Халкымның үткǝне hǝм бүгенгесе
опыты и эксперименты
Телебезне, милләтебезне саклап калуда, туган җиребезгә һәм халкыбызның үткәненә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә мәктәп музееның роле ǝйтеп бетергесез зур. Чөнки милли традицияләргә нигезләнгәндә генә мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29.15 КБ |
Предварительный просмотр:
Халкымның үткǝне hǝм бүгенгесе
Безнең тормышыбыз бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән. Билгеле, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты булып, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, шәхес итеп тәрбияләү тора.
Соңгы вакытта халкыбызның рухи мирасын барлау, торгызу, динебезгǝ хөрмǝт уяту буенча күп кенǝ эшлǝр башкарыла. Чыннан да, рǝхимлелек, шǝфкатьлелек,гаделлек, өлкǝннǝрне хөрмǝт итү кебек яхшы сыйфатлар онытыла төшеп, күбрǝк матди байлык туплауга омтылу көчǝйгǝн заманда мондый эшлǝр бик кирǝк.
Мǝктǝбебездǝге «Халкымның үткәне һәм бүгенгесе» исеме астында эшлǝп килүче музей Ризаэддин Фәхреддиннең 150 еллык юбилеена багышланган конференция уздыру уңаеннан ачылды.Әлеге музейны без татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән укучыларны якыннанрак таныштыруны күздә тотып оештырдык.Укучылар алдына борынгы, тарихи яктан кызыклы дип табылган көнкүреш ǝйберлǝре эзлǝргǝ дигǝн бурыч куелды. Укучылар һәм укытучылар өйлǝреннән, туганнарыннан, авыллардан төрле предметлар алып килǝ башладылар.
Күп кенǝ экспонат җыелды. Алар искиткеч, арасында совет чоры көнкүреше предметлары да күп һәм бу нәкъ менә безнең коллекциянең үзәген тәшкил итǝ дǝ инде. Хǝзерге компьютер заманында балаларга безнең бабаларыбызның, ничек яшәгәннәрен күз алдына да китерүе бик авыр. Мондый моментларда музейлар ярдǝмгǝ килǝ инде. Шәһәребездәге татарларның күбесенең руслашкан татарлар булуын да күздǝ тотсак, кайбер балаларның мондый әйберләрне әлегә кадәр бөтенләй дә күргәне булмавын аңларга була. Күп кенǝ авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайберлǝрен инде авылларда да табуы авыр.
Музеебызда идәнгǝ төрле төстǝге җитен җепләрдǝн тукылган намазлыклар җǝелгǝн. Түрдә ак мич тора. Мич авызында чүлмәкләр.Шунда ук җете төсләр белән оста итеп чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар,чигүле алъяпкыч төрелеп куелган сәке, биредә йон эрли торган каба һәм орчыклар да урын алган. Сәке каршысында түшәмгә бала бишеге эленгән. Аның төп элементы булып бишекне каплаучы материя — чыбылдык тора.Чыбылдык баланы кояш яктысыннан гына түгел, ә иң элек күз тиюдән саклау чарасы булып саналган . Сабый баланы бер яшькә кадәр чит-ят кешеләргә күрсәтергǝ ярамаганлыктан, аны өйгǝ чит кешеләр килгǝндǝ чыбылдык белән япканнар. Музеебызга ǝлеге бишекне туган тел hǝм ǝдǝбияты укытучысы Роза Марселевна бүләк итте. Бу бишектә аның тормыш иптǝше Рашатны тирбǝткǝннǝр.
Әлеге әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шуңа күрǝ музейда экскурсияләр оештырыла. Музй экспонатлары белǝн аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар төркеме оештырылып, алар башлангыч сыйныф укучылары өчен экскурсиялǝр оештыралар. Бу - бик җаваплы эш. Чөнки һәрбер экспонат турында тулы мәгълүматны дөрес, матур hǝм кызыксындырырлык итеп сөйли белергә кирәк.
Менǝ иң борынгы ǝйберлǝрнең берсе – рубель. Иң беренче үтүк. Кием үтүкләү өчен кулланылган. Рубель тоташ агач борыстан эшләнгән. Эш өлешеннән һәм тоткычтан тора. Эш өлеше турыпочмаклы формада, бер яссылыкта өчпочмаклы тешләр рәвешендә ясалган. Кулдан юылган эчке киемнәрне, уклауга чорнап, рубель белән тәгәрәткәннәр. "Күмер үтүклǝре"дǝ укучыларда бик зур кызыксыну уята. Бездә алар икәү, һәм алар безнең музеебыз киштǝлǝрендǝ лаеклы урыннарын алганнар.
Аяк киемнǝре. Аларны ике төрле күннǝн текǝннǝр: нигездә кәҗә тиресеннән эшләнгән юка һәм йомшак төрле төстәге күннǝн hǝм мөгезле эре терлек тиресеннән. Татар халкында өйнең төп шарты булып сандыклар саналган. Алар кәләш бирнәсенең бер өлешен тәшкил иткәннәр. Матур итеп бизәлгән сандыклар хатын-кызларның горурлыгы булып саналган. Алар кием, тукымалар һәм башка кыйммәтле әйберләр запасларын саклау-мебель сыйфатында матур итеп урнаштырылган урын-җир кирәк-яраклары белән сандыклар өйне җанландырган. Өйдǝ берничә сандык булырга мөмкин булган, кайвакыт аларны берсе өстенǝ берсен куйганнар.
XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында өйләрдә яңа асылмалы әйберләр – сәгатьләр, көзгеләр һ.б. барлыкка килә. Көзгеләр көнкүреш әйберләре сыйфатында гына түгел, ә йортның декоратив бизәлеше элементы, гаиләнең муллыгын күрсәткече булып та саналганнар. Экскурсияләр уздырылган вакытта укучыларга тарихи һәм тәрбияви яктан кыйммәтле мәгълүматлар бирелә.Музеебыз ǝдедǝн ǝле тулыландырылып торыла. Яңа стендлар барлыкка килǝ.
Музеебызның бүгенге көндǝ ǝhǝмияте бик зур. Мәктәп музее тик тормый, ул үзенең байлыгы белән уртаклаша. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейдагы сугыш һәм эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, бизәнү-ясану, көнкүреш һ.б. әйберләрне үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, әби- бабаларыбызның тырышлыгына, осталыгына сокланалар. Туган ягыбызның тарихын, мәдәниятен тирәнтен белергә теләгән укучылар өчен, түгәрәккǝ йөрүче укучыларыбыз шǝhǝребезнең төрле оешмалары турында, якташларыбызның хезмәт һәм сугыш батырлыкларын, тормыш сәхифәләре турында сөйлилǝр, материаллар туплыйлар, альбомнар төзиләр, стендлар, плакатлар ясыйлар. Мондый эш башкару укучыларда патриотлык хис тәрбияли, туган як тарихы, халкына карата кызыксыну уята.
Экскурсияләр балаларга туган якның тарихы һәм табигате, анда яшәүче кешеләр, алар турында күбрәк белергә ярдәм итә. Безнең фондыбызда коръән, баян, Комсомол дружинасы грамоталары, төрле таныклыклар, КПСС уставы, истәлекле медальләр, шәһәребезгә багышланган китаплар бар. Коллекциябездә шулай ук узган гасырның тәңкәләре, значоклары, пластинкалары, мәктәп кирәк-яраклары да тупланган. Музеебызда «Әбием сандыгы» фольклор бәйрәме, «Нǝүрүз», «Сөмбелǝ», «Аулак өй» кебек сыйныфтан тыш чаралар үткǝрелǝ. Шулай ук истәлекле даталарга багышланган сыйныфтан тыш төрле чаралар: викториналар, конкурслар; күренекле шǝхеслǝрне искǝ алу уңаеннан дәресләр дǝ үткәрелә. Мәктәбебез музеенда йөргәндә, экспонатларны караганда, укучылар ата-бабаларының тормышын күбрәк аңлый башлыйлар, аларга соклану һәм горурлык хисе кичерәләр. Туган җирләрен яратырга һәм сакларга өйрәнәләр.
Мәктәбебездә уздырылган семинарлар, очрашулар вакытында экскурсоводларның музейдагы экспозицияләр, анда тупланган экспонатлар, материаллар турында чыгышлары тыңлаучыларда туган төбәк – Яшел Үзән тарихына кызыксынуны көчәйтә, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияли. Мондый чаралар балаларда туган ягының хезмәт сөючән халкына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияли.
Бездǝ килгән кунакларны музейда татар халкының милли ризыклары белǝн чǝй эчертү дǝ матур бер традициягә әйләнеп китте.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: телебезне, милләтебезне саклап калуда, туган җиребезгә һәм халкыбызның үткәненә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә мәктәп музееның роле ǝйтеп бетергесез зур. Чөнки милли традицияләргә нигезләнгәндә генә мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үзтәҗрибә белән уртаклашу "Татар теле: үткәне, бүгенгесе"
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игьтибар итәм. Иҗади эшләр, төрле вариантагы тестлар, карточка тәкьдим итәм. Соңгы елларда информацион технологияләр д...
Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар. 2012 нче ел Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу елны ачып җибәрү чарасы буларак бүген мин се...

Туган ягымның үткәне һәм бүгенгесе
Якты Күл авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, күренекле авылдашлар турында материал туплау...

Туган төбәгемнең үткәне һәм бүгенгесе.Авторлык программасы
Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен төзелде....

”Халкымның күренекле шәхесләре”
В рамках акции "Музейная весна-2016" 23 апреля 2016 года в актовом зале прошло мероприятие "Именитые люди.Чингиз Мусин -певец родного края". В гостях у нас был поэт Ч.Мусин. Ученики ...

Татар теле - үткәне, бүгенгесе,киләчәге
Габдулла Тукай эшчәнлеген мөгаллим һәм дәреслекләр авторы буларак өйрәнү...

