Тематик план, 9 сыйныф
календарно-тематическое планирование (9 класс) по теме

Зарипова Илюза Ильдусовна

Тематик план 9 нчы сыйныф өчен әдәбият фәненнән төзелде. План 68 дәрескә исәпләнде. Планда татар әдәбиятын тарихи нигездә өйрәнү, гомумкешелек кыйммәтләре һәм конкрет тарихилыкның тыгыз мөнәсәбәтен аңлау юнәлешендә әсәрләр уку карала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tematik_plan_9_syynyf.doc288 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Зарипова И.И.

Беркетмә №1,  

 “___” ___________ 2013 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: _______ Мингалеев И.Ш.

“___” ___________ 2013 ел.

“Расланды”

Мәктәп директоры:

  _________ Минсагирова Г.Н.

 “___” ___________ 2013 ел.

                                                                   

ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

9 НЧЫ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 Зарипова Илүзә Илдус кызы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 - 2014 нче уку елы

         Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №_____, _____________, 2013 ел.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Методик ярдәмлекләр: 

Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.

9 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан төп гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын  анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.
  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.
  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.
  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.
  11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
  12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.
  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.
  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.
  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.
  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Кулланылган кыскартылма сүзләр: МК – методик кулланма (Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.), ТТ – методик ярдәмлек (Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.),  ӘТ - әдәбият теориясе, КТ – контроль төре, ИР – Интернет ресурсы, МТК – милли-төбәк компоненты

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Сыйныф: 9

Укытучы: Зарипова И.И.

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать). Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү – 51 сәгать, сөйләм үстерү – 6 сәгать (4 - сочинение язу), дәрестән  тыш уку - 8 сәгать, кабатлау һәм имтиханга әзерләнү – 3 сәгать.

Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Дәреснең темасы

Сәгсаны

Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Дәрес тибы

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Кон-троль төре

Өйгә эш, индивидуаль биремнәр

план

фактик

искәрмә

1

Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан урыны.

Күчермә (репродуктив) ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу.

Кереш дәрес.

Татар әдәбиятының халык һәм милләт язмышында уйнаган роле. Аның үсеш баскычлары: меңьеллык әдәбиятыбыз тарихын чорларга бүлү мәсьәләсе. Бу бүленештә әдәбиятның үз эчке закончалыклары һәм үсеш тенденцияләре, аларның үзәгендә кеше шәхесенә мөнәсәбәтнең ятуы. Кешенең һәм татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр сузылган тормышын һәм яшәү рәвешен сәнгатьле чагылдыручы буларак татар әдәбияты.

ӘД: Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге.

“Әдәбият белеме сүзлеге”, “Татар әдәбияты тарихы” җыентыкларын һәр дәрестә кулланма итеп алырга. Дәреслек: 5-13 нче битләр. Татар әдәбиятының чорларга бүленешен ятларга.

2

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары.

Рун язулы истәлекләр.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, өзекләр уку, материалны төп фикерләр рәвешендә язу.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлелек ысул-чаралары, алымнары. Рун язулы истәлекләр. «Орхон-Енисей язмалары»нда алга таба әдәбиятта үстерелеш тапкан фикер-мотивларның чагылышы.

МТК - “Әлки хәбәрләре “ газетасындагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга, “Мөслим төбәге фольклоры” тупланмасына материаллар җыюны дәвам итәргә.

Дәреслек: 14-21 (укырга), 21-22 бит (сорауларга җавап бирергә).

3

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагун-лы “Котадгу белек”.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру.

Мәкальләрне хәзерге телдәге төрдәшләре белән чагыштыру.

“Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабын тәкъдим итү.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

 

Уйгур язулы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабы — борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул җөмләдән фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак. Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак, Й. Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше. Бу әсәрләрнең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсире.

ӘД: Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 13-14 б.)

МТК: Әби-бабаларыбыздан ишеткән акыллы фикерләрне күңел дәфтәренә теркәп барырга, тупланмага җыюны дәвам итәргә.

Дәреслек: 22-35 бит (укырга, сорауларга җавап бирергә).

4

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү, чагыштыру

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 14 б.)

МТК: Төбәгебездә һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә.

Хрест.- 19-24 бит.

Дәреслек: 35-43 б. (укырга, сөйләргә).

5

Коръән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую,нәтиҗә- ләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, дәреслектәге язмаларның конспектын төзү, сайлап сөйләү.

Татар фолькло-рындагы Коръән белән бәйле элементларга мисаллар таптыру.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның әдәбиятка тәэсире, алга таба татар әдәбиятында сәнгатьле дәвам иттерелүе һәм үстерелүе.

Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Әдәбиятның иҗтимагый тормыш белән бәйләнеше. Язучының җәмгыять тормышында биләгән үзенчәлекле аерым бер урыны.

ӘД: Шәрык классикасы.

КТ: тест (Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: “Яңалиф”, 2003, 81-84 б)

1) “Йосыф” сүрәсен укырга.

2) Видеофильм карарга: http://kolgali.blogspot.com/2010/07/blog-post.html 

3)* Коръән буенча әдәби викторина сорауларына җавап әзерләргә

6

Болгар чоры әдәбияты. Кереш.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәти-җәләр чыгару, ки-тап күргәзмәсе алымы, конс-лау.

