Эссе Минем педагогик осталыгым
материал на тему

Рузаевка  муниципаль районы

 Татар Пешләсе  урта  гомуми  белем бирү мәктәбе

                                  

 

 

Эссе

 

Минем педагогик осталыгым

 

 

Башкарды: Саляева Сания Спартак кызы, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

 

2016нчы ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx19.97 КБ

Предварительный просмотр:

Рузаевка  муниципаль районы

 Татар Пешләсе  урта  гомуми  белем бирү мәктәбе

                                   

Эссе

Минем педагогик осталыгым

Башкарды: Саляева Сания Спартак кызы, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2016нчы ел.

 Мин – укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкь менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам”, “Туганнарым - укытучылар”, “Укытучы булырга мин балачактан ук хыялландым” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, тулысынча түгелдер. Кулыма диплом алгач, туган авылыма, туган халкыма классик язучы биргән Шәриф Камал җиренә, үзем унбер ел буе белем алган мәктәбемә һәм үземә белем биргән укытучылар коллективына юл тоттым. Бу минем өчен тагын бер сынау булды, әлбәттә. Беренче дәресемне бүгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде. “Укыта алырмынмы?” дигән шикләрем балаларның күңел җылысыннан эреп юкка чыккан кебек булды. Минем мәктәп тормышым шулай башланып китте. Беренче укытучылык адымнарымны ясаганда остазларым Әдилә апа Турчаева, Рауза апа Исмаилова, Зөхрә апа Турчаеваларның ярдәмнәрен һәрдаим тоеп, аларның киңәшләрен истә тотып эшләргә тырыштым. Алар мине укытучылар дөньясына әкрен генә, җайлап кына алып керделәр. Дәресләрдән соң төрле түгәрәкләр оештырып, авыл һәм район, республика кешеләренә, регионара  кунакларга спектакльләр (якташыбыз Шәриф Камал әсәрләре дә репертуарыбызны баета иде), концерт – тамашалар күрсәтеп, укучыларымда ана телемә мәхәббәт уята башладым. Зур һәм яңа коллективка ияләшү миңа бик үк кыен булмады, чөнки монда да мине Пешлә авылында укыткан яраткан укытучыларым каршы алды. Мин Равилә Сирач кызы Горбуновага һәм Рәшидә Хәнәфи кызы Чалдаевага чиксез рәхмәтлемен. Инде менә егерме тугыз ел үтеп тә киткән. Шатлыклары, борчулары белән егерме тугыз ел! Еллар үткән саен мин, чыннан да, никадәр җаваплы хезмәткә алынганлыгымны ныграк тоя барам, үземнең укучыларыма кирәклегемне аңлап, горурланып куям. Бүген, әлбәттә, укытучы һөнәренә караш төрлечә. Тик шулай да, минемчә, әгәр син бу эшкә алынгансың икән, аңа ахыргача тугры булып калырга тиешсең. Укытучылык – ул минем һөнәрем. Минем инде үз эш тәҗрибәм, үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешләрем бар. Мин егерме тугыз ел балаларга татар телен һәм татар әдәбиятын укытам.

Мин беләм: тел ул – байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, мин һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам. Мин – укытучы! Минем бурычым – белемле, туган җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү, укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң булдыру. Әйе, югарыда китерелгән максатларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа һәм туачак! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә. Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны тануга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик икеләнә, үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына шаблоны булмаган һөнәри мәсьәләләрне чишә ала. Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда замана сулышын эләктерергә тырышасың. Булган кадәр тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту, минемчә, дөрес булмас. Ике мең бишенче елда республикада рус телле балаларга татар телен яңача укытуны сынап карау эше башланды. Бу яңа технология мине дә читләтеп үтмәде. Эксперимент гамәлгә керүгә, яңа дәреслек – әсбапларны өйрәнеп, бу яңалыкны сынауда катнашып карарга булдым. Яңа технологияне укучыларым да, ата – аналар да үз итте, чөнки укытуның төп максаты – балаларны актив аралашуга җәлеп итү. Әйткәнемчә, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә заманча техниканы файдаланам. Бүгенге көндә интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбиятка булган кызыксынуны саклап калу, минем төп бурычларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер. Мин үзем күбрәк китап – журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында. Минем укучыларым да өстәмә уку белән кызыксыналар, татар журналларын яратып укыйлар, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашалар. Сәләтле балалар да аз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без, укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк. Укучыларым сыйныфтан тыш чараларда да яратып катнашалар. Республикакүләм үткәрелә торган фәнни конференцияләр, шигырь бәйгеләре, төрле иҗади конкурслар... Бу, әлбәттә, зур сөенеч. Район, республика, регионара күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булу да эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм. Димәк, мин укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын, “Бу - минем табышларым” дип әйтә алам. Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята. Мин – укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел,  Туфан абый Миңнуллин әйткәнчә, бу - үзем сайлаган язмыш та.

        Укытучы булу-зур бәхет ул

Ул-яраткан минем хезмәтем.

Канатларым минем ныгый бара,

Күргән саен хезмәтемә күрә хөрмәтен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....