Тәрбия чаралары, дәреслэр
презентация урока для интерактивной доски на тему

Гарафиева Файруза Рафаэловна

Бирегә мин дәрес эшкәртмәләре, тәрбия чараларының эшкәртмәләрен урнаштырам. Үзеп уйлап ясаган презентацияләр дә кулланыр өчен урынлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayaz_gyylzhev.pptx1.19 МБ
Файл n.fttah_.pptx96.8 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар галиме - мәгърифәтчесе Ибраһим Хәлфинга багышланган XII республика фәнни-эзләнү конференциясе Тема: “Милли хисеңне эштә күрсәт”. (Язучының әсәрләрен һәм гаиләсен тәкъдир итү кичәсе). Тәрбияви чаралар конкурсына эш . Татарстан Республикасы Ютазы муни ципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”. Эшне башкарды: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфиева Фәйрүзә Рафаэл кызы. 2018 нче ел

Слайд 2

Тема: Милли хисеңне эштә күрсәт. Оештыручылар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 11 нче сыйныф укучылары – ассистентлар, кичәгә алдан әзерләнеп килүчеләр. Аудитория: урта буын укучылары - 7-8 нче сыйныфлар. Максат: 1. Аяз Гыйләҗев мирасының бер өлеше белән таныштыру аша геройларына һәм үзенә хас сыйфатларын ачыклау. Дөньяви мәдәнияттә тоткан урынын билгеләү. 2. Сәнгатьле сөйләм, үз фикереңне төгәл әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру. 3.Язучы шәхесенә хөрмәт, иҗатына карата кызыксыну хисе тәрбияләү. Мөстәкыйль, үзлегеңнән укуга этәргеч бирү.

Слайд 3

Чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга җиткерүче. Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 17 нче гыйнвар 1928 нче ел. Татарстан Сарман районы Чукмарлы авылы. 13 нче март 2002 нче ел.

Слайд 4

Әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Ул әдәбиятка аяк баскан еллар – каршылыклы фикерләрнең нык чәкәләшкән еллары булды. Әмма шундый фикер төрлелеге камалышында булган хәлдә дә Аяз Гыйләҗев үз сүзен кистереп әйтә килде... “Өч аршын җир”ен алыргамы яисә “Җомга көн кич белән...”, “Язгы кәрваннар”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” , “Урамнар артында яшел болын”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!” һ.б. әсәрләре – һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Аның әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар – безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазифасы тапшырылган аларга. Минтимер Шәймиев. 2006.

Слайд 5

Сорауларга җавап табыйк. Язучыны нинди геройлар кызыксындыра икән? Аның иҗатына каләмдәшләре ничек бәя бирә? Тормышы белән ул башкаларга үрнәкме? Аяз Гыйләҗевның әсәрләрен татарлардан башка кемнәр укый?

Слайд 6

Аның геройлары нинди? Бибинур: Беләм, минем баш очыма берәү дә йолдыз кадамас мин бик гади кеше булып калдым. (“Җомга көн кич белән” әсәре). Хәллә. Аларга якынайганда гына, алар белән бер һаваны сулап, бер икмәкне бүлешкәндә генә син кешеләрнең нинди олы җанлы, гадел, киң күңелле һәм төрле – төрле икәнлеген күрәсең. ( “Киек каз юлы” әсәре). Адаш. Ә күңеле йомшак аның крестьянның! Ул һәрвакыт табигать арасында... Ул һәр яз җирдә тереклек яңаруын, тормыш тууын күреп, куанып яши. (“Өч аршын җир” әсәре).

Слайд 7

Аның геройлары нинди? Җавап. Шактый авырлыклар күргән, әмма кешеләргә, тирә – юньгә мәхәббәтләрен югалтмаган геройлар. Һәр туган көнгә куанып яшиләр. Хезмәтләрен, туган якларын яраталар. Тәлгать Галиуллин: Татар хатын-кызларына хас күркәм сыйфатларны үзенә туплаган, сөттән ак, агым судан пакь, намуслылык, җаваплылык үрнәге – Бибинур карчык.

Слайд 8

Мәхәббәт турында укырга кызык. Язучының яратып җан җылысын салып тудырган геройлары – яшьләр. Алар арасындагы мәхәббәт хисләрен тасвирлаган төшләр аның әсәрләрендә иң матур урыннардан санала... Әдилә белән Ибраһим кебек геройлар, шундыйрак мәхәббәт сызыклары аның иҗатында байтак. Галимҗан белән Сөмәя (“Үги ана яфраклары” әсәре), Җәүдәт белән Наза, (Күзгә-күз” әсәре), Мөзәкир белән Зәйтүнә (“Урамнар артында яшел болын” әсәре), Исхак белән Сания (“Берәү”әсәре), Гәрәй белән Гәүһәрия (“Зәй энҗеләре” әсәре), Арзу белән Ибраһим (“Мәхәббәт белән нәфрәт турында хикәят” әсәре) турында да алар йөрәгендә кабынган мәхәббәт утлары турында да шул ук сүзләрне кабатлап була. Фәрваз Миңнуллин

Слайд 9

Аяз Гыйләҗев гаиләсен яшәтүче көч- мәхәббәт . 1нче хат. “ Нәкыя! Исәнмесез! Бу хатымны Сиңа Әминә аркылы җибәрәм... Әле моннан бер ел элек кенә минем илгә кайту мәсьәләсе бик шикле иде. Әмма хәзерге шартлардан чыгып, 1955 нче елда мин өйдә булырмын дип уйлыйм. Сиңа булган мөнәсәбәтем минем киләчәк елларга бәйләнешле булганга күрә, мин, иреккә чыкканчы ук, Синең белән өр-яңадан танышырга карар иттем. Мин белгәндә, Син әле нечкә аяклы, көләч кенә нәни кызчык идең. Синең хатларың буенча мин Синең җитди кыз булып китүеңне күрдем. Әмма Синең яшәешең, Синең тормышың, фикерләрең, теләкләрең минем өчен әлегә табышмак. Сүзсез фотоңа көн саен карый-карый, мин ул табышмакны чишергә азапланам, хыялларымда ул сүзсез рәсемгә җан бирәм...”

