Внеклассное мероприятие о языке
методическая разработка (8 класс) по теме

Сабирова Фания Халиулловна

И ТУГАН ТЕЛ, И МАТУР ТЕЛ                   ӘТКӘМ-ӘНКӘМНЕҢ ТЕЛЕ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_tatarstan.docx30.23 КБ

Предварительный просмотр:

Туган ягым Татарстан

(7 нче а һәм б сыйныфларының рус төркемнәрендә  КВН)

Катнашучылар кара-каршы куелган өстәлләр янына утыралар. Зал “Мин татарча сөйләшәм”  акциясе логотиплары, эмблемалар белән матур итеп бизәлә, шулай ук команда өстәленә команданың исеме язылган визитка, эмблемалар куела. Тактага Татарстанныж символлары, Казан шәһәренең истәлекле урыннары төшерелгән картиналар,  плакатлар эленә.

Укытучы:        

Исәнмесез, кадерле  укучылар!    Тапкырлар һәм җитезләр ярышын башлыйбыз. Ул туган илебез Татарстанга багышлана. Без туган ягыбызны белергә, аны өйрәнергә тиешбез. Татарстан Республикасында берничә ел инде “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырыла. Акция үз телебездә - татар телендә рәхәтләнеп сөйләшсен өчен оештырыла. Һәм без – 3 нче мәктәп укучылары, укытучылары да  бу акциягә кушылабыз.

Уен барышы.

Алып баручы уенның тәртибе, катнашучылар белән таныштыра. Уенны бәяләү өчен жюри сайлана һәм командалар бер-берсе белән таныша.

Алып баручы. Хәерле көн, укытучылар, килгән кунаклар! Без бүген ярышка җыелдык. Анда  «Ак барс» һәм  «Татарстан» командалары ярыша.

I  ярыш  «Тел чарлау».

Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга дөрес җавап бирергә кирәк. Әгәр дә җавапны белмәсәгез, «җавап юк» дияргә кирәк. Һәрбер дөрес җавапка 1 очко куела. Ә хәзер командаларны сынап карарбыз.

«Ак барс» командасына сораулар.

  1. Татарстанның башкаласы. (Казан)
  2. Татарстан дәүләт гербында сурәтләнгән җәнлек. (Ак барс)
  3. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел)
  4. Төрки халыкларда Яңа ел. (Нәүруз)
  5. Бер атнада ничә көн? (7)
  6. Бал яратучы хайван. (Аю)
  7. Кышның соңгы ае. (Февраль)
  8. КамАЗ машиналары чыгара торган шәһәр. (Яр Чаллы)
  9. Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча? (Ябалак)
  1. «Шүрәле» әкиятенең авторы. (Г.Тукай)
  2. Кайсы кош йомыркасын башка кошлар оясына сала? (Күке)
  1. Җәен — соры, кышын — ак, Аңа шулай яхшырак. (Куян)
  2. Колакчынлы җылы баш киеме. (Бүрек)
  1. Казан баскетбол командасының исеме. (УНИКС)
  2. Хоккей командасында ничә уенчы? (18)
  3. Гыйнварда ничә көн? (31)
  4. Чәйнең туган иле? (Кытай)
  5. Калган эшкә... (кар ява).
  6. Елда ничә ай? (12)
  7. Бер тәүлектә ничә сәгать? (24)

«Татарстан”  командасына сораулар.

  1. Без яшәгән республика. (Татарстан)
  2. Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл)
  3. Республикабызның төп табигый байлыгы. (Нефть)
  4. Татарстан гимнының көен кем язган? (Р.Яхин)
  5. Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабан туе)
  1. Үзе сөяксез, сөйләгән сүзе хисапсыз. (Тел)
  2. Урманнан чыгар, үзе чабар. (Куян)
  3. Ел календарендагы тугызынчы ай. (Сентябрь)
  4. Татарстандагы шәһәр, анда сәгать ясыйлар. (Чистай)
  1. Шайба яки туп белән уйнала торган спорт төре. (Хоккей)
  2. Беренче хатын-кыз космонавт. (В.Терешкова)
  3. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә)
  4. Кышын ак тунын кия, кишерне ул бик сөя. (Куян)
  5. Мехтан тегелгән кышкы җылы кием. (Тун)
  6. Казан хоккей командасының исеме. («Ак барс»)
  7. Футбол командасында ничә уенчы? (11)
  8. Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер мәртәбә уздыра? (29 февральдә туган кеше)
  9. Бер гасырда ничә ел? (100 ел)
  10. Бер кискәнче ничә кат үлчәргә кирәк? (Жиде)
  11. Җир астында алтын казык. (Кишер)

II  ярыш  «Ребуслар чишү».

