Минем педагогик осталыгым.
статья на тему

Минем педагогик осталыгым (эссе).

 

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_pedagogik_ostalygym_esse.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

                                                                               Укытучы кеше гыйлем иясе дә,

                                                                                      Әни кебек үзе мөлаем.
                                                                                     Зирәк сүзен кызганмаган
                                                Бу дөньяда бар соң кем тагын?

       Әле дә хәтеремдә беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кердем. Беренче укытучымны күрүгә кичергән хисләрем әйтеп бетергесез булды.  Нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз  Хәйруллина Саҗидә апа иде. Ул да әнием кебек һәркөн безне көтеп алып каршылады, елмаеп, изге теләкләр теләп озатып калды. Мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде. 

    Еллар үтте... Шул еллардан бирле укытучы булырга хыялландым. Мәктәпне тәмамладык, үз юлларыбызны сайлар вакыт җитте. Барлык кыенлыкларымны  җиңеп, үз хыялымны тормышка ашырдым. Мин  Яр Чаллы шәһәрендәге  педагогия көллиятенә  укырга кердем. Укуны тәмамлап,  укытучы булып, туган ягыма кайттым. Әлбәттә, бу һөнәремне сайлавыма  дөньяда минем өчен кадерле булган кешеләремә -  әти-әниемә һәм укытучыларыма  чиксез  рәхмәтлемен.    

       Уйлый-уйлый, уйларыма чумам.  Күпме вакыт узган, күпме көч салынган. Мәктәптә укыганда  укытучы булу бик җиңел һәм кызык кебек тоелса да,  сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр икәнлегенә  эшли башлагач  тулысынча  инандым.  Нәни баланың күңеле уңдырышлы  җир кебек, ә укытучы аңа  белем  орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт,  шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга,  үсә, ныгый. Мәктәп  - иң гаҗәеп илдер, ә укытучы үзенә күрә, галим, гадел, сабыр, үрнәк  кешедер.

       Танылган  Лев Николаевич Толстой фикеренчә: “Әгәр укытучы үзенең балаларга һәм эшенә булган яратуын берләштерә икән, ул чын укытучы”  - дигән.  Әлбәттә, аның бу фикере белән мин дә килешәм.

          Хәзерге көндә мин Советлар Союзы Герое С. Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас мәктәбендә эшлим. Әлеге белем йортында  татар теле укытучысы  буларак балаларга белем бирәм. Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

        Укучыларның мөстәкыйльлеген һәм  иҗади эшчәнлеген активлаштыру өчен төрле формадагы уен элементларын кертергә тырышам.  Алар   укучыга үз белемен күрсәтергә, фантазиясен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә, балаларда  кызыксыну уята.

        Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр белән эшләүне  алгы планга куярга тиеш. Мин дә заманча  фикер йөртүче укытучы буларак,  татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  критик фикерләү технологиясенең төрле ысулларын кулланам: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку. Минемчә, критик фикер йөртү технологиясе баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә, чөнки бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.

  Эшчәнлегемнең нәтиҗәсен мин укучыларымның җиңүләрендә күрәм. Алар мине һәрдаим сөендереп торалар: конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә алдынгы урыннарны яулыйлар, үзләренең сөенечләрен рәхмәт сүзләренә төрәләр. Шулар  белән  горурланып,  үземә  бетмәс  көч алып яшим. Күңелгә тагын шигырь юллары килә:

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....