Кереш дәрес.

.

Идел — Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда мәдәниятнең чәчәк ату үзенчәлекләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлилләгән фактлар.

1) 54-59 б. (укырга), 59-60 б. (сорауларга җавап бирергә).

2) * Татар фольклорындагы Болгар чорына мөнәсәбәтле ядкярләр, газета-журналлардагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга, берсе буенча чыгыш ясарга әзерләнергә.

7

Класстан тыш уку. М.Хәбибуллин “Кубрат хан” романы.

Газета-журнал-ларның яңа сан-нары белән таны-шу, китапханәдәге яңа китапларга күзәтү ясау. “Иң яраткан китабым” күргәзмәсен оеш-тыру. Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәр турында фи-кер алышу, сорау-ларга җавап табу.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Кол Гали турында мәгълүмат тупларга.

Дәреслек: 61-63 бит (укырга).

ИР: “Болгар чоры әдәбияты. “Кыйссаи Йосыф” сайты” белән танышырга http://kolgali.blogspot.com/   

8

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында белешмә. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу һәм яшәү тарихы.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау, нәтиҗәләр чыгару, аңлатмалар бирү. Коръәндәге “Йосыф” сүрәсен “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә сурәт-ләнгән вакыйгалар белән чагыштыру.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, текст өстендә эшләү, биремнәр үтәү, сүзлек эше.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында мәгълүматлар. Дастанның язылу вакыты һәм урыны, бүгенгәчә саклану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.

Дәреслек: 63-75 б (укырга), “Кыйссаи Йосыф” – укырга (тулы версиясен).

9

“Кыйссаи Йосыф”ның сюжеты (уку һәм анализлау).

Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, текст өстендә эшләү, биремнәр үтәү, сүзлек эше.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Дастан-поэманың төп сюжет сызыгы буенча охшаш әсәрләргә нисбәте. Фирдәүси һәм Кол Гали.

Йосыф, Ягъкуб, Зөләйха образларына бәяләмә бирергә әзерләнергә.

10

“Кыйссаи Йосыф”ның төп образлары, идея - проблематикасы.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәләмә, сүзлек эше, проблемалы анализ, биремнәр эшләү.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә автор әйтергә теләгән төп фикерләр. Бу фикерләрне уздыруда Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәте сызыгының роле. Сюжетта кешеләрне ярату (гуманизм), гаделлек карашларының чагылышы. Ислам дине алга сөргән гомумкешелек идеалларын җирдәге тормыш вакыйгаларында җанландыру. Әсәрнең нигезендә яткан, мөселман дине мәҗүсилектән өстен һәм бердәнбер дөрес дин дип, күп Аллага табынуның хаталыгын раслаган концепцияне сәнгатьле итеп бирү өчен, Йосыф һәм Зөләйха образларының каршы куелып тасвирлануы. Йосыфның рухи ныклыгы, иманына тугрылык саклавы, мәрхәмәтле булуы, акылны хистән өстен куюы, туганлык-кардәшлек тойгы-хисләрен алга сөрүе. Мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы. Хыянәт, саранлык, тотнаксызлык, хөсетлек, үчлек кебек кешегә ят булырга тиешле сыйфатларны кире каккан күренеш-ситуацияләрнең сюжет сызыгына оста кертелүе. Язмыш кысаларында кешенең үз гамәлләренә үзе җаваплы һәм ирекле булуын раслау, шуның белән кешене олылау. Аның шәхес буларак рухи дөньясын бай итеп сурәтләү.

“Хәтимә” өлешен ятларга.

11

“Кыйссаи Йосыф”ның сәнгатьчә эшләнеше, әһәмияте. Поэманы гомумиләштереп анализлау.

Эвристик ысул, тикшеренү ысуллары: текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү

Йомгак-дәрес.

 

Композицион төзелеше. Шартлылык һәм фантастиканың, романтика һәм реалистик җанлылыкның, символиканың үзара тыгыз аралашып килүе, аларның укучыга эстетик тәэсире.

Поэтик детальләргә игътибар, аларның халыкчанлыгы һәм сәнгатьлелеге. Әсәрнең традицияләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы.

ӘД: Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Традиция һәм новаторлык.

Сочинение язарга әзерләнергә.

Дәреслек: 94-96 б. (укырга).

12

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение жанрлары турында тулы белешмә бирү. Сочинение язу.

Күчермә ысул, тикшеренү ысулы: аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. Сочинениене яза башлау.

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

«Кыйссаи Йосыф» әсәренең татар әдәбиятына ясаган тәэсире, алга таба үстерелгән традицияләре.

Сочинение жанрлары турында тулы мәгълүматка ия булу.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 19-22 б.) яки тест (Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗри-бәсеннән. – Казан: “Яңалиф”, 2003, 84-87 б)

1) Сочинениене язып бетерергә, акка күчереп язарга.

2) Аерым укучыларга Алтын Урда чоры турында докладлар әзерләргә .

13

Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү. Суфичылык.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, укучыларның докладларын тыңлау, әңгәмә, аңлатмалар бирү (дидактик әдәбият, әдәби багланыш-лар, әдәби тәр-җемә, газәл, касыйдә, гаруз жанрлары, суфичылык атамасы), дәрес=-лектәге язманың

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

конспектын төзү.

