәтче шагыйрь.

        

.

Гариф  Айнулла улы  Гайнуллин – Чокалый  , шулай  ук бу авылның   күренекле кешеләрнең берсе. Ул – мәгърифәтче шагыйрь  буларак республикабызга танылды. Аның иҗаты турында якташыбыз Әхмәт Булатов 2979 елда “Казан утлары” җурналында (5сан) тәфсилле язып чыкты.1998 елда “Мирас” журналында (5сан) аның иҗаты үрнәкләреннән дистәгә якын шигырьләре басылып чыкты. Биографик мәгълүматыннан шулар ачыклана: Гариф   Гайнуллин  1875 елда  туа.  Башта авыл мәктәбендә, аннар Сембер мәдрәсәсендә укый, үзлегеннән русча укырга өйрәнә.Г.Гайнуллин- Чокалыйның әдәби мирасы “ Чын вәгъдә(2920) , “Биш мужик” (2920),”Надан ата”, “Тәрәккый мәхәббәте” (2922) исемле шигырьләре “Шура”  журналында һәм “Идел” газетасында дөнья күргән.

Аның барлыгы 22 шигырь һәм проза җыентыгы басылып чыккан. Әсәрләрендә мәгърифәтчелек, шул чорга хас булган көрәш идеясы урын алган:

    Ятма тыныч, тик, көрәш син шул заман, дөнья белән,

    Гәрчә рәхәт күрмәссең   дә, җәфалансаң   да, кинән!

“Ялган дөньясы” шигырьендә милләтне хурлаучыларга каршы нәфрәтен  сиздерә:

     Саф көмеш   тик пакъ милләт ул, һич  каралмый ак йөзе ,

     Былчыранмый һәм буялмый син кара яккан  белән.

     Алга  атлый,  дики атлар- туктата алмыйсың аны

     Кара елан төсле  аягын чакмак белән.

     Ул каһарман, ул  арыслан ,ул куәтле барчадан.

Аның  актив  иҗаты  1920-1924 елларга  туры  килә. Әмма, ул  иҗат  әле  өйрәнелмәгән.

Г.Чокалыйның бабасы Фәхретдин , әтисе Абдеразяк ХУШ йөздә үк үз  өендә балаларны җыеп гыйлем өйрәткән. Фәхретдин дә оныгы Гарифны укырга- язарга өйрәткән.Ул русча да яхшы белгән.

Гарифның әтисе Айнулла, әнисе Газизә исем ле булган. Әтисе иртә дөнья куя.Гаиләдә тормыш көтү авырлыгы Гариф җилкәсенә төшә. Шуңа  да  ул  әтисенең  һөнәрен – тегүчелекне үзләтерә.  Өйдән- өйгә  йөреп  тегү  эшен  башкарганда күп гаиләләрнең  тормыш  хәле  белән яхшы  таныш була. Үз  чорының зыялы кешеләре белән дә таныш була. Танышлары арасында  укытучылар, врачлар да була.Гариф халык медицинасын да үзләштерә, үлгәннәр белән дәвалау ысуллары өйрәнгән. Күп кешеләргә үз  рецептын тәгъдим иткән.

Октябрь  революциясеннән сон да үз һөнәре буенча хезмәт иткән. Әмма 1829-1911 елларда Буада өяз халык  мәгәрифе бүлегендә инструктор булып та эшләп караган. Ачлык елны авылына кайткан.

Г.Гайнуллин- Чокалый да утызынчы елларның  фаҗигале көннәрен үз язмышында кичерә. Күңеленә  ятырдай эш таба алмау, яңа заманның ул  көткән өметләрне аклый алмавын күреп сыкранулар, тугры  сүзлелеге өчен эзәрлекләү нәтиҗәсендә кулга алынып,  Себер  якларына озатыла. Төрмәдән 1935 елда авылга кайтырга чыккач  хәбәрсез югала.



