Открытый урок 2 класс
план-конспект урока по теме

Газалиева Айгюль Азгаровна

 

ТЕМА:  Ашамлыклар,2 сыйныф (рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gazvlieva_a.a_2_syynyf_dres.doc430 КБ

Предварительный просмотр:

Айгөл Әзһәр кызы Газалиева, Бөгелмә шәһәре 6нчы урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле укытучысы

ТЕМА:  Ашамлыклар,2 сыйныф (рус төркеме)

  МАКСАТ:1) лексик темага бәйле хәзерге заман хикәя фигыльләрне    

                    кулланып,җөмләләр төзү  күнекмәләрен үстерү;

                2)”Ашамлыклар” темасына караган сүзләрне актив лексик

                     кулланмага  кертеп ныгыту һәм җөмләләрдә куллану;

               3)калын һәм нечкә сүзләргә кушымчалар дөрес ялгану    

                        күнекмәләрен ныгыту;

                4)укучыларда бер- берсенә игътибарлылык тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

1)уенчыклар: куян,туп;

2)сүзләр:тактада кая?,кайдан?,кайда?сораулары,җөмләләр төзү өчен кисмә сүзләр;

3) рәсемнәр:кибет рәсеме,алма,шикәр,кишер,икмәк,күмәч,суган,сөт,май;

4)карточка:рәсемленинди?соравына җавап язар өчен;

5) крассворд.

ДӘРЕС ПЛАНЫ:

I.Алынган белемнәрне актуальләштерү.

II.Физминутка.

III.Яңа белем һәм күнекмәләрне үстерү.

IV.Физминутка.

V.Дәреслек  белән эш.

VI.Күнекмәләрне ныгыту.

VII.Йомгаклау.

ДӘРЕС  БАРЫШЫ:

I. Алынган белемнәрне актуальләштерү.

1.- Бүген без сезнең белән ашамлыклар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Узган дәрестә өйрәнгән сүзләр белән сүзтезмәлар, җөмләләр төзергә өйрәнербез.

Безгә бүген кунакка куян кызы килгән, ул төрле кызыклы уеннар һәм биремнәр алып килгән, аның тагын кем матур итеп утыра, дәрестә бик актив катнашып биремнәрне дөрес эшли , шуңа бүләкләре дә бар.

-Сез әзерме?

2. Фонзарядка.

-Укучылар бүгенге фонзарядкага менә нинди сүзләр куян алып килгән.

Ә- әни, әче, шикәр,чәй                         (укытучы артыннан кабатлау,

А- ала, сата, ашамлыклар                    1-рәт кабатлый

Ү- күп, күмәч,түли                               2-рәт кабатлый

К- катык, икмәк,кирәк                         3-рәт, кызлар, малайлар.)

3. “Кайнар бәрәңге” уены .

(фонзарядка сүзләрен укытучы татарча, укучылар русча  һәм  киресенчә әйтәләр)

4.Өй эшен тикшерү.

-Узган дәрестә сезгә өй эше итеп кибеттән нәрсәләр алганыгызны язып килергә иде,әйдәгез өй эшен тикшерик.(Укучылар язган җөмләләрен укыйлар,билге кую,куян йолдызлар бирә).

5.Хәрефләр арасыннан сүзләр эзләү.

- Куян кызы безгә күп итеп хәрефләр язган, шуларның эченә сүзләр яшергән әйдәгез табып карык әле! Сүзләрне язу.

А П Р Е Н У М А Й  И В П Л Ң Э Җ

Л П О Л Н У Ш Җ Ч К Ү М Ә Ч И Т Р

М О С Ү Һ Т И Е Н Ң С С Ы Р  К  Ш

А С  Ө К П Ч К Т Б Ю Җ Ч Ә Г М  Җ

Н Ө Т Ә В Ф Ә Т Р Н К А В С Ч Ә  Б

К С У Г А Н  Р  И Т Җ Б Ю Х Ң Л К С

6.Матур язу күнекмәсен язу.