XIII йөз урталарыннан алып XV йөз башына кадәр дәвердә болгар-татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат бирү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Төп мотивлар һәм геройлар.

105-106 бит -сорауларга җаваплар әзеләргә.

Суфичылык – конспектларга.

14

ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре.

1. Газета-журнал материаллары (папка).

2. Иллюстра-цияләр.

3. Таблица (үрнәге -“Мәгариф” ж., 1999, №7, 79 бит).

4. МК: 36-38 б.

5. ТТ: 103-104 б.

6. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004. – 270-271 б.

7. Текстлар: “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.-  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләренә күзәтү, өлешчә анализлау.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү, уку. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабындагы әдәплелек турындагы язмалар белән үреп бару.

Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре, аларда чагылган суфичылык мотивлары турында кыскача мәгълүматлар. Суфичылыкның кеше шәхесен аңлауда уңай һәм кайбер бәхәсле яклары. Бу чор әдәбиятында дөньяви мәсьәләләрнең куелышы һәм сәнгатьле хәл ителеше. Жанрлар үсеше, әсәрләрнең поэтик төзелешендә, тел-сурәтләү чараларында яңалыклар.

Мөстәкыйль рәвештә “Кисекбаш” әсәрен укырга. Таблицаны тутырып бетерергә.

15

Хисам Кятиб “Җөмҗөмә солтан”.

1. Иллюстрацияләр.

2. Г.Тукайның “Печән базары...” поэмасы.

3. . “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.-  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзнечәлекләре.

“Хөсрәү вә Ширин” әсәрен укырга.

16

Класстан тыш уку.

Котб “Хөсрәү вә Ширин” .

1. Иллюстрацияләр.

2. Х.Миңнегулов “Котб иҗаты”.

3.  Әмирхан Р. “Мәхәббәт фәлсәфәсе чыганагы” // “Мирас” ж., 1993, №5.

4. “Мәгариф” ж., 1998, №9, 31-32 б.

5. . “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.-  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзлзнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.

Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре белән таныш булу. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 14-15 б.)

С.Сараиның тәрҗемәи хәле. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын укырга.

17

С.Сараиның тәрҗемәи хәле. “Гөлстан бит-төрки” әсәрен, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын уку һәм анализлау.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, уку, сүзлек эше, сөйләү, әсәрнең өлешен тикшерү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, аңлатмалар бирү (нәзыйрәчелек), чагыштыру.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Шагыйрьнең тормышы турында мәгълүматлар. Иҗат эшчәнлеге. Сәгъдинең «Гөлестан» әсәрен «Гөлес-тан бит-төрки» исеме белән ирекле тәрҗемә итүе. Сәгъдидән килә торган фикерләрне тәрҗемәченең үзенекеләре белән аралаштыруы. Сәйф Сарайның тәрҗемәче буларак уңышлары.

Сарайның оригиналь әсәрләре, аларның үзенчәлекләре. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, аның әсәрләрендәге төп фикерләр: яшәү-үлем, тормышка мөнәсәбәт, яшәүнең төп мәгънәсе, хезмәт һәм иҗатның роле, табигатьнең үлемсезлеге һәм роле һ. б.

Шагыйрь иҗатында мәхәббәт, яшьлек һәм картлык, галимлек һәм наданлык, тугрылык һ. б. мәңгелек темаларның хәл ителүе.

«Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны. Идея-эстетик эчтәлеге, сәнгатьлелек ягыннан үзенчәлекләре. Дастанда сурәтләнгән табигать күренешләренең роле. Чагыштыру, метафоралар, аларның оригинальлеге. Дөньяны материалистик аңлауны чагылдырган детальләр, аларның ышандыру көче. Сәйф Сарай иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 18 б.) яки тест (Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: “Яңалиф”, 2003, 87-90 б)

КТ: тест (“Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.-  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008)

“Идегәй”нең эчтәлеген, ятлаган өзеген искә төшерергә.

18

Казан ханлыгы әдәбиятына кереш. “Идегәй” дастаны.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эвристик ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, чагыштыру, китап күргәзмәсе алымы.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше, аңарда иҗтимагый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсе.

Сүз һәм графика сәнгатьләренең үзенчәлекле чагылышы буларак кабер ташлары (эпитафия). Легенда һәм риваятьләр. Аларда җәмгыять тормышының кайбер яклары гәүдәләнү һәм бу чор кешесенең рухи дөньясы чагылу үзенчәлекләре. Дастаннар. «Идегәй» дастаны турында VIII сыйныфта алган белемнәрне киңәйтү.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 12-13 б.)

Казан ханлыгы чоры вакыйгалары тасвирланган әсәрләргә күзәтү ясарга.

Сәйяди “Дастаны Бабахан” – укырга.

19

Класстан тыш уку. 

Сәйяди “Дастаны Бабахан”.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

«Дастаны Бабахан» әсәре белән таныш булу. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре.

ӘД: Дидактик әдәбият турында төшенчә. Поэтик тәрҗемә, аның милли әдәбиятны үстерүдәге роле. Әдәби багланышлар. Жанр төре һәм жанр формасы буларак газәл, касыйдә. Шигырьләрдә рифма үлчәүләре турында мәгълүматлар.