Предварительный просмотр:

   Михаил Хәкимов.

          Михаил Хәкимов 1916 елда Зур Чынлы авылында туа. Шунда башлангыч мәктщпне тәмамлый. Әти-әнисе белән Бакуга күчеп китә. Анда төрле предприятияләрдә эшли. 1942 елда Батуми һәм Новороссийск шәһәрләренең яр буен саклауда катнаша, аннары диңгез пехотасында хезмәт итә. 1945 елда Хәкимов Михаил Кәбир улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

           Сугыштан соң ул туган якларына әйләнеп кайта. Казанда яши һәм эшли. Каһарман туган Зур Чынлы авылында 1979 елда сугышчан һәм хезмәт даны музее төзелә. Анда Николаев шәһәренең мактаулы гражданин М. К. Хәкимов батырлыгы турында сөйләүче зур стенд оештырылган.

          Хәкимов амбразурадан үзенең броня тишкеч коралы белән төзәп ата. Пулемет танып кала. Ул минут та узмый , тирә- якта миналар шартлый башлый. Әмма аларның берсе дә килеп җитми. Берничә снаряд стенага тиеп, сарай эче  цемент тузаны белщн тула. Сугышчылар тончыга башлый.

           Шоссе юлдан бер-бер артлы өч танк ыргыла . Алар  сарайга таба борылалар. Хәкимов уртадагысын мушкага ала. Михаил, танк яны белән борылуга, атып җибәрә. Танк туктый. Ялкын телләре аның бронясын ялмый.

          Немецлар шунда ук артеллерия уты белән җавап кайтаралар. инде алар безнең сугышчыларга огнметлардан аталар. Бөтен җирне төтен каплый, хәтта таш стеналар яна. Утны плащ- палаткалар белән сүндерәләр, ком сибәләр. Хәкимов тагын бер танкны яндыра.

         Фашистлар полкка яңа подразделенияләр китерәләр. Этажара түшәм җимерелә, стеналарда зур тишекләр хасил була.Хәлиткеч штурм якынлаша. Һәм шулвакыт бик тубәннән генә , фашистларны бомбага тотып, пулеметлардан атып , безнең самолетлар звеносы очып уза.

           Ләкин десантчылар да торган саен кими бара. Гитлерчылар бина эченә төтен шашкалары ыргыталар, әмма чираттагы атакага ташлангач , яңадан десантчылар каршылыгына очрап, артка чигенәлэр.

Батальон командиры Ф. Катанов сугышчан белдерүендә, кыска гына итеп, өлкән лейтинант Олыманский отрядының ике тәүлек эчендә дошманның унсигез һоҗүмен кире кагып, 700 гитлерчыны сафтан чыгаруы турында яза.



Предварительный просмотр:

                  Нурулла Фазлаев

Нурулла Гарифулла улы Фазлаев 1909 елда Мунчәли авылында туа.1929-1963 елларда Донбас шахталарында күмер чабучы һәм күмер кискеч булып эшли.Урта Азиягә күчеп,төзелешләрендә,ташчы була.Армиягә 1941 елның августында чакырыла. 1943 елның июленнән-фронтта.19 Кызыл Байраклы инженер-сапер бригадасының 281нче Сандомир инженер-сапер батальоны старшинасы,отдел командиры.Ике кызыл Йолдыз,Ватан сугышы орденнары,”Сугышчан батырлыгы өчен “медале белән бүләкләнә.Н.Фазлаевка 1945 елның 10 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Армиядән кайтканнан соң,Казахстанның Җамбул шәһәрендә эшли.

1941 елның августында Нурулла Фазлаевтан авылга хатлар ерак Ираннан килә башлый.Сугышның беренче көннәрендә үк армиягә алынгач,аны саперлар батальоны составында Иранга җибәрәләр.Безнең гаскәрләр анда Совет-Иран килешүе нигезендә кертелә.