-Әйдәгез алайса эшне матур язу кунекмәсеннән башлыйк.(Дәфтәтгә число,матур язу кунекмәсен язу)

Үү

Күмәч

Мин күмәч яратам.

II.Физминутка. (менә минем уң кулым ...)

III.Яңа белем һәм күнекмәләрне үстерү.

1.Җөмлә язылышын аңлату.

 –Укучылар куян кызы яшергән сүзләр белән без җөмләләр төзербез.Татар телендә НИШЛИ? Соравына җавап бирүче сүзләр ахырдан языла.Мин  рәсемнәр күрсәтм сез шул рәсемнәргә  НИНДИ?соравын куеп карык. Безнең сүзтезмәләр килеп чыга. (тактада слаедлар белән эш, телдән)

2.Карточкалар белән эш.

__________________________________            ______________________________________

__________________________________             _____________________________________

______________________________       _______________________________________

______________________________      ________________________________________

_________________________                      ____________________________

__________________________                _______________________________

-Сездә карточкалар , сүзтезмәләрне шунда язабыз,тикшерәбез.

3. Телдән җөмләләр төзү.

-Әйдәгез бу сүзтезмәләр белән  җөмләләр төзик. (телдән)

4.Кисмә сүзләрдән җөмләләр төзү.

- Сызнең парталарда сүзләр бар шул сүзләрдән җөмләләр  парлап төзибез. Исегездә тотыгыз НИШЛИ? Сорвы соңыннан әйтелә һәм языла. (Мин тәмле күмәч сатып алам. Әни кибеттән алма сатып алды. Алсу май белән чәй эчә.) (тактага  һәм дәфтәргә язалар) Җөмләләргә НИШЛИ? Сорвын кую ,укучылар берберсенә сорау бирәләр.

IV.Физминутка. (җил исә исә...)

V. Дәреслек белән эш.

1.32 бит,6нчы күнегү белән эш.

 –Укучылар китапларның 32 битен ачтык, 6нчы күнегүне таптык. Телдән татарчага тәрҗемә итәбез.

2.33 бит 7нче күнегү белән эш.

-Җөмләләр язып бетерергә кирәк. Тикшерү.

1-җөмлә телдән; 2- 1рәт яза;3- 2 рәт яза;4- рәт яза.

VI. Күнекмәләрне ныгыту. 

“Кар йомарламы” уены уйнау.

- Җөмләләр төзегәндә без сүзләргә кушымчалар ялгыйбыз  Калын сүзләргә нинди кушымча? Нечкә сүзләргә нинди кушымча? Белемебезне ныгытыр өчен уен уйнап  алыйк. Тактада сүзләр:

                                  КАЯ?                     КАЙДАН?              КАЙДА?

Кибет

Өй

Сатучы

Әни

Кыз

Малай

 3 рәткә 3 сорау.

VII. Йомгаклау.

1 Нишли соравына җавап бирүче сүзләр кайда языла?

Нинди сүзләргә нинди кушымча ялгана?

2 Өй эшебирү.

- Рәсемле карточкаларыгызны өйгә алып  шунда үзегезгә ошаган сүзтезмә белән бер җөмлә язып килегез.

 3.Билгеләр кую.

-Куян кызы сезгә үзенең билгеләрен  бирә.

4.” Кибет” уены уйнау.

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

открытый урок класс насекомые

открытый урок по теме класс насекомые. обобщение...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)

Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....

Открытый урок (класс КРО) Развитие речи и окружающий мир. Тема "Транспорт"

Урок предназначен для детей  7 класса VIII вида (по программе Баряевой Л.Б). На уроке рассмотрены 4 вида транспорта: наземный, водный, воздушный, подземный...

Презентация Открытый урок класс баяна

Открытый урок в классе баяна тема:«Развитие самостоятельных творческих  навыковв обучении игре на баяне»http://yadi.sk/i/jFd5G0NJ3GJD6R...