Дәфтәрләргә әсәр турында конспект язарга.

20

XV-XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр. Өмми Кәмал, Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф, Шәрифи иҗатлары турында кыскача мәгълүмат.

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: әңгәмә, укытучы сүзе, сүзлек эше, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: әңгәмә, укытучы сүзе, сүзлек эше, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятының аерым вәкилләре турында кыскача мәгълүмат.

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры әдәбиятларыннан килә торган идея-эстетик мотивларның яңача дәвам иттерелүе.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 17 б.)

Таблицаны тутырып бетерергә. Лирик герой төшенчәсен, тел-сурәтләү чараларын искә төшерергә.

21

Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле. “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмалары.

Эзләнү һәм иҗади уку ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укытучы сүзе, сора-биремнәргә җавап эзләү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, чагыштыру.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Тәрҗемәи хәленә кагылышлы кайбер мәгълүматлар.

Мөхәммәдьярның әдәби әсәрләренә гомуми күзәтү. Аларда-гы уртак яклар (композицион төзелештә, тел-стилендә, халык авыз иҗатыннан файдалануда һ. б.).

«Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары. Аларда гаделлек фикере, кешене яратуны алга сөрү. Лирик герой кичерешләренең табигыйлеге, гомумкешелек мәнфәгатьләреннән килеп чыгуы. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары.

ӘД: Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары.

Дәреслек: 171-173 б. (конспектларга).

22

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мөхәммәдьяр – гуманист шагыйрь дигән темага әңгәмә. Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятына йомгак.

Шагыйрь иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. (Бәхәс)

Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 15 б.)

Ф.Латыйфиның “Хыянәт”романын укырга.

23

Класстан тыш уку. 

Ф.Латыйфи “Хыянәт” романы.

“Ф.Латыйфи иҗатында Казан ханлыгы чорының чагылышы”, “Ф.Латыйфи әсәрләрендә тарихи шәхесләр” дигән темаларга әңгәмә.

Сүзлек эше, иҗади уку ысуллары.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

 

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Тарихи романнар укырга.

24

XVII йөз әдәбиятына күзәтү. “Дәфтәре Чыңгызнамә”, “Гыйса углы Амәт”, “Җәмигъ-әт-тәварих” әсәре турында мәгълүмат.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, әңгәмә, аңлатмалар бирү, конспект язу.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Бу чорда илдәге иҗтимагый-сәяси шартларның татар әдәбиятында үзенчәлекле чагылышы.

Татар милләтенең хәле: милли дәүләтчелек бетү, татар халкының колониаль коллыкка эләгүе. Моның мәдәнияткә, әдәбиятка тәэсире. Әдәбиятта татар халкының азатлык көрәше чагылу, мондый әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

Милләт язмышына бәйле төстә әдәбиятта суфичылык фәлсәфәсенең асылы һәм әсәрләрдә чагылышы. Милли бәйсезлек мотивларының көчле яңгыравы.

Бу чор әдәбиятына кыскача күзәтү («Дәфтәре Чыцгызна-мә», «Гыйса углы Амәт» һ. б.). «Җэмигъ әт-тәварих» әсәре турында мәгълүмат.

Таблица эшләргә.

25

Мәүла Колыйның тәрҗемәи хәле. “Хикмәтләр”ен уку һәм анализлау.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, сүзлек эше, уку, сөйләү, әсәрнең телен,корылышын күзәтү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап әзерләү.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

.

Тәрҗемәи хәле. Иҗаты, анда Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы чордагы татар әдәбиятының төп сыйфатлары чагылу. Суфичылык поэзиясенең югары гәүдәләнеше буларак бу иҗатның үзенчәлекләре, сәнгатьлелек дәрәҗәсе.

М. Колый «Хикмәтләр»е, аларның үзенчәлеге, идея-эстетик байлыгы, сәнгатьчә эшләнеше.

М. Колый поэзиясендә образлар системасы.

Үзеңә ошаган хикмәтләрен язып алырга, берничәсен ятларга.

26

Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Шигырьләрен уку һәм анализлау.

Күчермә һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Габди иҗаты буенча гомуми мәгълүматларга ия булу.

ӘД: Шигырь төзелеше турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү һәм тагын да тулырак мәгълүмат бирү.

Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле.

Дәр.- 195-196 бит, 9 нчы сорауга җавап язарга.

27

XVIII йөз әдәбияты. Тарихи-мәдәни күзәтү. XVIII гасыр татар әдәбиятында жанрлар. “Мәҗмугыл хикаят” җыентыгы.

Аңлату-күрсәтү ысулы: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, план, конспект төзү.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Бу чор татар әдәбиятында халыкның иҗтимагый-икъти-сади хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Азатлык көрәшләрен сыйфатлаган әсәрләр. Сүз сәнгатенең үзенчәлекле гәүдәләнеше буларак Батырша хатлары. Пугачев хәрәкәтенең халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта чагылуы.

Таблица тутырырга.

28

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Габделмәннан  Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б язучыларның иҗатларына күзәтү.

Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, әдәби әсәрне өлешчә тикшерү.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Габдессәлам, Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларына гомуми күзәтү.