Фазлаев сугышчылары кырларның дошман куйган миналардан чистартып,танк,артиллерия һәм укчы частьларга юл ача.Сапер куллары мина эзләгеч туктап  һәрбер түмчәкне капшап карый.Алар саклык белән остахәрәкәт итәләр,бер ялгыш хәрәкәтнең улем алып килгәнен яхшы беләләр.Отделение көн өчендә бер меңнән артык минаны зарарсызландыра.

Немец авиациясе көндез елгадагы барлык понтоннары батырып бетерә.Ләкин саперлар авыр хәлдән чыгу юлын табалар.Фазлаев полклардагы барлык мичләрне,бүрәнә һәм такталарны җыярга боера.Тиз генә күп йөк кутәрешле саллар ясала һәм төн җиткәч ул елга аша солдатлар ташый.Биш тәү лек шулай дәвам итә.Взвод сугышчылары плацдарм ныгытылганчыга  кадәр старшина җитәкчелегендә кичүдә көне-төне сугышчан вахтада торалар.

Н.Фазлаевның сугышчан юлында одер соңгы ау чиге булмый эле.Ул үзенең соперлары белән Германияның дистәләрчә вак елга һәм каналлары аша күперләр сала,Бобер һәм Шпри елгаларында кичүләр төзи.Одер өчен күкрәгенә таккан “Алтын Йолдыз” белән ул Эльба ярларына килеп җитә.



Предварительный просмотр:

Петр Васильевич Дементьев(1907-1977) авылда башлангыч белем алгач(аның укытучысы Александра Афанасьевна була)Сембердәге профессиональ-техник техникумга укырга керә.Аны тәмамлагач заводта эшләп ала.1927 елда Мәскәүдәге Ломоносов исемендәге механика институтына укырга керә.Утызынчы елларда студент яшьләрнең авиация белән мавыгулары модага кергәч,ул да шуна иярэ һәм аны-институтнын иң яхшы студентларының берсе буларак, Н.Е. Жуковский исемендэге Хәрби һава академиясына күчерәлэр.Әмма аңа очарга туры килми.1931 елда академияне тәмамлагач гражданлык һава флоты фәнни-тикшеренү институтында инженер ,ә сонрак булек начальниге булып эшләргә тэкъдим ясыйлар. 1933 елда СССР белән АКШ арасында депломатик мөнәсәбәтлэр урнашкач,совет хокумәте узенең инженерларын жибәреп Америкадагы техник казанышларны өйрәнү бурычын куя.Анда жибәрелгэн инженерлар арасында П.В. Дементьев та була.Ул анда 1933-1936 елларда яши.Америкадан кайткач аны генерал конструктор дәрәжәсенә күтәрәләр.Ул техник белемле,күп мәсьәләләр белэн кызыксынучан һәм проблемаларның асылын аңлап эш итә белүе белән хезмәттә югарылыкка ирешә. 1941 ел башында аны СССР авиация промышленносте наркомынын беренче урынбасары итеп билгелилэр. Бөек Ватан сугышы елларында аның оештыру сәләте һәм инженерлык таланты тулы ачыла.Аның катнашында сугышчан самолетларны күпләп җитештерү башлана.1942 елда фронт өчен самолетлар жибәрү буенча СССР Германияне 1.9 мәртәбәгә узып китә.Өстэвенэ алар техник-тактик яктан да дошман техникасыннан өстен булалар. Оборона мәнфәгатьләрен югары дәрәҗәдә үтәүдә өлеш керткәне өчен 1942 елда П.В.Дементьевка һәм бер төркем авиация төзүчеләргә Социалистик Хөзмәт Герое исеме бирелә. 1953 елда ул СССР Авиация промышленносте министры итеп билгеләнә.Ул бу постта гомеренең сонгы көннэренә кадэр эшли.Бу елларда генерал-полковник дәрәжәсендәге министр икенче мәртәбә Социалистик Хөзмәт Герое исеменә лаек булды.Ул биш Ленин ордены,Хөзмәт Кызыл Байрагы, Беренче дәрәжә Суворов һәм Кутузов орденнары белән буләкләнде. П.В.Дементьев-КПСС Узәк Комитеты әгъзасы,СССР Верховный Советының ике чакырылыш депутаты булды.Ул Ленин буләге лауреаты.Казанда аның исемендә урам һәм бер мәдәният сарае каршындагы мәйданда аңа бюст куелды.



