Урок "Яз килә". 4 класс
план-конспект урока на тему

Загирова Румия Ахатовна

План-конспект урока в 4 классе по теме "Яз килә" для русскоязычных учащихся.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Класс: 4

Подгруппа: рус

Дәреслек: Р.З.Хайдарова “Татар теле һәм уку китабы” 2 кисәк

Тема:  Яз килә

Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
Максатлар:

* тема буенча лексик материалны баету;

* укучыларның яз темасын белдергән сүзләрнең язылышы белән таныштыру;

*яңа сүзләрне практик телдә кулланырга өйрәтү һәм кызыксыну  тәрбияләү;

*язгы табигать турында сөйли белү.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедияле проектор, презентация, тестлар, дәреслек, үз-үзеңне бәяләү бланкы , карточкалар

Дәреснең этаплары

Дәрес этапларының эчтәлеге

I   Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

Слайд 1

 − Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

 -  Хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, яхшы.

 -  Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, әйбәт

Ә хәзер, барыбыз да дөрес итеп утырдык,татар теле дәресен башлыйбыз.

II  Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1.Тест

-Балалар, сезгә өй эше итеп “Яз” темасына караган лексиканы кабатларга бирелгән иде.

- Сез аны эшли алдыгызмы?

- Әйе, эшли алдык.

- Әйдәгез, тикшерик!

Тест

III  Яңа теманы аңлату

Фонетик  күнегү:

Укытучы өчен максат: [о],[ы],[ө],[э]авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү.

Укучы өчен максат: [о],[ы],[ө],[э]

авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

Күрсәтмәлелек:

1.тестлар

2. слайдлар

_______________________________

Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: -  яз темасына белдергән сүзләрнең язылышы белән таныштыру.

Укучылар өчен максат:  яз темасына белдергән сүзләрнең язылышы белән танышу.

3. Фонетик  күнегү.

Слайд -2

- Укучылар, карагыз әле, без слайдта нәрсәләр күрәбез?

(Слайдта [о],[ы],[ө],[э]

 авазлары һәм сүзләр язылган)

 Игътибар белән тыңлагыз һәм  кабатлагыз.

(Авазлар кабатлана)

-Балалар,  [ о] авазы кайсы сүздә очрый?

- оча сүзендә

- Балалар,  [ө] авазы кайсы сүздә очрый?

-төлке  сүзендә

- Балалар,  [ы] авазы кайсы сүздә очрый?

- кыр сүзендә

- Балалар,  [э] авазы кайсы сүздә очрый?

- бәрәңге сүзендә

- Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез җөмләләр төзик.

- Вера, нинди җөмлә төзедең?

 (балаларның җөмләләре тыңлана)

 _______________________________________  

4. Яңа теманы аңлату

Балалар, урамга карагыз әле. Бүген көн нинди?

  • Матур, җылы һ.б.

Урамда елның нинди фасылы?

  • Кыш.

Тиздән елның нинди фасылы җитә?

  • Яз.

Әйе. Тиздән яз җитәр.

Кайсыгыз яз турында шигырь яки мәкальләр белә?

-Укучыларның җаваплары тыңлана.

Слайд - 3

Сүзлек эше.

Яз билгеләре – приметы весны, очып кайта- прилетает, ошый – нравится, җылы як – теплая страна, боз китә- лед трогается, кайта- возвращается, озын- длинный, кыска - короткий, тамчы тама – капает капля, кояш җылыта- греет солнце, кар эри – снег тает, сыерчык - скворец, оя ясый- делает гнездо, чәчәк ата – расцветает, гөрләвекләр ага –текут ручейки

Слайд 4-8

“Яз килә” презентациясе.

Физминутка.

IV Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Диалог төзү

Ситуатив күнегүләр.

 

5. Ныгыту

Слайд – 9

   1. Дәреслек белән эшләү.

- Балалар, бүгенге числоны язабыз, сыйныф эше.

 33 бит, 7 күнегү – дәфтәрләрдә эш ( нокталар урынына тиешле хәрефләрне язарга)

       2. Ситуатив күнегү

- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.

Маша, спроси у Вити нравится ли ему весна?

Алсу, спроси у Оли какая бывает весна?

Саша, уточни у Коли, нравится ли Вите весна?

и т.д.

(Укытучы укучылар җавабын тыңлый)

   

  3.  Диалог төзү:

Балаларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: “Диалогны тулыландырыгыз”

-  ...........?

-  Яз матур, җылы була.

-  Сиңа яз ошыймы?

-  ............

- ............

- Җылы яклардан кошлар очып кайта.

        5. Бәяләү.

 Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.

 6. Өй эше бирү

Өй эше бирү моментының төп максаты – “Яз” темасы буенча лексик материалны баету.

Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

Слайд - 10

  • Сүзлек буенча сүзләрне өйрәнергә. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзергә. Җөмләләр эзлекле булырга тиеш. Нәтиҗәдә кечкенә генә хикәя килеп чыксын.

     

 7.  Йомгаклау

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Кем әйтә, язның  нинди  билгеләре була?

-  Яз көне җылы яклардан кемнәр кайта?

- Яхшы, рәхмәт!

 - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.

 Сау булыгыз!

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

Урок психомоторики 2 класс Тема «Мозаика из рваной бумаги. Птицы.» Урок психомоторики 2 класс Тема «Мозаика из рваной бумаги. Птицы.» Урок психомоторики 2 класс Тема «Мозаика из рваной бумаги. Птицы.»

урок "Развитие психомоторики и сенсорных процессов" предназначен для учащихся 1-4 классов коррекционной школы VIII  вида. Урок "Мозаика из рваной бумаги.Птицы" развивает мелкуюмоторику, мышление,...

Открытый урок для 8 класса по теме «Стереотипы» (по учебнику Кузовлев «Английский язык» 8 класс) Автор урока: Юртаева Наталья Евгеньевна

Открытый урок для 8 класса по теме «Стереотипы»(по учебнику Кузовлев «Английский язык» 8 класс) Автор урока: Юртаева Наталья Евгеньевна Цель урока: Познакомить учащихся с различными ст...

Урок-презентация для уч-ся 10-11 классов для любого УМК Рождество для всех, Материалы к уроку в 8 классе о творчестве Р.Дала "Разыскивается", Мониторинг знаний уч-ся 9 класса ( Листы контроля ) в рейтинговой системе оценки

Уроки разработаны  к УМК Миллениум , пособия помогают учителям разнообразить материал для чтения младших школьников и подготовиться к урокам-тестам...

Презентация к уроку в 10 классе на тему "Предприниматель и мотивация его деятельности. Предпринимательский доход" и разработка урока. А также План-конспект открытого урока в 5 классе на тему:Семья как потребитель товаров и услуг на рынке

В данном материале дана разработка открытого урока на тему "предприниматель и мотивация его деятельности. Предпринимательский доход" и презентация к данному уроку. И План-конспект урока в 5 классе на ...

5 класс. Математика.Проект урока и презентация к уроку по теме: решение уравнений и несложных задач на составление уравнений, урок в коррекционном классе 7-го вида

Урок может быть использован как для класса коррекции, так и для общеобразовательного класса.Урок проходит в виде соревнования по рядам, при этом дети сидят на своих местах, как они привыкли. Формы раб...

5 класс. Математика.Проект урока и презентация к уроку по теме: решение уравнений и несложных задач на составление уравнений, урок в коррекционном классе 7-го вида

Урок проходит в игровой форме, в виде соревнования по рядам. Урок состоит из 10 этапов. В процессе урока учащиеся участвуют в 7 конкурсах....