Әдәбиятта суфичылык: дидактик рухның көчәюе, дөньяви мотив-авазларның урын алуы. Боларның чагылышы буларак әдәбиятта илаһи бәет, дастан, сәяхәтнамә һәм риваять, мәдхия һәм мәрсия төрләренең активлашуы. Алардагы поэтик табышлар.

Дәреслек: 202 – 218 битләр  (жанрлар һәм әдипләр буенча таблицалар тутырырга).

29

Г.Утыз Имәни. Тәрҗемәи хәле. Иҗатына гомуми күзәтү. Фәнни хезмәтләре.

Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, аңлатмалар бирү.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, аңлатмалар бирү.

Иҗатына гомуми күзәтү. Тәрҗемәи хәле. Фәнни хезмәтләре.

Дәреслек: 217-222 битләрдәге материал буенча сөйләү өчен план төзергә.

30

Г.Утыз Имәнинең әсәрләрен уку, анализлау. 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәрнең өлешләрен анализлау, стиль үзенчәлекләрен тикшерү.

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Шигырьләре, аларда гыйлемгә һәм мәгърифәткә хөрмәтле караш чагылу, кешене олылау, фикер хөрлеген яклау. Бу шигырьләрдәге лирик герой образының төп сыйфатлары.

Утыз Имәни — заманының алдынгы фикер иясе. Иҗатында әдәбиятның яңа сыйфат үзгәрешләрен, яңа баскычка күтәрелү үзенчәлекләрен чагылдыруы. Язучы һәм галимнең татар әдәбиятына һәм фәлсәфәсенә тәэсире.

ӘД: Урта гасырлар татар әдәбиятында жанрлар төрлелеге. Мәдхия, мәрсия.

Тестка әзерләнергә.

31

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына йомгак.

Эзләнү һәм тикшеренү ысуллары: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, проблемалы ситуацияләрне анализлау, укучыларның чыгыш ясаучыларга сораулары, сорауларга җавап табу, фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару. Үз белемеңне тикшерү.

Йомгак-дәрес.

Урта гасырларда татар әдәбиятының үсеш юллары. Андагы төп мотив һәм тенденцияләр. Урта гасыр гуманизмының үзенчәлекләре. Кешене, аның җирдәге урынын һәм яшәү мәгънәсен аңлауда әдәбиятта үсеш баскычлары. Кеше образын сәнгатьле сурәтләүдә язучылар ирешкән уңышлар. Кеше белән җәмгыять бәйләнешен төшенә-үзләштерә бару.

Әдәбиятның сәнгатьлелеккә ирешүдәге казанышлары, тел-стильдә үсеш-үзгәрешләр, художестволы ачышлар. Борынгы телнең үзенчәлекләре, бүгенге телдән аермалы яклары, моның сәбәпләре, борынгы телдән халыкчан әдәби телгә күчеш баскычлары, бу юлда көч куйган күренекле шәхесләр.

ӘД: Тарихи-әдәби процесста әдәби бәйләнешләрнең роле. Әдәби иҗатта күчемлелек.

Кт: тест.

Сочинениегә әзерләнергә.

32

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урта гасыр әдәбияты буенча сочинение.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Урта гасыр әдәбияты буенча алган белемнәрне мисаллар ярдәмендә күрсәтә алу.

Акка күчереп язарга.

33

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбиятка күзәтү. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә-кереш. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар (Казанда университет һәм типографияләр ачылу һ. б.). Татарларның Россия һәм Европа эшләренә күбрәк катнашуы. 1812 елгы Ватан сугышында активлыклары. Декабристлар хәрәкәтендә татарлар. Милли тормышка торган саен ныграк тәэсир иткән европалашуның сүз сәнгатендә чагылуы. Бу чор әдәбиятында ике баскыч.

Конспектны төгәлләргә.

34

Әбелмәних Каргалый иҗаты.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалар белән уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Иҗатына гомуми күзәтү. Бу иҗатта чагылган суфичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәмияте. Җәмгыятьне тигез кешеләр оешмасы итеп күрү фикеренең сәнгатьле гәүдәләнешендә яңалыклар. Аерым алымнарны (антитеза һ. б.) куллануда һәм кайбер әдәби образларның (мәхәббәт, үлем, елан һ. б.) гәүдәләнешендә үзгәрешләр. Татар поэзиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәвешенә бу шагыйрь керткән яңалыклар.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 28 б.)

Үзеңә ошаган шигырен ятларга.

35

Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларына күзәтү.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалы уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Иҗатларына гомуми күзәтү. Бу иҗатларда чагылган суфичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәмияте. Җәмгыятьне тигез кешеләр оешмасы итеп күрү фикеренең сәнгатьле гәүдәләнешендә яңалыклар. Аерым алымнарны (антитеза һ. б.) куллануда һәм кайбер әдәби образларның (мәхәббәт, үлем, елан һ. б.) гәүдәләнешендә үзгәрешләр. Татар поэзиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәвешенә бу шагыйрьләр керткән яңалыклар.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 28 б.)

Дәреслек: 252-261 б. (укырга).

36

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.

Күчермә ысул: тасвири лекция, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Язучының тормыш юлы. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатлары.