Предварительный просмотр:

Уганин Семён Артемьевич

Семё́н Арте́мьевич Уга́нин (7 января 1924 года - 18 июля 1959 года) - старший сержант Советской Армии, участник Великой Отечественной войны, Герой Советского Союза.

Родился 7 января 1924 года в деревне Матаки (ныне Дрожжановский район, Татарстан) в крестьянской семье. По национальности чуваш. Окончил 9 классов средней школы. Работал в местном колхозе.

В РККА с 1942 года, на фронте с августа этого же года. Весной 1944 года Уганин стал командиром минометного расчета 2-й минометной роты 360-го стрелкового полка (74-я стрелковая дивизия (2-го формирования)). Отличился и проявил себя в боях за освобождение Молдавии и при форсировании реки Днестр.

5 марта 1944 года в районе села Рубатый Мост старший сержант Уганин поднял свой расчет в атаку. Первый ворвался во вражеские окопы, убил четырех солдат противника. Преследуя противника, уничтожил еще трех.

28 марта, при форсировании Днестра в районе села Трестияны одним Уганину удалось одному из первых со своим расчетом переправиться на правый берег. Когда противник перешел в контратаку, Уганина и его подчинённые открыли ураганный огонь из винтовок и пулеметов, сорвав наступление противника. С криком «Ура!» отважный старший сержант поднял свой расчет в атаку, тем самым «отогнав» врага.

Через два дня во время атаки опорного пункта у деревни Капиотаны расчет был окружен противником, но отважным миномётчикам в течение нескольких часов удавалось отбивать атаки врага и уничтожить большое количество солдат врага.

Указом Президиума Верховного Совета СССР от 13 сентября 1944 года старшему сержанту Уганину было присвоено звание Героя Советского Союза.

В 1947 году Уганин был демобилизован. Жил в Норильске, работал проходчиком на руднике «Таймырский».

Скончался 18 июля 1959 года. Был похоронен в Норильске на старом кладбище по улице Нансена. 9 мая 1975 года тело героя было перезахоронено на новом кладбище «Голиково» вместе с другими Героями Советского Союза – Дмитрием Андреевичем Ковальчуком и Василием Иннокентьевичем Давыдовым. На могиле им установлен общий памятник.

Уганин Семён Артемьевич                                              http://tatfrontu.ru/sites/default/files/styles/medium/public/uganin_semen.jpg?itok=jcMCaCmf



        МИХАИЛ ИЛЛАРИОНОВИЧ ПЕТРЯНКИН

Родился 15 мая 1915 года в селе Матаки Дрожжановского района. Участник Великой Отечественной Войны. Имел правительственные награды, орден «Красная звезда», медаль «За отвагу».

Умер в 1999 году, похоронен на кладбище села Матаки.



Предварительный просмотр:

           

Шиһаб Әхмәров –татар мәдәниятында күренекле урын  тотучы мәгърифәтче.

              Яңа  Задур авылы татар мәдәниятендә күренекле  урын тотучы,олуг  мәгърифәтче Шиһап шәрәфетдин улы Әхмеров (1882-1966) исеме белән бәйле .

              Шәрәфетдин картны улының биографиясендә крәстиян сыйныфына  кертсәләр  дә , бу дөреслеккә туры килми. Ш.Әмеххановның  социаль   чыгышын  сәяси мотивларга бәйләп кенә “крәстиян гаиләсеннә” дип күрсәтү кирәк булган.