III  ярыш  «Кроссвордлар чишү».

    «Ак барс» командасына  “К” хәрефенә башланган яшелчә исемнәре язарга.

    «Татарстан”  командасына “К” хәрефенә башланган кош исемнәре язарга.

IV        ярыш. «Капитаннар, алга!»     «Татарстан”  капитанына сораулар.

     Кем? Нәрсә?              Бер сүз белән җавап бирергә.

  1. Рөстәм Яхин — (композитор).
  2. Әлмәт — (шәһәр).
  3. Ит — (ашамлык).
  4. Карга — (кош).
  5. Унөч — (сан).
  6. «Дүртле» — (билге).
  7. Тун — (кием).
  8. Рөстәм Закиров — (җырчы).
  9. Сарык — (йорт хайваны).
  10. Гүзәлия — (хатын-кыз исеме).
  11. Айрат — (ирләр исеме).
  12. Чөгендер — (яшелчә).
  13. Чия — (җимеш).
  14. Идел — (елга).
  15. Кашкарый — (чәчәк).

«Ак барс» капитанына сораулар. Кем? Нәрсә?    Бер сүз белән җавап бирергә.

  1. Муса Җәлил — (шагыйрь).
  2. Бөгелмә — (шәһәр).
  3. Ипи — (ашамлык).
  4. Песнәк — (кош).
  5. Унике — (сан).
  6. Күлмәк — (кием).
  7. Илһам Шакиров — (җырчы).
  8. Сыер — (йортхайваны).
  9. Әлфия — (хатын-кыз исеме).
  10. Илгиз — (ирләр исеме).
  11. Кыяр — (яшелчә).
  12. Карлыган — (җимеш).
  13. Казанка — (елга).
  14. Каен — (агач).
  15. Нәүруз — (бәйрәм).

V ярыш. “Кем күбрәк” уены. “Карлыгач” сүзеннән кайсы команда күбрәк яңа сүз ясый?

VI ярыш. “Казанны беләсеңме?” Казанның истәлекле урыннары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә. Шуларны танып әйтергә.

(Жюри уенга йомгак ясый, җиңүчеләрне билгели.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие «Сам язык наш есть... тайна!»

Внеклассное мероприятие «Сам язык наш есть... тайна!»Цели мероприятия: - показать историю возникновения русского алфавита;- способствовать развитию интереса, любви к русскому языку, его яркости,...

Открытое внеклассное мероприятие "Русский язык +".

Открытое занятие кружка в национальной школе помогли провести Г. Остер  и "Методическая копилка" И.Агеевой. Если не боитесь хулиганить, можно провести в 5-6 классах русской школы....

Внеклассное мероприятие "Русский язык - язык мира и добра"

Внеклассное мероприятие в рамках проведения недели русского языка и литературы...

Методическая разработка по внеклассному мероприятию (английский язык) “In the Animals’ World”

Данное мероприятие было проведено по окончании темы “Wild and Domestic Animals” по учебнику Верещагиной И.Н. для 3 кл. и подытоживало пройденный ...

Сценарий презентации интегрированного внеклассного мероприятия английский язык и литература на тему "День Победы-величайший день в году!"

Прилагается литература: Стихи "Поэзия Проза" Русские Поэты. Учебник-хрестоматия для 7 класса: В 2ч. - М.: Просвещение, 2003. с использованием УМК для обучающихся 7 классов. Учебно-методическими задача...

Интегрированное внеклассное мероприятие (английский язык и немецкий язык), сопровождаемое презентацией и видео материалами.

Документ содержит полный ход внеклассного мероприятия по английскому и немецкому языку, посвященное Рождеству....

Внеклассное мероприятие «русский язык – великий язык»

Внеклассное мероприятие «русский язык – великий язык»Цель:1.Обобщить знания учащихся по русскому языку и литературе, выявить их грамотность.2.Развить навыки логического мышления.Обор...