Беренче әдәби әсәрләреннән «Рисалэи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап») һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэмалары. Боларда үгет-нәсыйхәтчелек, дини дидактиканың дөньяви рух белән өртелеп бирелүе. Шагыйрь иҗатында эпиклыкның башлангычлары. Суфичылык рухы. Кандалыйның беренче шигырьләрендә уздырылган фикерләрдә хөрлекне яклау авазлары. Искелеккә, фанатизмга каршы булу.

“Мулла белән абыстай” шигырен ятларга.

37

Г.Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт. Кандалый реализмы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары, шигъри хатлары.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр. Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Г. Кандалыйның алга таба иҗатында дөньяви мәхәббәтнең төп темага әверелүе. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрьнең әдәби традицияләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары һәм шигъри хатлары: «Шәфгый», «Сахибҗәмал», «Фәрхи» һ. б. Хатын-кыз гүзәллеген тасвирлауда, гашыйк булган кешенең хисләрен сөйләүдә, саф сөюне зур бәхет дип раслауда шагыйрьнең сәнгатьле табышлары. Бу идея-эстетик табышларның иҗтимагый аң үсеше белән бәйләнеше. Гашыйкны гәүдәләндергән лирик герой образы ярдәмендә һәркемнең шәхси бәхеткә, мәхәббәткә һәм интим тормышка хакы барлыгын раслау. Җәмгыятьнең төзелешен, бу төзелештә ярлы катламның авыр хезмәт белән тулы тормышын сурәтләүдә Кандалый реализмының уңышлары. Әлегә бу реализмның башлангыч адымнар гына булуы. Кандалыйда крестьян («мужик») образы. Кандалый мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләре, анда демократик омтылышларның чагылышы.

Хрест. - 217-225 б. (сәнгатьле укырга өйрәнергә).

38

Г.Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр (тестлар, карточкалар белән эш), укучылар чыгышы.

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Г. Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше. Иҗатына К. Насыйри, Г. Тукай кебек язучылар биргән бәяләр. Кандалый иҗатының туплану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.

ӘД: Шигырь үлчәмнәре.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 27 б.)

Дәреслек: 280 281 б. (конспектларга), индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә.

39

XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, план төзү, конспект язу.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

XIX гасырның икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы, моңар аерым гыйльми җәмгыятьләрнең, башка халыкларның алдынгы карашлы галимнәренең йогынтысы. И. Гаспралы турында мәгълүмат бирү. Көнчыгыштан килә торган алдынгы карашлар һәм фәлсәфи тәгълиматлар тәэсире. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Реализмның ныгый башлавы. Мәгърифәтчелек реализмы формалашу. Аның төп билгеләре һәм сыйфат үзенчәлекләре. Әдәбиятта чагылган гомумкешелек кыйммәтләренең реаль эчтәлек ала баруы. XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Идеаль башлангыч урынына реаль башлангыч килү.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 26-27 б.)

Дәреслек: 292-294 б. (сөйләргә).

40

К.Насыйриның тормыш юлы. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу, К.Насыйриның Казандагы музеена виртуаль экскурсия

Биография өйрәнү дәресе.

Аның әсәрләре турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү. Иҗат эшчәнлегенең күптармаклы булуын мисаллар белән раслау.

Әдәби әсәрләренә күзәтү. Аларда Урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятларыннан һәм татар әдәбиятыннан килә торган мотивларның аралашып дәвам иттерелүе.

Дәреслек: 295-301 б. (сөйләргә)

41

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, суйләү, проблемалы анализ, биремнәр үтәү.

Әдәби әсәрләргә өлешчә анализ дәресе.

«Әбугалисина кыйссасы»нда мәгърифәтне, яхшылыкны алга сөрү, гади халыкны һәм гаделлекне яклаучыны зурлау. Мәгърифәт һәм гыйлемнең хаклык яклы да, явызлыкка илтүче мин-минлек яклы да булырга мөмкин икәнен күрсәтеп, беренчесен алга чыгару. «Кыйсса»дагы фантастик әкиятләр стиле.

252-259, 306-311 б. (сөйләргә)

42

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аңлатмалар бирү.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

«Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» җыентыгы. Андагы гуманлы фикерләр. Урта гасырлар әдәбияты традицияләрен дәвам итү. Иҗтимагый мәсьәләләрнең сәнгатьле чишелешендә үзенчәлекләр.

К. Насыйри иҗатының халыкчанлыгы. Әдәби әсәрләрендә халык авыз иҗатына киң урын бирелү.

Дәреслек: 301-306 б. (сөйләргә).

43

Класстан тыш уку.

“Кырык бакча” китабы, “Кырык вәзир” кыссасы.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышлары, чагыштыру, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

ӘД: Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсен киңәйтеп кабатлау.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 31-35 б.)

Сочинение өчен материал тупларга. Планын төзергә.

44

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “К.Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган” (К.Дмитриев).

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Язып бетерергә.

45

Реалистик проза үсеше.

Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге мәкаләнең планын төзү, конспект язу.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе. Прозада жанрларның камилләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя һ. б.). Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тәнкыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы. Татар әдәбиятының «күп гасырлар Шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астына» (Ф. Әмирхан) керә башлавы һәм моның прозада чагылышы. Язучыларның милләт язмышы турында уйлануларында яңалыклар.