             Әлбәттә, авылда яшәгән кеше крәстиян санала.Ләкин Әхмеровлар –белемле,укымышлы нәсел булган. Олы улы Гарифулла Әхмеров  Кушкуак авылында мулла булган.Фәезхан исемле улыда .Зәйнәп исемле кызы да белемле кешеләрдән исәпләнгән.

              Шиһап Әхмеров 1901 елда Буа мәдрәсәсен  тәмамлап , мулла белеме алып Әлмәт авылына китә.Мәдрәсәдә  алган  белеме өстенә ул үзлегеннән дә тырышып дин гыйлемен, аның тарихын тирәнтен үзләштергән. Коръәнне яттан белгән, теләсә кайсы  аятен  гарәпчәдән татарчага тәрҗемә итеп ,кирәк урында сөйли алган .

              Буа мәдрәсәсе 19нчы йөз ахырларында татар тормышында барган зур үзгәрешләрне үзенә актив кабул иткән. Анда мәгърифәтчелек ,җәдитчелек идеяләре нык үтеп керә башлый. Шиһап та биредә шундый мохитта  тәрбияләнә. Мәдрәсәдә уку елларында ук аңарда халыкка хезмәт итү юлына керешү телүге туа.1905 елгы революция “илдә барган революцион-демократик хәрәкәт, милли азатлык өчен көрәш идеяләре көчәйгән иҗтимагый шартлар аны мәгърифәтчелек өлкәсенә алып кереп китә”.

                Әлмәт авылында яңа мәктәп-мәдрәсәдә татар телен укытырга кушалар.Әмма иске карашлы ,кадими мөгалллим үзе дәреслекләр язугы алына.Аның “Мөнтәхиб әлифба” дигән ике кисәктән торган хезмәте 1908 һәм 1909 елларда аерым китап булып басылып чыга.Бу чорда ул Казанга күчеп килә һәм мәктәп-мәдрәсәләр өчен уку китаплары басу белән шөгыльләнә торган “Сабах” китапханәсе дигән нәшрияткә эшкә урнаша.Ул биредә киң эшчәнлек оештыра.1912 елда  “Сабах” нәшрияты үзенә типография ача .Соңрак бк типографиягә И.Н.Харитонов типографиясе дә кушыла һәм бу типография татар китаплары басу буенча Казанда иң алдынгы басмаханәгә әверелә.

              Ш.Әхмеров туган ягы белән элемтәен югалтмый.Әлмәттә яшәгәндә Яңа Задурга еш кайта.Аннан Казанга күчкэндә тормышын җайланганчы әтисе йортында яши.

               Казанда Ш.Әхмеров китап басу тарихы белән кызыксына.Аның “Матбагачылык тарихы”дтгән китабы бу өлкәдә беренче булганга,бүгенге укучы өчен дә әһәмиятен  югалтмаган.

               1913 елда “Мәктәп” җурналы чыгы башлый.Аның редакторы Ш.Әмеров була .Күренекле мәгърифәтченең татар халык шагыйре  Г.Тукай белән булган дуслык мөнәсәбәтләре ,күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның җизнәсе буларак та ,аны тәрбияләп үстерүе үзе генә дә татар мәдәнияте өчен бәяләп бетермәслек игелеклелек.

                Татар мәгърифәтен , мәдәниятын , әдәбиятын үстерүдә  генә түгел . татар иҗтимагый- сәяси тормышында да Ш.Әхмеровның мөнәсәбәте булуы билгеле.Аны милләт язмышы да борчый.Тормышның бу яклары турында Казанның жандарм идарәсендә  сакланып калган яшерен документлардан күренә.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по теме «Разработка проектов в системе программирования Visual Basic»

Данный урока проводился в группе первокурсников техникума.Тип урока: комбинированный, использовался контроль знаний, закрепление практических навыков. На уроке использовались разноуровневые задания.Це...

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.

Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в  6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"

Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...