Слайд 10

Милләтнең йөзен саклап калыр өчен иң башта үз гаиләңдә татарча тәртип урнаштырырга кирәк. А.Гыйләҗев. Гаиләдә өч егет үсә. Өлкәне – галим Искәндәр Гыйләҗев, икенчесе – драматург - Мансур Гыйләҗев, төпчеге - малтабар Рәшат Гыйләҗев. Өчесе дә саф татарча сөйләшә. Хәзер инде үзләренең оныклары бар. Нәселләрендә саф татарча исемнәр дәвам итүен, миллилек хисе сүнмәвен күренә.

Слайд 11

Аяз Гыйләҗевның әдәбиятыбызны матур әсәрләр белән баетуда Нәкыя ханымның да өлеше зур. Фәнис Яруллины әдәбиятта үстерүче - Нурсөя, Сибгать Хәкимгә физик һәм рухи яктан көч бирүче – Мөршидә, Кәрим Тинчуринның исемен, иҗатын халыкка кайтаручы Заһидә янәшсенә Нәкыя Гыйләҗеваны да бастырып куябыз. Аяз Гыйләҗевның әдәбиятыбызны матур әсәрләр белән баетуда аның да өлеше зур.

Слайд 12

Дөнья әдәбиятында А.Гыйләҗевның урыны. Хәзерге вакытта Аяз Гыйләҗев әсәрләре төрек, рус һәм венгр телләренә тәрҗемә ителгән. Нияз Ишмөхәммәтов, Арпад Галгоци, Фатих Котлу. Венгрия тәрҗемәчеләре Андраш Шопрони, Юдит Вертеш, Арпад Галгоци тырышлыгы белән Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романы венгр телендә яңгыраш тапкан. “Җомга көн кич белән” әсәре 2013 нче елны төрек телендә нәшер ителә.

Слайд 13

Аяз Гыйләҗев әсәрләрен укыйк. Бүген без сезгә язучы иҗатының бер өлешен тәкъдим иттек. Әлеге тәкъдир итү кичәсендә зур мирасның бер өлешен генә карадык. Сез дәрестән тыш үзегез кызыксынып китапларын алып укысагыз, бу очрашу файдалы булыр иде. Чит илдә татар китабын укыйлар икән без ничек кызыксынмыйк инде?! Татар булуыбыз белән горурланып яшик. Күренекле әдип, Татарстанның халык язучысы, Тукай һәм Исхакый исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Аяз Гыйләҗевнең иҗаты әдәбиятыбызның кыйммәтле бер өлеше.

Слайд 14

Милли хисең турында кычкырып йөрмә эчеңдә тот. Аны эштә күрсәт. Татар халкы олуг әдәбиятлы , зур мәдәниятле милләт. Аның әдәбиятын - сәнгатен үзләштер, даими кызыксынп бар, өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә, өйрәт! Үзенекен кире каккан - үзен кире каккан. Милли хисең турында кычкырып йөрмә эчеңдә тот. Аны эштә күрсәт һәм гомерең буе йөрәгеңдә сакла, күңелеңдә үстер, җаныңда тот. Күп сөйләшми генә зур эшләр башкар, әмма әйткәнеңне һәрвакыт: “Мин әйттем!”- диң. Безнең бабайлар - бөек ханнар - шулай дигәннәр. Үзеңне һәрчак татар морзасы яки ханы итеп той. Онытма: һәр татар үз эшендә хан булырга яратылган!! Татар булуың белән мактанма. Әмма горурлан!

Слайд 15

Кулланылган әдәбият 1. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият .( XX йөзнең 30-90 нчы елларында әдәбият ). Татар телендәурта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек . Казан: Татарстан китап нәшрияты , 2011. 2. Гыйләҗев А. М. Сайланма әсәрләр . Казан: Татарстан китап нәшрияты , 2015. 3. Гыйләҗев А. М. Сайланма әсәсрләр . 1 нче том. Казан: Татарстан китап нәшрияты , 2002. 4. Гыйләҗев А. М. Сайланма әсәсрләр . 5 нче том. Казан: Татарстан китап нәшрияты , 2002. 5. Гыйләҗев И. А. Аяз Гыйләҗев . Истәлекләр . Казан: Татарстан китап нәшрияты , 2006. 6. . http://www.intertat.tatar› Иҗат › 7. magarif-uku.ru›iskender-gyjjlejev-idealny -


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әсәрдән цитата : “Изге җирдә бүре каны койганнар. Язык!” Әсәрдән цитата:” Бергә - өч .” Алмыш хан гаделме? Әсәрдән цитатата: «Тотыш арыслан синеке түгел, минеке». Әлеге җөмлә нәрсәне аңлата? Әсәрдән цитата:”Идел –Чулманга йөзләгән- меңләгән елгалар коя... Алар аерым аксалар , беркайчан да диңгезгә барып җитә алмаячаклар– корып-кибеп бетәчәкләр.” Әсәрдән цитата: “Син минем ышанычымны акларсың!” Бу югары бәя кемгә бирелә? Тотыш һәм Алмыш хан. Алар арасындагы мөнәсәбәт.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

Тәрбия чаралары, дәреслэр

Дәрес конспектлары. Г.Тукай һәм Нурихан Фәттах иҗаты буенча...

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....