ӘД: Мәгърифәтчелек реализмы.

Мәгърифәтчелек реализмы турында сөйләргә өйрәнергә.

46

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

Иҗади уку ысулы һәм күчермә ысул: әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, укытучы сүзе, сүзлек эше, сюжетны кыскача сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, аңлатмалар белән уку, әңгәмә.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Язучының тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясау.  «Хисаметдин менла» романы — мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән.

Әсәрне укып бетерергә.

47

М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

Иҗади уку эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау, анализ алымнарын кулланып, әсәрнең эчтәлеген сөйләү, геройларга бәя бирү, сорау-биремнәргә җавап эзләү, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Үзәк геройлар — шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 35 б.)

Таратма материалдан Ризаэддин Фәхреддиннең хикмәтле сүзләрен ятларга, әти-әниләр белән бергәләп мәгънәсенә төшенергә.

48

Риза Фәхрет-диннең иҗади эшчәнлеге. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлау.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, сүзлек эше, зсзрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

«Әсма, яки Гамәл вә җәза» әсәрендә яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм наданлык бәрелеше.

Әсәрне укып бетерергә.

49

Риза Фәхрединнең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

«Әсма, яки Гамәл вә җәза» романда гомумкешелек кыйммәтләрен раслау. Әсәрнең әдәби-стиль үзенчәлекләре.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

ӘД: Мәгърифәтчелек реализмы.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 35-36 б.)

* Әдәби викторина сорауларына җаваплар тупларга (Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматы: эзләнүләр һәм тәҗрибә. – Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006, 31-32 б.)ю

Ш.Мөхәммәдевнең “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай” әсәрен укырга.

50

Класстан тыш уку. Ш.Мөхәммәдев “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай”.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

ИР: “Кем ул Заһир Бигиев?” сайты белән танышырга http://zahirbigiyev.blogspot.com/       

51

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. “Мавәрәэннәһердә сәяхәт” әсәре.

Күчермә ысул: лекция, укучыларның чыгышлары, сәнгатьле уку, сөйләү,   әңгәмә,  нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Әдипнең тормыш юлы. Киң белемле, алдынгы карашлы, дөнья әдәбиятын яхшы белгән, аерата төрек һәм француз әдәбиятлары белән кызыксынган зыялы рухани булып җитлегүе. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» әсәре турында мәгълүмат бирү.

ӘД: Роман жанры турында өстәмә мәгълүмат бирү.

Хрестоматия: “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын укырга.

52

З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлау.

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (аңлатмалар белән уку, кыскача сюжетны сөйләү, әңгәмә, план төзү).

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында саф мәхәббәт белән байлык арасындагы каршылык тудырган хәлләрнең тормышчан итеп тасвирлануы. Татар прозасында детективның реаль нигезләргә утыртылуы.

Хрестоматия: “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын укып бетерергә.

53

З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (аңлатмалар белән уку, кыскача сюжетны сөйләү, әңгәмә, план төзү).

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Кеше менәзен (характерын) тормышчан җирлектә ачуда уңышлы алымнар. Зөләйханы фаҗигагә алып килгән сәбәпләрнең берсен күрсәтеп, «бала ата-ана сүзеннән чыкмаса яхшы» дигән фикер уздырылу. Байлыкка омтылышның кеше холкын бозуын, һәлакәткә китерүен сурәтләү. Хикәяләүнең объективлаша төшүе.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Бигиев “Гөнаһе кәбаир” романын укырга, сораулар язарга.

54

З.Бигиев “Гөнаһе кәбаир” романы.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

«Гөнаһе кэбаир» романы турында кыскача мәгълүмат. Заһир Бигиен романнарының поэтик эшләнешендә алга китеш буларак сюжет һәм композиция төзеклегенә омтылу.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 38-39 б.)

Дәреслек: 361-362 б (Сюжет, композиция – конспектларга).

55

XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясе. Гомуми күзәтү.

Күчермә ысул: лекция, лекцияне язып бару, план-конспект эшләү, нәтиҗәләр чыгару.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Татар поэзиясенең бу чоры -- яңа сыйфат үзгәрешләренә әзерлек дәвере. Яңаруның татар халкы милләт буларак формалашу, милли үзаңы көчәю белән бәйләнештә баруы. Иске формаларда яңа эчтәлек уздырылу. Лирикада кеше хисләрен чагылдыруның ачыклана төшүе. Шигъри хикмәтләрдә акыл үткенлегенең, сәнгатьлелекнең артуы.

Дәреслек: 364-368 б. (укырга, сөйләргә).

56

М.Акмулланың тормыш юлы, иҗатына күзәтү. “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” һ.б. әсәрләрен уку һәм фикер алышу.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сәнгатьле уку, материалларны төп фикерләү рәвешендә язу, аңлатмалар белән уку, нәтиҗәләр чыгару.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Мифтахетдин Акмулла — татар, казакъ, башкорт әдәбиятларының уртак вәкиле. Акмулланың хат алымы белән язылган шигырьләре («Замана галимнәренә», «Нургали хәзрәт» һ. б.), алардагы төп фикерләр, поэтик үзенчәлекләр. «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе». Аның романтик рухы, җанлы сөйләмгә якын булуы, халык иҗаты алым-детальлә-реннән мул файдаланып язылуы.

Дәреслек: 375-385 б (сөйләргә).

ИР: “Мифтахетдин Акмулла” сайты белән танышырга: http://www.akmulla.ru/   

57

Акмулла – чичән шагыйрь. Татар шигъриятенә керткән зур өлеше. Иҗатының әһәмияте.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышларын тыңлау, шагыйрь хикмәтләренең төп сыйфатларын билгеләү, фәнни чыганаклардан өзекләр уку, Акмулла әсәрләреннән мәкаль-әйтемнәрне, канатлаы сүзләрне билгеләү, мәгънәләрен аңлату, нәтиҗәләр чыгару. Күчермә ысул: аңлатмалар бирү.

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Акмулла — чичән шагыйрь. Аның хикмәтләренең төп сыйфатлары: кыскалык, тапкырлык, образлылык. Акмулла турында Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов.

ӘД: Шигырьдә ритм һәм рифма турындагы төшенчәләрне укучылар хәтерендә яңарту һәм көчәйтү.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 40-41 б.)

Кандалый иҗатыннан омонимик рифмаларга мисаллар эзләргә. Акмулла шигырьләрендә нинди рифма төрләре бар? Мисаллар китерергә.

58

Я.Емельянов иҗаты турында белешмә бирү. “Кайгы”, “Саран бай”, “Олысыманлык” шигырьләрен уку һәм анализлау.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Иҗаты турында белешмә бирү. Бу иҗатта дини мотивлар. Шигырьләрендә гражданлык рухының көчәя баруы. Җәмгыятьнең байлар һәм ярлыларга бүленүеннән ризасызлык, гади кеше хәлен реалистик буяулар белән тасвирлау. Гадел, юмарт, юаш, яхшы кешеләрне мактап («Балам»), шагыйрьнең саран, яман, усал, тәкәббер адәмнәрне тәнкыйть итүе («Саран бай»). Лирик геройның рухи халәтен тасвирлауда яңалыклар («Кайгы»). Шигырьләренең халыкчанлыгы, тел-сурәтләү чараларының гади образлылыгы, ритмика ягыннан байый һәм төрләнә баруы.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 39-40 б.)

Әхмәт Уразаев-Кормашиның “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” әсәрен укырга.

59

Класстан тыш уку. Әхмәт Уразаев-Кормашиның “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” әсәре.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару

Анализ дәресе.

Әхмәт Уразаев-Кормашиның “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” әсәре белән таныш булу.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Г.Исхакый. “Өч хатын белән тормыш” әсәрен укырга.

60

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр.

Күчермә ысул: лекция, укучыларның драма әсәрләрен бәя-анализлау турындагы чыгышлары, фикер алышу, аңлатмалар бирү.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Жанр формалашу. Драматургиядә Көнчыгыш әдәбиятлары һәм Урта гасыр татар әдәбиятыннан килә торган хыялый-романтик рухны дәвам иттерү (Минһаҗетдин Әлказаный. «Ихтыярлы кыз ихтыярсыз улмыш». Ф. Халиди. «Залим ачлык, испанияле Сәет Яхъя» ).

Беренче сәхнә әсәрләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, иске тормыш һәм гореф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.

Төрекчә һәм русчадан тәрҗемәләр: «Комедия Чистайда», «Зәваллы чужык», «Ревизор» һ. б.

ӘД: Драма һәм комедия жанрлары турында белемнәрне тулыландыру.

Г.Ильяси “Бичара кыз”, Ф.Халиди “Рәдде бичара кыз” – укырга.

61

Г.Ильяси “Бичара кыз”, Ф.Халиди “Рәдде бичара кыз”. Пьесаларны уку, анализлау.

Күчермә һәм эзләнү ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (кыскача сюжетны сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү),

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әсәрләрдә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, иске тормыш һәм гореф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 41-42 б.)

Ел буена үткәннәрне кабатларга, тестка әзерләнергә

62

Класстан тыш уку. Г.Исхакый. “Өч хатын белән тормыш”.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Контроль сорауларга җаваплар әзерләргә.

63

IX сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак.

Тикшерү ысулы: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, контроль соруларга җавап бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Йомгак-дәрес.

Матур әдәбият һәм иҗтимагый-тарихи үсеш процессы. Урта гасырлар, ХУШ һәм XIX йөзләрдәге әдәбиятларда төп баганалар булган иҗатчылар, күренекле әдәби әсәрләр. Аларда кеше шәхесенә карашның үсә, тирәнәя баруы. Әдәбиятта иҗтимагый мотивларның чагылыш дәрәҗәләре. Сәнгатьлелекнең үсеш баскычлары. Әдәбиятның гади халык тормышына якыная баруы.

КТ – тест (Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006, 35-43 б.)

Контроль сочинениегә әзерләнергә.

64-65

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение “Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары”.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Сочинение язу күнекмәсе булу.

Имтиханга әзерлек.

66-68

Кабатлау һәм имтиханга әзерләнү.

Тестлар.

10 нчы сыйныфта үтеләчәк әсәрләрне укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10нчы сыйныфы өчен тематик план

Дәреслек: Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10нчы сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2009.Соңгы ...